Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Электрон китап кибете

Китап кибете


    Дусларың белән бүлеш:


    Татар интернетында китап кибете дигән төшенчә күптән түгел генә барлыкка килде дисәң дә ярыйдыр. Моңа кадәр төрле кибетләр ачылгалады, әмма алар озын гомерле булмады. Сәбәбе, бәлки, китап укучыларның интернет белән эш итү тәҗрибәсе булмаудандыр. Шуңа күрә заказлар аз, кибет тоту отышлы түгел иде.

    Бүген исә хәтта авылда яшәүче пенсионер карчыклар да шәһәргә киткән оныклары белән социаль челтәрләр аша аралаша. Электрон кәшилүк белән дә ярыйсы ук эш итәләр.

    Бүген татар китаплары белән сәүдә итүче иң зур китап кибете - Татарстан китап нәшрияты сайтында. Анда сез яңа китаплар белән танышырга, заказ биреп калдырырга мөмкинсез. ТКИ-ның китап кибете шушы сылтанма буенча.

    Шулай ук электрон китап кибете дигән төшенчә дә бар. Монсы инде төрле форматлардагы (pdf, fb2, epub, mobi) текстларны тәкъдим итә. Андый текстларны сез компьютер экраныннан, яки кәрәзле телефоннан, смартфоннан, айфоннан укый аласыз.
    Һәртөрле планшетлар, айпадлар белән бергә электрон китап уку өчен махсус җайланмалар да чыгарыла. аларны "гаджет" дип тә, "райдер" дип тә, "электрон китап" (электронная книга) дип тә йөртәләр. Заманча яхшы телефоны булган кешегә (ә ул һәркемдә бар бугай) мондый махсус җайланмалар мотлак түгел.

    Татарча электрон китап дигән нәрсәне иң беренчеләрдән булып гамәлгә куючы - шушы сайт. Марат Кәбировның әсәрләре инде ун елдан артык төрле форматларда электрон китап рәвешендә тарала. Һәм бүген дә язучының әсәрләрен электрон форматта тәкъдим итүче китап кибете уңышлы эшләп килә. Анда шушы сылтанма буенча күчәргә кирәк - Электрон китап кибете


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика