борынгы әйтемнәр турында
Тормыш

Әйтемнәрне дөрес аңламыйбыз


Борынгыдан калган әйтемнәр бар… Без аларны беләбез инде, яратабыз. Кирәк-кирәкмәгәндә дә кулланабыз. Алар безнең зирәк, киң белемле кеше булуыбызны күрсәтеп торадыр кебек тоела.
Ләкин кайберләренең нәрсә аңлатканын үзебез дә аңлап бетермибез. Кайберләре бөтенләй дөрес түгел аның. Бүгенге заманга туры килми. Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар, диләр. Безнең чордамы?!. Безнең дәүләттәме?!. Екты ди, көтеп тор. Бездә хәтта фән докторлары да үз эшен ташлап базарга ит чабучы булып урнаша. Анда акча күбрәк. Без белемнән баш тарттык. Шуңа барсы да беләк көченә корыла.
Яки менә тагын бер әйтем: «Берлек кайда — көч шунда.» Монсы бүген күзгә карап алдашу кебек яңгырый. Берлектән күп нәрсә юк бездә: Язучылар берлеге, Композиторлар берлеге, рәссамнарныкы, тагын әллә кемнәрнеке. Берсенең дә көче юк. Хәтта Советлар берлеге дә юкка чыкты.
Бәлки, без дөрес аңламыйбыздыр… Шулайдыр әле ул… Сүз акча турында барадыр. Әлек бит бер сум акчаны да «берлек» дип йөртәләр иде. Менә монсы дөрес. Ә бит без чынлап та әйтемнәрнең чын эчтәлеген аңламыйбыз икән!
Әйтик, менә: «Иртәнге ашны үзең аша көндезгесен — дустыңа, кичкесен дошманыңа бир». И, без моңа ышанабыз инде. Шулай итсәң яхшы була, борыңгылар шулай кушкан дибез. Хәтта халимнәр шуны дәлилләргә тырыша. Дәреслекләргә шулай дип языла. Иртәнге сәгать алтыда торып умырып ашаса, кеше сау-сәламәт булачак. И, маташтырып карыйбыз — килеп чыкмый.
Юк, борынгылар алдамаган, әлбәттә. Алар дөрес әйткән. Тик кай арададыр үткәннәр белән безнең бәйләнеш өзелгән дә бер-беребезнең аңламас хәлгә килгәнбез. Без аларны дөрес аңламыйбыз.
Иртәнге ашны без ничек ашыйбыз? Йокыдан торып юынып алабыз да суыткычтан берәр нәрсә алып плитәгә, я микроволновкага куябыз. Ул җылынган-пешкән арада, вак-төяк эшләрне караштырабыз, киенәбез-ясанабыз. Шуннан капкалап алабыз да эшкә китәбез.
Ә ата-бабалар ничек? Беренчедән, аларның микроволновкасы булмаган. Икенчедән, суыткычы. Суыткыч булмагач, йокыдан тору белән тиз генә пешереп ашарлык нәрсәсе дә булмаган инде. Шуңа алар йокыдан тору белән физзарядка эшләү өчен ауга чыгып киткән. Иртәнге зарядканың файдасы зур! Моны бар да белгән. Әгәр иртән зарядка ясамасаң, ач каласың.
Вәт, шул рәвешле берәр җәнлекне куып тотып, тазартып, аш иткәнче, сәгать уникеләр-берләр тирәсе җиткән. Менә бу иртәнге аш дип аталган. Аны үзең ашарга кушканнар. Чөнки бөтен нәрсә дә свежий вакытында тәмле.
Шуннан бишләр-алтылар тирәсендә — төшке аш, чөнки кояш төшә башлагач ашала. Бу вакытта һәрчак карын ачуын тоясың. Менә бу ашны дустыңа бирсәң дә була, чөнки ул инде — калган аш. Элек көненә әллә ничә тапкыр аш пешереп, әллә никадәр төрләндереп тормаганнар бит инде — нәрсә бар, шуны ашаганнар.
Ә кичке ашны мотлак рәвештә дошманыңа бирергә кирәк. Чөнки ул инде өченче тапкырга җылытыла, өстәвенә, бераз исләнгән дә, чебен дә төшкән, бәлки, берәр күсе баласы да төшеп үлгәндер әле. Бик ач булсаң, ашыйсың инде, кая барасың. Ә болай… Дошманыңа бирергә кирәк.

Мин кайчагында шундыйрак фикерләр белән чыгыш ясыйм. Бөтен җитди кешеләр дә моның шаяру икәнлеген аңлый. Ләкин шундый шаян затлар бар, моны җитди фикер дип кабул итәләр.



Добавить комментарий

WordPress: 28.72MB | MySQL:124 | 2,323sec
Рейтинг@Mail.ru