Талаша торган
Тормыш

Талаша торган ханым


Кеше ул бер төрле генә булмый. Менә сез юри урамга чыгып, узгынчыларны гына күзәтеп торыгыз: әллә нинди төрле конструкцияләр йөри. Төзелеше төрле булгач, аның эшчәнлеге, хәрәкәт итү, фикер йөртү мөмкинлекләре дә төрлечә була бит инде. Алай гына да түгел әле, бер үк кеше дә төрлечә булып күренә. Бер караганда — бер төрле, икенче караганда… Ярый, артык тәфсилләп тормыйк. Болай да озынга китте, бу өлеш — сүз башлау өчен генә иде. Төп өлеше хәзер башлана.

Талаша торган кешеләр була. Бөтен кеше дә талаша, ансы. Кәефсез чагы булса, җае чыкса, берәү дә мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Ләкин талаша торган кешеләрнең аерым бер пародасы бар. Безнең күршедә шундый бер апа бар иде. Өйгә кайтканда очрый — эләгешә, чыгып киткәндә очрый — тагы нәрсәгәдер бәйләнә. Эндәшмәсәң — кимсенә, үзен трактор кабыза алмаган булдыксыз механизатор сыманрак тоя. Шулай да бит инде — кабыза алмады. Мин кабынып китмәдем, хәтта төсем дә үзгәрмәде, төгем дә селкенмәде. Авыз ачып хәтта бер сүз дә әйтмәдем. Юк, болай булмый. Моңа кичекмәстән нәрсәдер эшләргә кирәк, минем ниндидер авырткан җиргә кагылып узарга. Ә теге булдыра алмый. Кыза, каушый, дулкынлана. Дулкынлангач, башы анык эшләми, минем авырткан җирне таба алмый, исенә төшми теге. Бу тагы да ныграк дулкынлана. Инде исенә төште, эләктереп алдым гына дигәндә, мин китеп югалам. Теге үзенең табышын тотып ялгызы кала. Һәм ачуына тончыга-тончыга чираттагы корбанын көтә башлый.

Ә талаша алса! Ул бәхетле. Ул үз көченә, үз булдыклылыгына, үзенең кабатланмас шәхес икәненә ышана. Әнә ич, ярты сүздән кабындырып җибәрде. Әле талаша башлагач та вакыйгалар җебен кулында тотты: кирәкле җирдә тыелыбрак, кирәкле җирдә мунчага эссе салган сыман пар өстәп, бөтен талашу процессы белән ул идарә итте. Ул!

Бу очракта үзен Берлинны алган кебек тоя инде. Иртән үк берәрсе белән талашса, көне буе балкып, елмаеп, бәхетле булып, башкаларны да нурга күмеп йөри. И, аның әйбәтлекләре! Нәрсә сорасаң, шуны бирергә, нәрсә кушсаң, шуны үтәргә мөмкин. Ул бары тик изгелектән генә торган кебек. Шул рәвешле шатлык хисләрен исраф итеп бетерә дә моңсуланып кала. Күңелсезләнә. Аңа тагын кем беләндер талашырга кирәк. Талашмаса — башы авырта башлый, чиргә сабыша.

Аяк астында уралып йөргән песине тибеп очырырга мөмкин, теливизор аша берәр депутат, яки президентның үзе белән талашырга. Радио белән. телефон белән. Интернетта кара комментлар язарга. Ләкин боларның берсе дә файда бирми. Аңа кеше кирәк. Тере кеше. Хәтта ниндидер беткәнбаш адәм дә түгел. Ну, нәрсә әйтсәң дә башын иеп тыңлап тора торган мескен белән ни ләззәте бар инде талашуның. Үткән-сүткән саен бәйләнсә дә мине дә яратмый ул. Миннән файда юк. Нәрсә инде мин… Бик ныкышса, гуманитар ярдәм йөзеннән генә бер ике сүз әйтергә мөмкинмен. Һәм вәссәлам. Үзе кебек очкын чәчрәтеп торган зат кирәк. Менә шуны кабындырып җибәрә икән — ул иде кабат үз җиһанына кайта. Кабат бәхетле була.

талаша торган ханым

Әле күптән түгел генә берәү күрше булып күченеп килде. Хатын-кыз. Ире бар микән, белмим. Әлегә күренмәде. Атна-ун көн чамасы мыштым гына йөрде бу. Аннан соң минем күрше моның кылын тартып карады. Кыска вакытлы кискен конфлик булып алды. Бераздан тагын. Һәм ахырда боларны характерлары туры килгәнлеге ачыкланды. Хәзер инде бөтен эшләре җайга салынган. Иртә белән әле берсенә, әле икенчесенә кереп ду килеп талашалар да көне буе бәхетле булып йөриләр, бер туганнар кебек аралашалар, бер-берсенә ярдәм итәләр. Ә кич җиткәч, тагы талашалар. Һәм бәхетле булып йокларга яталар. Икенче көн тагын җайланган маршрут буенча бара. Икесе дә бәхетле.

------------
WordPress: 23.34MB | MySQL:52 | 1,022sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика