Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Китапханэ

Китапханә


    Дусларың белән бүлеш:


    Китапханә төшенчәсе сүзлекләрдә болай билгеләнә: "Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина." Ләкин заман үзгәрү белән бергә бу өлкәдә дә беркадәр үзгәрешләр барлыкка килде. Хәзер инде электрон язмалар да бар һәм интернет киңлегендә урнаштырылган электрон язмаларны туплаган сайтларны да китапханә (электрон китапханә) дип атап йөртәләр.

    Беренче китапханәләр борынгы Көнчыгышта безнең эрага кадәр барлыкка килә. Безнең эрага кадәр 2500-нче елларда Вавилон шәһәре Ниппурда урнашкан балчык тактачыклар китапханәсе беренче китапханә дип санала. Мисырда яңа патшалык чорында Рамзес II 20 000 папирусны бер урынга җыюга ирешә. Иң танылган борынгы чор китапханәсе — б.э.к. VII гасырда Әссүрия патшасының Ниневиядәге сараендагы чөй язулы балчык тактачыклар китапханәсе. Тактачыкларның төп өлеше хокукый мәгълүмат йөртә. Б.э.к. III гасырда Александриядә патша Птолемей I тарафыннан төзелгән китапханә дә зур гыйлем үзәге булып санала.

    Милли китапханәнең максаты - шушы дәүләттә чыгарылган, аңа берәр бәйләнеше яки укучыларның ихтыяҗы булган барлык әдәбиятның саклануын һәм укучыларга аларны уку өчен уңай шартларны тәэмин итү. Милли китапханәләрдә мөһим булган басмаларның иң кимендә бер данәсен булдыру өчен нәшер итүчеләргә басманың бер данәсен бу китапханәләргә җибәрү шарт буларак куела. Татарстанда бер милли китапханә бар, ул Казан шәһәрендә урнашкан.

    Өлкә китапханәләре милли китапханәләрнең филиаллары ролен уйныйлар. Мондый китапханәләрнең булуы үзәктән еракта урнашкан регионнар өчен аеруча әһәмиятле. Урал һәм Себер өлкә китапханәләренә шулай ук басмаларның бер данәсе зарури рәвештә җибәрелергә тиеш.

    Шулай ук киң кулланылышта булган әдәбият белән тәэмин итүче китапханәләр, уку йортлары китапханәләре, сукырлар өчен һәм махсус әдәбият (ноталар, дәүләт стандартлары, рәсми документлар һ.б.) саклаучы китапханәләр һ.б. була.


шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика