мәхәббәт
Тормыш

Мәхәббәт турында хикәят


(Марат Кәбиров шәрехләвендә)

600*90

Бер хатын иртән торып болдырга чыкса, капка төбендә үзара моңсу гына гапьләшеп торган өч картны күрә. Бомж-фәлән түгел инде болар. Авыл җирендә бит. Баш төзәтергә, өч борынга сображать итеп торганга да охшамаганнар. Бик күркәм күренәләр. Ап-ак сакаллы, киемнәре дә пөхтә. Әкиятләр китабыннан төшеп калганар диярсең. Шуннан ханым болар янына килә дә өйгә чакыра.
— Безнең авылныкы түгел инде сез, ерактан килгәнсездер, ачыккансыздыр, кереп чәй эчеп чыгыгыз. — ди бу, — Кичә кич пешергән аш та бар иде, итен малайлар чүпләп бетермәгән булса…

Картлар хуп күреп баш кагалар да бер-берсенә карашып алалар. Аннан соң берсе телгә килә:
— Без өчебез дә берьюлы керә алмыйбыз шул…
— Керәсез, — дип каршы төшә хатын, — Өебез зур, аллага шөкер. Арыган булсагыз, берәр бүлмәгә кереп черем итеп алырга да мөмкин әле.
Картларның берсе елмаюын сакалы белән каплап аңлата башлый:
— Менә бу иптәшебезнең исеме — Байлык. Ул байлык алып керә. Ә менә монсы — Саулык. Мин — Мәхәббәт атлы булам. Без өчебез бер җиргә бик сыймыйбыз. Шуңа син хәзер кереп ирең белән киңәшләш, кайсыбызны кунак итәргә телисез — шул керер.

Хатын «туктале, мин йоклап ятмыйммы соң, төш түгелме бу?» — дип үзен чеметеп карый. Төш түгел! Шуннан соң, Байлыкка карап ала. Өйгә байлык алып килә, дигән сүз бит инде бу. Аннан саулыкка карый. Сәләмәтлек тә мишәйт итә торган нәрсә түгел. Аннан — Мәхәббәткә. Өчесен дә берьюлы алып керәсе иде дә бит. Шуннан киңәшләшергә дип ире янына кереп китә. Мондый очракта мотлак ир белән киңәшләшергә кирәк, берәр нәрсә ялгыш килеп чыкса, аны гаепләргә җайлы була.

— Байлык кирәк! — ди ире, — киртәләрне яңартасы бар, абзар-кураны ныгытасы. Хәзер безгә иң кирәге — байлык.
— Саулыкны чакырсак яхшырак түгелме, — ди хатын, — Иске машинаң астында ятып бөтен җиреңә салкын тидереп бетердең бит. Һичьюгы простатитыңны дәваласа…

Шулчак үз бүлмәсеннән кызлары килеп чыга. Сүзнең ни хакында барганын аңлагач, ул ике дә уйламыйча, Мәхәббәтне чакырырга киңәш итә.
— Кауй-такуй Мәхәббәт, монда әле мунчаны да яңартасы бар, койманы ныгытасы… Сине сорап килсәләр дә туй уздырырга акча кирәк.
— Мәхәббәт булмагач, кем сорап килсен мине, — ди кызлары, — Мәхәббәт булмагач, беркем дә килми.

Ир белән хатын бер-берсенә карап алалар. Икесенең дә сизә торган җирләре җем-җем итеп ала инде: кызлары утырып калса, яхшы түгел. Аның әле уйнаштан бала табуы да бар бит… Балаң хакына дип яшисең бит инде, аның сүзен сүз итмичә булмый. Шуннан ир тешен кысып елмая да:
— Бу дөрес әйтә бугай, — дип куя.

Хатыны баш кага. Шулай килешәләр. Шуннан хатын чыга да әйтә:
— Зинһар өчен калган икегез гафу итегез инде, без Мәхәббәтне чакырырга булдык, — ди.

Мәхәббәт өйгә уза. Теге икәү аңа иярә. Табынга өчесе дә кереп утыра боларның.
— И, — дип аклана хатын, — Беребез генә керәбез дигәч, ашны микроволновкада гына җылыткан идем бит әле, берегез өчен генә. Хәзер бераз сабыр итәсез инде.
— Әгәр Байлык, яки Саулык чакырылган булса — икебез урамда каласы идек, — дип хәлне аңлата картларның берсе, — Ә сез Мәхәббәтне чакырдыгыз. Мәхәббәт булган җирдә без булабыз.
— Әйе, кайда Мәхәббәт — шунда без.
— Мәхәббәт булган җирдә байлык та, саулык та була, — дип шатланып кабатлый кызлары. Күрдегезме, минем сүз дөрескә чыкты.
— И, балакаем, кайлардан белдең син аны, — дип кочаклап ала әнисе, — Бигрәк акыллысың инде.
— «Шәһри Казан» гәзитеннән укыдым, — дип елмая кыз, селфи таягын җайлап. — Гәзит укысагыз, сез дә белер идегез.


Арзанлы кунакханәләр һәм авиабилетлар
------------
WordPress: 22.64MB | MySQL:64 | 0,988sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика