Маршрутка
Тормыш

Маршрутка


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Автобуска килеп кергән яшь кенә егет кондукторга өч унлык суза. Тегесе билет өзеп бирә дә сдачага биш сумлык кайтара. Биш сумлык идәнгә, ике карчык кунаклаган утыргыч астына тәгәри. Егет үзе дә сизмәстән шунда үрелә. Ну, тар гына чалбар кигән зифа буйлы яшь егет инде бу. Сыгылмалылыгы бар. Аның акча артыннан иелүе үзе үк матур. Ике карчык беркадәр сокланып тора. Әмма көтмәгәндә… егет төпкәрәк үрелгәнме, бераз артыграк көчәнгәнме шунда, «шарт» иткән тавыш ишетелә. Юк, һаваны бозмый. Бары тик чалбары гына шундый тавыш чыгарып умырылып китә. Ләкин мәзәк кенә көтеп торган халыкка шул җитә кала. Өстәвенә әбиләрнең берсе урысчалап әйтеп сала:
— Ничәдер тиен өчен шулкадәр артыңны ертмасаң да ярар иде инде.
Баштарак чыш-пыш кына елмаешкан автобус кычкырып көләргә тотына. Егет кып-кызыл була. Күз алдында бөрешеп, киләсе тукталышка кадәр түзә дә ишек ачылыр-ачылмастан чыгып кача. Юан гына. Җитди генә бер ханым керә. Яхшы итеп киенгән, матур итеп бизәнгән. Халык көлешә. Ханым як-ягына каранып ала. Кешеләр үзеннән көләдер дип уйлап, ачылып китәргә. Бәреп чыгарга мөмкин булган урыннарын капшап ала. Чәчен-башын төзәтә. Көзгесен алып йөзен тикшереп чыга. Аптырауның соңгы чигенә җитә. Ә кешеләр аның саен көлә. Шуннан теге карчыкларның берсе хәлне аңлатып бирә. Хәзер теге ханым да буынсыз булып көләргә тотына. Ләкин шунда борыныннан юеш атылып чыга да икенче әбинең маңгаена барып куна. Моны күргән халык отыры ныграк көләргә тотына. Ханым кып-кызыл була. Күз алдында кечерәеп, ябыгып кала. Һәм киләсе тукталышка җитү белән ишеккә ташлана.
Бер тукталыш буена маҗарасыз гына баралар. Киләсендә халык шыгрым. Ишек ачылу белән очып дигәндәй бер әби килеп керә. Аның артыннан егермеләп яшь-җилкенчәк. Югары сыйныф укучыларымы, техникум-фәләннекеме шунда. Ләкин әбинең беренче сүзе аяктан ега. Автобуска кереп бераз һушына килү белән ул:
— Һу-у-у, яшьләр бигрәк елгыр икән хәзер, аягымны күтәрергә дә өлгермәдем, шундук кертеп җибәрделәр.
Яшьләрнең эш хутта, барсы да наушник кигән. Музыка тыңлап, җиңелчә генә селкенеп баралар. Берсе, колагыннан наушнигын алып кондукторга эндәшә:
— Фәлән тукталышта төшерерсез әле.
Ул да булмый, икенчесе наушнигын сала:
— Фәлән тукталышта төшәбез. — Һәм кабат киеп куя.
Өченчесе дә наушнигын алып акча суза:
— Фәлән тукталышка кадәр.
Шул рәвешле барсы да исәп-хисап ясап бетерә. Автобус әлеге тукталышка якынлаша. Һәм кондуктор наушнигын салып бар автобуска сөрән сала:
— Фәлән тукталышта төшүчеләр бармы?!
Яшьләр төшеп бетә. Алгы ишектән кемнеңдер имән бармагы керә. Аның артыннан: «Панф!.. Панф!..» — дигән тавыш ишетелә һәм бер ир күтәрелә. Имән бармагын бер-бер артлы янында торганнарга төбәп ул: «Панф!.. Панф!..» — дип чыга. Ахыр чиктә автобус йөртүчегә төбәлә. Йөртүче кырыс холыклы түгел, шаян гына кеше.
— Ярый, барсын да атып бетердегез, хәзер тыныч кына барыгыз инде. — дип елмая. Ә теге ир елмаерга уйламый да һаман «атуын» белә:
— Панф!.. Панф… Панфилов урамына кадәр барамы?
Халык көлеп туярга да өлгерми, карлыккан тавышлы бер татар карчыгы йөртүчегә эндәшә:
— Балам, базар янында туктатырсың әле.
Йөртүченең күңеле күтәренке:
— Базара нет, бабушка.
Әбинең аптыраулы тавышы кабат барсын аяктан ега:
— Кә-әк, базар нит?!. Иртән генә бар иде бит әле!!!
Автобус юлын дәвам итә… Ничек кенә тыгыз, уңайсыз, җайсыз булмасын, монда күңелсезлеккә урын юк. Бу ил дә автобуc шикелле…
Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика