Әдәби тәнкыйть язучылар
Тормыш

Тәнкыйть язу өчен, китап укырга кирәк


Шушы көннәрдә Татарстан язучылар берлегендә “Бүгенге татар матбугатында әдәби тәнкыйтьнең торышы” дигән темага сөйләшү булып узды. Тәнкыйть секциясы җитәкчесе Фәрит Яхин алып барган бу сөйләшүдә күренекле әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр, язучылар, шагыйрьләр, филология факультеты студентлары һәм аларның остазлары катнашты.

* * *

Әдәбият дөньясында тәнкыйтьчедән дә отышлырак һөнәр юк. Проза өлкәсендә дә, шигърияттә дә төрле сәбәпләр белән бәйле кризислар, торгынлыклар, ялгыш юнәлешләр булырга мөмкин. Ә тәнкыйтьне андый хәвеф көтми, ул һәрвакыт үз югарылыгында, ул һәрвакыт актуаль. Шуңа күрә тәнкыйтьче беркайчан да эшсез дә калмаячак, ачтан да үлмәячәк. Яхшы әсәр язсалар ул мактап тамак туйдыра, начар әсәр язсалар – хурлап.

Моңарчы шулайрак уйлый идем. Баксаң, тәнкыйтьче булу да бик җиңел нәрсә түгел һәм аның да үз проблемалары бар икән. Сөйләшүне ачып җибәргән Фәрит Яхин да бүгенге татар матбугатында теге, яки бу әсәрне җитди анализлаган язмаларның аз булуын, тәнкыйть дигән нәрсәнең, гадәттә, юбилейлар, истәлекле даталар уңаеннан язылган мәкаләләрдән гыйбарәт икәнен ассызыклап үтте.

Аннан соң сөйләгән Нурмөхәммәт Хисамов, сүзенең бисмилласы урынына Кол Гали турында искә төшереп узганнан соң:

— Гадәттә, безнең сөйләшүләр татарда тәнкыйть бармы-юкмы?”- дигән бәхәскә кайтып кала. Әлбәттә, бар! Шундый зур әдәбиятта тәнкыйть булмый мөмкин түгел, — дип, үз заманының үткен телле, тирән фикерле тәнкыйтьчесе Фәрвәз Миңнуллин турында сөйләп үтте һәм бүгенгеләрне барлап алды. Актив һәм принципиаль тәнкыйтьчеләр исәбендә үз исемнәрен ишеткәч, өстәл артында утырган Әлфәт Закирҗанов белән Равил Рахмани тыйнак кына тамак кырып куйдылар.

Әдәбият гыйлемендә чын мәгънәсендә абруй казанган Тәлгать Галиуллин:

— Тәнкыйть нәрсә ул? Аның нәрсә икәнен берсе дә белми… — дигәч, барыбыз да елмаешып алдык. Бу сүзләрнең бөтен гомерен шушы өлкәгә багышлаган шәхес авызыннан ишетелүе кызык тоелды. — Әдәбият үскән чакта тәнкыйть тә үз югарылыгында була. Әйтик, егерменче гасыр башында тәнкыйть бик үсешкән, үткен булган. Кемнәрдер хәтта үзара талашып, дошманлашып та киткәннәр. Бу уңайдан Галимҗан Ибраһимов белән Тукай бәхәсен искә төшерү дә җитә. Ике зур талант иясенең үзара мөнәсәбәтен, шәхси ызгыштан бигрәк, фикерләр, карашлар бәрелеше дип аңларга кирәк. Әгәр бүген тәнкыйть түбән дибез икән, димәк, әдәбиятыбыз да йомшак.

Нурмөхәммәт Хисамов тәнкыйть түбән булуның тагын бер сәбәбен ачты:

— Иң зур җитешсезлегебез – булган әйберне анализлый белмибез. ”Нигә теге юк, нигә бу юк?” — дип дәгъвә белдерүдән узалмыйбыз. Юкны таптырганчы, булганын яктыртырга, яктылыкны күрә белергә кирәк. Язганнарыбыз фактологиядән узмый. Концептуальлек җитми. Тәнкыйтьче ул филолог та, философ та, психолог та булырга тиеш.

Югарыда телгә алынган терминнарны, әдәбият галиме булмагач, мин бик аңлап җитмәдем. Сүзлектән карарга туры килде. Үзем кебек наданнар өчен аңлатма биреп китәм. Фактология ул һәртөрле фактларны аерым-аерым тикшереп, бер фикер чыгарырга тырышу. Ә концептуаллекне язучы иҗатын ул яшәгән чор, гомум әдәбият һәм авторның башка әсәрләре, яшәү рәвеше, тормышка карашы белән берлектә өйрәнү дип аңларга кирәк.

Никадәр надан булсаң да, галимнең сүзләре белән килешергә туры килә. Чынлап та, әсәрнең беренче катламында гына яткан ниндидер күренешләр нигезендә ашык-пошык фикер чыгару өстенлек алып бара. Моны бары тик тәнкыйтьченең җавапсызлыгы белән генә аңлатырга мөмкин.

Равил Рахмани әйткәннәр дә шуны куәтли:

— Әдәби тәнкыйть язарга телисең икән, язучының иҗат лабораториясенә үтеп керергә тиешсең. Әдәбиятка якын килү өчен тормышны да, эстетика кануннарын да, психологияны да белергә кирәк…

Равил Рахмани язган тәнкыйть мәкаләләрен уку кайчагында әдәби әсәрнең үзенә караганда да кызыклырак, дигән сүзләрне дә ишеткән бар. Шулайдыр шул. Бу өлкәдә эшләүчеләр дә бер генә төрле булмый торгандыр.

— Бүген тәнкыйть өлкәсендә төп көч булып вуз укытучылары калды, — ди Әлфәт Закирҗанов, — Йөкнең иң авыры аларга эләгә. Гомумән, тәнкыйть ул бетөрле генә түгел. Бар профессиональ тәнкыйть, бар язучы тәнкыйте, бар укучы тәнкыйте. Профессиональ тәнкыйть акырын кузгала. Бу аңлашыла да – үзен бу өлкәгә багышланган санаулы гына шәхесләребез барсына да өлгерә алмыйдыр. Шуңа күрә, Татарстан китап нәшриятында ел саен дөнья күргән йөзәрләгән китапның күп өлеше бөтенләй игътибарсыз кала. Ярый әле язучыларыбыз бар. Алар бер-берсенең иҗатын укып бара, каләмдәшләре турында сүз әйтергә иренми. Укучы тәнкыйте иң гадие – ул китапны ябып куя да ошады, яки ошамады дип кенә бәяли. Боларның, әлбәттә, өчесе дә кирәк. Ләкин укучыны нәкь менә профессиональ тәнкыйть әйдәп барырга тиеш…

Сөйләшүнең ни рәвешлерәк барганын чамалау өчен шушы җитеп торыр. Беренче карашка, тыныч һәм артык әһәмияте булмаган нәрсә кебек тоеладыр инде. Әмма бу әдәбият галимнәренең җитди фикер алышуы иде. Аларны тыңлаганда:”Белгечләребез китап укымау һәм тәнкыйть язмау хакына хәтта үз-үзләрен тәнкыйтьләргә дә әзер” — дигән уй башка кереп тә чыкмады. Ниндидер резолюциялар кабул ителеп, тиешле органнарга җибәрелмәсә дә тәнкыйтьчеләр бүгенге көндә үзләренең мөмкинлекләрен барлады, җитешсезлекләрен ачыклады. Бу аларның алдагы эшчәнлегендә чагылыш табар дип ышаныйк.

* * *

Бу кичәнең иң зур үзенчәлеге – студентлар булды. Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең филология факультеты студентлары.

Алла ярдәм бирсен инде хәзерге яшьләргә, без студент чакта уку йортлары да БДУ да, КДУ иде. Ә хәзер:”Кайда укыйсың?” — дип сорасалар, вузыңның исемен әйтү өчен генә дә фәлән минут кирәк икән.

Аларны монда укытучылары танылган язучы, галим Халисә Ширмән һәм филология фәннәре кандидаты, доцент, әдәбиятчы галим Нурфия Юсупова алып килгән. Барсы да кызлар икәнен күргәч:”Шулайдыр инде… Ана теле белән кызлар шөгылләнергә тиештер…” — дип уйлап куйдым.

Дөресен генә әйткәндә, аларга әлләни өметем юк иде. Ник җәфалап йөртәләрдер инде бала-чаганы, әдәбият булса да бер хәл иде, тәнкыйть бит ул… боларга ничек кызык булсын инде… Иснәнеп утырырлар да шунда, сөйләшүләр тәмамлангач, котылдык дип җиңел сулап кайтып китәрләр…

Ләкин кызлар җитди булып чыкты. Алар бик кызыксынып тыңлап утырдылар һәм урыны белән көтелмәгән төпле сораулар биреп галимнәрне аптырашта да калдырдылар. Тәнкыйтьчеләрнең эшчәнлеген җанландыру өчен, бәлки, аларга махсус заказлар бирергә кирәктер, дигән сорау кузгалгач, бишенче курс студенты Айгөл Абдрахманова:”Күңел таләбе белән тотынмагач, заказ буенча гына эшләгән тәнкыйтьче авторны, аның иҗатын тиешенчә аңлап җитә алырмы икән соң?” — дип кызыксынды. Аңа ничектер шома гына җавап бирделәр. Заказ буенча эшләү ул әхлак кануннары белән дә, күңел таләбе белән дә каршылыкка килми, бу күптәннән гамәлгә кергән нәрсә, диделәр бугай. Кемдер түләүле заказлар булуы турында да искә алды. Ниндидер язучы иҗатына, әйтик, Дәрдемәнд шигырьләренә, тәнкыйть мәкаләсе язу өчен акча түләү мисалы да бар икән.

Үз дәверендә каләмдәшләре арасында “”татарның Белинские” дигәнрәк дәрәҗәдә йөреп тә әле берни дәшми утырган Мансур Баржылыга карап мин: “Мансур абыйның язганнарын пыр туздырып ташларга заказ бирсәм, ничә сум сорарлар икән?”- дип уйлап куйдым. Яки иң популяр язучыларның берсе булган Халисә Ширмәнне. Ун меңнән дә артык алмаслар иде. Ә бер-бер артлы шундый ун язма чыкса. Шайтан алгыры!.. Йөз мең сумга теләсә нинди талант иясен бетереп ташлап була ич… Һәм Айгөлнең сорауы бик тә актуаль булып яңгырады. Заказ буенча язу – ике яклы нәрсә.

Зөлфия Акмалова Татарстан язучылар берлегендә уздырылган нинди утырышларга студентларның да йөри алуы белән кызыксынды һәм ишекләр һәрвакыт ачык икәнен төшенгәч, тәнкыйть тарихы турында язылган китап-дәреслекнең булу-булмавын белеште. Китапның юклыгын ишекәч, аны язарга тәкъдим итте. Тәнкыйтьчеләр шуны гына көтеп утыргандай, канәгать шаулашып алдылар.

Ильмира Камаева җаен туры китереп кенә:”Яшь иҗатчыларның әсәрләренә тәнкыйть ни дәрәҗәдә?” — дигән сорау бирде. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда яшь иҗатчыларга игътибар зуррак. Мөмкинлекләр дә күбрәк. Казан – зур шәһәр, бер ишекне япсалар, икенчесен табу берни түгел. Шулай да соңгы елларда яшь иҗатчыларның әсәрләрен анализлаган җитди язмалар бик күп дип әйтеп булмый. Яшьләрнең кайберләре инде яхшук танылып, дәүләт бүләкләренә лаек булсалар да үз китаплары турында сыңар рецензия да укыганнары юк.

Ә инде Ильмира кебек иҗат белән шөгыльләнүче өлкән курс студентлары үз әсәрләрен турыдан туры язучылар берлегенә китерә ала. Караңгы чырай булмас дип уйлыйм. Ни генә әйтсәң дә, башлап язучы яшь пенсионерларга караганда, өлкән студентлар күпкә өметлерәк.

Татарстан язучылар берлегендәге түгәрәк өстәлдә катнашкан кызларның барсы да диярлек әдәби иҗат белән шөгылләнә, даны күрше республикаларда да билгеле булган “Әллүки” берләшмәсенә йөри икән. Күпләре һәртөрле эреле-ваклы бәйгеләрдә җиңүчеләр булган, кайберләре Саҗидә Сөләйманова исемендәге степендия ала. Эшләргә дәртләре дә, дәрманнары да бар. Һәм аларның язучылар берлеге эшчәнлегендә якыннанрак катнашырга теләк белдерүе дә – зур нәрсә. Бөтен өмет хатын-кызда хәзер…

* * *

Студентлар белән аралашкан арада остазлары Халисә Ширмәннең дә фикерен белештем.

— Тәнкыйть кирәк, әлбәттә. Хатын-кыз буларак, чагыштыру китерәм: аш пешергәч тә, сорыйбыз бит, тәмле булганмы, юкмы дип. Тәмле дисәләр, баш күккә тия инде, тәмсез дисәләр, нәрсә җитми, нигә тәмсез, нәрсәсе ошамый һ.б.шулай төпченәбез һәм киләсе пешергәндә тәмлерәк итәргә тырышабыз. Ә монда табадан төшкән сәнгать әсәренә автор бәя көтә. Ә бәя юк. Җәмәгатьчелек дәшми. Димәк, өч төрле фикер туа: я әсәр «ярый инде шунда» категориясенә карый, я «пешмәгән, сүз әйтеп торуның кирәге юк» дип бәяләнә. Күрәсең, язганыбыз җәмәгатьчелекне «шартлатырдай» түгел. Өченче фикер: синең әсәреңне беркем укымаган. Алай булуы да бик мөмкин.

Ә тәнкыйтьне җанландыруның юлы бик гади, минемчә: Язучылар берлеге ай саен тәнкыйть секциясе утырышында ай дәвамында басылган әсәрләргә һәм китапларга күзәтү ясап барса, алдан билгеләнгән аерым кешеләр (язучылармы алар, һөнәри тәнкыйтьчеләрме) басылып чыккан әсәрләр турында шул утырышларда чыгыш ясаса һәм ул чыгышлар матбугатта басылып чыкса, тәнкыйть үзеннән-үзе җанланыр иде. Бигрәк тә чыгыш ясаучыларга Язучылар берлеге, киләчәктә үткәреләчәк юбилей һәм бәйрәмнәрнең итәген ертып булса да, гонорар түләсә, үлгән тәнкыйть тә торып утырыр иде))) Тәнкыйтьне үстерүне мин тулаем Язучылар берлеге вәкаләте дип саныйм. Язучылар өчен, әйтик, автомобилистлар җәмгыяте эш эшләмәс бит инде. Теләк һәм конкрет эшләр генә кирәк. Ихтыяҗ бар.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.22MB | MySQL:58 | 1,107sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика