татарча мэзэклэр
Тормыш

Татарча мәзәкләр


Әле билгеле түгел

Солдатта хезмәт иткән татар егете командирына керә
— Миңа өйгә кайтырга кирәк. Хатын бала табарга тиеш.
Аны бер атнага кайтарып җибәрәләр. Килгәч, командир сорый:
— Ну, ничек… Кызмы, малаймы?
— Белмим әле. Тугыз айдан билгеле булачак инде.

Юбилей

Бер татар чәчәк кибетенә керә:
— Зинһар өчен, миңа минем хатыныма иң матур чәчәк гөлләмәсе ясап бирегез әле.
— Сезнең хатыныгыз белән, мөгаен, ничәдер еллык юбилеегыздыр.
— Юк, бер ай.
— Эх!..  Сез шундый яхшы бүләк ясыйсыз!.. Һәм нибары бер ай…
— Әйе, бер ай… мин өйгә кайтмаганга…

Саф безнеңчә милли тутыйкош

Бер мужик кибеттә йөргәндә тутыйкош күрә. Бу тутыйкошның аягыннан ике җеп асылынып тора. Килә дә берсен тарта бу моның, тутыйкош французча сөйләшә башлый. Әйләнеп килә дә икенчесен тарта, тутыйкош инглизчә сөйләшә башлый. Мужик аптырый. Икесен берьюлы тартсам нишләр икән, дип уйлый. Килә дә тарта. Тутыйкош саф татарча итеп:
— Анаңны, егасың бит инде, яптырный…

Тузга язмаган сүзләр

Утыз ел элек бу сүзләр өчен, бәлки, юләрләр йортына ябарлар иде:
Мин урманга китәм, телефоннан шалтыратырсың әле…
Башкача сөйләшә алмыйм, кулым туңды…
«Шүрәле»не ялгыш сөртеп ташлаганмын…
Блин, синең почтаңа кереп булмый…
Биш минут элек хат җибәргән идем, алдыңмы?..
Фотоңны миңа ыргыт әле…
Телефонны өйдә калдырганмын…
Югаласың син, сөйләшеп булмый, әйдә, метродан чыккач шалтыратам…
Минем телефонга акча сал әле…
Нибары биш гига гына анда…
Телефоныңа яздыр әле…
Бу папканың исемен алыштырма…
Ул киноны мин телефоннан карадым инде…
Нобель премиясе лауреатларының китабын суырттым әле…
Монда вай-фай яхшы тота икән…

Адин чай, дыуа коймак

Бер чи татар Мәскәүгә килә, татарчадан башка бер сүз дә белми. Кафега тамак ялгап алырга керә, бар стойкасы артында негр тора. Абзый бөтен белгән русчасын эшкә җигә:
— Адин чай, дыуа коймак.
— Я не понимаю тебя.
— Ну адин чашка чай, дыуа ыштук коймак инде.
— Не, не понимаю.
— Бер чәшке чәй, ике коймак, анаңны сатыйм, шуны да аңламыйсың… — дип аптырап татар өстәлгә  100 доллар акча куя. Негр шундук җанланып китә:
— Духовкада бәлеш тә бар, әллә җылытып китерим?

Кем пеләшрәк?

Ике пеләш татар кычкырыша.
– Ә син миннән пеләшрәк!
– Ничек ул, синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
–  Синең  башың зуррак!

Татарлар килде

Марсиан көндәлегеннән.
20 октябрь. Японнар килде. Нанотехнологияләр ярдәмендә безнең бункерларны биш сәгать эчендә ачып керделәр һәм “суши” өләштеләр. Тәмле булды, әмма барыбызга да җитмәде. Японнарны ашадык.
21 октябрь. Американнар килде. Алдынгы технологияләр һәм атом коралы ярдәмендә бункерларны ике сәгать эчендә ачып керделәр һәм “гамбургер” өләштеләр.   Тәмле булды, әмма барыбызга да җитмәде. Американнарны ашадык.
22 октябрь. Татарлар килде. “Анаңны ” дип башланган серле сүз һәм балталар ярдәмендә бункерларны ярты сәгать эчендә ватып керделәр һәм “маңгаеңа бирәм” өләштеләр. Тәмле булмады, әмма барыбызга да җитте.

Минем урам кайчан?

Казан урамы буйлап троллейбус бара. Йөртүче тукталышларны игълан итеп бара:
— Киләсе тукталыш Сыртланов урамы.
Үтеп китәләр.
— Сыртланов урамы тукталышы. Киләсе тукталыш — Гарифьянов.
Тагын үтеп китәләр.
— Гарифьянов урамы. Киләсе тукталыш бертуган Касимовлар…
Шунда йөртүче янына бер бабай килә дә:
— Улым, минем фамилия Хабибуллин. Миңа кайчан төшәргә?

Идеаль гаилә

— Нинди юләр ир соң син?!. Минем гүләйт иткәнне бөтен авыл сөйли ич инде.
— И, тилекәем, син шуларның гайбәтенә ышанасыңмы инде?

Гаилә башлыгы

— Син гаилә башлыгы, үзең хәл ит.
— Нишләп мин булыйм ди инде… Без гел барсын да бергә хәл итәбез ич.
— Барыбер, син — гаилә башлыгы.
— Нишләп мин?
— Бәхәсләшмә минем белән!
Шул минуттан алып ир — гаилә башлыгы.

Татарча мэзэклэр — М. Кәбиров тупламасыннан

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.22MB | MySQL:57 | 0,999sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика