mezek babay
Тормыш

Мәзәк бабай


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Өлкәннәрнең барсы да аны бик хөрмәт итә. Ә без кайда очратсак та сырып алабыз да сөйләргә кушабыз. Бераз карышып торган була. Без сорыйбыз, үтенәбез, ялынабыз. Һәм ниһаять ризалаштырабыз. Юлыбызда очрамаса, аның эш урынына, каравылга барабыз. Сөйләтми туктамыйбыз. Ул сөйли, без тыңлыйбыз. Безгә кызык. Өлкәнрәк малайлар аны бераз шыттыра, дигән булалар. Дисәләр ни. Аның каравы, кызык итеп сөйли. Без көләбез. Һәм эчтән генә соңга калып тууыбыз, ул кичергәннәрне күрә алмавыбыз өчен бераз үкенәбез. Үкенерлек тә шул. Шулкадәр кызык сугышны күрә алмыйча калганбыз ич. Андый күңелле нәрсәләр әллә тагын була әле, әллә юк. Ә ул сөйли:
– Ә бер мәлне разведкага киттек. Биш кеше. Ап-ак киемнән. Кыш. Кар астына чумдык та йөзеп барабыз. Ике-өч чакырым узгач, башны күтәреп карасак, нимесләрне узып киткәнбез. Кире борылдык та тагы кар астына чумдык… Әй, йөзәбез, малай, йөзәбез. Туктале дип калкып чыксак, кабат үзебезнекеләр янына кайтып җиткәнбез. Командир тәмәке тартып тора. Безне күрде дә бу тоз мылтыгыннан атып та җибәрде. Үзе тиргәшә: “болай аңгыраеп йөрсәгез, бер мидал да бирми өегезгә кайтарып җибәрәм. Барыгыз тиз генә тел алып кайтыгыз, яп-яланаяк малайлар,” – ди. Кабат карга чумам гына дип торганда, яныбызда гына өч нимес калкып чыкты. Болар да разведкага, тел алырга дип килгәннәр икән. Без аларны шундук борып салдык та командир алдына китереп куйдык. Әй, шатланды командир моны күргәч, шундук ашханәгә җибәрде, суган шулпасы белән сыйланырга…
Без суган шулпасының нәрсә икәнен белмибез. Тик командир тиклем командир шуның белән сыйлагач, аны бик тәмле нәрсәдер дип уйлыйбыз. Өйгә кайткач өлкәннәрне: “Суган шулпасы пешерегез әле” – дип йөдәтәбез. Алар пешерә. Итле аш шулпасына суган салып ясыйлар икән аны. Чынлап та тәмле була икән. И-и, монсын безнең әниләр генә пешерә ич аның, ә сугышта чын поварлар пешергәне тагы да тәмлерәктер инде. Кыш җитсә, карга чумып карыйбыз. Чумуы әлләни кыен түгел, йөзеп кенә булмый.
– Бер мәлне, малай, атакага ташландык. Җиппәрәбез генә “ура” кычкыра-кычкыра. Ике кешегә бер генә мылтык, аның да патроннары санаулы. Шулай булгач, йөгерергә җайлы. И, без йөгерәбез. Окопларына килеп кенә җиттек дигәндә нимесләр ата башлады. Ә без йөгерәбез, җиппәрәбез генә.
– Тидерә алмыйлармы сезгә? – дип сорый берәвебез.
– Тия инде, ничек тимәсен. Кораллары яхшы бит аларның, үзләре дә төз аталар.
– Тигәч, үлмисез мени?
– Үлдем дип кенә уйлап бетерәбез дә тагы тереләбез. Ул вакытта үзебез дә аңлап бетермәгәнбез инде, соңыннан гына белдек. Без үлемсез булганбыз икән. “Совет солдаты – үлемсез” дип әйттеләр соңыннан. Ярый, туктагыз әле, мин менә монда кереп чыгыйм әле… күзгә чүп кергән кебек булды…
Ул каравылчы йортының түр бүлмәсенә кереп китә. Мышкылдаган тавыш ишетелә, бераздан тамагын кырып ала. Һәм кабат безнең янга чыга. Елмая.
– Нәрсә, шилма малайлар, һаман китмәдегез мени әле?!
– Ә кулыңны кайда өздердең? – дип сорый берәвебез. Без сискәнеп китәбез. Өлкәннәрнең болай дип сорарга ярамавын искәрткәннәре бар иде бит. Тик инде соң. Әмма аның исе дә китми.
– Өздермәдем. Үзе төшеп калган ул. Кеше күп иде, шуңа бик эзләп тә йөрмәдем инде. Җиңеллеккә болай җиңелрәк канишны. Кайчагында уң колакны кашырга кирәк булып куя да… Ярый инде… Аны сул кул белән дә кашып була…

Бераз үсә төшкәч, без аның чынлап та шыттыруын аңладык. Һәм аның авызына карап мөкиббән киткән энекәшләребезне кисәтми калалмадык: “Ышанмагыз, алдый ул” Алар, әлбәттә, безне тыңламадылар.

Ә тагы да зуррак үскәч, аның чынлап та орденлы каһарман икәнлеген белдек. Бик каты сугышка эләккән. Бөтен ротадан берүзе генә исән калган. Яралангач та дошман белән алышудан туктамаган. Башта аны мәетләр белән бергә тезгәннәр. Соңыннан кемдер исән икәнлеген сизеп калган да медчастька озатканнар. Бу хакта ул үзе беркайчан да бер авыз сүз дә әйтмәгән. Кемдер сөйләгән. Ниндидер читтән килгән кеше. Һәм аңа ышанганнар. Хәер, үзенең дә азрак салып алган чакларында:
– Бер үзем исән калдым бит. Бер үзем… – дип аптырап та, әрнеп тә әйткәли торганы булган. Һәм бетте, шуның белән шул.
Бу вакыйгаларга инде бик күп еллар узды. Без дә олгайдык. Аның белән бергә яуга киткән соңгы ветеранны җирләгәнгә дә унбиш ел үткәндер. Ә ул һаман исән. Хәзер инде хатирәләрен сөйләттерергә тырышып артыннан ияреп йөрүче малайлар да юк. Үзе дә сөйләргә бик атлыгып тормый. Тик шулай да кайбер чакларда үзен уратып алган башка заманга аптырабрак карап тора да:
– Бер үзем исән калдым бит. Бер үзем… – дип башын чайкап куя.

Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика