Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Минем яраткан язучым

Минем яраткан язучым


    Дусларың белән бүлеш:


     Зөлфәт иҗатында йолдыз образы


    Кереш

    ХХ йөз ахыры татар әдәбияты өчен, татар халкы өчен күренмәгән үсеш алу чоры. Әллә кайдан алынган сыман милләт көче, милләт талантлары. Бу кыска дәвер арасында йөзләгән талантлы әсәр язылды, дистәләгән әдип тере классик булып китте. Бу милли күтәренке бөтен өлкәләрдә дә чагыла. Ләкин шигърияттә аны еруча югары дәрәҗәләргә менгәне бөтенебезгә дә мәгълүм.
    Бу үсеш ХХ гасыр башы шигъриятенә охшаш. Шуңа күрә, безнең чорга түбәндәге сүзләр килешеп тора: «ХХ йөз башы лирикасында эмоциональ һәм логик ситуацияләр бик тә төрлеләнде һәм катлауланды. Бу хәл шәхеснең, лирик геройның характеры белән бәйләнгән иде. Бу чорда лирика инде иҗтимагый-тарихи процесска актив тартылган драматик һәм трагик шәхеснең уй-кичерешләрендәге катлаулыкны чагылдыру юлына басты» , – дип тасвирлый лирик ур чордагы шәгьриятне Г. Халит.
    Зөлфәт бүгенге татар әдәбиятында аеруча үзенчәлекле һәм мөһим урынны алып тора. Аның иҗаты киңлеге, тел-стиль, образлылыгы, рухи көче белән аерылып тора.
    Бу хезмәт Зөлфәтнең әäәáи œзенчәлекләрен анализлауга багышланган. Бу хезмәтнең төп максаты булып тора.
    Төп максатка ирешœ ө÷ен безнең тарафтан тœбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:
    – Зөлфәт иҗат юлы һәм үзенчәлекләре өйрәнелде;
    – әäәáи œзенчәлекләрен өйрәнœче әдәбият белгечләре хезмәтләре анализланды: алар арасында А. Әхмәдуллин, Т. Галиуллин Һәì башкалар хезмәтләре;
    – татар әдәбият тәнкыйтендә Зөлфәтнең әäәáи œзенчәлекләренә багышланган хезмәтләр анализланды;
    – Зөлфәтнең поэмаларында һәм шигырьләрендә йолдыз образын куллану œзенчәлекләре тикшерелде.
    Теманың актуальлеге бәхәссез. Беренче яктан, аерым символ-образларны өйрәнү шагыйрьнең әдәби үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә.
    Икенче яктан, Зөлфәтнең иҗатын өйрәнү әлегә башлангыч чорда гына тора.
    Хезмәтнең актуальлегенә тагын бер дәлил булып Зөлфәтнең ХХ гасыр ахыры әдәбиятына яңа тема-идеяләр кертүе Һәì œçенчәлекле урын алып торуын әйтеп була.
    Зөлфәтнең иҗатын анализлаганда, без, әлбәттә, аның төрле җыентыклардагы шигырьләрен һәм поэмаларына таяндык. Тәнкыйть хезмәтләрдән, Т. Галиуллин, А Әхмәдуллин Һәì кайбер башка тәнкыйтьчеләргә Һәì әäәáият белгечләренә мөрәҗәãать иттек. Символизм хәрәкәтен анализлаганда, безнең тарафтан шулай ук рус символизмына багышланган кайбер материаллар каралды.
    Тел Һәм стиль œзенчәлекләрен караганда, без Р. Яхин, Р. Абдуллина, И. Низамов, В. Хаков Һам башка тел Һәм әдәбият белеме белгечләре эшләренә таяндык.
    Хезмәт керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклаудан һәì әäәáият исемлегеннән тора.
    Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәì мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәì кулланылган чыганаклар күрсәтелә.
    Беренче бœлектә Зөлфәтнең иҗади œзенчәлекләре анализлана. Монда ук шагыйрьгә әäәáи тәнкыйтьтә бирелгән билгеләмәләр китерелгән.
    Икенче бœлек Зөлфәт иҗатында йолдыз образын куллану үзенчәлекләре анализына багышланган.
    Йомгаклауда хезмәтнең төп нәтиҗәëәðе билгеләнгән, тема өстендә эшләœ ïерспективалар кœрсәтелгән.

    Зөлфәт иҗатының гомуми үзенчәлекләре

    Т. Галиуллин әйтүенчә, «ХХ гасырның соңгы чиреге татар поэзиясе һәм эчтәлеге, һәм тышкы рәвеше, сурәтләү чаралары җәһетеннән башка чорларны кабатламыйча, табигый булган буыннар алышынуын башыннан кичереп, үсешен дәвам иткән» .
    Бүгенге иҗтимагый-әдәби тормыш һәм лирик, һәм эпик әсәрләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача. Эзләнүләрнең төрле юнәлешләрдә баруы – шуның ачык бер мисалы. Безнең көннәр татар поэзиясе аерым шәхеснең һәм бөтен җәмгыятьнең рухи тәҗрибәсен тулырак ачуга, галәм белән табигать, хыял белән чынлык арасындагы якынлыкны бөтен тулылыгында аңларга омтылышы белән көчле, – дип язалар «Татар әдәбияты тарихы» авторлары .
    Әлбәттә, безнең дәвердәге яңа ачылышлар, яңа темалар һәм яңа символ-образлар китерүдә Зөлфәтнең урынын билгеләп китәргә кирәк.
    Шул ук «Татар әдәбияты тарихы»нда мондый юллар бар: «70-90 нчы еллар Зөлфәт <...> авазы торган саен үзенчәлерәк яңгырый. Ул гражданлык хисе, миһербанлылык, кешегә һәм табигатькә мәхәббәт кебек шигъриятнең элек-электән килгән сыйфатларын бүгенге көн күзлегеннән, яңа биеклектән килеп ачарга омтыла» .
    Икенче яктан, Зөлфәт – Дәрдемәндгә хас булган символизмга да якын тора. Бу очракта йолдыз аның иҗатында символ булып килә.
    Символизм хәрәкәтенә моңсу мотивлар, œлем турында уйланулар хас. Бигрәк тә бу кœренешләр рус символизмында ачык чагыла. Брюсов иҗатына багышланган хезмәттә мондый юллар табып була: «Русский символизм был прочно связан в читательском представлении с визионерством, неустойчивостью и туманностью чувств, мнений, красок, со стремлением уловить нечто запредельное, с мистицизмом».
    Безнең фикеребезчә, бу сүзләр Зөлфәт иҗатына аеруча хас булып торалар.
    Зөлфәт (Маликов Дөлфәт Госман улы) 1947 нче елның 3 нче гыйнварендә туган.
    Шагыйрь буларак ул бүгенге көндә танылган һәм төрле бүләкләргә лаек булган. Шулай, ул – Татарстан Республикасынң Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты.
    Фәлсәфи карашлары да, эстетик тойгылары да Зөлфәтнең Көнчыгыштан да, Көнбатыштан да алынгандыр. Кайсы йогынтысы көчлерәк булуын бик төгәл анализ аша гына билгеләп буладыр.
    Алданрак чорда Зөлфәткә нәкъ декадентлык тамгасы элеп куярлар иде. Мәсәлән, И. Нуруллин «декадентлык (термин үзе «төшү, түбәнәю» мәгънәсендәге латин сүзеннән алынган) мәгълүм булганча, символизм, импрессионизм, футуризм, сюрреализм, кубизм кебек реализмга каршы юнәлтелгән агымнарны берләштерә торган катлаулы күренеш. Аның нигез ташы – буржуаз индивидуализм. Философия ягыннан ул субъектив идеализмның төрле төрләренә таяна. Эстетик яктан исә иҗтимагый тормышка катнашмау, идеясезлекне (?! – ассызык безнеке) алга сөрә, «сәнгать өчен сәнгать» принципларын соңгы чигенә җиткерә» .
    Зөлфәтнең иҗаты күпкырлы. Аның иҗатында тарихи поэмалар да, җырлар да, лирик шигырьләр дә бар. Әйтик, ерак дәвердә туып, безнең чорда да нәфислеген, сафлыгын югалтмаган халык җыры, халык моңы белән соклана, шуннан ямь, илһам ала. Халыкның җыр мирасында уелып-уелып галиҗәнап тарих эзләре калган, ди шагыйрь:
    Ерак тарих сыман серле яклар.
    Моңның туган иле, синме бу?
    Нинди төшләр күреп йоклый гөлләр?
    Җирдә төнге гөлләр тынлыгы.
    1990 нчы елда дөнья күргән «Адашкапн болыт» китабында Зөлфәт – тормыш һәм олы дөнья, тарих турында җитди фикер йөртүче, җитлеккән шагыйрь. Күп кенә шигырьләндә (мәсәлән, «Итек», «Өм», «Сөембикәнең хушлашу догасы») халык язмышы, шәхес культы шаукымы турында уйланса, авыр тойгылары белән уртаклашса, «Ат йокысы» кебек әсәрләрендә кешене янәдән табигать кочагына, балачагына алып кайту рухы белән яши. Зәвыгы нечкәрә, чигештәге матур бизәкләр, энҗе-гәүһәрләр арта бара.
    Зөлфәт шулай ук эпик поэмалар авторы. Бу эпик поэмаларында вакыйгалы сюжет еш кына лирик кичерешләр, уйланулар, иркен чигенешләр, романтик уйлану-хисләнүләр белән аралаша. Төзелеше буенча Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» эпик поэмасы тупланган вакыйгалар җирлегендә ачылган чор һәм кеше язмышы турында лирик һәм фәлсәфи уйлануларга, дәверләр арасындагы җанлы җепләрне эзләүгә корылган әсәрләр.
    Зөлфәт шулай ук җыр жанрында да үз урынын алып тора. Монда шагыйрь тормыш муллыгын, шәхес кичерешләрен җыр аша чагылдыру юлында үткәндәге казанышларга, халык иҗаты ачкан кыйммәтләргә, киңәйтелгән сынландыру алымнарына киң таяна.
    «Татар халкының җыр мирасы күп төсле бизәкләрдән тукылган моңлы, шигъри бер дөнья булып күз алдына килә» . Чыннан да, «җырның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм гамьгә, дәрткә бай тылсымлы музыкасы халыкның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да, бүгенге көннәр аһәңе дә тирән булып уелган» .
    Безнең тарафтан Зөлфәт иҗатындагы йолдыз образы ачыкланды. Әлбәттә, шундый күпкырлы иҗатта бу образ төрлечә һәм үзенчәлекле кулланыш тапкан.

    Зөлфәт иҗатында йолдыз образ-символик үзенчәлекләре

    Шигърият, беренче чиратта, лирик, шәхеснең уй-кичерешләре тәэсир итә торган әдәбият. Ләкин шигьриятнең үсеше һәм булмаган дәрәҗәгә күтәрелеше белән бергә татар әдәбиятында аның сыйфатый үзгәрешләре дә чагыла. Бу шигъриятдә бөтен яктан да сизелеп тора: яңа лирик герой, шигырьнең формаларында, образлык системасында, тел чараларында.
    Образлык системасын төзегәндә шигърияттә традицион символлар да, яңа образ да кулланыла. Безнең тарфтан тикшерелгән йолдыз образы традицион символларга карый. Аны Тукай да, С. Рәмиев тә, Х. Туфан да киң кулланганнар. Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиев иҗатында романтизмга хас образлы фикерләү калып бара. Мисал өчен «Минем төн» исемле шигырен китереп була. Аның исеме дә «Таң вакыты»на капмы-каршы тора. Аның пессимизмлыгы романтик төсләрдә сурәтләнә:
    «Караңгы һәм таңы ерак...
    ... Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да,
    Хәят беткән, җаны юк танның да,
    Торам да карыйм, юк, таң атмый...».
    Йолдыз образы татар халык иҗатында да еш очрый. Ул башка символлар белән беррәттән тора: арслан, төлке, карчыга, сандугач, күгәрчен, аккош, кыр казы, күке, күбәләк, карлыгач; чәчәк, алма, каен, җиләк, тал, гөл, бакча, камыш; таң, чишмә, томан, кояш, ай, болыт, җил, агымсу, карурман, биек тау, олы юл, сәхра һ.б. кебек.
    Алар традицион булган мәгънәләр алып килә. Мәсәлән, искиткеч күп җырлар тукымасына кергән бу традицион образ – моңлы тавышлы бер кош та, бәхет, мәхәббәт, сафлык, моңаю, сөйгән яр символы да. Җил – һава дулкыннары хәрәкәтен генә түгел, лирик геройның күңел дулкыннары хәрәкәтен – кайгы агышын, гомер үтүен гәүдәләндерүче образ да.
    Ә йолдыз – мәңгелек, галәм, һәм шул ук очракта ялгызлык, сагыну һ.б.
    Әмма Зөлфәт шигъриятендә бу образ башкача яңгырый башлый.
    «Күк тирәге йолдызланган чак...» шигырендә Зөлфәт йолдыз образына мәхәббәт мәгънәсе кертә. Шул ук вакытта монда йолдыз метафора булып килә:
    Күк тирәге яфрак ярмый икән,
    Йолдыз яра икән бит алар! –
    Безнең сөю – йолдыз ярган галәм...
    Шуңа ямьле бит бу дөньялар! [167]
    Бу юлларда, күргәнебезчә, йолдыз галәмне ярып, кеше рухының көчен тасвирлап килә.
    Мәхәббәткә багышланган шигырьләрендә Зөлфәт шактый еш йолдыз символын куллана. Әйтик, «Бар килеш...» исемле шигырь шулай ук мәхәббәткә, үткән яшьлек темаларына багышланган. Әлбәттә, бу аеруча тирән лирик шигырь. Һәм монда шулай ук йолдыз образын күзәтеп була.
    Йолдыз тулы биек бу гөмбәзгә
    Баллы ул кич тагын ут элсен! –
    Син чагылган чишмә
    Шау чулпылы
    Чылтыр толым булып сүтелсен... [168]
    Бу өзектә Зөлфәт үзенең эчке хисләрен өченче зат боерык фигыль формалары белән билгели, шулай ул үзенең теләген белдерә. Шигыйрьнең лейтмотивы булып «туясым юк сөюдән» кебек юл килүен истә тотып, без йолдыз образында шулай ук кеше хисләренең, шәхес мәхәббәтенең галәм кебек киң булуын, рухының күкләргә кадәр биек булуын күзәтәбез.
    Бу шигырьдә йолдыз образыннан тыш, Ай символы да бар:
    Сөю назларына туймас чорым!
    Таласын ла еллар, талкысын –
    Әмма
    Яшьлегемә шаһит Аем
    Ярты күкне иңләп балкысын! [168]
    Шулай итеп, йолдыз образы Зөлфәт иҗатында гипербола ролендә килеп кеше рухының, мәхәббәтенең көчен билгеләп килә.
    Әлбәттә, бу күренеш шагыйрьнең мәхәббәткә багышланган шигырьләренә генә карый. Мәхәббәт көчен йолдыз нуры белән образлы чагыштыру Зөлфәт иҗатына хас күренеш. Бу очракта йолдыз образы метафора булып килә. Мәсәлән:
    Һич югында ерак йолдыз нуры
    Булып миңа там син тын гына.
    Сөю дәшкән былбыл булып сайра,
    Аккоштай йөз дөнья таңында! [173], – ди шагыйрь «Бул гына» исемле шигырендә.
    Монда йолдыз нуры образы башка образларга (былбыл, аккош) тиңдәш булып, шулай ук мәхәббәт көчен билгеләргә ярдәм итә.
    Мәхәббәт – гомерне ярату, дөньяның гүзәллеген кабул итү символы. Бу символда Зөлфәтнең мөселман буларак нинди дә булса эротик мизгелләр бирелмәгән, ә бит символистлар иҗатында мәхәббәт һәм эротика аеруча зур урын алып торган (рус символизмында Вл. Ходасевич, М. Кузмин иҗатына мөрәҗәгать итсәк, ә француз символизмында П. Верлен иҗатына).
    Шагыйрь әйтмичә калу һич мөмкин булмаган уй һәм тойгыларын гына теркәп барган. Шуңа күрә алар тыгыз эчтәлекле, тирән хисле һәм ул шигырьләрнең һәрбер юлына тукталып, озак уйланырга, гүзәллегенә карап сокланырга һәм эстетик ләззәт алырга мөмкин.
    Әмма башка темага караган әсәрләрендә йолдыз образы икенче мәгънәдә килә. Әйтик «Шулай икән...» шигырендә Зөлфәт мәңгелек һәм фани дөньяны каршы куя. Бу – татар шигърияте традицияләренә хас булган фәлсәфи әсәр. Шигырьнең ритмикасы да, мәгънәсе дә Дәрдмәнд юлларына охшаш:
    Узмас дип йөрмә гомерне...
    Җил сыман уза икән!
    Әнә бит –
    Хәтта йолдызлар
    Картая, туза икән... [173]
    Күргәнебезчә, бу юлларның ритмикасы танылган «Караб» шигыренә охшаш. Әмма монда нинди дә булса тирән символика күзәтелми. Монда вакытның һәрдаими узуы, аның бертуктаусыз агуы билгеләнә. Һәм шуны дәлилләп, Зөлфәт йолдызлар образларына мөрәҗәгать итә. Монда йолдызлар күплек санында килеп, аларның да вакытны җиңә алмауларын билгели шагыйрь.
    Түбәндәрәк, шигырьдә Зөлфәт аерым алган «якты йолдыз»га мөрәҗагать итә:
    Юкса бит
    Якты йолдыз да
    Сүрелә, туза икән...
    Сөеп яшәгән гомерләр
    Нишләп тиз уза икән? [173].
    «Якты йолдыз» образында без инде символик чараны билгелибез. Бу мисалда шагыйрь ниндидер билгесез аерым алган йолдызны шәхес итеп күрә. Һәм түбәндәрәк бу йолдыз – автор үзе булып чыга:
    ... Әллә ни булмас...
    Китәрмен
    Галәмгә ялгыз гына,
    Суыныр, сүнер, югалыр
    Ялгыз бер йолдыз гына... [173].
    Шулай итеп, автор үзенең хисләрен галәм һәм йолдыз образлары тиңләп, өстәрәк әйтеп киткән символларны сурәтли.
    Әйткәнебезчә, йолдыз, йолдыз нуры образлары Зөлфәт иҗатында еш кына мәхәббәт көчен, шәхес рухын сурәтләргә ярдәм итә. Ә, әйтик, «Төнге гөлләр» шигырендә йолдыз образы дөньяның салкынлыгын белдерә. Монда автор салкын йолдызларны җылы гөлләргә антитеза итеп тасвирлый:
    Гөлләр җылысыннан мантый дөнья
    Йолдызлары салкын төн килсә...
    Җылытырга түгел, җылынырга
    Диеп шыткан гөлләр югыйсә! [175].
    Монда Зөлфәт йолдызларны күплек санында гына куллана, шул чара белән ул аларның салкынлыгын, ераклыгын көчәйтә. Өстәмә, шул салкынлыкны автор кабатлау белән өсти:
    Гөл җылысы бераз җылытмасмы
    Йолдызлары салкын бу төнне? – [176]
    Һәм: «Шуңа күрә, япа-ялгыз чакта,
    Йолдызлары салкын төннәрдә,
    Өшәнгән бу җаным җылынсын дип,
    Сыенам мин төнге гөлләргә... [176].
    Шулай итеп, «Төнге гөлләр» шигырендә йолдыз образы салкынлыкны, ялгызлыкны символик рәвештә билгели.

    Безнең тарафтан Зөлфәтнең иҗатында йолдыз образының берничә үзенчәлеге билгеләнде. Беренчедән, йолдыз символы традицион рәвештә мәңгелекне, кешенең өметен белдереп килә. Ләкин Зөлфәт иҗатында бу символ киңрәк тә кулланыла. Лирик шигырьләрендә, ягъни поэмалардагы лирик кичерешләрдә йолдыз, киресенчә, санкынлыкны, ераклыкны, ялгызлыкны да билгели.
    Һәм, өченчедән, йолдыз символы еш кына галәмне белдереп, халык иҗатына якын булып, шәхеснең бөеклеген, рухи көчен билгәләүдә чара булып та тора.

    Йомгак

    Т. Галиуллин фикере буенча, «М. Әгъләмов, М. Галиев, Зөлфәт, Г. Морат кебек шагыйрьләр милли аң үсешен, кешенең уйлану, дөньяны һәм үз-үзен танып белү рәвешен, бер яктан, борынгы чордан килгән мифик алымнар, ышанулар аша аңларга, сурәтләргә омтылсалар, шулар ярдәмендә кичереш тирбәлешләрен чагылдырсалар, икенчедән, әһәмиятсез, артык гадәти күренгән детальдә, чакмадан ут чыгаргандай, олы мәгънә эзлиләр, гомумиләштерү юлына чыгалар» .
    Шәрыкъ әдәбияты символларына игътибар итү Зөлфәт иҗатына хас. Шул образлардан безнең тарафтан йолдыз образы тикшерелде.
    Нәтиҗәдә без түбәндәге йомгакка килдек:
    • Зөлфәт эпик поэмаларында йолдыз образын Шәрыкъ әдәбияты традицияләрендә куллана (йолдыз – мәңгелек, йолдыз – өмет һ.б.);
    • йолдыз образы шулай ук совет чоры шигъриятенә хас булган рухи көч, өмет, киләчәккә омтимистик карашларны да билгели. Зөлфәт иҗатында мондый образ беренче символ белән бергәләшеп килә;
    • Зөлфәт шигъриятендә йолдыз образы ешрак лирик әсәрләрендә һәм аеруча мәхәббәткә багышланган шигырьләрендә очрый;
    • аерым шигырьләрендә шагыйрь йолдыз образы аша ялгызлыкны, салкынлыкны, караңгылыкны сурәтли. Йолдыз образы бу очракта көчле метафора булып килә;
    • Зөлфәтнең фәлсәфи шигырьләрендә йолдыз образы, киресенчә, дөньяның мәңге булмавын белдерә. Мондый караш бүгенге әдәбиятка гына хас.
    Шулай итеп, йолдыз образын кулланып, Зөлфәт төрле максатларга ирешә. Бер яктан, бу метафорик кулланыш, икенче яктан, традицион кулланыш, һәм, өченчедән, яңача символлик кулланыш. Соңгы очракта шагыйрь йолдыз образы аша шәхеснең дөньядагы ялгызлыгын, гомернең кыскалыгын чагылдыра.
    Моның турында Т. Галиуллин да әйтеп китә: «Гасыр ахыры шигъриятендә кыю чагыштырулар, төсләрне төрлечә куюлар, хис төсмерләре кинәр алышыну, сурәтне төгәлләмичә өзү, символлар, деталь аша гомумиләштерүгә чыгулар, шигъри калыплар төрлелеге (көйләм шигыре янәшәсендә төрле үлчәүле сөйләм, интонацион шигырь үсә) борчылуны, өметсезлекне, яшәешнең мәгънәсезлеген, шәхеснең олы дөньяда ялгызлыгын, гомернең кыскалыгын чагылдыруга буйсыналар (Зөлфәт, М. Әгъләмов, И. Иксанова, Л. Шагыйрьҗан, Р. Зәйдулла, Сөләйман һ.б.)» .
    Шулай итеп, Зөлфәт бүгенге татар шигъриятендә үзенең фәлсәфи һәм тарихи темалары белән үзенчәлекле урынын алды. Һәм безнең тарафтан аның иҗатындагы йолдыз образ-символын кулланышын тикшерү, Зөлфәт шигъриятенең үзенчәлеген билгеләде. Киләчәктә шагыйрьнең иҗатындагы башка образларны (мәсәлән, еш очрый торган Ат образы) өйрәнү аның иҗатын тагын да тирәнрәк һәм төгәлрәк аңларга ярдәм итәр.

    Кулланылган әдәбият
    Әõмәдуллин А. Офыклар киңәéгәндә: әäәáи тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002. – 240 б.
    Галиуллин Т. Шигърият офыклары // Татар шигърияте: 1980-2000 еллар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 4-30 б.
    Мусин Ф. Көмеш көзге: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 256 б.
    Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – 480 б.
    Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
    Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1988. – Б. 5.
    Татар шигърияте: 1980-2000 еллар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 352 б.
    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.
    Халит Г. Яңа гасыр поэзиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 168 б.

    Чыганак: Казан дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика