kabak
Тормыш

Кабак һәм сабак


Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә? Туңдырма ди кечкенә туганым. Юк. Бәлеш ди бер күршем. Шуннан китә инде, өчпочмагы да калмый, казылыгы да, бәрән шулпасы да… Дөньядагы барлык ризыкны шул рәвешле чутлап чыгарга була. Ләкин боларның берсен дә иң тәмле дип әйтү дөрес булмаячак. Дөньядагы иң татлы ризык ул үзеңдә булмаган ризык. Менә син бик ачыгып юлда кайтып киләсең, поезд белән, мәсәлән, ә яныңда утырган бер пассажир кыяр турап җибәрә. Исләре тәмле булып борыныңа килеп керә. Күрше түтәлендә тәгәрәп кыяр эзләгән чакларны искә төшерәсең. Ну, тәмле ис сине хыялга бирелергә мәҗбүр итә. Теге кыярны бер тәмләп карамыйча бу басылмый. Бөтен нәрсә кыяр булып күренә. Бу – үзеңдә кыяр булмаса. Үзеңдә булса син аны бар дип тә белмисең. Ну, турады кыярын, ашады кетердәтеп. Синең аңа исең дә китми. Бу болында үлән уртлап йөргән сыердан артыграк тәэсир итми. Җиләк яфрагы ашыймы ул, яки кычытканны бөкләп тыгамы – барыбер. Күрсәң әле. Күрми калуың да бик ихтимал. Чөнки ул үзеңдә дә бар. Син аны теләсә кайсы мизгелдә бөкләп тыга аласың. Ә үзеңдә булмаса…
Ничәнчедер сыйныфта укыганда бер иптәш малай кабак төше чирттереп йөри иде. Үзебездә нишләп булмагандыр ул, белмим инде. Ә болар ындыр тутырып кабак утырталар. Моны көн озыны ташыйлар, эш итәләр. Кабактан әллә ничә төрле ризык пешерәләр. Бөтен балалары урамга кабак пирүге күтәреп чыга. Бүтән малайларда булмагач, бу бик тәмле кебек тоела. Болар бик эре генә ашап бетерәләр, бир әле дип сорасаң да теге пирүкнең кабаксызрак җирен, камырын гына сындырып бирәләр. Шуңа күрә, миңа кабак бик тәле ризык булып тоела иде. Өстәвенә, җәен-кышын иртә-кичен кесәләрендә кабак төше. Без гади адәм балалары көнбагыш ашыйбыз, ә болар – кабак төше. Кызыктыра, әлбәттә. Бирмичәрәк торсалар, тукмап ташлыйсы, талап аласы килә. Көч кенә җитми. Кабак төше ашаган кеше белән ярышып була мени?!.
Белмим, ничек ризалаштырганмындыр инде ул малайны. Берәр нәрсә вәгъдә иттем микән, тик көннәрнең берендә ул миңа бер кабак бирергә риза булды. «Кабак бирергә» дип әйтү бернәрсә дә аңлатмый. Әти-әниләре күрмәгәндә дип тә өстәргә кирәк. Беркем дә күрмәгәндә. Ә гаиләләрендә әле әбисе дә, абый-апалары да бар. Күреп калса, берсе дә рәхмәт әйтмәячәк. Ә әти-әниләр аз гына башкачарак иде. Хәзерге кебек баласының борынын сөртеп, башыннан сыйпап тормыйлар. Берәрсе малаең фәлән-төгән дип зарланып килсә: «Мә, үзе белән сөйләш» — дип, җилкәңнән алып койма аша гына атып бәрүчеләр дә бар иде. Бу малайның да әтисе бик кырыс кеше. «Ботыгыздан асып куям, сабакы малайлар!» — дип кенә сөйләшә.
Вәт, без менә шул иптәш малайның шундый кырыс дөньясыннан бер кабак урларга булдык. Үзеңә охшаганын үзең сайлап ал дип бу мине келәтләрендәге базга төшереп җибәрде. Шунда хәлең җитәрлек кенә берсен ал да бир бит инде. Юк. Мин иң зурысына ябештем. Моны көч хәл белән өскә чыгаруга, әтиләре кайтып керде. Мин елт кына бҗазга төшеп киттем, теге малай үзе белгән җиргә качты. Әтиләре келәткә кереп нәрсәдер эшләде дә:
— Бәтәч, бу кабак нишләп монда тора, — дип аны кабат базга тәгәрәтте.
Кабакның сабагы да була икән. Кабыргага килеп төртелсә, бик нык авырттыра икән. Мин ничек кычкырып җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Бәхеткә каршы, әтисе ишетмәде. Кабат чыгып китте. Без иптәш малай белән хәбәр бирештек тә теге кабакны тагын баздан алып чыктык. Көч-хәл белән күтәреп, баягы урынга мендерүгә, тагын кемнеңдер килгәнен шәйләдек. Бу юлы әнисе иде. Ул келәткә кереп нәрсәдер алды да:
— Шушы кабакны да төшерә белмәгәннәр дип аны тагын базга тәгәрәтте.
Мин кабакның сабагы барлыгын белә идем инде. Шуңа ул баз авызын каплауга ук читкә сикердем. Ләкин баз түшәменең бик түбән икәнен чамалап бетермәгәнмен. Күздән утлар күренгәч кенә чамалаган идем, соң булды. Баш түбәсендә кечкенә кабак хәтле шеш бүртеп чыкты. Мин аны сыйпап «Ничава сибә» дияргә дә өлгермәдем, иптәш малай хәбәр бирде. Кабакны тагын өскә күтәрдек. Көчәнеп мыш-мыш килүдән туктауга, тагын кемнеңдер келәткә кергәнен сизеп яшеренергә туры килде. Бу юлы әби иде. Ул да нәрсәдер эшләп маташты да теге кабакны күреп калды.
— Хәлил, улым кил әле…
— Нәрсә бар, әнкәй, — дип малайның әтисе кабат килеп керде.
— Менә бу кабакны әйтәм…
— Бәй мин моны төшергән идем бит инде, — диде әтисе. Һәм алар пышылдауга күчтеләр. Бераздан барсы да тынып калды һәм без эшкә керештек. Баз капкачын ябып, кабакны капчыкка салуга кинәт ишек ачылып китте. Каеш булды бугай инде ул арканы көйдереп алган нәрсә. Икебез дә авыртудан кычкырып ничек чыгып качканны да сизми калдык.
Икенче көнне безнең капка янына иптәш малайның әтисе ат белән килеп туктады. Кулында – капчык, капчык эчендә теге кабак иде.
— Сорап алырга мөмкин нәрсәләрне урларга ярамый, малакасус, — диде ул минем аркадан кагып.
Кем белгән инде ул кадәресен…

Марат Кәбиров

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.19MB | MySQL:59 | 1,000sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика