Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Хикэялэр укырга

Хикәяләр укырга


    Дусларың белән бүлеш:


    Мин үзем дә хикәяләр укырга яратам. Һәртөрле очрашулар, әңгәмәләр вакытында иң еш бирелгән сорауларның берсе: "Нинди хикәяләр укырга тәкъдим итәсез?" Мин еш кына хәтергә иң беренче килгән әсәрләрне телгә алам. Күпләре онытылып та кала. Чөнки алар бик күп.
    Әлбәттә, хикәя осталары Г. Мопассан, А. Чехов, Э. По, С. Моэм, Р. Брэдбери кебек авторлар язган хикәяләр укырга да кызыклы, фәһем дә бирә. Боларның кайсы әсәрен генә кулыгызга алсагыз да зур югалту булмас. Татар әдәбиятында шундый ук авторларыбыз: Шәриф Камал, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Фаил Шәфигуллин, Айдар Хәлим һ.б... Соңгы елларда актив иҗат итүчеләрдән Рифә Рахман, Галимҗан Гыйлман, Ркаил Зәйдулла, Халисә Ширмән, Фирузә Җамалетдинова хикәяләре дә бик кызыклы.

    Якын арада мин үземә ошаган хикәяләрнең исемлеген төзергә уйлыйм. Ул исемлек шушы биттә булыр. Ә аңа кадәр Марат Кәбиров хикәяләрен укый торыгыз - Хикәяләр



книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика