Россия, Төркия - зарарлы ризык нипачум
Тормыш

Россия – Төркия дуслыгы, яки зарарлы ризык нипачум


Дусларың белән бүлеш!
  •  
  •  
  •  
  •  

Соңгы вакытта Төркия тирәсендә шау-шу бара… Чик буенда бәреп төшерелгән самолет белән бәйле рәвештә, моңарчы билгеле булмаган бик күп нәрсәләр ачыклана. Бактың исә, шушы вакытка кадәр Төркия безне зарарлы ризыклар белән “сыйлап” яткан икән.

«Россияга кертелгән авыл хуҗалыгы продуктларының 15 проценты тиешле таләпләргә туры килми, – дип белдерәләр Россиянең авыл хуҗалыгы министрлыгында, – Ел башыннан алып төрек иленнән кергән азык-төлектә зарарлы матдәләр табылуның 40 очрагы теркәлгән” Шул сәбәпле, мондый азык-төлеккә таможня контроле көчәйтелгән.

2014 елның җәй ахырында Россия Көнбатыш илләреннән сөт ризыклары, ит, балык, яшелчә һәм җиләк җимеш кертүне тыйган иде. Кайберләрен яндырдылар, кайберләрен чүп базларына салып изделәр. Ачлыкны үз иңнәрендә татыган карт-коры “аһ” итеп торса да, йомшак күңеллеләр: “ул ризыкны ятимнәргә, мохтаҗларга өләшкәндә яхшы буласы” – дип өзгәләнсә дә алар көен көйләп тормадылар. Белмим, бәлки шулай кирәк булгандыр. Ни әйтсәң дә, хакимнәр югарыда утыра, югарыдан яхшырак күренәдер. Бу хакта бәхәс кузгатырга җыенмыйм. Тик бер нәрсә:  ул вакытта да ризыкларның зарарлы булуы турында сүзләр ишетелгәләде. Чынлап та зарарлы булгандыр дип ышанам. Югыйсә, аны юк итмәсләр, төрле ысулларын табып урлап бетерерләр иде. Шулай да ризыкларның зарарлы булуы турындагы белдерүләр күңелдә шик уята.

Бу белдерүләр акыллы кешеләр өчендер инде. Ә мин менә аңлый алмыйм. Ник соң аларның зарарлы икәне ниндидер сәяси вакыйгалардан соң гына ачыклана? Узган елгысын чокып тормыйк инде. Быелгысы да кызык бит. Самолетны бәреп төшергәнгә кадәр кайда караган соң ул таможня? Азык-төлек министрлыгы кайда булган? Әгәр Төркия белән Россия арасы суынмаса, газиз ватаныбыз үз халкын һаман да шул зарарлы ризык белән агулап ятар иде микән? Моның күләме аз түгел. Соңгы ун айда гына да Төркиядән безгә 1 млрд долларлык азык-төлек кертелгән. Шуның 15 проценты тиешле таләпләргә туры килми булып чыга. Ә моның өчен кем җаваплы? Кем үткәргән ул бозык товарны? Халыкны агулап яткан өчен кем җавап тотарга тиеш? Бу хакта бернинди мәгълумәт тә күренмәде.

Россияга яшелчә һәм җиләк җимешне Төркия генә түгел, ә Кытай, Марокко, Әзербайҗан, Белорусь, Египет, КАР, Пакистан кебек илләрдән дә кертәләр. Бу илләр белән ара бозылып китсә тагын нинди зарарлы ризыклар ашавыбыз ачыкланыр иде икән?

Монда инде процентлар күпкә зуррак булыр идедер. Ни генә әйтсәң дә, Төркия озак еллар буена Евросоюзга керергә азаплана торган дәүләт, шуңа җитештергән һәр продукциясен Европа стандартларына туры китерергә омтыла дип уйларга кирәк. Көньяк Африка Республикасы да, Кытай да, Пакистан да андый хыяллар белән янмыйдыр…

Алла сакласын инде, алар белән аралар бозыла күрмәсен. Әйтик, кытай дусларыбыз ташландык подвалларда татар түбәтәйләрен текми, һәртөрле сувенирлар ясамый башласа республикабызга килгән югары кунакларга нәрсә бүләк итәрбез?!. Электроника, кием-салым турында әйтәсе дә юк. Кытай базарыннан алган киемнәргә санкция кертсәләр ярты Россия ялангач калачак.

Төркия дә чит-ят дәүләт түгел. Ни генә әйтсәң дә, иктисади бәйләнешләр дә, мәдәни бәйләнешләр дә нык, тыгыз. Хәтта төрекләр белән гаилә төзегән Россия гражданнары гына да миллионга якын икән. Шулай булгач, араларның суынуы ике ил өчен дә файда китерми дип уйларга кирәк. Һәм бу ике дәүләтнең татулашуын теләргә.

Чит илләрдә Россия халкын бик яман итеп күрсәтергә тырышсалар да без ул кадәр үк явыз түгел. Дуслык, татулык, туганлык хакына барсын да эшләргә әзербез. Теләсә кайсы илнең стандартларга туры килмәгән зарарлы ризыкларын да рәхәтләнеп, йөзне дә сытмыйча ашарга ризабыз. Бары тик ул дәүләтләр Россия белән яхшы мөнәсәбәттә булсын да, газиз чиновникларыбызның кесәсе калынаеп торсын. Шуннан башка безгә берни дә кирәкми.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

АКЦИЯ – 30%!

Сез алган китапларның бәясе 500 сумнан арта икән – 30 % ташлама ясала. Акция көннәре чикләнгән.

Файдаланып калыгыз!

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика