Тормыш

Әни…


— Ә-ә-ә…Шушы мени?!. Бисмилла иррахман иррахим… — Әни минем яңа китапны ача… кулында әйләндерә… Калынлыгын, авырлыгын чамалый, битләрен актара, бармак очлары белән битләренең саллылыгын исәпли, песи башын сыйпаган сыман китапны сыйпап ала… — Бик әйбәт булган, улым. Тышлыгы бигрәк матур…
Һәм читкә алып куя…
Әни миңа бераз үпкәләгән бугай. Миңамы, дөньягамы — аңламассың. Үзе әйтми. Моңсуланып тик йөри. Караңгы чырай күрсәтми инде ансы, тик елмаюларында да ниндидер моңсулык бар. Әле дә сиздем шул моңсулыкны.
Күзенә операция ясаттырмадым. Шуңа үпкәли бугай. Бер ел буе сөйләде инде шуны, «күземә операция ясатырга диделәр, улым, син йөртерсең инде» — дип кайткан саен искә төшереп торды. Чиратка да куйганнар. Чират озын, бер ел көтәргә кирәк икән. Әни монсына артык кайгырмады, ярый, әзерләнә торырмын дип кенә кул селтәде.
Теге вакыт якынаюга, операцияга әзерләнеп, анализлар биреп кайттык. Анализлары яхшы түгел иде. Бөер дә, бавыр да… Ә иң мөһиме — шикәре күтәрелгән. Шикәр чире инде аның. Бу хакта әйткәч, әнинең артык исе китмәде:
— Аны бит төшереп тә була, — дип кенә куйды.
Чынлап та төшереп була икән. Берәр атна хастаханәдә ятып чыгасы һәм шикәрең яңа туган баланыкы кебек була. Операция ясыйлар һәм… ул яңадан күтәрелә. Ул күтәрелгәч, яра бик авыр төзәлә. Төрле инфекция баш калкыта башлый. Үлекләү, черү, тагын әллә нәрсәләр булырга мөмкин… Кыскасы, мин курыктым. Һәм врачка соңгы сорауны бирдем:
— Әгәр минем урында булсагыз, бу сезнең үз әниегез булса, операция ясатыр идегезме?
Ул беркадәр уйланып торды да баш селкеде:
— Мин җөрьәт итмәс идем.
Шул рәвешле, берничә доктор белән киңәшләшкәч, операция мәсьәләсе хәл ителде. Булмаячак. Хәзер инде бу хакта әнигә аңлатасы гына калды. Ләкин иң авыры шушы булган икән. Аңлату. Әлбәттә, аңлый инде ул. Ләкин… Аның күзләрен яхшыртасы килә.
Күземә томан ятты, дисә дә бөтенләй сукыр, дип тә әйтеп булмый ул кадәр. Рәхәтләнеп йөри. Урамнан үткән кешене танып тора. Шуннан артыгы нигә кирәк инде туксанны куып барган кешегә? Ауга чыгарга җыенмый торгандыр ич инде.
Ә туксанны куып баручының үз туксаны туксан:
— Нинди ау?!. Мин хәтта якыннан да күрмим…
Ну бит, менә дигән итеп аш-су әзерлисең, бүтән кирәк-ярагыңны да эшлисең. Шул җитмәгәнме?!. Үз хәҗәтеңне үзең үтәп торгач, шатланырга гына кирәк. Яшең дә кызларныкы түгел бит инде, үзең дә чигү чигәргә җыенмыйсыңдыр.
— Күзең күрсә, барыбер, яхшы инде.
Яхшы, әлбәттә. Ләкин синең хәл башкачарак бит. Күземне әйбәтлим дип, бөтенләй урын өстенә калсаң нишләрсең? Уен түгел бит инде бу сиңа. Ә болай әле теләгән җиреңә барасың, теләгәнеңне эшлисең. Кешегә бер ялынычың юк.
Шул рәвешле берничә ай тарткалаша торгач, ниһаять, әни килеште… Дөресрәге, күз турында сөйләми башлады. Килешүен килешмәде бугай инде. Беркадәр моңсуланып калды. Миңа да бераз үпкәләде бугай. Миңамы, дөньягамы — аңламассың. Үзе әйтми. Караңгы чырай күрсәтми инде ансы, тик елмаюларында да ниндидер моңсулык бар. Әле дә сиздем шул моңсулыкны.
— Бик әйбәт булган, улым. Тышлыгы бигрәк матур… — дип ул минем яңа китапны читкә алып куйды. Берәр минут укыган кыяфәт чыгарып утырса да булыр иде дә бит. Алай итми инде, минем әни бит ул.
Ярый, бу иң зур бәхетсезлек түгел. Баласының китабына таба куеп йөрүчеләр барлыгын да беләм әле мин. Бер язучы сөйләгән иде. Үзе гаепле, калынрак итеп чыгарырга иде. Калын китапка таба куеп та, аның белән чебен үтереп тә булмый.
Беркадәр тын гына утырганнан соң әни:
— Операция ясасалар, әллә китапларыңны укый алырмынмы дигән идем, — дип көрсенеп куйды, — Булмас инде хәзер…
Марат Кәбиров

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.19MB | MySQL:59 | 1,009sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика