Сыер, хайван, мал
Тормыш

Сыер в деревне больше чем хайван…


Мин, мәсәлән, үзе көч-хәл белән йөргән карт-корының мал асрарга тырышуын аңлый алмыйм. “Ну, беткән бит инде көч-куәтең, хәзер үзеңне карарга бер кеше кирәк. Ә син мал асрыйм, имеш…” Гомумән, авылда бер сыер асрауның бер файдасы да юк. Печәнен, ашлыгын, башкасын сатып аласың – бу үзе бер сыер бәясенә төшә. Өстәвенә, ел әйләнәсенә, бер көн дә калмыйча бер тиен акчасызга аның хезмәтчесе булып эшлисең – ашатасың, астын аласың, көтүдә йөртәсең… Ул биргән кадәр генә сөтне дә, итне дә син рәхәтләнеп сатып ала алыр идең һәм күпме буш вакытың, күпме акчаң янда калыр иде. Бик тә мал җанлы кеше булсаң, ун сыер асра, ә берне түгел. Мин шулай уйлыйм.
Ләкин гомере буе фермада эшләгән инәй аз гына икенчерәк фикердә. Ул сиксәнгә җиткәнче диярлек сыердан өзелмәде. Печән өсте. Бервакыт авылга кайтып төштем. Юл уңаена бер йөк печән сөйләшеп чыктым. Аны шундук төяп җибәрделәр. Кайтсак, ишек бикле, өйдә кеше юк.
Җитмеш җиде яшьлек инәй мин кайтканны көтмичә, чалгысын тотып печәнлеккә чыгып киткән. Печәнлек, бездә аны посадка дип йөртәләр, авылдан җиде чакырым ераклыкта. Җитмеш җиде яшьлек инәйнең җиде ата-бабасын искә төшереп, җиде чакырым ераклыктагы шул печәнлеккә барып чыксам, карчыгың җимертеп печән чабып ята. Күп чапкан, ходайның рәхмәте! Өстәвенә мине тиргәп тора:
— Уттай эш вакытында ни дип ятасыңдыр шул шәһәреңдә. Кеше балалары әллә кайчан кайтты инде…
Ачуланып булмый инде инәй кешегә. Шулай да бу юлы әйтеп куйдым:
— Инәй, тагын болай кыланып йөрсәң, печәнлегеңә асфальт җәйдереп китәм!
Минем юк-бар сөйләмәгәнне белә ул. Шуңадырмы артык бәхәсләшеп тормады:
— Ансын булдырырсың син, — дип, тавыш-тынсыз гына кайтырга җыена башлады. Мин берничә ел элек, әле балалар бәләкәй чакта булган тагын бер вакыйганы хәтерләдем. Ул вакытта да печән чоры иде. Кояш баер алдыннан гына хатын белән печәннән кайттык. Инәй ишек алдында, кайдадыр китәргә җыенып йөри. Минем “балалар кайда йөри икән” дип кызыксынуыма ул болай дип ычкындырды:
— Алар кайгысы юк әле монда, СЫЕР кайтмаган!..
Шәһәр колагы өчен беркадәр сәеррәк яңгыраса да моның әллә нәрсәсе юк, әлбәттә. Бары тик “балалар әйбәт, шушы тирәдә булырга тиешләр” — дигәнне генә аңлата. Шулай да ул миңа кызык тоелды.
Һәм монда чынлап та авыл кешесенең мал-туарга булган карашы чагыла бугай. Йорттагы  мал аның өчен хайван гына, ит-сөт чыганагы гына түгел. Ул дөньяны, һәм әлбәттә кешенең үзен дә, хәркәттә тотучы бер көч, тылсым. Шул ук вакытта иптәш тә, юаныч та. Авыл кешесе алар белән аралашып, сөйләшеп, серләшеп яши. Авырып яткан чагында да алар ач булмасын дип урыныннан кузгала, атлап китә һәм… савыга. Читкә китеп торса гаилә әгъзалары белән бер рәттән шуларны да сагынып кайта.
Бу мөнәсәбәттә борынгы бабаларыбызның яшәү, көн итү өчен мөмкинлек биргән табигать көчләренә, тереклек ияләренә табынуының дәвамы да чагылып киткән шикелле була. Табигатьне үзеңнең бер өлешең итеп тою. Үзеңне табигатьнең бер кисәге дип исәпләү.  Бик күп диннәрнең асылында яткан бу төшенчә бер дә юктан гына барлыкка килмәгәндер. Курадагы мал-туар адәм баласын табигатьнең башка тереклек ияләре белән бәйләп тотучы бер җеп сыман. Артык тирәнгә кермичә, шагыйрь теле белән әйтсәк:”Сыер в деревне больше чем сыер.”
Аннан соң, мал-туарсыз йорт ул авыл җирендә беркадәр сәеррәк тә кабул ителә әле. Ну, капкадан килеп керәсең – тавыклар тибенеп йөри. Казлары каңгылдаша. Утарында үгезе койманы җимерергә тырышып пыр туза. Шундук аңлашылып тора инде – бу нигездә тулы тормыш бара. Ә капкадан керүгә бернинди дә тереклек сизелми икән, ничек кенә матур-төзек булмасын, бу дөнья тере түгелдер, ул ниндидер декорация генәдер шикелле тоела. Нәрсәдер җитми аңа. Ниндидер сәер ялгызлык салкынлыгы сизелә. Кош-корт асрамаган ишегалдына чыпчык та төшми ич. Хәтта җим куйсаң да. Бәлки, әлеге энергетиканы ул да сизә торгандыр.
Һәм тагын бер нәрсә. Курадагы мал-туары белән яхшы мөнәсәбәттә яшәгән кеше үзен тормышта җайлырак итеп тоя, башкалар белән җиңел аралаша, аларның җылы мөнәсәбәтен татып яши. Бу хакта психологлар күп язган, артык салулап тору кирәкмидер. Ә менә мал-туарга карата агрессив мөнәсәбәттә булаганнар турында берәр статистика алып барыла микән? Белмим. Үземә таныш булганнар арасыннан шундыйларны барлап караганым бар. Моңа атны аранга кертеп кыйнарга яратучылар да, сыерга сәнәк белән чәнчүчеләр дә, таяк ыргытып кош-кортны аяксыз калдыручылар да керә. Аларны берсе дә диярлек җәзасыз калмады: кемдер гариплеккә юлыкты, кемдер авыр чиргә уралып бик интегеп җан бирде, кемдер үз-үзенә кул салды, кемдер хәбәрсез югалды… Мин ниндидер нәтиҗә чыгарырга теләмим, сез бары тик үзегез белгәннәрне барлап кына карагыз.
Менә шуларны уйласаң, өлкән яшьтәгеләрнең мал-туар асрарга маташуының сәбәбе аңлашылган кебек була. Авыр булсын, кыйммәткә төшсен – мөһим түгел. Бу аларның яшәргә омтылышы, тормыш арбасыннан төшеп калмаска тырышуы. Бу – хәрәкәт. Хәрәкәттә бәрәкәт бар. Һәм бәрәкәт матди үлчәмдә генә үлчәнми.

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 22.96MB | MySQL:64 | 2,086sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика