Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Китаплар кибете

Китаплар кибете


    Дусларың белән бүлеш:


    Интернетта китаплар кибете эзләүчеләр шактый. Яндекста да, Гуглда да. Һәм алар ни өчендер китап кибете, яки китап кибетләре дип түгел, ә нәкъ менә китаплар кибете дип эзлиләр. Бу битне аларга ярдәм йөзеннән махсус эшләдек. Һәм китаплар белән сәүдә итүче иң зур китап кибетләренә сылтанма куярга булдык.

    Иң танылган китаплар кибете исемлеге

    Озон
    Китаплар сатучы интернет кибет буларак барлыкка килгән Озон бүген Россиядә иң зур сәүдә үзәге дип исәпләнә һәм монда бөтен нәрсәне дә табарга мөмкин. Шул җәһәттән аны Амазон белән тиңләргә буладыр. Татар китаплары да сатыла. Сайты - ozon.ru

    Лабиринт
    Мәскәүнең һәм Россиянең иң зур интернет китаплар кибете булып исәпләнә. Бер мең җитештерүчедән төрле жанрдагы 200 000 китап белән сәүдә итә. Бу китаплар кибете сайтына керү өчен монда басарга кирәк - labirint.ru

    Литрес
    Россия һәм СНГ илләрендә электрон китап чыгаручы һәм таратучы иң зур оешма. Эксмо, АСТ, «Рипол-классик», «Азбука-Аттикус», «Альфа-книга», «Коммерсантъ», «Манн, Иванов и Фербер» кебек иң зур нәшриятлар белән хезмәттәшлек итә. бүген аның ассортиментында 750 000 электрон китап исәпләнә. Рәсми сайты - litres.ru

    Эксмо
    Россиядә һәм Европада иң зур китап нәшриятларыннан исәпләнүче. Мәктәп дәреслекләреннән тыш бөтен төр китап юнәлешендә дә эшли: бүгенге проза, балалар әдәбияты, фантастика, мистика, детектив, мәхәббәт романы һ.б., һ.б. Рәсми сайты һәм китаплар кибете - eksmo.ru

    Вебкитап
    Бу кибет буларак түгел, ә татар язучыларының әсәрләрен электрон китапка әйләндереп сатуга куючы интернет нәшрият рәвешендә барлыкка килгән иде. Ләкин язучыларның мондый ихтыяҗы булмау сәбәпле, эшен тулы көченә дәвам итә алмады. Хәзерге вакытта капиталь үзгәртеп корулар белән шөгыльләнә.

    MaratKabirov.com
    Монсы - безнең сайтның татарча электрон китаплар кибете. Монда бары тик Марат Кәбиров әсәрләре генә тәкъдим ителә. Китаплар pdf, fb2, epub, mobi форматларында. Акча түләү ысулы - Робокасса аша. Россиядә иң популяр бу агрегатор ярдәмендә барлык түләү ысулларын да (банк карталары, вебмани, яндексденьги, киви һ.б.) кулланырга мөмкин. Кибет исәбенә акча күчү белән сез күрсәткән электрон почтага китап файлы килеп җитә.
    Китап сатып алу өчен шушы сылтанма буенча күчәргә кирәк - китаплар


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика