Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Хикәяләр

Хикэялэр


    Дусларың белән бүлеш:


    Хикәя жанры соңгы елларда кризис кичерә. Ә. Еники, Ф. Хөсни, Р. Төхфәтуллин хикәяләреннән соң жанрның саегуы аеруча нык күзгә ташлана. Әлбәттә, хикәяләр бөтенләй юк түгел, алар әледән-әле басылып тора. Араларында матур-матур хикәяләр дә очрый. Әмма тулаем алганда аларның дәрәҗәсе шактый төште.
    Соңгы берничә елда басылган хикәяләр арасында Мәгъсүм Хуҗин хикәяләре аерылып тора. Аларда тормыш дөреслеге бар. Алар телнең байлыгын, эчке бер моң булуы белән күңелне җәлеп итәләр. Менә, әйтик, «Казан утлары»ның 2008 елгы 5 нче санында басылган «Ипи. Колын. Без» хикәясе. Монда мин искиткеч тирән мәгънә күрәм. Автор гади авыл малае язмышы аша илебездә барган социаль үзгәрешләрне бик оста итеп тасвирлый. Без гаепсезгә кулга алуларны, халыкның җиргә мәхәббәтен, телен, милли үзенчәлекләрен югалтуны күрәбез. Аның сәбәпләре турында уйланабыз. Болар барысы да бик тәэсирле итеп күрсәтелгән.
    Соңгы елларда «Казан утлары»нда басылган хикәяләр арасында Вакыйф Нуриевнең «Кара бишмәт» хикәясе дә бик матур тәэсир калдырды. Бу хикәядә лирик җылылык, эчке бер моң бар. Хәер, бу хикәя турында Нәкыя ханым Гыйлаҗева матбугатта язып чыкты инде. Мин аның фикерләре белән тулысыңча килешәм.
    "Казан утлары"нда даими басыла башлаган «Тормыш язган хикәяләр» дә игътибарны җәлеп итә. Аеруча миңа охшаганнар арасында—Нәүфәл Хәмидуллинның «Кабер казучылар»ы. Монда тормыш чынбарлыгы да, ачы ирония, сарказм да бар.
    Марат Кәбиров иҗат иткән хикәяләр исә аерым урын алып тора. Аларда тормышка бөтенләй яңача караш, үзенчәлекле язу стиле. Күтәрелгән проблемалар да, вакыйгаларны сурәтләү рәвеше дә, чишелеш тә - барсы да югары дәрәҗәдә.
    ("Казан утлары" журналыннан)

    Марат Кәбиров язган хикәяләр белән монда танышырга мөмкин - Хикәяләр


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика