Электр юк
Тормыш

Электр


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Кайбер нәрсәләрнең барлыгын аны югалткач кына беләсең. “Яңа Гасыр” телеканалын кайчан кабызсаң да анда нинди дә булса җырлы-моңлы тамаша бара, шуңа күрә без теләсәк-теләмәсәк тә җырчыларның барсын да диярлек белеп торабыз. Кино, театр артистларын, язучыларны беләбез. Җае чыкканда гайбәтләрен сөйләп сөенәбез.

Ә берәрегезнең, мәсәлән, Татарстанның атказанган электригы белән фотога төшкәне, аның турында гайбәт сөйләгәне, һич югы ишеткәне бармы? Юктыр. Бу өлкә һәрвакыт игътибардан читтә, дөньяда ул юк та сыман. Электрны кешеләр булдырмый, ә ходай бирәдер кебек тоела. Алай түгел икән.

Бер мәлне электрны өзделәр.

Гадәттә, шәһәр кешесенең иртәсе бертөрле. Йокылы-уяулы килеш плитәне кабызасың, юынырга кереп китәсең, чыгуга чәй кайнап тора. Берәр чынаяк чүмерәсең дә – алга – мамонт ауларга, туган илне матурларга…

Бу юлы башкачарак килеп чыкты. Караңгыда юынып чыгуга, чәй кайнап өлгермәгән. Эшем компьютер белән бәйле, мин аны кабызу төймәсенә басам да тәмәке тартырга чыгам. “Зажигалканың газы беткән икән, яңаны алырга кирәк булыр… – Көнне планлаштыру шул рәвешле башлана. – Әллә кайларга барасы юк икән бүген, интернет аша берничә әйбер җибәрергә кирәк. Берничә язма әзерләргә, берничә… кыскасы, барсы да өйдә, компьютерда эшләнә торган эшләр.”

Шулай хезмәт дәрте белән өйгә керәм. Компьютер кабынмаган, чәй кайнамаган… салкын… Һичюгы җылынырга тиеш иде бит!.. Шунда гына мин аларның электрга эшләвен искә төшерәм. Вәт, шайтан алгыры. Ярый, бүген әллә кайда барасы юк әле. Ә электрны… кушарлар озакламый… Ни әйтсәң дә урамда өченче меңъеллык…

Электр юк… Бер сәгать үтә. Телефон шалтырый. Интернеттан җибәрергә тиешле бер әйберне сорыйлар. Бераздан – икенчесен. Мин аларны юатырга тырышам. “Әлегә электрны өзделәр, бераздан җибәрермен, озакка бармас” – дим. Шул рәвешле, вакыт узганы сизелми. Ике сәгать… Телефон тынмый. “Электр көтеп ятып булмас, Казан оешмаларына җибәрәселәрен үзем илтеп бирермен инде”,- дип уйлап компьютер янына киләм. Ул кабынмаган… “Илтеп бирдең, ди, менә… Язмаларны флешкага салыр өчен дә электр кирәк.” Шайтан алгыры!

Шул рәвешле эш җыела, хәзер инде бүген эшләп җибәрергә тиешле әйберләр турында да кызыксынып шалтыраталар, төшкә кадәр өлгертергә кирәк, диләр… Мин ары-бире чәбәләнәм – берни эшләп булмый.

Тукта, башта чәй эчим әле. Газ плитәсенә киләм. Ул да электр белән кабына. Шырпы эзлим. Юк. Электрның өзелгәне булмагач, шырпы алудан туктаганбыз икән. Зажигалканың газы беткән. Ичмасам, тәмәке көйрәтеп тә булмый. Кибеттән урап керергә инде. Ул безнең йортта, беренче катта гына. Һәм ул эшләми, ишегенә:”Нет электричества” – дип язылган. Арырак китәм. Анда да шул ук хәл. Күрәсең, берәр төрле төзелеш-төзәтү эшләре барадыр, бу кварталда бөтенләй электр юк.

Өйгә кайтам. Шалтыраган телефоннарга хәлне аңлатып бирәм. Алар аңлый, әмма тавышларында миңа үпкәләүләре сизелә. Кайберләре ачыктан-ачык: “подводить иттең” – ди. Бераздан телефон да сүнә, зарядкасы беткән… Хәзер кайберәүләр: “телефоныңны сүндереп куйдың” – дип әйтәчәк инде. Мин “репутация” дигән нәрсәнең бераз төшүен сизәм. Карале, нүжәли, минем дәрәҗә дә электр белән эшли икән?!.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика