Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Китап сайты

Китап сайты


    Дусларың белән бүлеш:


    Бу сайтны бер икеләнүсез китап сайты дип атарга мөмкин, чөнки сүз, нигездә, язучы, иҗат, китаплар турында бара.

    Алай гына да түгел, монда тулы канлы китапханә эшли, әсәрләрне онлайн уку һәм күчереп алу мөмкинлеге бар. Бу биттә аерым тукталып тормыйбыз, сез аның белән монда таныша аласыз.

    Шулай ук монда интернеттагы иң зур һәм иң бай китап кибетләре турында белешмә алырга, шул сайтларга күчеп кирәкле әсәрләрне сайларга мөмкинлек бар. Моның өчен нибары китаплар кибете дигән биткә күчәргә генә кирәк.

    Һәм бу сәхифәнең китап сайты икәнен дәлилләүче тагы бер нәрсә - татарча электрон китаплар кибете. Бу бүгенге татар интернетында беркадәр уникаль күренеш дип тә әйтергә мөмкиндер. Һәрхәлдә, заманча форматларда электрон китап тәкъдим итүче кибетләр әлегә юк.

    Сез монда Марат Кәбировның киң билгеле китапларын, шулай ук яңа гына тәмамланган әсәрләрен дә укый аласыз. Хәер, бу хакта артык сөйләп торуның кирәге дә юктыр инде, чөнки сатып алу системасы бик уңайлы, кибетебез клиентлары арасында хәтта өлкән яшьтәгеләр дә бар һәм алар бернинди авырлыксыз китап алып укый.

    Китаплар белән танышу һәм сатып алу өчен менә бу биткә күчегез. Укып чыкканнан соң тәэсирләрегезне язып калдырыгыз - автор өчен сезнең фикерегез кыйммәт.


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика