татарча мәзәкләр
Тормыш

Сиңа җиткән бер ир дә юк


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

* * *
Чибәр ханым китап укый һәм кинәт иренә:
– Коточкыч! Нинди оятсызлык?!.
– Нәрсә булды?
– Синең миңа багышлап язган шигыреңне ниндидер Есенин үзенең китабында бастырган.

* * *
– Вакыт – берни дә түгел. Ул бары тик чынбарлыкны субъектив кабул итү рәвеше генә. Чынында исә сәгать вакытны түгел, ә үз-үзен үлчи. Берәү генә булган очракта, сәгать объективлыктан мәхрүм, икәү булганда – ул шикләнергә мәҗбүр итә. Бары тик ким дигәндә, өчәү булган очракта гына без ниндидер фикергә килә алабыз. Әмма бу хакыйкать түгел, ә мәсьәләнең күпчелек тавыш белән хәл ителүе генә. Димәк, сәгать вакытны билгеләми дә, үлчәми дә…
– Гафу итегез, мин тагын кабатларга мәҗбүрмен. Кичке сәгать уннан соң аракы сатылмый.

* * *
– Доктор, операция нәрсә белән бетте?
– Әлегә бетмәде. Ну, бер уянгач, менә бу кайчыны гына тотып торыгыз әле.

* * *
Бар. Бер ир рюмка артыннан рюмка каплап куя. Аның шулкадәр күп эчүенә бармен да түзми:
– Нәрсә булды соң?
– Хатын белән тиргәштек без.
– Борчылмагыз, уза торган нәрсә ул.
– Әйе. Ул минем белән бер ай сөйләшмәскә булды.
– Бер ай артык күп тә түгел инде, бер карасаң.
– Әйе. Бүген шул бер айның соңгы көне.

* * *
Ир ялгызы курортка китә. Ике атнадан смска:
“Барыбер, тик сине яратам”
Хатыны җавап яза:
“Мин дә. Сиңа җиткән беркем дә юк… – һәм бераздан өстәп куя, – әлегә”

* * *
Полковник анекдот сөйли. Янындагы бөтен лейтенантлар да хахылдап көлә. Бары тик берәү генә җитди кыяфәттә. Полковник сорый:
– Ә син ник көлмисең?
– Мин бу частьтан түгел, иптәш полковник.

Марат Кәбиров тупланмасыннан

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика