кондуктор
Тормыш

Унынчы кондуктор


Кайчагында үземне дә, башкаларны да гадәттән тыш хәлгә куеп этләшеп алырга яратам. Бер кыенлыгы да юк аның. Әйтик, кибеттәге сатучы кызга җитди кыяфәт белән:

— “Докторская” колбаса бирегез әле. Егерме биш сантиметр, — дисең дә тегенең реакциясен күзәтәсең.

Төрлечә кабул итәләр. Йөзендәге көчергәнешлелектән кемнеңдер пудралары коела башлый, кемдер гомер буена шуны гына көтеп яшәгән кеше сыман балкып китә, кычкырып көлеп җибәрә. Мондый ахмаклык заман сулышын, кешеләрнең эчке дөньясын беркадәр аңларга булыша.

Кайчагында мавыгыбрак та китәсең. Образга ныграк керелә, күрәсең.

Казанга күченеп килгән генә вакыт. Автобуста барам. Вак акча юк. Магнитофоннан минем сүзләргә язылган җырлар яңгырый. Кәеф яхшы. Кесәләремне капшап алам да янымда өнсез кисәтү булып басып торган кондукторга пышылдыйм.

— Акчам юк бит әле. Фәлән тукталышка кадәр генә кайтып җитим инде. Башка вакытта булса да түләрмен.

Теге бераз сынап карап тора да киләсе тукталышта төшеп калырга киңәш итә. Мин төшмим. Ялынган булам. Кондуктор ризалашмый. Автобуска мин төшеп калмыйча кузгалмаска куша. Милиция чакыру белән яный. Моңарчы битараф торган халык җанлана төшә.

— Адәм ыстырамы! — дип нәфрәт чәчә кемдер, — Әзмәвердәй гәүдәсе белән… Билетлык та акчасы юк… Эшләргә кирәк, ә болай теләнеп йөрергә түгел.

Нижәли, теләнчегә охшаганмын инде, ә? Юньлерәк киенеп йөрергә кирәк, солидныйрак итеп,”- дип күңелдән генә тукран тәүбәсенә киләм.

Халык пыр туза. Мин дә әрсезләнәм:

— Соң, ярдәм итегез бер мескен татарга акчагыз булгач, биреп торыгыз әҗәткә.

— Ул әле шундый нахал, — ди кемдер, — Төш. Кешене тоткарлама. Акчаң юк икән, җәяү йөре.

Коендыралар гына мине. Кимсендерә дә. Үзләре минем җырларны тыңлап бара, җыен татар кешесе, ә берсе танымый. Шайтан алгыры Казан! Таныласы килеп торганнан әйтмим, шулай да иҗат кешесе булып йөреп тә сине беркем дә белмәгәч рәхәт түгел икән. Беркем белми торган халык шагыйрьләре (артистлары, язучылары, рәссамнары һ.б.) ничек түзеп яшидер, алла ярдәм бирсен. Мактаулы исемнәргә түләүсез кушымта булып йөрү авырлыгын алар үзләре генә беләдер инде. “Уфада булса, танырлар иде”,- дип юаткан булам үземне.

Ә тиргәү ташкыны дәвам итә. Әллә чыгып кына китәргәме соң, дип тә уйлап куям. Тик тыелып калам. Ярты юлда калдырырга ярамый. Җиренә җиткерелмәгән кабәхатьлектән дә оятлырак гамәл юк. Гаепле кыяфәт белән тагын кесәләремне капшаган булам.

Ой, гафу итегез инде. Монда бераз акча калган икән әле, — дип кондукторга биш меңлек сузам.

Ситуация аз гына үзгәрә төшә…

Автобус кузгалып киткәнгәме, кемдер елмаеп куя. Карашлар бераз җылынгандай була. Хәзер инде кондуктор автобусның бер башыннан икенче башына чаба, сдачалык акча эзли. Табалмый. Һәм төшәр вакытым җиткәнен белеп, теге акчаны кире миңа суза. Мин ризалашмыйм, ул үҗәтләнә. Һәм мин рәсми тонга күчәм:

— Сез монда пассажирлар белән исәп-хисап ясау өчен куелгансыз һәм шуның өчен дәүләт сезгә хезмәт хакы түли. Ә сез миңа юл йөрү өчен исәпләшергә ирек бирмисез. Беренчедән, бу — дискреминация. Минем гражданлык хокуларымны бозу. Мин сезне судка бирә алам. — колак өйрәнмәгән сүзләр китүгә, баштарак көлемсерәп караган пассажирлар җитдиләнә төшә. — Икенчедән, сез үз вазыйфагызны тиешенчә үтәмисез, эшегезгә салкын карыйсыз. Тоташтырыгыз әле начальнигыгыз белән.

Автобус һаман тукталышта тора. Пассажирларның тавыш-тыны чыкмый. Сизеп торам, мондый күренешкә беренче тапкыр юлыгулары. Ә таныш булмаган нәрсә һәрвакыт бераз шүрләргә мәҗбүр итә.

— Сдачам юк бит, — Кондуктор мескенлекнең үзенә әверелә.

— Сез рейска чыккансыз, ә пикникка түгел, — дип басымны көчәйтәм мин, — Һәм үзегез белән кирәкле микдарда вак акча алырга бурычлысыз. Тоташтырыгыз җитәкчелек белән. Хәер, юк… аңлатма языгыз…

— Аңлатма? Нәрсә дип?

— Сдача бирерлек акча булмау сәбәпле, пассажир белән исәп-хисап ясаудан баш тарттым, дип. Вакытны сузмагыз, пассажирлар көтә. Әллә контроль-ревизия идарәсе вәкилләрен чакырыргамы?

Кондуктор бераз аптырып карап тора да автобус йөртүче янына юнәлә.

— Хәзер…

Мин салонга күз йөгертәм. Кемнәрдер карашын читкә ала. Кемнәрдер телгә килә:

— Маладис. Шул кирәк аларга.

— Менә кешесенә эләксәң

— Кеше белән кешечә сөйләшергә өйрәнерләр

— Әйе, — дип килешәм алар белән, — Кешелеклерәк булырга кирәк.

Соңгысы үземә кагыла. Һәм артыграк мавыгып китүемне искә алып урамга юнәләм.

Аңлап торам, мактаулы гамәл түгел инде. Үз-үземне шелтәләргә җыенганда, кайдандыр ниндидер авазлар яңгырап китә:

— Әгәр синең чынлап та акчаң булмаса?

— Әгәр өйдә кемдер авырып яткан чак булса?

— Әгәр…

Авыр уйга биреләсе килми. Тугыз кондуктор куып төшерсә дә унынчысы миһырбанлы булыр иде әле. Халык зур ул…

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.22MB | MySQL:72 | 3,318sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика