poezda
Тормыш

Төнге хикәят


(русчадан)
Төнге поезд. Купе. Купеда ир-ат һәм хатын-кыз. Тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, ир һәм хатын. Һәм иң кызыгы — ялгыз ир һәм ялгыз хатын. Ә тагы да кызыграгы — бу ир үзенә тормыш юлдашы эзли, теләгәнен тапса бүгеннән үк риза. Һәм ханым да шундый ук хәлдә — җанына ошаган ир-егетне тапса, бүгеннән кияүгә чыгарга риза. Һәм иң кызыгыннан да кызыгы — болар бер-берсенә ошыйлар. Болар бер-берсе белән тормыш корырга риза була алырлар иде. Тик беркем дә дәшми.
— Минем сумкаларымны югарыга урнаштыра алмассызмы икән? — ди ханым назлы елмаеп.
Ир дәшми-тынмый гына сумкаларны урнаштыра.
— Монда бераз салкынрак бугай, — ди ханым.
Ир иңнәрен генә сикертә:
— Бик җылы, ләбаса. Әгәр өшесәгез, мин сезгә үз юрганымны бирәм.
— Рәхмәт! Сез шундый әйбәт кеше, — ди ханым. — Сезнең белән бергә булу бәхет.
Ир дәшми.
Шула дәшмичә озак баралар.
Һәм аптырагач, юлны да кыскартырга, тынлыкны да бушатырга теләп, ханым бер хикәят сөйли.
Ә хикәят мондый.
Хан сугышка китә. Үзенең тугъры хезмәтчесенә кызын калдыра һәм әйтә: «Кызымның барлык теләкләрен дә үтә, юкса, башыңны кисәрмен» — ди. Вакыт уза. Төннәрнең берендә хан кызы хезмәтчене йокы бүлмәсенә чакыра. Хезмәтче килсә, ни күзләре белән күрсен — хан кызы караватта ята.
— Миңа салкын, — ди кыз.
Хезмәтче юрган табып китерә, аны кызның өстенә яба да чыгып китә.
Икенче төнне, тагын шул ук хәл. Тик бу юлы хезмәтче беркайдан да юрган таба алмый һәм тәрәзә пәрдәләрен алып кызның өстенә ябарга мәҗбүр була. өченче көнне дә шундый ук хәл кабатлана һәм хезмәтче берни дә тапмагач, чишенеп, кызның өстенә үз киемнәрен ябарга мәҗбүр була.
Ләкин маҗаралар моның белән генә бетми. Төннәрнең берендә кыз тагын хезмәтчене чакырып китерә.
— минем кем беләндер сөйләшеп утырасым килә.
Хезмәтче бөтен сарайны бетереп эзләгәч, сүз сәнгатенә һәүвәс бер ханымны табып китерә. Ханым сөйли. Әмма шундый ук хәл икенче төнне дә кабатлана. Тик бу юлы хезмәтче теге ханымны да сүзгә маһир башкаларны да таба алмый. Аптырагач, төнге урамга чыгып китә һәм бер карчыкны табып китерә. Хезмәтче җиңел сулап куя.
Ләкин өченче көнне дә шундый ук хәл кабатлана. Бу юлы сарайда да, урамда да кеше табарлык түгел. Хезмәтче беркемне дә таба алмыйча, хан кызы бүлмәсенә кабат керә. Тик кыз инде йоклап киткән була.
Хезмәтче моңа бик шатлана.
Ә икенче көнгә инде сугыш бетә һәм үз яраннары белән хан кайтып төшә. Иң башта хезмәтчене чакыра бу:
— Үз вазыйфаларыңны җиренә җиткереп башкардыңмы?
— Әйе, мин аның барлык теләкләрен дә үтәдем.
Хан кызын чакырта:
— Ә син ни әйтерсең, кызым.
— Ул минем бер теләгемне дә үтәмәде.
Хан ике сөйләп тормый:
— Алайса, син хезмәтчем әзерлән, иртәгә җәллад килер.
Аптырап калган хезмәтче аксакал янына килә, барсын да сөйләп бирә һәм хан кызы ни өчен шулай дип әйткәнне аңлатырга куша. Аксакал печән өеменә ымлый:
— Күрәсеңме, печән чүмәләсен?
Күрәм.
-Бар, шуны аша.
-Ник?
-Чөнки син — ишәк.
Бу хикәятне тыңлап икесе дә көлешәләр. Чынлап та төнге поездагы күңелсезлекне тарату өчен яхшы хикәят ич. “Их, шулкадәр күңелгә ятышлы ханым, шундый хатының булса икән” — дип уйлый ир. Тик берни дә дәшми.
Поезд җилә. Инде ханымның чыгар вакыты җитә. Ир бик теләп аңа ярдәм итә, чемоданнарын күтәрешә. Җанга якын ханым.
Перронда басып торалар. Тынлык. Ханым көтә. Ир берни дә дәшми.
Һәм ниһаять…
Һәм ниһаять поезд кузгалырга тиешлеген игълан итәләр.
Ханым кәшилүгеннән биш йөзлек алып иргә суза.
— Рәхмәт сезгә, мәгез.
-Юк, — дип карыша ир, — Мин бит сезгә акча өчен ярдәм итмәдем. Сез мине дөрес аңламадыгыз…
-Сез дә мине дөрес аңламадыгыз, — ди ханым. — Бу акча сезгә ярдәм иткәнегез өчен түгел.
— Ни өчен соң, алайса?
-Печән алыр өчен.

Марат Кәбиров

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.17MB | MySQL:58 | 1,021sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика