үлчәү
Тормыш

Үлчәү


Әйбәт малай иде инде ул. Эчәргә ярата торган. Әйбәт кешеләрнең һәрвакыт берәр кимчелеге була. Һәм алар аны күрсәтүдән курыкмыйлар. Чөнки беләләр, халык гафу итәчәк, чөнки әйбәт яклары күпкә әйбәтрәк. Ул үзенең әйбәтлеген белмәгән кеше генә кимчелеген гел яшерергә тырыша. Бүтәннәр арасында яхшы булып күренәсе килә. Ә бу андый түгел иде. Бу җырлаган кебек яши иде. Әйтик менә Салават… яки Илһам… авыл уртасына чыга да җыр сузып җибәрә… Кеше башта аптырый инде… Соңыннан моң тәэсиренә бирелә… Җырга иярә… Кайберләре әле чынлап та кушылып җырларга тырыша башлый… Ә моның яшәве шундый иде. Тормышы. Ихлас. Якты. Ярдәмчел. Моң ярата торган. Моң яратмый торганнарны моңсыз диләр. Моңсыз кешеләр моның янында әллә кайдан аерылып тора, хәтта күзенә дә күренмәскә тырышалар иде. Тик бер җитешсезлеге бар иде — эчәргә ярата.
Минем кебек үзе дә бераз хәйямләнергә яраткан кеше өчен бу җитешсезлек түгел, хәтта өстенлек тә иде. Күп эчә, тиз исерми. Табыш инде. Үземә тиң шәхес. Гасырлар буена сөйләшеп, бәхәсләшеп утырырга мөмкин. Тәнәфес рәвешендә сугышып алырга да була. Аннан соң тагын дәвам итәргә. «За победу!» — дип. Монда кем җиңүе мөһим түгел. Бер-береңнең булуын тою мөһим. Әгәр ике ахмак сугыша икән, кайсы ахмак җиңүе мөһим түгел.
Менә хәзер сезнең кимсетәсегез килә инде. Безнең кимчелекләрне күпертеп күрсәтергә телисез. Бар инде ул җитешсезлекләр. Һәр әйбәт кешенең ким дигәндә берәр кимчелеге булырга тиеш. Кимчелеге юк икән, димәк ул бик үк әйбәт түгел. Бер җитешсезлеге дә күренмәгән кешедән качарга кирәк. Ә безнеке… Ялгыша, дисез инде сез… Эчәргә дә, сугышырга да ярамый дисез. Тик эчмәгән килеш сугышып булмый. Сугышып яра алмагач, эчәсе дә килми. Я җиңмәгәч. Бернинди нәтиҗә дә чыгармагач, ни дип авыз пычратып утырасың инде? Дөньяң түгәрәк. Син үлгәнсең. Хәрәкәтләнмә. Мәетләргә селкенергә ярамый. Тормышның аның үз җае бар. Бәрәңге мае шикелле.
Без аның белән дус түгел идек. Дуслык ни инде ул. сиңа эндәшәләр, син эндәшәсең, нәтиҗәдә нигәдер өлгәшәсең. Хәзерге замандагы дуслык ул бергә урлаган виләсәпитне икәү йөрткән шикелле. Икәү йөртеп булмый аны. Әгәр бер-береңә атланмасаң. Ә атланыша башласаң, дуслык бетә, мәхәббәт башлана. Яки нәфрәт.
Без бер-беребезгә кирәкле кешеләр идек. Әйе инде, эчәр өчен. Тик без эчүне зур кимчелеккә саный һәм шул кимчелене бераз аклар өчен бик күп эшли идек. Эшләргә кирәк. Эшләми эчүчеләр алкашка әйләнә. Эшләмәгәннәрнең эчәргә генә түгел, ашарга да хакы юк.
Көтмәгәндә шул дус үлеп китте. Эчәргә яратучылар озак яшәми. Без үзебезнең кайчан да бер үләсебезне белә идек. Үзенең кайчан да бер үләчәген күпләр белми. Күпләр үзен мәңгелеккә килгәнмен дип уйлый. Без алай түгел идек. Ләкин без үлемне көтми идек. Көтмәгәндә килгән үлем генә кешене бәхетле итә ала. Ә без хәтта шуны да белә идек.
Менә шул кешенең үлчәме миндә калган. Нәрсәдер эшләгәнбез инде, нинедер үлчәгәнбез. Бәлки, эчкәнбездер дә. Тик эш анда түгел. Үлчәү миндә калган. Кеше үзе бу дөньядан киткән, ә үлчәвен калдырып киткән. Белмим ни өчен икәнен. Бәлки, мин үз авырлыгымны, яки гомеремне… җанымның күпме торганын үлчәсен өчендер. Ә бәлки, болай гынадыр… Югыйсә, бик үлчәнеп тә яткан юк иде инде… Бу дөньяда «вес имею» дип яшәүчеләр дә бар. Тик без андый түгел идек. Ни аерма инде… Ул «вес»ның да күпмесе җан, күпмесе ит бит әле.
Ә бер карасаң, бу ниндидер мәгънәгә дә ия сыман. Кемнәндер җир, кемнәнде җыр кала. Кешеләр бу тормышка барыбер нәрсәдер калдырып китә. Барсын да үз үлчәме белән үлчәп яши дә кеше, үзе китә, ә дөньялыкта нәрсәседер торып кала.
Моннан үлчәү калган…
Үлчәнеп карыйбызмы?



Добавить комментарий

WordPress: 28.72MB | MySQL:124 | 1,807sec
Рейтинг@Mail.ru