сәясәт турында 5 мәзәк - сурәт
Тормыш

Сәясәт турында 5 мәзәк


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

мәзәкләр

* * *

Ике ир дөнья хәлләре турында сөйләшә:

– Синеңчә, кем гаепле, төрекләрме, әллә безнекеләрме?

– Хатын-кызлар гаепле.

– Ничек инде?

– Соң шулар тудырган бит инде җыен ахмакны.

* * *

– Дөньядагы хәлләрнең киеренкелеге сәбәпле, СССР оборона министрлыгы штатларны кыскарту зарурлыгы турында хәбәр итте.

– Нинди штатларны юкка чыгару турында уйлыйлар инде?

– Әлегә төгәл билгеле түгел. Могаен Невада штатыннан башларлар.

* * *

Поезда өч кеше килә. Бераздан берсе:

– Ах… – дип авыр сулап куя. Тиздән аңа икенчесе кушыла:

– Ух…

– Эх… – ди өченчесе аның артыннан ук.

– Уф… – дип дәвам итә беренчесе.

Аны тагын икенчесе эләктереп ала:

– Ай-ай…

Өченчесе тирән сулый да кул селти:

– Әйдәгез, башка темага күчик әле. Сәясәт турында күпме сөйләшергә була инде.

* * *

Базар чатында, кешеләр иң күп йөргән урында берәү листовкалар таратып тора. Кешеләр алалар да курку катыш тизлек белән кесәләренә тыгып куялар. Мондый нәрсәне аулаграк урында, иркенләбрәк уку хәерле. Әмма берсе түземсез җан булып чыга, ул дүрт-биш адым атлау белән листовканы әйләндереп-әйләндереп карый да кире килә:

– Нишлисез сез?

– Листовка таратам.

– Листовка?!. Анда берни дә язылмаган ич!

– Нәрсәсен язып торырга инде. Болай да билгеле ич.

* * *

Диоген суда коенып чыккач, кояшта кызынып утыра икән. Нәкъ шул вакытта моның яныннан яраннары белән Александр Македонский узып бара.

– Әй, хәерче акыл иясе, – ди ул, – Нәрсә телисең, сора – мин барсын да үти алам.

– Бер генә үтенеч, – дип җавап бирә Диоген, – Зинһар өчен, кояшны каплама.

Сәясәт турында мәзәкләр – М. Кәбиров туплнамасыннан

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика