Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Кечкенә хикәяләр

Кечкенә хикәяләр


    Дусларың белән бүлеш:


     Җимеш

    Бер патша үз биләмәләрен әйләнеп йөргәндә, көч хәл белән алмагач утыртып маташкан туксан тугыз яшьлек бер картны күргән. Һәм сораган:

    - Бу алмагачның җимешен ашарга өметләнәсеңме әллә? Ул алма бирә башлаганчы, син инде гүр иясе булырсың бит.

    - Әй, падишаһым. – дигән карт, - Безгә кадәр дә кемнәрдер агач утырткан, ә без шуның җимешләрен татыдык. Ә хәзер килер буыннар өчен агач утыртып калдыру чираты безгә җитте.

    Җавап патшага ошаган һәм ул аңа бик күп акча биргән:

    - Менә сиңа юмартлыгың, акылың, зирәклегең өчен.

    - Әй, ходай! – дип кулларын күккә сузган карт, - Бу агачның шул тиклем тиз арада җимеш биререн көтмәгән дә идем. Рәхмәт сиңа!


    Күрше хакы

    Бер кеше зур гына йорт сатып алган, ди. Аның янында җиләк-җимеш бакчасы да булган. Бу кеше бик бәхетле яшәгән, тик күршесе генә көнче һәм бик тә юньсез булган, ди. Ул гел рәхәт яшәгән күршесен бимазалап торган: я капка төбенә чүп түгеп киткән, я җиләк-җимеш бакчасына зыян салырга тырышкан. Начарлык эшлисе килгән кешенең башына нинди генә уйлар килмәс.

    Көннәрдән бер көнне бу юньсез күрше пычрак чүп тутырган чиләген моның баскыч төбенә китереп куйган. Яхшы күңеллесе бик шәп кәеф белән йокыдан торган булган, тик чүп чиләген күреп, бераз күңеле төшкән, ди. Ул чүпне түккән, чиләкне бик яхшылап юган да иң шәп пешкән алмаларын тутырып, күршесенә кергән. Ишеген шакыган тавышны ишеткәч, яман күрше, ниһаять, мин моның ачуын чыгардым, дип уйлап куйган, тавыш чыгарырга әзерләнеп торган. Күршесе ачуланмаган, киресенчә, аның алдына алма белән тулып торган чиләген куйган да: “Кемнең күңеле нәрсәгә бай булса, шуның белән бүлешә инде,” – дигән.


    Тормыш хакыйкәте

    Бабасы белән оныгы сөйләшеп утыралар. Улым, шуны онытма, һәр кешенең дә күңелендә ике бүре утыра. Аның берсе усаллык, көнчеллек, ялган булса, икенчесе яхшылык, миһербанлылык, өмет, игелек булыр. Алар гел сугышып торырлар, ди. Оныгы тыңлап-тыңлап торган да: “Ә кайсы җиңеп чыга?” – дип сораган. “Кайсын күбрәк туйдырсаң, шунысы өстен чыга,” – дигән бабасы.


    Үзеңнеке - үзеңә

    Тирә-юндәге хәлләрдән бик кәефе киткән патша, үз-үзен кулга алалмыйча кала һәм вакытсыз кергән вәзирнең яңагына чабып җибәрә.

    Ни өчен? - дип сорый вәзир.

    Барсы өчен дә.

    Вәзир патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый. Дәшми кала. Әмма күңелендәге канәгатьсезлек хисе тынмый, кайда гына барса да, нинди генә эшкә тотынса да эчен тырмап тора. Аның саен ачуы кабара, нәфрәте арта, бөтен дөньядан үч алу теләге уяна. Һәм ул үзенең хезмәтчесен чакырып китерә дә теге нең яңагына шаңлап җибәрә.

    - Ни өчен? - дип сорый хезмәтче.

    - Барсы өчен дә.

    Хезмәтче берни дип тә әйтә алмый. Юк гаебе өчен гафу үтенә-үтенә чыгып китә. Әмма тиз генә тынычлана алмый. Башта ни урында гөнаһ кылдым икән дип үртәлә, соңрак инде вәзирнең аны кешегә санамавы, санламавы өчен өзгәләнә. Нәфрәте артканнан арта бара. Һәм ул үзеннән түбәнрәк вазифа башкарган хезмәтче янына китә...

    Ә вәзир... Ул хезмәтчесен шаңлап җибәрү белән бераз тынычланып кала һәм кичкә кадәр дәүләт эшләре белән мәш килә. Өенә кайтып гүзәлләрдән гүзәл хатынын күрүгә кәефе тагы да күтәрелә төшә һәм ул күзләрен ялтыратып сөйгәне янына килә. Хәләленең күңелен күрергә теләп матур сүзләре әйтергә дип авызын ачуы була, хатыны аның яңагына сугып җибәрә.

    - Ни өчен?

    - Белмим, - ди хатын үз хәленә үзе дә гаҗәпләнә төшеп, - Әнием бер дә юктан яңагыма сугып җибәрде, ә сәбәбен әйтмәде. Көне буена үртәлеп йөрдем дә, менә ачуымны синдә чыгардым...

    - Үземнеке үземә әйләнеп кайтты, - ди вәзир иртәнге хәлләрне искә төшереп. 


    Действителни факты... 

    Борын-борын заманда, авыл кибетенә товарны районнан ат белән ташый торган чорларда булган ди бу хәлләр. Аракы кебек хәвефле товарны ватмый-нитми исән-имин кайтарып җиткергән өчен йөк ташучыга бер шешәне бушлай бирү гадәте бар икән. Теге шешәне “законлаштыру” өчен товарның юлда ничек итеп "үзеннән-үзе бозылуы" турында акт төзиләр. Беренче тапкыр болайрак була:

    "АКТы. Действителни факты.

    Кайткан чакта бер шешәне

    Ат типте дә ватты..."

    Гел генә бер сылтауны кабатларга ярамый бит инде, шуңа күрә, икенче юлы актны болай итеп әвәләгәннәр:

    "АКТы. Действителни факты. 

    Деффективный бер шешә 

    Тишелде дә акты..."

    Өченче юлы да аптырап калмыйлар, әйбәт кенә сылтау тагын табыла:

    "АКТы. Действителни факты. 

    Әрҗәдәге бер шешә, 

    Чайкалып кайтты-кайтты да, 

    Бөкесен бәреп атты..."

    Чатнама суык кышкы көннәрнең берсендә исә сылтауның тагы да шәбрәген чәпәп куялар:

    "АКТы. Действителни факты. 

    Бер шешәнең аракысы 

    Суыкта туңып катты да, 

    Пыяланы шартлатты..."

    "...Туктагыз әле, егетләр, мондый шәп сылтау бер генә шешә өченгә әрәм китә", - дип, кибет сатучысы шунда "шешә" сүзен "әрҗә"гә төзәтеп, актны киредән яздырта.

    (Кечкенә хикәяләр төрле чыганаклардан алынды)


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика