Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Электрон китапханә

Электрон китапханә


    Дусларың белән бүлеш:


    Электрон китапханә - төрле электрон документлар, шул исәптән, китаплар һәм гәзит-журналлар да, тупланган урын. Гадәттә, ул интернет-серверларда урнаша һәм эзләү, бүлекләр буйлап йөрү (навигация) чаралары белән тәэмин ителгән була. шулай ук төрле сайтларда җыелып килгән язмаларны да (моңа әдәби, фәнни текстлар, медиафайллар, скриптлар, хәтта программалар да керә) электрон китапханә исеме белән атап йөртәләр.

    Беренче электрон китапханә булып «Гутенберг» Проекты (инг. Project Gutenberg, PG) исәпләнә. Ул 1971 елда документларны электрон форматка әйләндереп саклау өчен оештырыла. Нигез салучысы - Майкл Харт (1947—2011). Россиядә беренче электрон китапханә Максим Мошков китапханәсе.

    Компьютер кулланучылар күбәю белән бергә электрон китапханәләргә ихтыяҗ артты. Хәзер күпләр электрон китап йөкләп алуны традицион китапханәләргә йөрүдән уңайлырак күрә. Алай гына да түгел, хәтта гадәти китап кибетләре урынына электрон китап кибетләрен өстен күрүчеләр бар. Шул сәбәпле бик күп китапханәләр һәм китап нәшриятлары интернетта электрон китапханә, яки китап кибетләре ача башлады.

    * * *
    1990 елда АКШ конгрессы китапханәсе "Америка хәтере" дигән проект ача. шушы проект нигезендә АКШ тарихына кагылышлы бик күп электрон язмалар бушлай һәм ачык дип игълан ителә. Аларны теләге булган һәр кеше файдалана ала.
    * * *
    2002 елда Google китапларны электрон форматка күчерү буенча үз проектын башлап җибәрә. 2004 елда ул «Google Print» электрон китапханә проекты буларак игълан ителә һәм бер елдан «Поиск книг Google» дип үзгәртелә.
    * * *
    2005 елда Россия электрон китапханәләр ассоциациясе барлыкка килә. Аны Россия милли китапханәсе һәм Россия Фәннәр Академиясе оештыра.


шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика