Язучы җавап тота
Тормыш

Язучы булсаң, әйт әле…


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Бездә язучыдан да кызыклырак шөгыль юк бугай. Мәгариф министрлыгында ниндидер үзгәрешләр булса да “телебез бетә бит, халкыбыз бетә” дип язучыларны сүгәләр, шәһәр төзелеше буенча аңлашылмаучылык чыкса да “тарихи мирасыбызны сакламыйлар” дип язучыга бәйләнәләр. Бюджет акчасына китап чыгаруда да, әдәби премия алуда да аны гаеплиләр. Һәм сорауларның да иң зәһәрен язучыга бирәләр: ” язучы булсаң, әйт әле…” – диләр. Менә шундый сорауларның берничәсен сезгә тәкъдим итәм. Мин аларга җавап табалмадым, сез дә эзләмәгез, яме…

Мин бай була алмыйм инде, ансы…

Менә энем сине язучы диләр, китабыңны укыган кешеләр мактап сөйли. Шулайдыр, ансы. Үзем укый алмадым, минем өчен язмыйсың син. Миңа гадиерәк булсын, үзем кебек. Син менә бер генә соравыма җавап бир, шуннан күренер кем икәнең. Дәүләт дип сөйлиләр бит инде. Менә без дә гомер буе шул дәүләткә эшләдек. Вәт, син әйтеп бир миңа шул дәүләтнең нәрсә икәнен. Тукта, энем, тукта… Әйтәм бит, гади генә итеп төшендер син.
Эш башы менә болай, энем. Пример, мин гомер буе дәүләткә эшләдем. Карчык белән бергәләшеп, от звонка до звонка дигәндәй. Болай үзем бик расхутлы кеше түгел мин, бер кәчтүмне ун елга җиткерәм. Куфайка бик чыдамый инде ансы, елына икәү китә. Вәт ике куфайкы, бер пар резин итек, бер пар сачинкы, бер пар галуш… Әлләни расхуд чыкмый, шул чама гына.
Ашау ягына да бик күп китми, бәрәңге үзебезнеке, ите-сөте дә үзебездән инде… Артканын гел дәүләткә тапшырып бардык… Тапшырдык инде дәүләткә, барсын да тапшырдык… Минлеген дә, себеркесен дә бәйләдек, печән дә чабып бирдек, кычытканына кадәр төяп озаттык. Нәрсә?
Юк, алай димим. Нигә мин бай түгел димим. Хезмәт хакы да гомер буена шул чама булды, пенсия дә җитәр-җитмәс кенә. Шулай булгач, мин бай була алмыйм инде. Ансы факт. Менә син миңа шуны әйт, ник бу дәүләт бер дә баемый, ә?

Мамонт сөяге дә табыла бит…

Кеше хәзер үзенең шәжәрәсен төзи бит. Турыдан-туры ханнарга килеп чыгалар. Минем андый адәм түгеллегемне беләсең. Безнең бабай бик бай кеше булган бит революцияга кадәр, беренче гильдия сәүдәгәре. Алар бөтен татарда санаулы гына кешеләр. Революциядән соң, нэп чоры – аның улы инде, тагын баеп киткән. Раскулачиваниега эләккән.  Бөтен мөлкәтен тартып алганнар, үзен… ярый инде… болай да аңлыйсың, Акбабайны язган малай бит инде син. Менә шуны әйт әле миңа. Ул байлыклар кая булган соң ул? Берәр кайчан табылырмы алар? Үзем өчен димим, миңа күп калмаган инде. Оныкларыма булса да? Мамонт сөякләре дә бер табыла бит?

Нәрсә сорамакчы идем әле…

Булдымы, бырат, язып алдыңмы? Тагы дисеңме… Тукта, ә нәрсә өчен язасың әле син бу такмакларны? Стукач-фәлән түгелсеңдер бит? Ә мин аларны үзем чыгармадым, поезда килгәндә кемнәндер ишеткән идем. Шул гына. Нәрсә? Кит әле, нинди язучы буласың инде син. Көлдермә әле, бырат. Минем кебек гади бер вахтовик бит инде. Исемең кем? Ә шулай мени? Укыганым юк шул. Чукча не читатель, чукча – писатель, ха-ха… Ярый инде, чыраеңны сытма, минем сестренка укый сине…
Чукча дигәннән… Язсаң, алай дип язма инде син… национализмда гаепләмәсеннәр… Хәзер бик каты ди бит ул мәсьәлә. Нефтьне элек “кара алтын” ди торганнар иде бит. Кара тәнлеләрне әбижәйт итмәс өчен хәзер болай дип әйтергә ярамый икән. Нефть турында язсаң, “кара алтын” дип яза күрмә, “тагы бер алтын” дип яз. Чукча дип тә язма. Ну ансын “тагы бер халык” дип булмый, канишны. Бүтән сүз тап. Шуңа язучы бит син.
Ә-ә-ә, нәрсә сорамакчы идем әле… Менә шул чу… ну, себернең төп халкына дәүләт акча түли икән, җирендә газ, нефть чыккан өчен. Ару гына сумма алалар, ди. Бездә дә чыга бит инде ул. Син язучы булгач беләсеңдер әле, бездә күпме түлиләр икән?

Тешләр бетте инде бу себердә…

Юк, абый, озын акча эзләп килмәдем мин монда. Үзең аңлыйсың бит инде дөнья ничек икәнне. Яхшы кием кирәкме, кирәк. Текә телефон кирәк. Телефон ул сиңа сөйләшер өчендер, ә бездә ул визитка сыман. Әйтик, кызлар белән сөйләшәсең… биш йөзлек “билайн” трубкасын күрү белән отшивать итәчәк ул. Үзеңә дә оят. Ә айфон – башка мәсьәлә. Бу статус. Ә аны ничек аласың? Кредитка инде. Ул кредитны түләр өчен икенче кредитка керәсең. Аннан тагын…
Килеп терәлгәч, Себергә чыгып китәсең. Ну, монда да өеп куймаганнар. Эшләсәң, була ансы, зарланырлык түгел. Кредитларымны түләп бетердем менә. Машина да алырмын дигән идем дә – булмый, кайтырга туры килә.
Озакламый кайтам. Суы ярамый, тешләр коелып бетте. Теш куйдырырлык кына ача юнәтәм дә кайтам. Карале, син язучы булгач, танышларың күп бит инде. Аена кырык-илле мең чыга торган берәр эш таба алмыйсыңмы? Для начало, утыз биш кенә булса да ярый. Криминал булмасын только. Криминал кирәкми. Тап әле, пажалуйста. Табасыңмы?

Даһилардыр инде алар шундый…

Мин менә бик төшеп калган кеше дә түгел. Мактаулы исемнәре, күп хезмәт биреп алынган дәрәҗәләре булган кеше бит инде. Күрер күзгә артык гади дә дип булмый. Эшләгән урыным да ярамаслык түгел, матур яңгырый, абруйлы да кебек. Зарплатасы да айныкы айга җитеп бара. Ничек җитеп бара дип. Квартпата түлим, мөһим кием-салымны алам, ашау-эчүгә җитә. Һәм… шуның белән бетә дә.
Юк, зарланып әйтмим моны. Аллага шөкер, шунсыннан да язарга калмасын. Ишетеп-күреп белеп торабыз бит, төрле язмышлар бар. Бәла-казадан сакласын ходай.
Шулай да кайвакыт сәерсенеп куям. Менә мин ярты гомерен җитди хезмәткә багышлаган кеше артык акча җыя алмыйм, ә борын асты да кибеп бетмәгән бала-чага миллион ярымлык иномарккаларда җилдерә. Шундый даһи талантмы соң алар, акыл иясеме? Ил өчен, халык өчен шулкадәр күп файда китергәннәрме? Язучы булсаң әйт әле син менә, кеше ничек яши соң ул, каян таба?

* * *
Сорауларны тагын бер карап чыктым да кызык булып китте. Бу дөньяда язучы өчен демократиядан да авыррак режим юк бугай. Кеше үзе уйларга иренгән бөтен сорауларны сиңа бирә. Аңа рәхәт, кызык… Ишетеп кенә белсәм дә “торгынлык” дип аталган чорны сагынгандай итеп куйдым. “Тоталитаризм”, “тынчу дәвер” дип бәяләнсә дә ул дәвер язучылары бәхетлерәк булган бугай. Һәрхәлдә, шундый сораулар белән беркемнең дә башын катырмаганнардыр. Югыйсә, бер шагыйрь дә: “Күңелем Ленин белән сөйләшә” дип язалмас иде…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика