тәмәке тарту тыела
Тормыш

Тыярга икән, тыярга!


Соңгы вакытта Россия җитәкчелеге берсеннән берсе кызыклы законнар чыгара: әле тәмәке тартуны тыя, әле сүгенүне. Бу тыюлар безгә шулхәтлем ошый, матбугат чаралары уздырган сораштыруларга карасаң, бөтен халык шуны гына көтеп утырган сыман тоела. “Аллага шөкер, халкыбызның теләге тагын кабул булды”- дип уйлап куясың.

Бөтен җитешсезлекләрнең нигезендә…

Чынлап та, тәмәке тартуны тыю – хуплауга гына лаек. Шулхәтлем кыйбат хакка чир сатып алып, дөнья сасытып йөрмәсеннәр. Сәләмәтлекләре дә какшамас, акчалары да янга калыр.

Бер штук сигарет атны үтерергә сәләтле” – диләр бит. Бу сүзләрнең дөреслегенә шик юк. Ышанмасагыз, элек гөрләп торган авылларга барып, фермаларга кереп карагыз. Анда атлар калса да бармак белән генә санарлык. Алары да менә-менә аяк сузам дип тора. Барсы да шул тәмәке аркасында бит инде. Әле чынлап тикшереп карасаң, ул тәмәке атларны гына түгел, сыерларны да, сарык-кәҗәләрне дә үтерә торгандыр. Алары да бетеп бара бит авылда. Ялгыш авыл хуҗалыгы сәясәтен гаепли күрмәгез. Сәясәт булса, гомум хуҗалыкларда гына бетәр иде ул. Ә тәмәке-явыз шәхси хуҗалыкларның да бөтен мал-туарын кырып ташлаган.

Ныклап тикшерсәң, ул тәмәкенең әллә нинди зыяннары бардыр әле. Туган-үскән җирдән дә биздерә торгандыр әле ул. Сезнең авылда тәмәке тарталармы? Тарталар. Ә тәмәке тарткан урында кемнең торасы килсен?!. Мин үзем бер минут та торалмыйм. Башкалар да шулайдыр. Шуңа күрә авылларны ташлап читкә китәләрдер. Бөтенләй ташларга хуты булмаганнар, әнә, вахта белән Себергә булса да чыгып кача бит. Ә авылда карт-корылар, хатын-кызлар гына торып кала… Боларның барсына да тәмәке гаепле бит инде.

Ярый, авылы бер хәл әле. Менә шәһәргә килеп төшү белән борыныгызны сасы ис томалаганын тойганыгыз бармы? Юк инде… Завод-фабрикаларның бер гаебе дә юк монда. Элегрәк булса әйтер идегез, ә хәзер… Соң ул заводларның күбесе эшләми бит инде, СССР белән Россия чигендә туктап калдылар. Барсына да нәрсә гаепле дип уйлыйсыз?

Россия – дөньяда экологик яктан иң нык пычранган дәүләтләрнең берсе. Һавасыннан башлап су астына кадәр производство калдыклары, зарарлы химикатлар белән тулган. Бу халыкның сәләмәтлегенә зыян сала: һәртөрле гариплекләр, нәселдән кәселгә күчүче авырулар барлыкка китерә. Экологиянең пычрануына да шул тәмәке гаепле бит инде.

Игътибар иткәнегез булса, төрле даирәләрдә яшь буынның беркадәр инфантильлеге, аң-белемгә омтылышы булмау турында зарланалар. Кайберләре хәтта дипломнарны да укып-нитеп тормыйча сатып кына алалар икән, диләр. Шуңа күрә, бик күп тармакларда үзенең нәрсә эшләгәнен дә белми торган надан белгечләр барлыкка килә. Ә башкача булуы мөмкин дә түгел. Ул тәмәке тарткан ата-аналардан нинди юньле бала тусын!

Күпме җинаятьләр барлыкка килә шул тәмәке аркасында. Кич. Урамнан ялгыз китеп барасың. Ниндидер почмакта бер шәүлә пәйда була:

— Тартырга бир әле…

Ә син бүген туган кеше түгел, тозны күп ашагансың. Һәм хәзер нәрсә буласын алдан ук белеп торасың: син тәмәке кабын чыгаруга ул аны тартып алып кесәсенә тыгып куячак. Яки бер сигаретны алып колак артына кыстыргач, тагын берне сораячак, аннан тагын берне. Һәрхәлдә, аның тартырга сорауы бәйләнергә бер сәбәп кенә икәнен син инде беләсең. Һәм эшне кыскарак тотарга теләп тегенең ияк астына кундырасың… нәтиҗәдә, я сине кыйныйлар, я син кыйныйсың. Ләкин боларның икесе дә начар: кыйнасаң – судка бирәләр, кыйналсаң – хастәханәгә илтәләр…

Ә суд юлында йөрсәң дә, медицина тирәсендә дә — кайда да – эшең уңсын өчен аз гына ришвәт бирергә туры килә, диләр. Шулайдыр, халык язмышы өчен чын күңелдән тирән борчылып утырган чиновникларыбыз да тәмәке тарта башлагандыр, күрәсең. Ә тәмәке хаклары көннән-көн арта, мескен чиновник зарплатасы гына җитәрлек түгел… Кызганыч, әлбәттә.

Санасаң, озак санарга булыр иде. Илдәге бөтен җитешсезлекнең нигезендә тәмәке ятуы беркемгә дә сер түгел. Ә газиз хөкүмәтебез шуны аңлап бер законы белән бөтен проблемаларны хәл итте дә куйды.

Мәдәниятнең иң зур проблемасы

Зарланырга яраталар инде бездә. Бигрәк тә, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр.

— Русия хөкүмәтенең мәдәнияткә бик аз игътибар бирүе, акча бүлгәндә дә калдык принцибы буенча эш итүе — бу тармак хезмәткәрләрен дә, халыкның үзен дә нык борчыган мәсьәләләрнең берсе: хезмәт хаклары түбән, тузган мәдәният йортлары, клуб биналары, китапханәләр сипләү таләп итә, заманча җиһазлар, җайланмалар, автотранспорт белән тәэмин ителеш начар, әзерлекле кадрларга кытлык. Югыйсә, нәкъ менә мәдәният һәр халыкның йөзен, дәрәҗәсен билгели, бар өлкәдә уңышларның нигезе булып тора. – дип зар елыйлар алар матбугат битләрендә.

Әлбәттә, сүзләрендә бераз хаклык бардыр, утсыз төтен чыкмый диләр бит. Ләкин бу әфәнделәр иң төп проблеманы күрмиләр. Әнә шул проблеманы хәл итми торып, бернинди уңышка да ирешеп булмаячак.

Россия Федерациясе халыкларының мәдәниятын гасырлар буена тоткарлап торган иң зур проблема – сүгенү сүзләре. Лев Толстой иҗатын аласыңмы, Достоевскийнымы – барсы да фәкать сүгенү сүзләреннән генә тора. Ә Максим Горький дигәне шул темага хәтта роман әвәләгән. “Мать” дип атала. Бу, мөгаен, билгеле шагыйрьнең:”Кому на Руси жить хорошо?” – дигән соравына җавап рәвешендә туган әсәрдер.

Шушы классиклар үрнәгендә үскән бүгенге чор әдипләренең иҗаты да тоташы белән сүгенүдән тора. Аналар темасы булсынмы ул, мәхәббәт темасымы – барсы да сүгенү. Ә киноларда? Ә театрларда? Сүгенү сүзләрен төшереп калдырсаң, алар шундук пантомимага әйләнәчәк. Хәтта картиналарга да үтеп кергән сүгенү сүзләре. Бер художникның күргәзмәсендә моңа үзем шаһит булдым: рәсемнең астына “матери” дип язылган иде. Алдагы сүзен укып тормадым – оялдым. Ә бәлки, ул булмагандыр да…

Яки сез Репинның “Бурлаки на Волге” дигән нәрсәсен генә алыгыз. Без Россияны сөйрәгән кебек сөйрәп баралар… Аларны сүгенми дип беләсез мени?!.

Бу күренеш тирән фаҗига булып мәдәниятыбыз юлына аркылы яткан һәм аны берничек тә җиңеп булырлык түгел иде. Ярый әле вакытында закон кабул итеп өлгерделәр. Бу закон сүгенү сүзләреннән башка бүтән бер проблемасы да булмаган Россия халыклары мәдәниятын чын мәгънәсендә коткару булды.

Менә шуннан соң рәхмәт әйтмичә нишлисең инде ул җитәкчеләргә?!. Без бит аларны нәкъ шуның өчен сайлап куйган идек.

Әлбәттә, мәдәниятнең хәл ителәсе берничә проблемасы калды әле. Әйтик, һәртөрле спектакльләрдә теге яки бу геройның елавын тыярга кирәк. Елау ул тормышта да матур күренеш түгел. Кешенең күз яшьләрен күрү психологик яктан авыр тәэсир итә, тискәре эмоцияларга сәбәпче була. Ә сәхнәдән елаганда бу кичереш икеләтә көчәя. Әйтик, яраткан артисткаңның йөзе ямьсезләнә. Ә сәхнә — ямьсезлек урыны түгел. Төп эшең итеп сәнгать юлын сайлагансың икән, халыкның эстетик таләпләрен исәпкә алып, аның рухи ихтыяҗларына хезмәт итәргә бурычлысың.

Көлүне тыярга кирәк. Яшерен-батырын түгел, тормышыбыз һәртөрле стресслардан, уңышсызлыклардан да тора. Әйтик, син мең мәшәкатьләрдән арынырга теләп театрга килеп утыргансың. Ләкин башыңда – төрле хәстәр, уйлар, проблемалар. Һәм бер артист сәхнәгә чыгып баса да бер кайгысыз елмаеп тора. Күз алдына китерә аласызмы? Син күңелеңнән ярсып, шартлардай булып утырасың. Ә ул, кабәхать, елмая! Бу бит синең күңел халәтеңнән көлү, мыскыл итү. Я, ул тамашачысын шулай мыскыл итәргә тиешме инде?

Матур киемнәр киеп чыгуны тыярга кирәк. Әйтик, син яңа күлмәккә дигән акчаңа билет алып концертка килеп утырасың. Һәм артист чыга. Фәлән меңлек күлмәк кигән! Ужас! Моңа синең еллык хезмәт хакың да җитәрлек түгел. Ник шулай мәсхәрәли ул гади хезмәт кешесен, ник үзеңне мескен итеп тоярга мәҗбүр итә? Дөрес, соңгы арада яшьрәк кызлар кием мәсьәләсендә эконом вариантка күчте. Ләкин күбрәк акча туплагач, яки фигуралары ямьсезләнгәч, алар халыктан көлә башламас дип кем әйтәлә? Шуңа күрә, закон белән туктатырга кирәк бу мәсхәрәне.

Эшләнәсе эшләр, кабул ителәсе законнар җитәрлек, әлбәттә. Дәүләт эшлеклеләребез ярты юлда тукталып калмас, һәртөрле тыюларга сусаган халыкның теләген аяк астына салмас дип көтәбез.

Ачышлар дәвам итә

Безнең җитәкчеләребез ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә күнекмәгән. Алар һәрдаим эзләнүләр, яңа ачышлар юлында. Бу исә киләчәктә тагы да саллырак, җитдирәк тыюлар көткәнлегенә канатлы өмет бирә, какшамас ышаныч өсти.

Россиядә “придворный шут” сыманрак вазыйфаны озак еллар буена уңышлы башкарып килгән Жириновский белән бер партиядә торучы дәүләт думасы депутаты Роман Худяковның ачышы бөтен дөньяны таң калдыра язды.

Ничек тә булса илнең икътисадын күтәрүне төп максат итеп куйган Худяков озак уйланганнан соң да берни кыра алмагач, фәнни тәҗрибәләр ясауга керешә. Халык арасында иң популяр булган йөз сумлык купюраны сайлый ул үзенең гыйльми эше өчен. Һәм шушы купюраның бәһасын ничек арттырырга дип озак баш вата. Берни дә килеп чыкмагач, аптырап кулына лупа ала: зурайткыч пыяла аша саллы булып күренә ич йөзлек. Ләкин көтмәгәндә… Көтмәгәндә ул йөзлектәге Апполонның билдән түбән өлеше капланмаган булуын ачыклый. Һәм хафәгә төшә: “Коточкыч хәл бит бу! Балалар моны күрсә нишләрләр?!” Һәм ул Һиндостанны эзләгәндә ялгыш Американы ачкан Колумб хәлендә ишекле-түрле йөренә башлый. Һәм Россия балаларының киләчәк язмышы турында тирән борчылу аны йөз сумлык купюраны гамәлдән чыгару, яки дизайнын алыштыру турындагы мәсьәләне күтәрергә мәҗбүр итә.

Илең турында, аның киләчәге хакында хәстәрлекнең героик үрнәге шушы түгел мени?!. Кешенең ялангач урыннарын бары тик телевизордан һәм интернеттан гына күреп өйрәнгән балаларыбыз турында кем кайгырта алыр иде шулай?! Үзенең сәләмәтлеге хакында да уйламыйча, күзләрен талдырып лупа аша гаурәт эзләп утырырга тагы кем сәләтле Россиядә?!

Бу вакыйга халык тарафыннан киң яклау тапты һәм аның күңелен күтәрүгә дә бер сәбәпче булды. Авылда яшәүче бер түтәй үзенең кияүгә чыкмый утырып калган кызын Казанан кайткан саен: «Рәчәй депутаты, әнә, үзенә кирәкне йөз тәңкәдән дә тапкан, ә син тоташ Казанда берне табалмыйсың» — дип сүгә икән.

Ачышлар дәвам итә.

Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгында рус теле буенча БДИ нәтиҗәләренең түбән булуы турында канәгатьсезлек белдерүләр ишетелә. Моны берәүләр укытучыларның белем дәрәҗәсе түбән дип аңлатса, икенчеләр дәресләр саны аз булу нәтиҗәсе дип карый. Чит ил һәм милли телләр буенча дәресләрне кыскарту исәбенә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен арттырырга дигән тәкъдимнәр дә ишетелеп кала.

Күренүенчә, хөкүмәт безнең хакта онытмый. Яңадан яңа тыюлар белән сөендереп тора. Димәк, ул әле татар теле укытучыларын да, милләтебезнең башка өлкәләрен дә искә төшерер. Ә без сабыр гына көтик тә, бөтен тыюларны сабыр гына кабул итик. Сабырлык – сары алтын диләр бит…

Ташламалар!

1 китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
2 китап алсагыз — 10% 
3 китап алсагыз — 15%
4 китап — 20 % 
5 китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23MB | MySQL:64 | 2,988sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика