пенсия яшенә җитү
Тормыш

Туган көн


— Туган көнең белән, туган!
— Туган көнең белән!
— Максатка ирештек бит, туган! Пенсия яшенә җиттек бит, тәки.
Гали бокалын Вәлигә сузды. Чәкәштерергә. Вәли аңа игътибар итмәде, ул кордашының сүзеннән бик нык тетрәнгән иде.
— Карале, малай, чынлап та шул яшькә килеп җиттек бит, ә! Ә бит теге елларда моңа бер дә ышанасы килмәгән иде… Унбер яшьтәш идек бит, берсе дә калмады… Без генә…
— Үзләрен сакламадылар. Аракы эчтеләр, тәмәке тарттылар. Дөнья көттеләр. Вәт шулай булгач, озын гомер какян килсен ди инде.
— Бәхетле булдылар, — дип көрсенде Вәли, — Бу көннәрне күрмәделәр.
Сүзнең тирәнгә керү мөмкинлеген чамалап Гали тагын бокалын чәкәштерергә сузды:
— Әйдә әле, туган. Үзебез өчен берне йотып куйыйк. Туган көннәребез белән!
— Юк, үзебез өчен өлгерербез. Әйдә, яшьтиләр рухына.
— Алайса, чәкештермибез инде, — Гали бокалын күтәреп куйды. Вәли аңа иярде. Эчте дә гадәтенчә «Һуу!» — дип чыраен сытып, җиң чите белән авызын сөртеп алды. Чүт кенә: «Каты, зәһәрең…» — дип әйтми калды. Нишләтәсең инде аны, гадәткә кергән инде, шайтаның. Гомер буе Сукыр Саимәнең сәмәгүнен эчеп…
Ә әле алай дияргә ярамый иде. Бокалларда су иде. Боларның күптән инде бокалга катырак эчемлек салганнары юк, максатлары — пенсия яшенә җитү иде.

Бөтен авыл кешесенеке кебек көннәре бер төслерәк иде. Икесе дә иртән иртүк торып биш минутлык гимнастика ясап ала, аннан соң бодай боткасы ашап, мәтрүшкә эчкәч «ат менеп» фермага китәләр…
Эшкә түгел. Гадәт буенча. Ферманың таралганына биш былтыр инде, аруырак такта-кирпечләрен дә күптән урлап бетергәннәр. Шунда очрашалар да бераз яшь чакларын искә төшергәч, МТМ-га чыгып китәләр. Анда да беркем юк. Тимер-томыр да юк, күптән металл җыючыларга тапшырып бетергәннәр. Элек гөр килеп торган машина-трактор паркы урынында берәүгә дә кирәге чыкмаган нигез ташы кисәкләрен генә очратырга була. Тирә-ягын шайтан таягы басып киткән.

Шул рәвешле төшкә кадәр үзләренең эш урыннарын барлап чыгалар. Усак басып киткән яланнарны әйләнәләр — элек көтү көткән җирләрне, Елганың малларны сулауга төшерә торган урыннарын читтән генә карап торалар — хәзер анда аяк баскысыз әрәмәлек. Аннан соң ипләп кенә авыл урамына керәләр. Билчән, алабута, тагын әллә нинди котсыз үләннәр арасыннан салынган сукмак буйлап кире кайталар. Кайвакыт зиаратка кереп, каберләрне чистартып чыгалар. Кайчак чалгы, кайчак көрәк тотып урамны чистарталар…
Галиләрнең капка төбенә җиткәч, икесе берьюлы «тррр» — дип куя. Аннан соң аттан төшкән хәрәкәт ясый. Йөгәнне капка баганасына бәйли. Һәм икесе дә берьюлы эскәмиянең ике очына килеп утыра. Бу — боларның гадәтенә, канына сеңгән. Ә чынында бернинди ат та юк. Ат тормышларында гына түгел, хәтта хыялларында да юк. Хыял үзе дә юк.

Пенсия яшенә җитү — хыял түгел. Ансы — максат. Моннан бик күп еллар элек алар унбер яшьтәш иде. Пенсия яшен озайту турында сүз чыккач, барсы да пенсиягә чыгып ун ел яшәргә ант иттеләр. Ләкин… Бу яшькә җитә алучылар Гали белән Вәли генә хәзер. Авылның иң өлкән ир-атлары. Монсы инде хыял түгел.
Асылда, алар күптән инде бер кайда да эшләмиләр, авылда эш юк иде. Чынлабрак уйлап карасаң, авыл да юк иде. Кайсы зиаратка, кайсы — яшәү шартлары уңайлырак урыннарга күчеп беткәнлектән, авылда шушы ике карт Гали белән Вәли генә торып калган иде. Карчыклары — зиаратта, балалары шәһәрдә иде. Болар ике күрше, ике яшьтәш икесе бер авыл булып яши иде.

Бүген икесенең дә туган көне иде…
«Туган көнең белән!»
«Әйдә, яштиләр рухына…»
Алар чәкәштерми генә бокалның төбенә төштеләр.
— Карале, малай, пенсия яшенә җитүен җиттек тә ул, ә безгә кем пенсия акчасы бирер икән? — диде Вәли, беркадәр дәшми торгач, — Инде ничә ел бит бер кайда да эшләгәнебез юк.
— Белмим шул, туган, — дип көрсенде Гали, — Тирә-як авыллар да безнеке хәлендә бит хәзер. Район үзәгенә барырга кирәктер инде. Шунда беләләрдер.
— Бирерләр микән соң?
— Бәй, эш булмавына без гаепле түгел бит, авылны үзләре таркатты. Бирергә тиешләр.
— Акчасыз яшәргә өйрәндек инде, бирмәсәләр дә ярый. Шул яшькә җитүең дә бер бәхет бит әле ул.
— Телевизорны кабызып карыйк әле…
Гали генсек заманыннан калган «Рассвет» телевизорын кабызып җибәрде. Күрсәтә иде. Бәхетләренә каршы, нәкъ менә яңалыклар тапшыруы бара.
— Кичә Президентыбыз үзенең рәттән унынчы срокка сайлануы хөрмәтенә юбилей тантанасы уздырды… — диде экрандагы чибәр ханым һәм шундук икенче темага күчте, — Россиянең халык депутатларына гуманитар ярдәм йөзеннән, пенсиягә чыгу вакытын йөз яшькә җиткерергә дигән карар кабул ителде… Сез кыскача яңалыклар белән таныштыгыз, тулы мәгълумәт рекламадан соң…

…Кайчандыр бик алдынгы булып, хәзер инде куе урманнар арасында калган Ленин исемендәге колхоз биләмәсеннән ике җан сөйләшә-сөйләшә күккә күтәрелә иде.
— Ярый әле закон гамәлгә кергәнче үлеп котылдык, югыйсә, тагын утыз биш ел интегәсе була иде, — дип елмайды Вәлинең җаны, — Ярый әле телевизорны ачтым…
— Шулаен шулай да ул, тик менә пенсия акчасын тотып карап булмады.
— Максатка ирештек, малай, пенсия яшенә җиттек. Шунсы бәхет. Ә акча…
Марат Кәбиров

------------
WordPress: 24.16MB | MySQL:56 | 1,512sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика