матурлык
Тормыш

Күзгә күренмәс


Үзенә рәхәт чакта, гадәттә, кеше мине күрми. Исәнләшә, сөйләшә, күрешә, күземә карый — ә күрми. Мин бәлки берәр мебель, яки аның тормышын бизәр өчен ясалган декорация сыман тоеламдыр. Әйтә алмыйм. Ләкин күрмәгәнен сизеп торам, чөнки ул минем аша узарга да, түбәнгәрәк төшсәм тапап китәргә дә әзер. Ишетми дә. Мин аңа нәрсәдер әйтәм — ул ишетми. Кычкырганым юк. Колагы булган кеше болай да ишетергә тиеш бит инде, кычкырмыйча да. Колак ул наушник тыгып йөрер өчен генә түгел. Вәт, үзенә рәхәт чакта кеше мине күрми дә, ишетми дә.

Кеше дигәндә мин джунглида яшәгән …ны әйтмим инде, үз тирәмдәгеләрне күз уңында тотам. Кеше мине күрми. Ишетми. Кешегә минсез дә рәхәт. Аннан соң, тирә-юндәгеләр бер мин генә түгел, араларында күпкә ару сыманнары да җитәрлек. Ару адәмнәр күп… Кеше шуларны күрә, шулар белән аралаша. Аларның файдасын күрә, үзе файда итә. Бер-берсен кулланалар, кыскасы. Һәм кеше шулар белән бергә яшибез, дип уйлый.
Ләкин теге кешенең хәле мөшкелләнеп, башы түбән иелдеме — шул ару адәмнәрнең барсы да диярлек качып бетә. Начар булган өчен түгел, әлбәттә. Менә син көн дә иртән бер чынаякны кулланасың. Әгәр бер иртәдә ул чынаяк кителә икән, аны читкә этеп куясың да — икенчесен аласың. Монда да шул ук хәл. Теге кешенең хәле мөшкелләндеме — аны читкә этеп куялар да икенчегә китәләр. Кеше ялгызы кала.

Аның янында бер мин генә калам. Ни өчен икәнен белмим. Якыннар бит инде без, ни әйтсәң дә. «Таныш» кына дисәң, җитми кала, «туган» дисәң артып китәр кебек… «Җирдәш» буламы соң…
Шунда ул — күрә. Әлегә — мине түгел. Янында ниндидер зат калганлыгын күрә.
Башта бик сәерсенеп кенә баштан-аяк күз йөгертеп чыга. Бу нишләп монда, ярдәм-фәләнгә мохтаҗ булып, качалмыйча калган берәр гарип җан түгелме дип уйлый бугай. Бәлки алай түгелдер. Авыр хәлгә төшкәч, үч алырга килгән дошманы түгелме, дип шөбһәләнүе дә бар. Нәрсә уйлаганы ишетелми, шулай да шикләнү катыш гаҗәпләнү хисе бөтен кыяфәтен томалый.
Начарлык кылырга җыенмавымны сизенгәч, тынычлана төшә. Башта акырын гына йөзе ачыла, аннан — авызы. Белмим, бәлки, ул үзенең тома ялгыз калуына һәм беркемгә кирәксезлегенә үзе дә ышанып беткәндер. Ялгызлыгы белән килешкәндер. Һәм менә кинәт… Мин… Ул әлбәттә беркадәр аптырап кала… Һәм бераздан нык аптырый башлый… Ул үзе белән бергә яшәп, авыр чакта ташлап качкан теге кешеләрне гаепләми. Ул аларны аңлый. Чөнки үзе дә нәкъ шулар шикелле үк эз суытыр иде. Ә мине аңлый алмый. Кем бу? Ни өчен?
Һәм хәтерли… Теге вакытта мебель кебек тоелган нәрсә… декорция кебек… белмим, әйтә алмыйм… Теге вакытта юк кебек тоелган нәрсә чынбарлык булган бит… Һәм ул менә бу зат булган. Һәм ул кеше булган. Ке-ше… Карале, нүжәли шундый кеше була ала? Нүжәли кеше шундый була ала? Аның күзләренә яшьләр килә.Шушы кеше өчен ул үзенең бар мөлкәтен, бар дәүләтен, малын хәтта җанын да бүлми бирергә әзер булыр иде. Ләкин аннан сорап килмәгән бу. Тәкъдим итеп килгән. Ярдәм тәкъдим итеп. Җанын дип тә була. Һәрбер ярдәм — җанның бер өлеше. Коточкыч бит!
Көтмәгәндә килгән матурлык һәрвакыт коточкыч була. Мин – матурлык. Мин бар. Мин коткарам.

Һәм мин аны җитәкләп алам да авыр халәтеннән яктылыкка алып чыгам. Ул яңадан тернәкләнеп китә. Эшен башлый. Дуслары танышлары табыла. Үз тормышы кабат үзенә кайта. Һәм ул мине оныта. Күрми башлый. Ишетми дә.
Кешене күрә алмас дәрәҗәгә җиткереп тормыш аның күзен каплый.
Кешеләрдә кешене күрү кирәк. Мин – матурлык. Мин – кешедә яшим.
Марат Кәбиров

------------
WordPress: 23.19MB | MySQL:49 | 1,032sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика