kazan
Тормыш

Казан


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Уйлап карасаң, дөньядагы бөтен мәзәк юктан гына килеп чыга. Очраклы рәвештә дип әйтергәме соң… Бу юлы да шулай… Ну, егет армиядән кайткан, бераз гына кабып алганнар, урамны җырлап әйләнгәннәр, кызлар таралып беткән… Шуннан теге ике ел буена илнең иминлеген саклап яткан солдатның дәрте уйный башлаган… «Егетләр, берәр хатын-кыз кирәк бит инде, болай булмый.» «Кем кирәк соң сиңа, кайдан табыйк…» «Кем булса да ярый, егетләр, казан кирәк…» «Казан?!.» — егетләрнең мондый сүзне беренче ишетүе. «Әйе инде, кайната торган. Кайнарга кирәк.» Ну, исереп алган бит инде егетең. Салмыш кешенең сөйләшү рәвеше шулайрак инде. Көлешәләр дә тагын бераз төшерәләр дә таралышалар болар. Шуның белән бетәр дә китәр иде. Әгәр очраклылык дигән нәрсә булмаса.
Очраклы рәвештә генә бу авылда Гилменисә карчык яши икән. Өйдә моның тыны кысыла, шуңа сәндрәдә урын җәйгән дә һәр кичне шунда менеп куна икән. Җәй. Җылы. Печән исе. Чикерткәләр җыры. Олы кешегә тагы нәрсә кирәк инде?! Җан рәхәте.
Шедәдәшләрнең берсе очраклы рәвештә шушыны исенә төшерә дә шаяртырга була:
— Фәлән абзыйның кызын хәтерлисеңме? — дип пышылдый ул яңа кайткан солдатны читкәрәк алып китеп, — Вәт, менә шул гүзәл коткара ала сине.
Тегенең колак тырпая. Шешәдәше дәвам итә:
— Ул һәр төнне сәндрәдә ялгызы куна. Көн дә бер берәр егетне кунак итәдер әле. Бәхетеңне сынап кара, малай.
Матур гына салып алган егеткә шул җитә кала. Теге кызны шундук хәтеренә төшерә. Төскә-башка бик матур шул. Бүген дә оялчан гына елмаеп тора иде әле. Армияга киткәнче озата барырга да уйлап куйган иде дә бит. Ни өчендер кыюлыгы гына җитеп бетмәде. Ә хәзер… Кызганыч инде бер карасаң. Арурак егет кулына эләксә, болай азгынланып йөрмәс иде дә бит. Нишләтәсең, ни хәл итәсең инде.
— Э-э-х, — дип көрсенә солдат, — Теге чакта озата барган булсам… Бәлки, болай да килеп чыкмас иде…
Шулай уйлана-уйлана тәмәке көйрәтә торгач, бераз айнып киткән кебек тә була. Казанда кайнау теләге дә беркадәр басыла төшә. Ә кыз жалкы. Яхшы гына егет кулына эләксә… Яхшы егет дигәндә, үзен күз уңында тота инде бу. Үзе начар егет түгел, ансы дөрес. Кыз да менә дигән. Иде. Менә дигән кыз иде бит, билләһи.
Каршыдагы йортның капка төбендә теге сәндрәгә төбәлеп озак кына утыргач, кыз янына менеп сөйләшеп карарга була. Кунак итә, дип. Әллә итә, әллә юк әле. Кеше сүзенә дә бик ышанмалы түгел. Менә ич, ничә сәгать утырды – килгән-киткән кеше күренмәде. Карале, клубта да бик әрсезләнеп йөргәне сизелмәде ич. Бик басынкы, акыллы кыз кебек тоелды. Андый-мондый нәрсә булса, егетләр дә орынгалап китми калмас иде. Әллә кайдан сизелеп тора ич инде андыйлар. Ә бу… Тәвәккәлләргә кирәк.
Егет разведкага барган солдат елгырлыгы белән тын гына сәндрәгә менә. Печән исе. Чикерткәләр җыры. Һәм кемнеңдер тигез сулышы. Тыныч итеп, рәхәтләнеп йоклый. Ярамаган юлда йөрсә, болай тыныч итеп йоклый алмас иде. Егет ипләп кенә агач карават читенә утыра. Юрган читен аз гына ачып җибәрә. Юрган ачылу белән йоклаучының күзләре дә ачыла һәм карчыкның карлыккан тавышы яңгырый:
— Аһ, каһәр суккан нәрсә! Нишләп йөрисең монда!..
Егет бер мизгелгә исәңгерәп кала. Адәм гарьлеге ич инде! Танып калсалар, бөтен авылга хур буласыңны көт тә тор. Ә карчык тынычланырга уйламый, һаман карганып утыруын белә. Һәм егет, күзенә ак-кара күренмичә, сәндрәдән сикерә… Һәм ул очраклы рәвештә икенче ишеккә эләгә. Ә аның астында су үткәрер өчен ике метр тирәнлегендәге чокыр чокып куйганнар. Егет шунда эләгә, аягын авырттыра. Ыргып кына чыгып булмый хәзер…
Ә ул арада… Әбисенең тавышын ишетеп, верандада йоклап яткан кыз чыга. Әбисе моңа хәлне аңлатып бирә. «Син дип килгәндер инде, чокырга төшеп имгәнмәсен, кемнеңдер газиз баласы бит, » — ди.
Егет көч хәл белән үрмәләп, якты дөньяга чыгып килгәндә, борын төбендә кызның кулын күреп, чүт кабат чокырга төшеп китми кала.
— Бир кулыңны, — дип елмая аңа кыз, — Әйдә, тиз бул!
Таң беленә башлаганда, кеше күзенә күренмәскә тырышып кына өенә кайтып бара икән, очраклы рәвештә генә баягы шешәдәшләре очрый:
— Нәрсә. Таптыңмы казаныңны?
— Нинди казан?
— Кайната торган.
— Таптым, — егет юлын дәвам итә. Шешәдәшләре шаркылдашып көлеп кала. Бу хакта авылда икенче көнне үк билгеле була инде. Сөйлиләр, көләләр. Әллә ничә ел инде… Сөйлиләр, көләләр…
Тик абзыйның моңа исе китми. Үзен чокырдан тартып чыгарган гүзәл белән тормыш казанында кайнавын белә. Бәхетле яшиләр. Уйлап карасаң, дөньядагы бөтен мәзәк тә… мәхәббәт тә… бәхет үзе дә юктан гына килеп чыга. Очраклы рәвештәме соң… Кемдер аны һавадан эзли, ә кемдер чокырдан таба. Һәркемнең үз казаны…

Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика