Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Хикәя - хикэя

Хикәя - хикэя


    Дусларың белән бүлеш:


    Хикәя - сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, күп очракта тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кеше характерының, психологиясенең бер сыйфатын, чалымын сурәтләнгән кечкенә күләмле жанр төре. Әдәбиятның эпик төренә карый, повесть жанрына якын тора, кайбер очракта бер үк әсәрне хикәя дип тә, повесть дип тә билгелиләр. (мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр" әсәре).
    Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятында хикәянең ерактан килгән традицияләре бар. Ул халык иҗаты әсәрләренә (миф, легенда, әкият, мәзәк жанрларына) нигезләнә, шулардан үсеп чыга һәм, язу барлыкка килгәч, мөстәкыйль жанр төре булып формалаша. Аурупа әдәбиятында новелла белән бер итеп тә, аерып та карыйлар. Новелла үткен фабулалы, көтелмәгән чишелешле кыска хикәя дип билгеләнә.
    Хикәя язуның киң билгеле осталары
    Эдгар Алан По
    О. Генри
    Г. К. Честертон
    Соммерсет Моэм
    Ярослав Гашек
    Карел Чапек
    Рей Брэдбери
    Стивен Кинг
    Антон Чехов
    Михаил Зощенко
    Шәриф Камал
    Фатих Хөсни
    Әмирхан Еники
    Фаиль Шафигуллин
    Новелла - (итальянчадан: хикәя, повесть) - хикәя жанрының аерым бер төре, кечкенә күләмле жанр формасы. Новелланы үзаллы жанр итеп тә, хикәянең синонимы итеп тә карау очраклары бар. 13-14 гасырларда Италия әдәбиятында хикәяләрне новелла дип атап йөрткәннәр. Мәсәлән, Джованни Бокаччиның мәшһүр "Декамерон" әсәре йөз новелладан гыйбарәт. 19 гасырда Аурупа әдәбиятында хикәя һәм новелланы аерыбрак карый башлыйлар.
    Үзенчәлекләр
    Новелла күләме ягыннан кыска хикәя белән туры килсә дә, аның структурасында үзенчәлекләр бар. Новелла беренче чиратта характерларның эш-гамәлләренә нигезләнә, анда мәгънәле, тыгыз, күп очракта гадәттән тыш вакыйгасурәтләнә; вакыйга барышында көтелмәгән борылыш һәм шуннан соң ук килгән чишелеш, композицион җыйнаклык, сюжет төгәллеге зас. Җәенке һәм җентекле психологик характеристика урынына геройларның эчке дөньясы күбрәк аларның эш-хәрәкәтләре аша ачыла. Мондый сыйфатлар новелланы драмага якынайта.


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика