pohudenie
Тормыш

Ябыгу серләре


Ябыгу хәзер модада, ябыгырга теләмәгән бер генә кеше дә юк. Центнер ярымлык түтәйләрдән алып утыз килодан артык кызларга кадәр ябыгу хәстәрен күрергә маташа. Кайберләре уңышка да ирешә. Ә кайберләренең ташлаган авырлыгы изгелек шикелле берсе биш булып кире әйләнеп кайта. Мескен хатын-кыз тагын яңа ысуллар, методикалар үзләштерергә тотына, яңа дарулар эзли. Замана модасыннан калырга ярамый. Атлап барганда сөякләрең шалтыраган тавыш чыкмый икән, димәк, син бүгенге заманның матурлык эталонына туры килмисең.

Ябыгу догасы

Ябыгу догасы эзләүчеләр дә бар икән. Бу хакта Мөхәммәт пәйгамбәр үзе ишетсә ни дип әйтер иде, билгесез. Әмма ябыгу өчен дога эзләүчеләр бик күп икән интернетта. Моны очраклы рәвештә генә белдем, әлбәттә. Догаларның үзләрен табып булмады. Тапсаң бик җайлы нәрсә булмакчы иде инде. Рәхәт бит, дога укыйсың да ашыйсың, ашыйсың да дога укыйсың. Һәм шул рәвешле ябыгасың. Бернинди көч куясы юк.
Ә чынлап әйткәндә… Әби-бабаларның кәлҗемә ашар өчен тилмергәнен исәпкә алсаң, мул табынга утырган саен ходайга рәхмәт әйтеп дога кылырлык. Без бәләкәй чакта уеннан кереп аш суктыра башласак өлкәннәр: «Туктап тор әле балам, нәрсәңнедер оныттың бит» — ди торганнар иде. Без беркадәр уйланып торгач кына искә төшерәбез. Бисмилланы әйтергә онытканбыз икән. Бу очракта да шул хәл искә төшә. Бәлки, ябыгу эпедимиясен тудыручы төп сәбәп бисмилланы онытудыр?

Артистлар ничек ябыга?

Болай дип сораучылар күп. Гастрольләрдә йөргәндә: «Карале, Фәлән Фәләнова ничек ябыккан ул? Төгән Төгәнова паластик операция ясаткан мени?» — шикеллерәк сораулар белән үземне дә йөдәтеп бетерәләр иде. Матбугат чараларында да, интернетта да андый сорауларны еш ишетергә туры килә. «Артистлар ничек ябыга ул?» — дип аптырый халык. Кайбер артистлар сәхнәне могҗиза чыганагы итеп күрсәтергә тырыша: сәхнәдә хәрәкәтләнү, тамашачы белән аралашу симерергә ирек бирми һәрвакыт «формада торырга» булыша, дип җиппәрәләр. «Юк, минем беркайчан да диета-фәлән белән изаланганым юк, ходай үзе шундый матур итеп яраткан…» — сыманрак җаваплар да ишетелә. Соң, шуңа да артист бит инде ул. Сәхнә артындагы серләрен синең кебек гади адәм баласы белән уртаклашып утырса, артист була алмый ич инде.
Кайберләренең сүзе дөреслеккә якын килә. Ләкин җаваплары һәрвакыт бер төрлерәк: «Диетада утырам, җиләк-җимеш, яшелчә, тавык түше ашыйм. Ипи, бәрәңге, майлы һәм баллы ризыкларга якын килмим. спорт белән шөгыльләнәм, җәяү күп йөрим, иртә-кичен йөгерәм.» Җаваплар бик ихлас булган очракта шул чамарак була.
Бәлки, дөресе дә шулдыр инде аның. Ябыгу өчен нибары нәфсеңне тыярга, ялкаулыгыңны җиңәргә генә кирәктер. Ләкин сәхнә йолдызларының мондый дөреслеге канәгатьләндерми, алардан ниндидер сихри сүз ишетәсе, могҗизави рецепт аласы килә.
Шуңа сүзләрен тыңлагач: «Юктыр ла, берәр яшерен һәм бик кыйммәтле ысулын тапкансыздыр,» — дигән уй тыпырчынып куя. Соң нишләтәсең инде, ябыгу рецпты көтми алардан күңел, могҗиза көтә.

Ябыгу өчен диеталар

Тары, солы, карабодай…

Бер район гәзите сайтында менә мондыйрак рецепт күзгә ташланды:
«Ябыгу өчен карабодай боткасын суда гына пешереп, майсыз-нисез ашарга кирәк икән. Карабодай ярмасында тәнгә май йоктырмаучы матдәләр бар. Дәвалау курсы бер атна. Карабодай боткасын бавыр, эчәк-ашказан, авырулары көчәйгәндә дә ашау бик файдалы. Ул йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеген җайга сала, мускулларны ныгыта, тәннән һәртөрле шлакларны куа.»
Икенче район гәзитендә дә нәкъ шундый ук рецепт язылган. Ләкин анда тары боткасы диелгән. Өченчесендә ул дөге, дүртенчесендә солы боткасына әйләнгән. Кыскасы, ябыгырга теләсәң нинди дә булса ботканы суда гына пешереп, майсыз-тозсыз-тәмләткечсез килеш икмәксез-нисез бер атна дәвамында ашарга кирәк.

Банан, кишер һәм башкалар…

Көненә кило-кило ярым банан гына ашап бер атна чамасы торырга. Чәй — сөтсез һәм шикәрсез булырга тиеш. Ә иң яхшысы — көненә ике литр чамасы су эчү. Бу очракта, гадәттә, көн саен бер кило авырлык югала икән.
Банан дигәч, кишер дә искә төште әле. Кайдадыр кишер диетасы да күзгә чалынган иде. Анда да нәкъ шулай диелгән. Көненә 1-1,5 кило кишер ашап кына торырга. Шундый ук кавын, карбыз диетасы да бар икән. Монда да кавын яки карбыз ашап, су эчеп кенә торырга кушылган. Эзли торгач, шундый ук тәртип белән кулланыла торган кәбестә, кыяр, чөгендер диеталары да табылды. Кыскасы, бу да нәкъ ботка диеталары шикелле. Нинди дә булса җиләк-җимеш, яки яшелчә ашап су эчеп бер атна чамасы торырга кирәк. Минем бер таныш бар: ул диетага болай утыра — гадәттә ашый торган нәрсәләрен ашый ул, шуның өстенә кило ярым банан да ашап куя. Алай дөрес түгелдер инде ул, савабы аз буладыр.

200 грамм

Соңгы вакытта бик популярлашып киткән тагын бер диета бар. Ул «Өч сәгатькә ике йөз грамм» дип атала. Бу инде төшерергә яраткан ир-атларның «сәгать саен йөз грамм» дигән принцибы шикеллерәк. Бик симертми торган ризыкларны 200 грамнан арттырмыйча гына өч сәгать саен ашап торырга кирәк. Тәүлегенә 1,5-2 литр сыекча эчәргә. Бары тик шул гына. Ризыкка әлләни чикләү юк, ләкин өч сәгать саен икешәр йөз грамм торт суктырып кую мәҗбүри түгел. Көненә 5-6 тапкыр ашагач, әлләни кыенлык тудырмый, организмга бик көч килми. Шулай да йөкле ханымнарга, күкрәк баласы булганнарга һәм ашказан-эчәк авырулары белән интегүчеләргә киңәш ителми.

Мин монда кызыклы тоелганнарына гына тукталдым. Әгәр чынлап та файдалы диеталар белән танышырга теләсәгез, менә бу сайтта бик күп нәрсәләр таба алырсыз. Монда ябыгуның барлык чаралары да бар — шушы сайтта

Татар телендә менә бу сылтанмалар буенча бик кызыклы диеталар таптым. Дәртегез булса, кулланып карагыз.

Интертат — Диеталар тупланмасы
Шәһри Казан — Биш кашык диетасы

Ябыгу турында китаплар

Ябыгу турындагы китапларның иге-чиге юк. «Боларның кайсын укыйм икән?» — дип уйланып утырсаң да берничә килога ябыгырга мөмкинсең. Ләкин алай итүчеләр күп түгелдер. Бу җәһәттән мин берничә яхшы китап тәкъдим итә алам. Кайберләрен таныш-белешләрем кулланган һәм бик мактап телгә алдылар. Кайсылары… Соңгы икесе турында интернетта яхшы фикерләр бик күп булган өчен керттем. Бу китапларның барсы да Литреста — түләүле. Ләкин иң кыйммәт дигәне дә нибары бер кило колбаса бәясе тора.

1. Пьер Дюкан. «60 дней с доктором Дюканом«

2. Аллен Карр. «Легкий способ сбросить вес«

3. Александр Кондрашов. «Доктор Борменталь. 100 и 1 шаг к вашей стройности. Просто, эффективно, доступно«

4. Зоя Богданова. «Ешь. Читай. Худей!» (Практическое пособие, как есть все подряд, жить в удовольствие и оставаться здоровой и красивой)

5. Гэри Таубс. «Почему мы толстеем. Мифы и факты о том, что мешает нам быть стройными«

Мин ябыгырга ниятләсәм, мөгаен, соңгы китаптан башлар идем. Монда кеше ни өчен симерә, ни өчен бик күп диеталарның файдасы тими, артык авырлыктан котылу өчен иң беренче чиратта нәрсә эшләргә дигән сорауларга җавап бар.

Ябыктыручы дарулар

Ябыгырга теләүчеләр күп булгач, ябыктырырга теләүчеләр дә арта бара. Шуңа күрә интернет тулы һәртөрле методикалар, аудио һәм видео язмалар тәкъдим ителә. Ә даруларны инде әйткән дә юк. Берничә ел элек кенә «Ягода Годжи» дигән нәрсә бик модада иде. Аны инде бик күпләп саттылар, бик күпләп алдылар да. Ләкин тикшерә торгач, бу ябыктыра торган нәрсә булып чыкмады. Бөтен әгъзаларга да файдалы, бөтен сырхауларга да дәвалы бер җимеш булып чыкты. Безнең мәтрүшкә шикеллерәк инде.
Аннан соң яшел кофе (зеленый кофе) хакимлеге башланды. Моны телевизордан да, башка матбугат чараларыннан да рекламаладылар. Фәләнешәр меңгә сатып алып ябыгучылар да булды бугай. Ләкин хәзер аны бик могҗизави нәрсә түгел, ә гап-гади кофе дип бәялиләр. Кара кофе — кыздырылган була, монсы — кыздырылмаган. Шуңа күрә аны интернет-кибетләрдән дә, аптекалардан да түгел, ә гади кофе кибетеннән алырга кирәк — күпкә арзангарак төшәр. Ә болай майны кисә, ябыктыра торган матдәләрдән бөтенләй үк мәхрүм нәрсә түгел.
Липоксин дигән препарат хәзер бик модада. Ләкин игътибар беләнрәк карасаң, монсының да лимон, апельсин, тагын берничә җимеш кабыгыннан ясалган он сыман нәрсә икәнен күреп була. Зыяны юктыр инде, күрәләтә агу сатарга берәүнең дә башы ике түгел. Болар мөгаен сезнең үзегезне түгел, ә кәшилүгегезне ябыктыру өчен кулланыла торган дарулардыр.
Ябыктыра торган даруларга күзәтү ясагач, барсын да хурлау дөрес булмас иде. Бик мактала торган берничә препарат бар. Әллә сатучылар үзләре мактатып ята, әллә чынлап та кулланучылар канәгать — монсын төгәл генә белерлек түгел. Кызыксынуыгыз чын булса, үзегез төбенә төшәрсез.

Let Duet
Ябыгу өчен уникаль биокомплекс дип тәкъдим ителә. Матдәләр алышынуын көчәйтә, май җыелуны туктата, аппетитны киметә. Күбрәк белергә теләсәгез , рәсми сайты — монда.

TALIA
Метоболизмны тизәйтә, май катламнарын яндыра, матдәләр алышынуын көчәйтә. 100% табигый матдәләрдән тора. Рәсми сайты шушы сылтанма буенча.

Gardenin FatFlex
Монсын инде бик мактап, ябыктыра торган инновацион препарат дип тәкъдим итәләр. Аппетитны төшерә, шикәр кимәлен төзәтә, матдәләр алышынуын активлаштыра. Тагын әллә нәрсәләргә файдасы бар. Өстәвенә, монсы бик арзан да әле. Чынлап кызыксынсагыз, бөтен мәгълумәт — шушында.

Ябыгу өчен дарулар әлбәттә моның белән генә бетми. Кайберләре турында тискәре фикерләр бар, кайберләре «ябыктыра торган шоколад», «ябыктыра торган мармелад» дип атала. Ничектер җитди яңгырамый, шулай бит. Ачыктан-ачык лохотрон булып тоелганнары да төшеп калды. Боларының да кемгә файдасы тия, кемгә тимидер әле. Мин врач түгел, рецепт язып утырмыйм. Барсы да — мәгълумәт өчен генә.
Тагы бер нәрсә, рекламада ничек матур яңгыраса да бу препаратлар үзеннән-үзе ябыктыру көченә иядер дип уйламыйм. Барыбер дә рационны беркадәр чикләргә, физик эшчәнлекне арттырырга кирәк буладыр. Ничек итеп бассаң да шул бер тырма ич инде ул ябыгу дигән нәрсә.

Белгеч киңәше

Шулай ук Шәһри Казан гәзитендә Казан дәүләт медицина академиясе эндокринология кафедрасы доценты Татьяна Никишова менә мондый киңәшләр бирә:

– Ябыгырга телисең икән, иң элек үз алдыңа максат куярга кирәк. Зур теләк кирәк, чөнки бу зур көч, үҗәтлек таләп итә торган нәрсә.
Икенчедән, тормыш рәвешен беркадәр үзгәртү таләп ителә: анда дөрес туклануга, физик күнегүләргә урын табылырга тиеш.
Ризыкның 50-60 процентын углеводлар тәшкил итсен. Углеводны клетчатка (яшелчә һәм җиләк-җимеш) белән кабул итү отышлы.
Ябыгырга теләүчеләр бәрәңге ашамаска тиеш диючеләр бар, ашарга ярый, тик аны яшелчә, әйтик, кыяр, кәбестә, яшел тәмләткечләр белән кушып ашасаң, бөтенләй зарары юк. Рационның 20 процентын – аксым, 10 процентын май (терлек һәм үсемлек мае) тәшкил итсен. Шуны да онытмагыз: 1 аш кашыгы үсемлек маенда 200 калорий бар. Аны артык күп куллану бик файдалы түгел. Ризыкны аз-азлап, әмма ешрак ашагыз. Алай иткәндә, ашыйсы килү теләге көчле булмый, һәм сез бер утыруда күп итеп ашарга өлгермисез.
Физик күнегүләр ясау, әлбәттә, мәҗбүри. Ләкин моны сәгатьләр буена туктаусыз рәвештә тренажерда шөгыльләнү дип уйларга кирәкми. Сәгать ярым чамасы җәяү йөреп тә, майларны юк итәргә була. Атнасына, ким дигәндә, ике-өч тапкыр спорт белән шөгыльләнегез. Көн саен булса, тагын да яхшырак. Ябыгам дип, бик авыр физик күнегүләргә көчәнергә кирәкми. Кич белән ашарга ярыймы, дип сорыйлар. Ярый — йокларга ике-өч сәгать кала.
Күпләр тиз ябыгырга омтыла. Ашыгырга ярамый, тиз ябыгу – организмга көч китерә. Ябыгу акрынлап һәм нәтиҗәле булырга тиеш.

Гәүдә авырлыгы формуласы

Карагыз әле, бәлки сезгә бөтенләй ябыгырга кирәкмидер. Кешенең нормаль авырлыгын ничек билгеләргә соң? Әгәр буең 170, авырлыгың 70 икән, бу нормаль дип исәпләнелә. Элек шулай иде. Хәзер галимнәр нормаль авырлыкны билгеләгәндә кешенең яше дә исәпкә алынырга тиеш дип исәпли һәм менә мондый формула тәкъдим итә:

Гәүдә авырлыгы = 50 + 0,75 (Б — 150) + (Я — 20) : 4
Б — кешенең буе (см)
Я — кешенең яше

Буегыз — 160 см, ә яшегез 40-та икән, менә болай исәпләнелә (Башта җәя эче һәм тапкырлау-бүлү гамәлләре эшләнелә.):

1. Беренче гамәл
160-150 =10
0,75Х10=7,5

2. Икенче гамәл
40-20 =20
20:4=5

3. Җәя эчләрен исәпләп тапкырлау-бүлүне эшләгәч, менә мондый гади саннар кала:
50+7,5+5=62,5

Әгәр сез кырык яшьтә, һәм озынлыгыгыз 160 сантиметр икән, авырлыгыгыз 62,5 кг булырга тиеш.

Гәүдәңнең заман стандартларына ярашлымы-юкмы икәнен чамалауның тагын да бер гади ысулы болай: хатын-кызның бил әйләнәсе – 78 сантиметрдан, ир-атныкы 92 сантимтрдан узмаска тиеш.

------------
WordPress: 24.13MB | MySQL:56 | 2,192sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика