Китап
Тормыш

Китап укучылар бар бит ул!


Китап карагы

Әсәрләрен халык егылып укый торган иң популяр язучы кыяфәтенә кереп Балтач район китапханәсе янына килеп туктауга, үземнең туган як искә төште. Ни өчендер бөтен район үзәкләренең китапханәсе дә бер-берсенә охшап тора ул. Бертуганнар кебек.

Мин туып үскән Илеш районында да нәкъ шундый китапханә. Каршысындарак – китап кибете. Анда нигездә татар һәм башкорт язучыларының әсәрләрен саталар һәм вакыт-вакыт озын чират җыелып китә торган иде. Училищеда укып йөргән чак. Иң популяр шагыйрьләрнең берсе Әнгам Атнабаевның китабы кайткан. Яңа гына кайтарганнар инде, югыйсә чират булыр иде. Мин бер-ике яңа шигырен укыган арада ук касса төбендә җиде-сигез кеше җыелып китте. Урап килүемә китап калмаячак. Ә кесәдә акча юк. Шуларны тиз генә уйлап китапны куенга яшердем дә акырын гына чыгып киттем. Сатучы апа кемнәрнедер хезмәтләндергән арада: “Килгәләп йөр шулай”- дип мөлаем елмаеп калды.

Фермада, маллар арасында үсеп гомере буена салам белән силостан башка нәрсә урламаган малай өчен китап чәлдереп чыгу начар карьера түгел, әлбәттә. Шулай да күңел тынычланмый. Әллә апаның ягымлы сүзе, әллә китапның беренче битендә үк мыек астыннан елмаеп караган Атнабай фотосы тынгы бирмәде. Мин күршедәге “Маяк” гәзитенә кереп акча алдым да кабат кибеткә атладым. “Ә мин синең килереңне көткән идем”, — дип елмаеп каршылады кибетче апа. Сизгән булган инде минем шуклыкны. Оятка калдырмыйм баланы, дип кенә эндәшмәгәндер…

Алай түгел икән

— Исән-сау гына килеп җиттегезме? — дип ишек төбенә үк чыгып каршы алды китапханә хезмәткәре, — Әйдәгез, көтәләр инде…

Ихласлыкны беренче генә күрүем түгел. Шулай да гомерен китап белән бәйләгән кешеләрнең ихласлыгы аз гына башкачарак, алардан ниндидер илаһи яктылык сибелеп торадыр сыман. Борчылуларыңны оныттырып, үзеңне бик мөһим бер шәхес итеп тоярга мәҗбүр итүче тылсымлы яктылык инде ул. Җан шикелле бер нур…

Шул рәвешле, үткәннәр шаукымы белән бүгенгенең тәэсиреннән исәңгерәбрәк залга уздык. Халык хәтсез җыелган икән.

Дөресен генә әйткәндә, китап укучыларны бу кадәр үк күптер дип уйламый идем. Һәртөрле матбугат чараларыннан да, югары мөнбәрләрдән дә туктаусыз рәвештә: “Китап укучы калмады, халык бүген китап укымый,” — дигән сүзләрне ишетеп торгач, китап укучылар күптән үлеп беткәндер, бары тик мин генә ниндидер әсәр язып, аларның җеназасына бара алмыйча калганмындыр сыман тоела иде. Алай түгел икән.

Монда безне беләләр…

Хәер… Боларның барсы да китап укымыйдыр инде. Болар, нигездә, “Шәһри Казан” гәзите хезмәткәрләре белән очрашуга килгән кешеләрдер. Алай булса да бик зыянлы түгел. “Шәһри Казан” дип кенә аталса да, бу гәзит үзенең беренче көннәреннән үк шәһәр матбугаты булудан бигрәк, бөтен татар басмасына әйләнде. Татарстанда гына түгел, ә төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның борчуларын үзенеке итеп, шатлыкларын уртаклашып яши. Четерекле мәсьәләләрдә калганнарга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә омтыла. Шулай булырга тиештер дә. Чөнки татарның күзе һәрвакыт Казанга төбәлгән. Һәм әлбәттә, “Шәһри Казан”га да. Шулай булгач, кырык эшен кырык якка ташлап әлеге гәзит белән очрашырга килүчеләрне аңларга мөмкин. Шундый бердәмлек булырга тиештер дә: гәзит чакырганда халык күтәрелсен, халык чакырганда – гәзит.

Шәһри Казан”ның баш мөхәррире Гөлнара Сабированың чыгышыннан соң булган җанлы аралашу да шушы бердәмлекне раслады шикелле. Укыйлар, кызыксыналар, күзәтеп баралар. Гәзитнең яхшы үзгәрешләрен дә күрәләр, җитешсез якларын әйтергә да тартынып тормыйлар.

Бер яктан бу сөенечле хәл булса, икенчедән, күңелне баягы шик тырмады. “Гәзит өчен генә җыелган халык инде бу, китап укучылар түгел инде…” Хәтта араларында китап укучылар булса да алар мине түгел, ә юньлерәк язучыларны укыйлардыр. Гомерем буена иң курыкканым – укучыларым булмау. Чынлап та, менә шундый очрашуларда берәрсе: “Кем соң син? Әстагыфирулла тәүбә, шундый язучы да бар мени?!.” — дип ычкындырса, бик кызык булмас иде.

Бәхеткә каршы, залда мине белүчеләр дә шактый гына икән. Әсәрләремнең хәтта үзем дә оныта башлаган детальләренә кадәр искә төшерүчеләр дә табылды. Һәм моңа кадәр беркадәр ятрак, минем буй җитмәслек биеклектә булып күренгән зал бертуганнарым кебек якынга, фикердәшләремә, сердәшләремә әйләнгәндәй тоелды. Сөйләшүебез дә гадирәк, эчкерсезрәк юнәлеш ала барды, беркадәр четереклерәк тоелган темаларга да кереп киттек… Хәер, аларына җентекләп тукталып тормыйм. Якын кешеләр арасындагы бөтен сүз дә ерак китәргә тиеш түгел ич инде…

Язучыларны яраталар

Очрашу вакытында башка язучылар иҗаты турында да сүз булды. Зифа Кадырова китапларын укыганнар. Моны ишетү белән мине тагын “Зифа әсәрләрен популярлаштыручы” дип шелтәләячәкләр инде. “Тагын шуны сөйлисең, шул да булдымы язучы. Бөтенләй яза белми бит ул” — диячәкләр. Ә кем бәхәсләшә? Мин дә шулай дим. Яза белми инде Зифа Кадырова. Ләкин ул үз хыялына сыйган дөньяны үз укучысы күңеленә җиткерә белә. Һәм шуның өчен аны укыйлар. Ә моның өчен мин гаепле түгел. Бу — аның үз өстенлеге. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яраталар. Нәбирә яза белә инде. Мин аның сюжет төзү осталыгына сокланам. Бер тында укыла ул – һәртөрле детективлар, маҗаралар ары торсын. Мин әле сыңар хикәя дә язып карамаган вакытта ук аны инде яратып укыйлар, әсәрләре кулдан кулга йөри иде. Укучылары бүген дә кимемәгән икән. Монда тагын нәрсә әйтеп була? Фируза Җамалетдинованы беләләр. Соңгы елларда бик актив иҗат итә Фируза. Һәм иҗатын яратучылар да көннән көнгә ишәя бара. Әсәрләре тирән, үзенчәлекле. Тик ни өчендер ул күләгәдәрәк калып килә шикелле. Бәлки, үзе артык тыйнак булгангадыр… Монда тагын Мәдинә Маликова белән Халисә Ширмәнне дә өстәсәм, бүгенге татар прозасын нигездә хатын-кызлар сөйрәп барганлыгын яшереп булмас инде…

Гомумән, Балтач район китапханәсенә җыелучылар бүгенге әдәбияттан бик хәбәрдар булып чыкты. Язучыларның барсын да диярлек беләләр. Күпләренең хәтта шушы залда чыгыш ясаганнары да бар икән. Исемнәре телгә алынучыларның күбесе – минем дә яраткан язучыларым.

Галимҗан Гыйлманның иҗаты белән, якташ язучы булса да, соңлабрак, Башкортостанның “Тулпар” журналында басылып чыккан “Йодрык” хикәясе аша таныштым. Аннан соң башка хикәя-повестьлары, “Албастылар”… “Бүген татарда бер рәтле әсәр, бер юньле язучы юк” дип әдәбиятыбызны тереләй күмәргә җыенган бәндәләргә кукиш күрсәтерлек иҗат инде анда.

Ркаил Зәйдулланы монда да яхшы беләләр. Ркаил зур шагыйрь булып танылганнан соң гына прозага тотынды бугай. Гадәттә, андыйларның чәчмә әсәрен бәяләгәндә “ул прозада да шагыйрь булып кала” дияргә яраталар. Миңа калса, ул прозада нәкъ менә проза остасы буларак чыгыш ясый. Карашларының киңлеге, фикеренең тирәнлеге чәчмә әсәрләрендә ныграк та чагылыш таба сыман. Теленең үткенлеге, төгәллеге турында әйтеп тә торасы юк инде. Хикәяләрен кино карагандагы шикелле, һәр күренешне күз алдына бастырып укыйсың. Драматургияга алынуына да шул сәбәпчедер, бәлки…

Драматургия дигәннән… Туксанынчы елларда татар прозасын шаулатып, балкып килеп кергән Зөлфәт Хаким бар иде. Зур язучы. Хәзер ул бик танылган драмматург инде, пьессалары театрларда гөрләп бара. Бирсен ходай, иҗаты уңыштан аерылмасын. Әлбәттә, багана башы саен – исемең язылган афишалар эленеп торганда, театр кассалары саен ләззәтле кыштырдау ишетелгәндә, ниндидер проза әсәренә тотынасы килмидер инде ул. Шулай да Зөлфәтнең берәр яңа романын укыйсы килә. Һәм болай уйлаучылар бер мин генә түгел, шуңа күрә дуэльгә чакыру дип кабул итә күрмәгез. “Татар прозасына гуманитар ярдәм йөзеннән булса да яз инде берәр нәрсә” — дигән теләк бар.

Әдәбият сакчылары

Китап укучылар белән очрашу һәр язучының күңеленә канат куя торган күренеш. Алар Балтачтагы шикелле ихлас булсалар, бигрәк тә. Шул ук вакытта бу күренеш халыкның бердәмлеген дә, китапханә хезмәткәрләренең эшчәнлеген дә күрсәтә. Халкы таркаулыкта, үз көнен үзе генә күреп яшәсә, һәртөрле әдәби чаралар даими оештырылмаса, бер бүген генә аларны җыеп алу мөмкин булмас иде, әлбәттә. Нәрсә генә әйтсәң дә, кешене әдәбиятка, китапка, гомумән, укуга җәлеп итүдә китапханә хезмәткәрләрнең өлеше әйтеп бетергесез зур. Һәм бу өлкәдә хезмәт кую өчен үз эшеңне бик ярату таләп ителәдер. Бүгенге заманда, бигрәк тә.

Мәктәптә укыганда ук әле китапханәче апа:”Менә монда яхшы китаплар бар, укып кара әле” — дип, Ленин томнары артынарак яшерелгән киштәдән берәр китап биреп җибәрә торган иде. Фатих Әмирхан, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев китаплары, чит ил язучыларыннан Джек Лондон, Габриель Маркес, О. Генри, Марк Твен һ.б. татарчага тәрҗемәләре. Чынлап та яхшы китаплар иде алар. Язучы булуыма да шушы китаплар һәм әлбәттә изге фәрештәләр кебек юлымда очраган китапханәчеләр сәбәпчедер. Аларга рәхмәтем зур.

Минем күп тапкырлар әйткәнем бар: бүген бер генә язучы калмаган очракта да әдәбият әле тагын бер илле ел яши ала. Үткән дәвер язучылары, классиклар хисабына. Язучыларның югалуы – әдәбиятның югалтуы, әмма тулысынча юкка чыгуы түгел. Ләкин китап укучылар юкка чыга икән, әдәбият өч көн дә яши алмый. Әдәбиятның дәрәҗәсен язучылар саны түгел, ә укучылар саны билгели. Язучы исемен йөртеп тә укучың юк икән, бу инде әдәбият түгел, бу – үз-үзеңне канәгатьләндерүнең бер ысулы гына.

Менә шул җәһәттән караганда, бүгенге китапханәчеләребез – әдәбият сакчылары, аны югалудан, сансызланудан саклап торучылар. Рухи кыйммәтләр икенче планга күчә барган чорда бу җиңел эш түгел. Һәм аның авырлыгын бу өлкәдә эшләүчеләр үзләре генә аңлыйдыр.

Кайсыгызның кулы җиңел?

Китап киштәләре буйлап йөрим. Пөхтәлек, затлылык шундый. Бик яхшы язучылар, бик кызыклы әсәрләр бар. “Әллә берәр китабыгызны урлыйсы инде…”- дигән булам, яшь чакны искә төшереп.

Рөхсәт инде хәзер: “Урла, урла” – дип кенә торалар.

Бурлыкның да дәрәҗәсе төште. Матбугаттагы хәбәрләргә генә күз салсаң да – анда фәлән миллион урлаганнар, монда фәлән миллиард үзләштергәннәр. Ничә еллар буена шулай инде. Урлашу – “аһ” итәрлек нәрсә түгел хәзер, ә гадәти күренеш, гади чынбарлык. Шушы чынбарлык эченнән үткәннәрнең Шәкүр караклары да бик кызганыч булып күренә.

Ә иҗатчы һәрвакыт аз гына күнегелмәгәнчә, көтелмәгәнчә булырга тиеш. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Һәм урлашмыйча калам.

Ләкин…

Берәр китапханәдәме, кибеттәме шунда… Берәр егет берәр китабымны урлап тотылган дигән хәбәр ишетсәм, миннән дә бәхетле кеше булмас идедер сыман тоела.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.02MB | MySQL:64 | 3,900sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика