Авылда урлашу
Тормыш

Син кайтканны белмәдем


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Йорт телефоны шалтырый. Бераздан инәйнең тавышы ишетелә:
– Сине чакыра, улым. Күрше бу. – Һәм тагын телефонга эндәшә, – Хәзер чыга, базны ныгыта иде әле ул.
Кич җитеп караңгы да төшкән икән, эш белән мавыгып берни сизмәгәнмен. Трубканы алуга, күрше ашыктыра.
– Әйдә әле, тиз генә урамга. Фәлән-фәлән кеше сездән капчык күтәреп чыгып китте.
Аңлашыла. Бер капчык бодайны күтәрмәгә чыгарып куйган идем шул. Мин трубканы эләм дә инәйгә эндәшәм:
– Кем керде әле генә?
– Берәү дә кермәде, – ди ул берни аңламыйча һәм кинәт исенә төшереп таныш исемне атый,  – Ә-ә-ә, кергән иде шул. Шырпы сорап кергән.
Мин урамга чыгуга инде абзыйдан җилләр искән. Кай якка барырга да белмичә мин кабат ихатага керәм. Баш бәләсе түгел инде бу, падумаеш, бер капчык бодай. Көләсе килә. Шырпы сорап керән бит әле ул!
Элегрәк гадәти хәл иде урлашу. Бер мәлне дус егеткә печән кайтардык та җиңелчә генә чәй-мәйләп караңгыга калынды. Ындыр артлап кына кайтып киләм. Үзебезнең бәрәңге бакчасы янында кемдер келтер-келтер матай булыштыра. Безнең аяк очында гына торган абзый икән. “Мински” матае бар аның. Мин килеп җиткәч, чүгәләгән җиреннән сискәнеп торып басты.
– Кабынмый әллә?
– Карбюраторы эшләми бугай, – ди ул.
– Каяле, – дип мин дә чүгәлим, – бушаган ич бу. Шакылдап тора, менә. Китер әле ачкычыңны.
Үземдә дә бар мондый матай. Аны йөргән җиреннән генә сүтеп җыябыз инде. Шуңа мин күз ачып йомганчы тыгызлап куям да тагы берничә урынын тикшереп чыгам.
– Булды бу. Сәгать кебек эшләячәк. Кая киттең?
Абзый читкәрәк китеп баскан икән.
– Тәмәке кабыздым әле, – ди ул, – Бензин яныннан ераграк булу хәерле.
Мин бер тибүдә кабызам. Ни әйтсәң дә, өйрәнелгән техника инде бу “мински”, үз киемең кебек, перәме, тәнгә якын булып тора. Шундук утырам да урында борылып абзый янына килеп туктыйм.
– Әйдә, утыр, мине дә илтеп куярсың.
Ул бераз икеләнеп тора да арткы утыргычка утыра. Капка төбенә килеп туктагач, мин төшәм дә рульне аңа тоттырам. Ул газны алып өлгермиме, матай сүнә.
– Туктале, – ди абзый матайны коймага сөяп, – Монда хәтле килгәч, күршеләреңә дә кереп чыгыйм әле, йомыш бар иде.
Ул күршеләргә атлый, мин ихатага кереп китәм. Өй ишегенә үрелгәч, туктале, үземнең матайны да җыештырып куйыйм дип кире брылам. Утар коймасына сөяп кенә киткән идем бит. Безнең йорт тыкырык янында булгач, үткән-сүткән кешегә дә бик ышанып булмый. Төрлесе бар. Абзар янында матай табылмый. Ихатаны, абзар-кураны әйләнеп чыгам – юк. Дус малайларның берәрсе алып тормагандыр инде?
Аптырабрак капка төбенә атлыйм. Теге абзый күршеләрдән һаман чыкмаган икән әле. Матае шул килеш тора. Тәмәке кабызам. Шырпы яктысында “мински” номерына күз төшә. Яп-яланаяк! Минем матай ич бу! Шунда гына хәлне аңлап алам. Теге абзый минем матайны алып чыгып аның карбюраторын сүтеп маташкан булган икән бит!..
Шундый вакытлар бар иде. Соңрак урлап сату бөтенләй колач җәйде. Хәтта хатын-кызларга кадәр кер бавыннан әйбер кыстырып чыгалар иде. Аны каядыр илтеп сата инде, я бер-ике рюмкага бүләк итә. Шуңа күрә, авыл халкындагы ихласлык беркадәр юкка чыкты. Кеше ишек-капкасын бикләп, итәк-чабуын җыеп йөрергә өйрәнде. Эчәргә яраткан кеше өйгә керсә, аны капка төбенә кадәр озату гадәте керде. Бу хөрмәт йөзеннән түгел, ә берәр нәрсәне чәлдереп китмәсен дигән теләктән иде. Соңгы елларда авылда эчүнең модасы чыгып бара. Урлап әйбер сатып эчә торганнарның күбесе теге дөньяга китеп бетте, кайберләре айныды. Шулай булгач, урлашып йөрүчеләр беткәндер дип уйлый идем. Калган икән әле.
Ничек кенә булмасын, урам буйлап бур эзләп йөри алмыйсың инде хәзер. Өйгә кереп теге абзыйның йорт телефонын җыям. Хатыны ала. Кайтмады бит әле, ди. Мин хәлне аңлатып бирәм. “Ай, хәшәрәт! – дип тузына хатын һәм барлык нәфрәтен чәчеп күңелен бушаткач, тынычлана төшә, – Ярый, иртәгә үзебезнең келәттән берәр капчык биреп җибәрермен инде, оятсызга.”
Иртә белән бер капчык бодай күтәреп килеп тә җитте ул. “Гафу ит инде, зинһар, баш төзәтергә кирәк иде, – ди ихлас күңелдән. Һәм мине тагын гаҗәпкә калдыра, – Син кайтканын белмәдем шул. Белмәдем, белсәм, билләһи, алмый идем.” Авыл кешесе бер катлы инде, ни дисәң дә. Әйтерсең, мин кайтмасам, сиксән яшьлек кортканың бодаен урлап чыгарга ярый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика