базар
Тормыш

Зур базар


Рәхәт тормыш

Подъезд алды. Бер ханым пакетын эскәмиягә җәеп салган да аннан мин исемен белми торган ниндидер әйберләр алып ахирәтенә күрсәтә:

— Менә монсы массаж ясый торган…

Шундый кечкенә нәрсәне нишләтергә белми торган ахирәтенең кулыннан ала:

— Юк, менә болай ул… Күз төпләренә массаж ясыйсың. Бер айда бер җыерчыгыңны да калдырмый.

Мин шундук хатынның күз төпләренә карыйм. Күренеп тора — әле бер тапкыр да массаж ясамаган. Ә ул миңа игътибар итми, икенчесен тартып чыгара:

— Ә монсы керфекләрне озынайтыр өчен… Бер мең тора. Миңа ташлама белән бирделәр. Биш кенә йөзгә. Ә менә монсы – бүләк. Ике меңлек товар алсаң, шуны…

Ул арада ишек ачыла һәм мин подъездга узам. Лифт төбендә егет белән кыз тора. Кулларында – зур пакет. Шул… мин исемен белми торган нәрсәләр белән. Кызыксынуымны сизепме, гүзәл зат миңа елмая:

— Гафу итегез, ә сез өйләнгәнме?

— Өйләнгән, — дим җитди кыяфәт белән, — Ну, бик срочно кияүгә чыгарга теләсәгез – ярдәм итә алам.

— Ә миндә хатыныгызга бүләк бар. – дип кулыма ниндидер уенчык тоттыра һәм минем үзлегемнән аны кире бирергә омтылганны күреп, — Юк, юк… Бу сезгә… хатыныгызга… бүләк…

Шунда бер танышымның: “Матур кызлардан бүләк алып кайта күрмә хатыныңа. Бер кайчан да!” – дип кисәткәнен искә төшерәм. Үз хатыны белән айдан артык больницада ятып чыккач әйткән иде ул моны. Ни өчен әйткәнен бик аңлап бетермәсәм дә бүләкне тагын кире сузам. Я берәр чире булыр…

— Юк, рәхмәт…

— Бушлай бит ул! – дип минем беркатлылыгыма аптырый кыз, — Курыкмагыз сез…

Мин тагын кулымдагы бүләккә күз салам. Матур сурәтле целлофан аша эчендә ни икәне күренми. Бер тапкыр да ачылмаган. Ярый, бик зыянлы нәрсә түгелдер әле, дип култык астына кыстырам. Ул арада кыз пакетыннан тагын нидер тартып чыгара:

— Ә менә монсы биш мең тора. Әмма сезгә аны ярты хакына бирәм. Акция бездә шундый…

— Нәрсә соң бу?

— Массаж ясый торган

— Күз төбенә мени? – дим, подъезд алдындагы хатынны искә төшереп.

Ә кыз елмая:

— Юк инде… Бу тәнгә массаж өчен. Бөтен целлюлидларны юкка чыгара. Ә теләсәгез, күз төбенә ясар өчен дә бар. Мәгез.

Сизеп торам инде, мине ничектер алдарга тырышалар. Ләкин матур кыз алдында баш тарту уңайсызрак, ул мине хатыны өчен акча жәлли торган бер комагай дип уйлар сыман. Бәхеткә каршы, лифт ачылып китә һәм аннан күрше мужигы күренә:

— Вәт, заразылар!.. Бер сәгать буе кычкырам – беркем ишетми… – ул колгадай гәүдәсен алга бөгебрәк баскычка атлый, — Карале, син бит икенче катта гына… Кереп чыгыйк әле, үләм… Ачкычны эштә калдырганмын…

Мин әйберләрне кабат кызга тоттырып, күршегә иярәм.

— Рәхмәт, бырат, — ди ул йомышыннан котылып чыккач, — Ачкычны эштә калдырганмын бит. Өйдә дә кеше юк. Өстәвенә лифт… Үтерә яздылар… Ә-ә-ә… Машинаны яңарттым бит әле, чыгып карыйбызмы? Иномарка!

Баш тартсаң, көнләшә дип уйлаячак инде. Ләкин теге кыз күзенә дә кабат күренәсе килми. Ул арада телефон шалтырый. Мин сөенеп трубканы алам һәм күршегә: “Эштән шалтыраталар”, — дип пышылдыйм. Ул чыгып китә, мин игътибар белән тыңлыйм. Банктан шалтыраталар икән. Матур хатын-кыз тавышы минем фәлән миллион кредит алырга мөмкинлеге барлыгын хәбәр итә. Процентлары да түзәрлек икән. Соңрак уйлап карарга вәгъдә бирәм.

— Сезгә кайчан шалтыратырга? – дип ныкыша тавыш.

— Илле елдан соң… – диярә мәҗбүр булам. Ул арада кесә телефонына смска килә: бассейнга чакыралар. Шулай ук арзан хакка.

Телевизорны кабызам. Бер канал миңа гинекологка барырга тәкъдим ясый. Икенчесенә күчәм – “тампакс”ны алырга димлиләр һәм мин хатын-кыз булып тумавыма үкенебрәк башка каналга күчәм. Анда — виагра… Мин үземне көткән виагралы һәм ләззәтле картлык турында уйлыйм, күңел нечкәреп китә. Берәр җыр булса да тыңлыйм әле дип, татар телеканалын борам. Анда бу юлы берәү шигырь укый. Яхшы шигырь. Һава торышы турында. Кояшның — якты, ә яфракларның яшел икәнен ачыклаудан мин дертләп китәм. Соңгысына бераз шикләнеп:”Туктале, ул яфраклар чынлап яшел мени соң әле ул?” – дип тәрәзәгә багам. Ә анда зур лозунг тора:”Большой выбор и радость от покупок!” Кабат әйләнеп килүгә, шигырь бетә һәм “дивандагы кибет” хакимлеге башлана… Компьютерны кабызам. Ул интернетка тоташуга ук эзләгечтәге банер чит илләрдә ял итеп кайтырга чакыра. “Менә шуның белән барырга мөмкин” – дигән сыман, аны иномарка рекламасы алыштыра…

Көне буена миңа нәрсәдер сатарга маташалар. Монда инде:”Акчам юк бит”- дип тә котыла алмыйсың. Бу сүзеңне ишетеп калса, банклар:”Әйдә, миннән кредит ал” – дип чиратка басачак. Тормыш рәхәт инде, бер карасаң.

…һәм зомбилык

Без базарда яшибез. Һәм кешелекне шартлы рәвештә ике төргә бүлергә мөмкин. Юк, ир-егет һәм хатын-кызга түгел. Бу чик инде акырын гына җуела бара. Изге һәм явызга да түгел. Үз вакытында һәм урынында кылынган явызлык, урынсыз һәм вакытсыз кылынган изгелектән яхшырак. Дус һәм дошманга да. Бүген сатмый торган дус, сатылмый торган дошман юк. Сатучы һәм сатып алучыга да түгел. Без барыбыз да бер үк вакытта сатучы һәм сатып алучы. Кешелек бүген кулланучыларга (клиент, пациент, сатып алучы, җанатар) һәм булачак кулланучыларга бүленә.

Кеше психологиясенең бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып төзелгән һәртөрле чаралар белән мине көн саен кемдер үз ягына аударырга омтыла. Әйтик, җенси проблема икән – “виагра” ярдәм иткәнен беләм. Чөнки реклама үз эшен эшләгән. Аларны сез дә беләсез. Әгәр мин:”Не тормозни!” дисәм, сез:”Сникерсни”- дип дәвам итәчәксез. Без әлеге товарларның кулланучылары түгелбез икән, димәк, булачак кулланучылары. Шоколад алырга туры килгәндә, без колак ияләшкән “сникерс”ны алачакбыз.

Һәм көне буена туктаусыз рәвештә диярлек без әнә шундый тәкъдимнәр яңгыры астында. Һәм беркайчан да: “сатып алыргамы, юкмы?” – дип уйламыйбыз, (чөнки андый установка инде безгә бирелгән – аңасты дәрәҗәсендә сеңдерелгән ул) ә: “Нәрсә сатып алырга?” – дибез. Һәм бүген кешенең статусы да акыл дәрәҗәсе, күңел сафлыгы һәм башка табигый мөмкинлекләре белән түгел, ә сатып ала алу мөмкинлеге белән билгеләнә.

Затлы иномарка килеп туктый. Аннан кечкенә буйлы, пеләш башлы, йомры корсаклы гарибрәк кыяфәтле ир төшә. Вәкарь белән генә тирә-ягына күз сала һәм арткы ишектән чыккан тәти кызны култыклап подъездга аксаклый. Ишегалдында тәмәке көйрәтеп торган ирләр сокланудан телләрен шартлатып кала. “Вәт, яши белә күрше. Вәт, бәхетле!” Аларга тегенең байлыгы (затлы иномаркасы, фатиры, көн саен бер кыз ияртеп кайта алуы) – дәрәҗә. Югыйсә, үзләре дә начар киенми, начар ашамый, җәяү йөрми ич инде. Менә дигән гаиләләре бар, йөз-кыяфәтләре дә ярыйсы, сау-сәләмәт ирләр. Юк, болар әһәмиятсез булып тоела. Чөнки күршенең машинасы яхшырак, акчасы күбрәк, димәк, статусы зур.

Бүгенге кеше үзенең табигый асылын җуеп, сатып алу коралына әйләндерелгән. Икенче төрле әйтсәк, кулланучы зомби. Акчасы, яки акча табар мөмкинлеге булганда, ул ниндидер әһәмиятка ия. Чөнки нәрсәдер сатып алырга мөмкин. Ә акчасы юк икән…

Бүген безнең белән акча идарә итә. Бу беркемгә дә сер дә, яңалык та түгел. Гади адәм баласы үз тормышын җайга салыр өчен бурычларга кереп бата, көне-төне эшләп шул бурычларыннан котылганда чиргә урала һәм дару өчен тагын эшләргә мәҗбүр була. Гадиләр тормышының кыскача эчтәлеге шулай.

Миллиардерларныкы да артык аерылмый. Бөтен тырышлыгын, акылын, сабырлыгын, изгелеген, усаллыгын һәм адәм арсеналында булган башка сыйфатларын эшкә җигеп, әйтик, финанс империясе төзи, эшләтеп җибәрә, алдынгылар рәтенә чыгара. Җиде буын оныкларына җитәрлек байлыгы булса да тыныч күңел белән ял итә алмый. Чөнки нәрсә беләндер идарә итү, тынгысызлык, мөлкәт арттырырга омтылу инде аның канына сеңгән, яшәү рәвешенә әверелгән. Ул үзе төзегән империянең патшасы да, колы да. Аның белән дә акча идарә итә.

Ләкин без ничек кенә табынсак та, акча – алла түгел. Хакимлеге чикле, нигезе сыек. Моны әледән-әле кабатланып торган һәртөрле кризислар ачык күрсәтеп тора. Әмма аны көрчеккә терәячәк көч бүтән: үзе тәрбияләп үстергән зомбилар.

Китап кибетләренә керсәгез, анда иң күп нәрсә — акча эшләү, сәүдә итү серләре турындагы китаплар. Иң күп сатылучы да – шулар. Интернетта да шул ук хәл. Электрон почтаңа “Тиз акча эшләү ысуллары”, “Телефон аша сәүдә”, “Ике көндә фәлән доллар!” сыманрак язмалар (китаплар, аудиофайллар, видеотреннинглар һ.б.) килмичәрәк торса, кайчагында күңелне ятимлек хисе биләп ала. Маркетинг, пиар, реклама…

Әйткәндәй, күз төбенә массаж ясый торган нәрсәләр сатучы кыз да, телефоннан кредит тәкъдим итүче дә, смс җибәрүчеләр дә шул маркетинг китапларында язылган тәкъдимнәр буенча хәрәкәт итә. Әлбәттә, берничә ел элек бу алымнар уңышлы эшли иде. Ләкин хәзер заман да, кешенең кәефе кебек, бик тиз үзгәреп тора һәм әлеге ысуллар күптән инде үзенең тәэсирен югалтты. Алар хәзер эшләми, бары тик сәүдәгәрләргә нәфрәт кенә уята. Шуңа күрә, әлеге “сәүдә осталары”на яңарак китап укырга кирәк. Ә бүгенге танылган маркетологлар әлеге һөнәрнең асылын аңлаганнан соң, маркетинг буенча бернинди китап та укымаска киңәш итә. Һәм менә ни өчен: уңышлы эшләгән алымнарны беркем дә киң даирәгә чыгармый, әгәр киң җәмәгатьчелеккә чыккан икән, димәк, ул ысуллар искерә башлаган һәм бернинди дә уңышлы нәтиҗә бирмәячәк. Шуңа күрә, ышанычлы әзер рецептларны беркайдан да табу мөмкин түгел, үзеңә уйлап чыгарырга туры килә. Ә фикер йөртү тизлеген һәм фантазияне үстерү өчен алар әдәби китаплар укырга киңәш итә. Һәм бу киңәшләренә колак салучы юклыгына зарлана.

Бу сүз уңаеннан гына әйтелгән нәрсә түгел. Сәүдә һәм алыш-биреш бүген тормышыбызга шултиклем нык үтеп кергән, аның темпына хәтта маркетологлар үзләре дә өлгерә алмый, дигән сүз бу. Әлеге күренеш сәүдә өлкәсендә белгечләр әзерләүдә дә җитди кыенлыклар тудыра. Дәреслекләрнең күбесе басылып чыкканчы ук искерә, ә студентлар шуның буенча белем алырга мәҗбүр. Ул студент фәлән ел буе укып, кулына диплом алганчы чынбарлык бөтенләе белән үзгәрә. Һәм белгеч таныклыгы алып чыккан яшь кеше, чынында, нибары дипломлы наданнар армиясенең бер вәкиле булып кына кала.

Ә акча колларына әйләнгән җәмгыятьтә дипломлы наданнар мыжгып тора. Белем бирү системасының бүгенге көн таләпләренә яраксызлыгы инде беркемдә дә бәхәс уятмый. Һәртөрле реформалар да шуны танудан барлыкка килә. Ләкин бу өлкәдә әлегә бернинди уңыш та сизелми, реформаларның да берсе өстенә икенчесе өелә, аңа өченчесе өстәлә. Нәтиҗәдә, берсе дә җиренә җиткерелмәгән килеш кала бирә. Читтән караганда, мәгариф системасы кай тарафка барырга белмичә миңгерәп торган кешене дә, үлем түшәгендә тартышып яткан авыруны да хәтерләтә сыман.

Заман белән бергә атлар өчен, әйтик, заманча корылмалар кирәк. Аны алыр өчен акча кирәк. Ләкин акча юнәтеп, теге корылмаларны эшләтеп җибәрүгә… аларның инде искергәнлеге ачыклана… Бу бер генә ягы… Кичәге дәреслекләрнең бүгенгә ярамавын да, талантлы укытучыларга кытлык булуын да, фәнни тәҗрибәләргә шартлар юклыгын да, бюрократик системаның акырын кузгалуын да исәпләргә мөмкин… Ә гомер уза һәм шушы ыгы-зыгылар эчендә заманга яраклы белем алалмаган дипломлы наданнар күбәя. Боларга укып тормыйча гына диплом сатып алучыларны да өстәргә мөмкин. Һәм алар җәмгыятьнең төрле тармакларына җаваплы белгеч булып урнаша.

Кыскасы, акча хакимлеген көрчеккә терәячәк нәрсә — наданлык һәм рухи ачлык. Бүгенге зомбилар җәмгыяте иртәме-соңмы рухи байлыкка һәм белемгә сусап уяначак.

Зур базар: 7 комментариев

  1. Бәхет акчада гына түгел инде. Базар дәүләтендә яшәсәң дә кеше икәнеңне онытмаска кирәк. Шуны онытсаң, зомби дигән сүз

  2. Базар дәүләте төзедек тә базарда яшәгән кебек яшибез инде. Акча — патша, базар начальнигы. Аннан башка булмый. Кешечә яшим дисәң бер мешок акча кирәк.

  3. Хәзер аның каравы адым саен акча тараталар. Процентка акча бирәм дигән белдерүләрне санап бетерерлек түгел. Капчыклап бирәләр. Түләп кенә өлгер.

  4. Акча ул төрле катлам кешеләренә төрлечә тәэсир итә. Акча “корты” дигән сүз ул кешенең күңел халәте. Мәсәлән, кайберләрнең акчасы булса да, ул аны тота белмәскә мөмкин. Яки берәүләр ул акчаны җыя, ләкин аны акча “корты” дип әйтеп булмый, чөнки гаиләсен алып барырга тиеш

  5. Акча корты җыры: Акча бар — диңгез гуляем, акча юк — өйдә сидим. Тормыш авыр дисәк тә, бөтен кеше чит илдә, диңгез буенда.

  6. Хәзергә заманда акчадан да кирәклерәк әйбер юк. Шуңа бөтен кеше дә акча корты булып бара инде. Яшим дисәң, бүтәнчә булмый да.

  7. Акча ул сәер нәрсә. Кирәкме ул акча, күпме кирәк дигән сорауга җавап табып булмый. Хәзер нәрсә икәнен белмичә кредит алып, дөнья үзгәргәч, түли алмыйча интегүчеләр дә бик күп.

Комментарии запрещены.

Ташламалар!

Бер китап сатып алсагыз — 5% ташлама ясала
Ике китап алсагыз — 10% 
Өч китап алсагыз — 15%
Дүрт китап — 20 % 
Биш китап — 25%

Күбрәк китап алу арзангарак төшә. Файдаланып калыгыз!

WordPress: 23.25MB | MySQL:60 | 1,410sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика