башыңны сакла
Тормыш

Башыңны сакла, кызым…


Без әйткәнне аңламый торган кешеләр. Нинди генә акыллы затлар нинди генә файдалы киңәшләр бирмәссен – без аларны тыңламыйбыз. Чөнки аңламыйбыз. Без һәрвакыт үзебезчә эшлибез һәм шул эшләребезнең газаплы нәтиҗәсен кичергәндә генә әллә кайчан ишеткән акыллы сүзләрнең хаклыгына төшенәбез.

“Башыңны сакла, кызым!” — дигәнрәк әйтем бар. Бу “һәр гамәлеңне уйлап башкар, акыллы бул, акылыңны югалтмасаң, кешелегеңне дә югалтмассың… “ — кебегрәк нәсихәтләрне кыскартып, образлы итеп әйтү. Ләкин моны аңламыйлар. Ата-ана яныннан читкә чыгып китүчеләр – бигрәк тә. Я аны бөтенләй оныталар. Я бары тик башларын гына саклап йөриләр. Башка җирләрен сакламыйлар. Өстәвенә, аптырыйлар әле: “Әни нигә шулай диде икән?!. Баш белән кызыксынучы да юк ич монда…”

“Саулыгыңны сакла!” — диләр. Безнең тискәрелекне күреп авыр сулап та куялар:” Олгайгач, исеңә төшәр” Ә без ишетмибез. “Олыгайгач” дигән дөнья бик-бик ерак булып тоела, әллә анда барып җитәләсең әле, әллә юк. Тик соңыннан гына төшенәсең – анда барырга кирәкми, ул үзе килеп җитә икән. Һәм теге сүзләрнең дә дөреслеге ачыклана – чынлап та сакларга кирәк булган икән шул саулыкны, олгайгач, чынлап та искә төшә икән.

Шуннан дәваланырга керешәсең. Ә дәваның төрле ысуллары бар. Безнең авылдагы күрше эчәргә бик ярата иде. Шәһәрдәге малаена барып бер атна гына торып кайтты – эчүен ташлаган. Барсы да гади генә килеп чыга моның. Иртә. Махмыр. Балалары эштә. Кибеткә чыгып чәкүшкә алып керергә уйлый. Лифтка кереп баса бу. Махмыр. Баш эшләми. Күзләр кысык, томанлы… Битен сыпырып карый… Күзләрен ачып-йомып ала… Һәм почмакта кемдер басып торганын күрә… Үзе кеше кыяфәтендә, үзе кап-кара… Мөгезе дә, койрыгы да күренми күренүен, әмма күрше шомга төшә. Махмырдан күземә күренә, белогорячка башланган икән дип уйлый. Коты алына. Лифт ачылу белән урамга атылып чыга һәм… Подъезд алдындагы эскәмиядә тагын шундый ук биш-алты зат утыра. Үзләре шау-гөр килеп көлешәләр. Хас шайтан өере инде. Күрше куркудан ишек төбендә катып кала. Шулай авызын ачып торганда иңенә кемдер кагыла. Борылып караса – бая лифтта бергә төшкән шайтан елмаеп тора. Күршенең коты алына, ул акыра-акыра чабарга тотына. Хәле бетеп, эскәмиягә килеп утыргач кына асты юешләнүен сизә… Шуннан бирле авызына да капканы юк хәмерне. Ә теге шайтан дигәне, нибары спорт ярышына килгән африканнар гына булган.

Эчкечелек бер хәл әле ул. Сәләмәтлекне тулысынча кире кайтару мөмкин түгел. Шул ук вакытта аны саклау да авыр. Зарарлы нәрсәләрдән тыелырга кушалар бит инде. Табигый нәрсәләр ашарга кирәк диләр. Ә ул табигый нәрсәләрнең кайсы файдалы, кайсы зарарлы икәнен белеп булмый. Әйтик, моңа кадәр:”Төркия помидорларын ашамагыз, ул зыянлы” — дип килделәр. Эродган Россиядән гафу үтенгән иде – киресен сөйлиләр. Менә минем бик апельсин ашыйсым килеп тора да тик Египет патшасы Россиядән гафу үтенмәгәч, төгәл генә белеп булмый – әллә файдалы ул апельсин, әллә юк…

Аннан соң табигый булырга тиешле нәрсәләрнең дә ясалмасы күп икән хәзер. Җәйгелеккә кызына кунакка килгән бер әбигә шәһәр врачлары организмында кальций азаюы турында әйтеп җибәрә. Ә халык медицианасы өчен бу проблема түгел икән. Йомырка кабыгын ваклап он ясыйсың да шуны ашыйсың һәм барсы да тәртиптә була. Бу чынлап та нигезле, фән белән исбатланган. Ләкин фән белән исбатланган нәрсә моның белән генә бетми икән. Әйтик, иткә бер катнашы да булмаган нәрсәләрдән колбаса ясарга мөмкин. Һәртөрле химикатлардан менә дигән ризык китереп чыгарып була. Хәтта бәрәңгене дә, хәтта йомырканы да ясап була икән. Вәт, әби бер ай буе шәһәрдә кунак була һәм бер ай буе көн саен йомырка кабыгыннан он ясап ашый. Авылга кайткач анализлар биреп караса – кальций һаман җитми. Аның каравы – организмында пласмасса күбәйгән.

Менә шулай булгач, өлкәннәрнең сүзенә ныграк колак салырга кирәк инде. Аңларга һәм тыңларга кирәк. Алар белми әйтми ич. Һәм мин дә бернинди яңалык өстәмичә, өлкәннәр сүзен кабатларга мәҗбүрмен. Башыңны сакла, кызым, башыңны сакламасаң – башка әгъзаларыңны да эштән чыгарып бетерерләр.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.33MB | MySQL:59 | 0,929sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика