Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Шагыйрь

Шагыйрь


    Дусларың белән бүлеш:


    Дәрдемәнд иҗатында символизм


    БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ДӘРДЕМӘНДНЕҢ ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛЕ
    ҺӘМ ИҖАТ ЮЛЫ ІӘМ СИМВОЛИЗМНЫЈ ГОМУМИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    1. Дәрдемәнднең тәрҗемәи хәле Һәм иҗат юлы

    Ә. Сибгатуллинаның «Суфичылык серләре» китабында «дәрдмәнд» сœзе тœбәндәгечә аңлатыла: «Дәрдмәнд (дәрдемәнд) – фарсы: дәрте-хәсрәте бар кеше, кайгысы бар кеше. Гаҗиз, бичара.
    Шигърияттә гашыйк кеше – дәрдемәнд. Шулай ук милләт кайгысын, җәмгыять мәсьәләләрен кайгыртучы кеше дә œзен «дәрдемәнд» дип атарга мөмкин.
    <...> Кœренекле шагыйрь Закир Рәмиев тә нәкъ шушы ноктадан торып, œзенә “Дәрдемәнд” псевдонимын алган” , – дип яза әдәбият белгече.
    Бу аңлатма Дәрдемәндкә бигрәк тә туры килеп тора. Аның шигърияте бер яктан моңсу, ә икенче яктан милләт кайгысы белән чорналып алынган.
    Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Дәрдемәнд) 1859 нчы елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Стәрлетамак өязе Җиргән исемле авылда сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. 1862 нче елда (Закирга өч яшь тулгач) Мөхәммәтсадыйк агай Җиргәннән Орск өязендәге Юлык авылына күчеп килә һәм шунда алтын приискасы ачып җибәрә.
    Дәрдемәнд башлангыч белемне гаиләдә тәрбияләнеп ала, ә соңрак, үзеннән ике яшькә олы агасы Шакир Рәмиев белән бергәләп, Орск өязенең Моллакай авылының мәдрәсәсендә укый. Гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә. Әнисенең тәэсирендә яшьтән үк рус теле һәм рус әдәбияты белән кызыксына башлый.
    Мәдрәсәне бетереп чыкканнан соң, Дәрдемәнд 1880 нче елда Төркиягә укырга китә. Истанбул шәһәрендә урнашып, ирекле рәвештә төрек теле һәм төрек әдәбиятын өйрәнә.
    Әдәбият белән кызыксынудан тыш, Дәрдемәндкә мәдәният йортлары, басмаханә эшләре белән дә танышырга йөкләнгән була.
    Рәмиевләр гаиләсе үз басмаханәсен ачырга җыена. Нәшрият ачырга теләү заманы өчен бик прогрессив күренеш була. Кызганычка каршы, алар цензурадан рөхсәт алырга өлгермиләр.
    Дәрдемәнд Истанбулдан Россиягә кайткач, язу эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1906 нчы елның февралендә «Казан мөхбире» газетасында басылган «Каләмгә хатип» исемле шигырендә ул, язучы буларак, үзенең осталыгын да, карашларын һәм эстетик омтылышларын да шактый ачык сиздерә башлый.
    Дәрдемәнд атаклы иганәчеләр гаиләсеннән була. Татар милләте өчен ул кœп кенә матди ярдәм кœрсәтә. Ул татар мәгърифәтенә, мәдәниятенә Һәрвакыт ярдәмче булып тора. Танылган тарихчыбыз Равил Әмирханов әйтœенчә, «к концу XIX столетия в татарском обществе наметился серьезный поворот к светскому образованию, несмотря на все препоны со стороны царизма и консервативных кругов нации. За реформу старометодного медресе прежде всего выступила наиболее радикальная часть татарской буржуазии, ее деловые круги. Ей нужны были люди с известным минимумом светских знаний, которые могли бы практически вести дело, развивая производство. Среди ревнителей светской образованности были такие крупные дельцы и промышленники-воротилы, как Ахмед и Гани Хусаиновы, Шакир и Закир Рамиевы, фабриканты Акчурины, Утямышевы, Азимовы и другие» .
    Дәрдемәнд үзенең беренче шигырьләреннән үк татар әдәби теленең ничек булуын һәм нинди юллар белән камилләшергә тиешлеген мәсьәләсен дә күтәрә.
    Бу чакта да, соңыннан да Дәрдемәнднең «дөньяга карашы – идеалистик. Бу хәл аның күп кенә шигырьләренең фәлсәфи нигезен билгели. Дәрдемәндчә, материалистик дөнья ахырында икенче бер дөнья бар – ул мәңгелек. Ә яшәмәктә булган дөнья – фани, барыбер бетәчәк» .
    Дәрдемәнд үз заманында шигърият техникасының остазы итеп билгеләнә, һәм әсәрләренең аһәңлеге, моңы белән аерылып тора. Мәсәлән, М. Гайнуллин китергән икеюллык шигырендә соклану сизелә: «Дәрдемәнд үз шигыртләренең техникасы өстендә эшләгәндә, аларны яшьләргә өлге-күтәргеч дәрәҗәсенә җитәрлек булуларын да күздә тота. Мәсәлән:
    Язу язган егетләргә бөгенге,
    Язу үлчәү өчен булсын өленге, –
    дигән ике юллы строфаның үзеннән генә дә күп нәрсә аңларга мөмкин! Тартык һәм сузык авазларның тәңгәл рәвештә кабатланып килүе, шигырь юлларының бертөсле башлануы һәм, ниһаять, шигырь юлларының бөтен иҗекләре тулы яңгырашта булган рифмадаш сүзләргә бетүе – болар барысы да әсәрнең художество эшләнеш камилләштерүгә буйсындырылганнар» .
    Шул ук Гайнуллин иҗат портретлары китабында «Дәрдемәнд үзенең бөек революциягә булган мөнәсәбәтен, гомумән, шул еллардагы кичерешләрен белдереп шигырьләр дә язып куйган. Ул аларда:
    Куанды ил, канат какты мәләкләр (фәрештәләр),
    Шашып, аң-таң булып, шайтан төкерде!..
    Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
    Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
    Җиһан тормыш туен иткән чагында,
    Синең урының үлекләр аймагында, –
    кебек строфалары белән ул капитализм урынына яңә, яшь тормыш килүен танырга мәҗбүр була» , – дип яза.
    Революция килœ белән Дәрдмәнд туган җирендә кала. Башка аксөякләр белән ул чит илләргә китми. Чөнки ул œзен œз ватанының улы дип саный: «С приходом революции он не уезжает за границу, как делали многие из его сословного ряда, а остается на своей родине, чтобы быть полезным своему народу. Умирает поэт в нищете в 1921 году, в состоянии физического истощения, всеми забытый, никому не нужный» , – дип яза А.М. Сәяпова.
    1921 нче елда 9 октябрендә 62 яшенә җиткән шагыйребез Дәрдемәндне Орск шәһәрендә соңгы юлга озаталар...
    «Үлүенә бер ел тулу уңае белән язган мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов Дәрдемәнд шигырьләренең «коелган корыч кебек өслүбле, тирән мәгънәле» икәнлекләрен аеруча басым ясап әйтә» .
    «Сәгыйть Рәмиев һәм Дәрдемәнд иҗатларының татар поэзия үсешендә әһәмиятләре нәрсәдә соң? Билгеле, аларның иҗаты, иң элек татар поэзиясендәге гасырлардан килгән рационализм, дидактизм һәм үгет-нәсыйхәтчелектән котылу буенча кирәкле эш эшләде», – дип яза И. Нуруллин, һәм Дәрдемәнднең татар шигъриятенә төп өлешен аның шигырь техникасын искә ала. Шулай, «Дәрдемәннән кыскалыкка, аз сүз белән күп мәгънә аңлату осталыгына өйрәнүчеләр арасында Муса Җәлил, Хәсән Туфан һәм башка шагыйрьләр булуы да күп нәрсә турында сөйли» .
    Ләкин, М. Гайнуллин әйткәнчә, «без Дәрдемәндне моның (фәлсәфи карашлары) өчен түгел, нәфис шигырь остасы булганы, һәрнәрсәгә шагыйрь күзе белән карый алганы, кечкенә нәрсәләрдән дә зур поэтик гомумиләштерүләр ясый белүе өчен зурлыйбыз. Ул нинди генә темага язмасын, үзе үткәрергә теләгән фикерне укучыга җиткерү өчен матур образлар, төрле шигъри алымнар эзләп таба, сокландыргыч чагыштырулар, сурәтләүләр белән эш итә» .

    2. ХХ гасыр башында әдәбият символизмның гомуми œзенчәлекләре

    Әдәбиятта символизм XIX гасырның ахырында Һәм ХХ гасырның башында чагыла. Символизм җәмгыятьтәге œзгәрешләрне белдереп килә. А.М. Сәяпова әйтœенчә, «Новое искусство с «содержанием символов его», по А. Белому, – это искусство, отражающее новое мироощущение, которое можно определить, как экзистенциальное» .
    Символизм алдан рус мәдәниятендә барлыкка килә. Ләкин беренче символистлар дип француз шагыйрьләре Рембо Һәм Верлен саналсалар да, нәкъ рус символизмы бөтендөнья мәдәният хәрәкәтендә тирән эз калдыра. Символизмның төп теоретиклары булып В. Брюсов Һәм А. Белый карала. Моны дәлилләр өчен, В. Брюсовка багышланган мәкаләдән цитата китереп була: « В конце 90-х годов происходят перемены в модернистических течениях в литературе. Если в начале и середине 90-х годов модернизм обнаруживал себя отдельными разрозненными выступлениями ряда поэтов и публицистов, то на рубеже веков он постепенно приобретает все более оформленный и широкий характер. В 1899 году вышел первый номер журнала “Мир искусства””. Начатый как чисто художнический, журнал позже обращается и к литературе. В 1901 году в Москве возникает издательство “Скорпион”, ставшее основным центром, вокруг которого сгруппировались символисты. Символизм постепенно вырисовывается не как вздорное учение нескольких молодых поэтов, а как определенное литературное течение. Уже отпала необходимость публиковать статьи и стихи под многочисленными псевдонимами, чтобы создать видимость школы. Она начала свое существование» .
    Символизм хәрәкәтенә моңсу мотивлар, œлем турында уйланулар хас. Бигрәк тә бу кœренешләр рус символизмында ачык чагыла. Брюсов иҗатына багышланган хезмәттә мондый юллар табып була: «Русский символизм был прочно связан в читательском представлении с визионерством, неустойчивостью и туманностью чувств, мнений, красок, со стремлением уловить нечто запредельное, с мистицизмом».
    Символизмны тулырак конкретлаштыру өчен, без Крейд тарафыннан төзелгән җыентыктан символизмга багышланган зур өзек китерергә мәҗбœр. Анда профессор Воляпис тарафыннан язылган мәкаләдә символизмга җыйнак билгеләмә бирелә:
    Шулай, «Символизм объявил войну реализму и политике. Искусство должно быть свободно от общественных проблем. Искусство – самоценная система.
    Символизму характерно:
    - форма декаденства;
    - поклонение индивидуализму;
    - проповедь личности.
    Из лекции Дмитрия Мережковского «О причинах упадка и новых течениях русской литературы»: основные принципы таковы:
    - мистическое содержание;
    - символичность образов;
    - понятие о двоемирии (мир земной, эмпирический – реальность; мир иной – сверхреальность).
    Поэт должен стремиться изобразить путь восхождения в иные миры.
    Познание реалистов в эти миры не проникает. У них рассудочное, горизонтальное понимание мира. Так называемые причинные связи.
    У символистов происходит постижение мира иными, нерассудочными познаниями (по Блоку).
    Реалисты – наблюдатели.
    Символисты – мыслители (по Бальмонту).
    Символисты отрешаются от действительности, уходят в сферу идеального, только там можно постичь очевидную красоту. Философы так определяли эту «красоту»:
    - «мировая воля» у Артура Шопенгауэра;
    - «душа мира» у Владимира Соловьева.
    Само искусство запечатлевает моменты вдохновения (По Бальмонту).
    Мережковский определил новое искусство как искусство художественного идеализма и вывел три принципа:
    - мистическое содержание;
    - расширенное художественное впечатление;
    - русский реализм.
    Понятие грезы. Греза не существует в действительности, но навеяна ею. Это субъективное восприятие мира и собственного «я», отвлеченная красота, особый стиль, создающийся целой системой символических образов. Греза – музыка стиха.
    Символисты извлекают символы из действительности: огонь, свет, роза, храм и т.д.
    Символисты относятся иронически к действительности. Мережковский считал, что мир земной ничего не отражает.
    Символисты сталкиваются с проблемой личности в этом земном мире. Они углубляют внутренний мир человека. Есть два плана существования личности, которые постоянно пересекаются:
    - микрокосм личности;
    - макрокосм бытия;
    Важным является путь восхождения от макрокосма к микрокосму.
    По Соловьеву, земная жизнь – лишь отсвет, искаженное представление бытия. Постичь высший мир можно верой, через религию. Соловьев высказывает это в работе «Идеи и смысл богочеловечества». Он считал, что наступит время разрешения проблем, восторжествует справедливость. Так возникает его понятие соборности – объединение всех вер и религий. Соборность – это еще и соединение веры и культуры» .
    Бу китерелгән озын цитата белән Дәрдемәнд иҗатын чагыштырганда, аның символизмга якын булуын күрми калмый булмый. Кайбер милли œзенчәлекләр, билгеле, бардыр, ләкин шәхескә Һәм сәнгатькә мөнәсәбәтләрне чагыштырып караганда, Дәрдемәнднең символизмы ачык чагыла. Мәсәлән, бу китерелгән цитатаны А.М. Сәяпованың Дәрдемәнд турындагы сœзләре белән чагыштырып була: «Дардменд – поэт внутренней душевной жизни, которая становится центром мироздания и ареной человеческих деяний. В его лирике нет отражения внешней деятельности, но она определяет жизнь поэта, ее определяет духовная жизнь человека. Центр мироздания поэта – личность, ее душа, она – арена самых жестоких сражений. У него макрокосмос становится микрокосмосом: духовная жизнь индивидуума – центр мироздания и авансцена человеческих деяний» .
    Яисә: «Суть поэзии Дардменда за тем, что он сказал – произнес, она непомерно шире и глубже того конкретного, что мы определяем как «социальное», «политическое», «общественное». Даже понятие «социальный» у Дардменда носит характер общечеловеческий: через национальное мироощущение, тип мышления он сказал о человеке вообще, в космическом его выражении. Именно потому он так свободно читается в контексте философско-эстетической мысли как на Востоке, так и на Западе» .
    Кœргәнебезчә, рус символизмы белән Дәрдемәнд иҗаты арасында якынлык бар, ләкин алар арасында аермалар да бар. Бу аермалар өченче бœлектә карала.

    ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ДӘРДЕМӘНД ИҖАТЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТ ТӘНКЫЙТЕНДӘ

    1. Татар әдәбият тәнкыйтендә Дәрдемәндкә гомуми караш
    Закир Рәмиев, яисә Дәрдемәнд иҗатына ХХ гасыр буе төрле бәяләр бирелде. Берәүләр аны буржуазиянең идеологы дип санады, икенчеләре – индивидуальлекне, реализмга каршы торган декадентлык шагыйре дип белделәр. Бүгенге көнгә кадәр Дәрдемәнд иҗатына дөрес бәя бирелмәгән дип санарга мөмкин, чөнки нинди дә булса зур монографик хезмәт юк.
    ... Галимҗан Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» (1913) романтик анализыннан соң, 20 нче еллар тәнкыйте Дәрдемәнд поэзиясенә яхшы ук туры социологик диагнозны куеп үткән иде. Аның иҗат методына карата символизм, ә дөньяга карашына – буржуаз пессимизм кебек атамалар да мул кулланылды» (астөшермә 20 нче биттә), – дип яза Г. Халит.
    ХХ гасыр башына килгән чорны бәяләп, В.Р. Аминева «фикерләœ шигърияте» барлыкка килœен билгеләп œтә. Бу кœренешнең килеп чыгуын ул чор œзенчәлекләренә бәйли: «В татарской литературе ХХ века возникновение лирических текстов, предметом которых является мысль, связано с играющими значительную роль в историко-литературном процессе этого периода традициями рационализма – наследием просветительской мысли и дидактической поэзии Востока. Эта преемственность по-разному реализуется в лирике Г.Тукая, С.Рамиева, Н.Думави, М.Гафури, Дэрдменда и других поэтов, определяя своеобразие их художественного мышления, специфику творческого метода, жанровые и стилистические особенности произведений» .
    Чорыбызның җәмгыяви үзгәрешләренә карамастан, Гаяз Исхакый һәм башкаларның иҗатлары ачылуына карамастан, Дәрдемәнд иҗаты турында күп язылмады. Аерым-аерым юка китаплар, Ырынбурда Мәдинә Рәхимкулова тарафыннан «ксерокс» аша башкарылган китаплар – шуның белән шагыйрь иҗаты турында мәгълүматлар бетте дип әйтерлек. Тагын өстәп М. Гайнуллинның иҗат портретлары китабын әйтеп китеп була .
    Безнең темага карата ике танылган тәнкыйтьчеләр фикерләре әһәмиятле. Бу – И. Нуруллин, Х. Госман, Г.Халит һәм С. Хәкимнең аерым фикерләре. И. Нуруллин – ХХ йөз башы әдәбияты белгече төп игътибарын Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури кебек әдипләргә юнәлтә итә, һәм шунлыктан Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд кебек реализмга тартылмаган шагыйрьләр турында кыскача яза. Аның фикере, сыйнфый караш белән чорналган булганлыктан, Дәрдемәнд кебек әдипләргә карашы тар, һәм тәнкыйтьче аның бөтен үзенчәлекләрен карап үтми.
    Иң киң каралган шигырь булып «Кораб» тора. Дәрдемәнднең бу шигыренә күп һәм төрлечә фикерләр белдерәләр.
    «Дәрдемәнднең поэзиясенә пессимизм характерлы. Әмма моның җирлеге, чыганагы бөтенләй бүтән... <...> ул әле буржуазия хәлен кайгыртудан тыш, гомум милләт турында да уйлый, аның язмышы, татарлар турында да борчыла, аны мәртәбәлерәк урынга күтәрү теләге белән яши» . Бу фикердә Дәрдемәндкә тар сыйнфый караш сизелә, һәм ничек булса да, И. Нуруллинның беренче урында шагыйрьнең иҗаты түгел, ә аның сәяси карашлары кызыксындыра. Хәтта аның шигырьләренә анализ ясаганда да, тәнкыйтьче шул каланчадан ук карый.
    Дәрдемәнднең фәлсәфәсе турында бөтен тәнкыйтьче бер-берсен кабатлаган сыман, аны субъектив идеализм вәкиле дип атыйлар, идея-эстетик яктан фикерләр төрлечә, ләкин алар шулай ук бер-берсенә якын. Мәсәлән, М. Гайнуллин түбәндәгечә яза: «Дәрдемәнднең тормышка һәм тарихта мөнәсәбәте нигезендә фәлсәфә-фаталистик караш, космик пессимизм аның бөтен иҗатын сугара, аның уй-кичерешләрен башлыча «язмыш» фәлсәфәсеннән ерак китми һәм шуның яки бу төстәге шигъри гәүдәләнеше булыбрак тоела» .
    Безнең темага якынрак булган һәм Дәрдемәнд иҗатының образлылыгын, символлылыгын, сүзне мәгънә алып килүче тамга кебек кенә түгел, ә ниндидер мистик символга әверелдерү турында Сибгат Хәким фикере түбәндәгечә: «Нечкә лирик. Бу төшенчәне иң башта Дәрдемәндкә карата кулланыр идем мин. «Бүзләрем мана алмадым» шигырендәге менә бу юлларны кайсыбыз күңеленә ятламаган:
    Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад –
    Бер янып ат алдылар;
    Мин, гариб, мең кат янып та,
    Яндыга саналмадым...
    Сезнең Дәрдемәнддәге «гариб» сүзенә игътибар иткәнегез бармы? Дәрдемәнд аны нинди генә төсмерләрдә кулланмый! Бу урында «гариб» кем? Гашыйкмы? Мескенме? Юк, түгел.
    Әгәр барсаң, саба җил, безнең илгә,
    Сәламнәр әйт, сәлам ул нечкә билгә!
    Төшендә юл өчен чәчкәен тарасын,
    Гарибнең кайтарындың фал карасын...
    (Әгәр барсаң, саба җил)
    Монда нинди мәгънәдә? Дәрдемәнд «мин гариб» дип ала, ягъни туган-үскән иленнән аерылып читтә яшәүче мәгънәсендә ала. Дәрдемәнд нечкәлегенең бөтен хикмәте дә шунда: безнең хәзерге шагыйрьләр гарип-урод дип кенә йөрткән сүзгә әллә ничә төсмер бирә. Шигырьнең фәлсәфи тәэсир итү көче арта. Бу юллар да шуңа мисал:
    Гарибләр, шәм-чыракъ күргәндә юлда,
    Дисеннәр: без заман бар булган ул да.
    Җир, дөнья, яшәеш... Гариб – туган җиренә кайтып килүче мөсафир, юлчы... «Гариб моңнар» башта миңа бик сәер тоелды:
    Ерак диңгездә ул кышлар кичергән,
    Чит илләрдән гариб моңнар китергән.
    Сүз агымсу турында бара. Агымсу безнең бу яклар өчен чит, ят, моңа тикле бер дә ишетелмәгән, таныш булмаган сәер моңнар алып кайткан. Тора-бара Дәрдемәнднең «гарибе»нә күнектем, бер сүз белән дә күп уйларга төшерергә мөмкин икән» .

    2. «Кораб» һәм «Без» шигырләре мисалында Дәрдемәнд иҗатына төрле тәнкыйтьчеләр карашы

    Төгәл Дәрдемәнднең әдәби методы турындагы моназарага чумганчы, аның бөтен тәнкыйтьчеләр тарафыннан телгә алынган «Кораб» һәм «Без» шигырьләренә туктап китик. Бу ике шигырь беренче рус революциясеннән соң язылып, шагыйрьнең тарихка, чынбарлыкка карашларын белдерә дип санала.
    Шулай, «күп кенә әдәбиятчылар өчен «каты чикләвек» булган, хәтта бу шагыйрьгә «символист» дигән мөһер басуда төп дәлил итеп китерелгән «Кораб» шигырен карыйк», – дип яза И. Нуруллин.
    «Шаулый диңгез...
    Җил өрәдер...
    Җилкәнеп киргән кораб!
    Төн вә көндез
    Ул йөзәдер:
    Юл бара ят ил карап... – ди шагыйрь» .
    Түбәндә И. Нуруллинның бу шигырьгә анализы белән танышып китик.
    «Утызынчы еллар ахыры һәм кырыгынчы еллар тәнкыйте кораб образын буржуазия, җил-давылны – революция дип аңлаткан иде. Мондый трактовка бүгенге көнгә кадәр үзен бик нык сиздерә әле» .
    Ләкин И. Нуруллинның үзенең фикере бар, ләкин ул символларны аңлатуда буржуазияне милли буржуазия белән генә алыштыра.
    «... кораб образында тик милли буржуазияне, җил һәм дулкын образында 1905 нче елгы революцияне генә аңлау һәм шагыйрьне бу очракта сыйнфый рамка эченә генә кертеп утырту хата.
    Дөресе ничек соң? Кораб образында Дәрдемәнд нәрсә күздә тота?» , – дип яза тәнкыйтьче, һәм бу юлларны Тукайның көймәсе белән чагыштырып, дәвам итә:
    «Биредә безне шул ук (Тукайда кебек үк) көймә образы, бетү, бату, йотылу куркынычы һәм котылып калу өчен кирәк булган корбан...» .
    «Анда («Кораб» шигырендә) диңгез һәм упкын, анда кораб һәм аның бату куркынычы, анда «җан сорау», ягъни бәладән котылу өчен кемнедер корбан итү зарурлыгы, бу шигырь дә шул ук риваятьтән файдаланып язылган» .
    И. Нуруллин Дәрдемәндне һәрчак Сәгыйть Рәмиев һәм Габдулла Тукай белән чагыштыра, һәм шул чагыштырудан үзенчәлекле нәтиҗә ясый: «Ачык булса кирәк, Дәрдемәнд тә, Тукай кебек үк, кораб, көймә образында милләтне күздә тота. Дөрес, Тукай, демократик шагыйрь буларак, милләт дигәннән һ41;рвакыт беренче чиратта халыкны, хезмәт ияләрен аңлый иде. Либераль фикерле Дәрдемәнднең күз карашы күбрәк милли буржуазиягә төбәлә иде. Ләкин аның да «милләте» буржуазия белән генә чикләнми торган иде» .
    Соңыннан тәнкыйтьче болай фикерли: «Җыеп әйькәндә, «Кораб» шигырендә Дәрдемәнд татар милләтен һәм аның «каймагы» булган либераль буржуазиянең тормыш диңгезендә җилкән кичереп йөзә алмаганлыгын, дәрәҗәсенә лаеклы мәртәбәгә күтәрелә алмаганлыгына ачына...» .
    И. Нуруллин үзенең фикерләвен Дәрдемәнднең танылган тагын бер шигыре анализы белән дәвам итә. «Яисә менә Дәрдемәнднең «Без» (1908) исемле шигыренә күз ташлыйк. Биредә ул тарихтан күп нәбиләр, падишаһларның, күп халыкларның һәм илләрнең килеп китүе турында сөйләп килә дә «без дә бетәбез», ди. Кем ул «без»? Шигырь болай тәмамлана:
    Өеп чергән өметне... төртте утны
    Йотып утларны... китте...
    яна... яна...
    Нинди «чергән өмет» бу? Беренче рус революциясе кабызган өмет, әлбәттә. Кем өчен өмет? Билгеле, гомум милләт өчен һәм татар буржуазиясе өчен... <...> Җиңгән тәкъдирдә дә шушы революциянең алгы сафында барган пролетариат, алгарак китеп, әлеге буржуазия яшәвен куркыныч астына куймас идеме? Димәк, Дәрдемәнд үзенең сыйныфына тарих үлем карары укый» .
    Әлбәттә, бу караш егерменче еллардагы «сыйнфый рамкалар эчендә»ге карашны кабатлап кына килә. Түбәндәрәк, И. Нуруллин Дәрдемәнднең карашлары турында дәвам итә: «Нәрсә кала Дәрдемәндкә? Билгеле, «үлекләр аймагына күчкәнче, бу дөньяның гүзәллегенә сокланып, андагы рәхәтләрне татып калу. Әнә шуннан изге зур иҗтимагый мәсьәләләр белән баш ватып күңелне җәрәхәтләндергәнче, табигать һәм мәхәббәт җырлау, «нәзакәт багыан сакчы» булучылык, әлеге «саф сәнгать» килеп чыга» .
    Шулай итеп И. Нуруллин һәм башка тәнкыйтьчеләр символизм һәм декадентлык юнәлешләрнең барлыкка килүен аңлаталар. Ләкин бу декадентлыкның (шул ук Дәрдемәндтә) тәнкыйтьче уңайлы якларын да табып китә. «Дәрдемәнд табигать һәм мәхәббәт гүзәллеген генә эзләп калмый, ул шигырьнең үз нәфислеген, үз гүзәллеген дә югары дәрәҗәгә күтәрү өчен күп оч сала. Һәр сүз татлы, урынлы булсын, колакны ярмасын. Шигырь максимум кыска булсын, бер генә артык сүз дә кермәсен, һәркайсы мәгънә йөге алып килсен» .
    Әдәби тәнкыйтьтә иң популяр «Караб» шигыренә бу караш бердәнбер түгел, әлбәттә. Чыннан да, кораб символы дөнья әдәбиятында да киң таралган. Ул образ хәтта символистларның «башлыгы» булып саналган Артюр Рембо иҗатында да очрый. Һәм бу символны төрлечә ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, танылган шагыйрь Ренат Харис аны бераз башкачарак аңлый: «Кайбер тәнкыйтьчеләр Дәрдемәндне бу елларда аптырап, каушап калган, дип язалар. Үз фикерен раслау өчен аның «Караб» шигырен мисалга китерәләр. Бу шигырьнең соңгы юлларында; «Кайсы юллар, нинди упкын, тарта безне җан сорап?» – дигән сүзләр бар. Әмма шагыйрьнең безгә билгеле булган шул чордагы иҗаты җәмгыятьнең прогрессив катлавы кебек үк авторлары да тормышта уңай, якты үзгәрешләр көтүе хакында сөйли. Ләкин кара реакция башлануы, аның бөтен өметләре, хыяллары чәлпәрәмә килеп юкка чыга. Ул елларда аның күңелендә ниләр булганын, нинди давыл уйнаганын хәзер әйтү кыен, әлбәттә, тик шигырьнең бер генә юлы да аның каушап, югалып калуын күрсәтми. Телгә алынган сорауга кимендә, шуны искәртик, аңарда «Инде нәрсә эшләргә?», «Кая барып бәрелергә?» дигән мәгънәләр бармыни?» .
    Тагын бер тәнкыйтьчебез шул ук «Кораб» һәм «Без» шигырьләренә анализ биргәндә, киң карашлы фикер бирә. Без, үзебезнең тарафыбыздан, нәкъ Г. Хәлит фикерен дөреслеккә якынрак дип табабыз. Ул болай дип яза: «Аның 1908 нче елда, ил һәм халык тормышының иң авыр бер чорында, язылган һәм күп тапкыр телгә алынган «Кораб» һәм «Без» кебек шигырьләрен тагын да искә төшерик. Бу шигырьләрне кайсы гына якка борып карасаң да, аларның үзәгеннән үтә торган бер фикер – тарихны һәм заманны ничек аңлау ачык. Шагыйрь Россия өстеннән узган җил-давылларны күрә, ләкин шуннан чыга торган нәтиҗә нәрсә: «Ил корабын җил сөрә!.. Нинди упкын тарта безне җан сорап?!» – ди шагыйрь. Җил монда, әлбәттә, тарих стихиясе. Әнә шул стихия котырынуы илне кая алып бара – шагыйрьне шундый сорау борчый. Ә аның җавабы «Без» шигырендә бик төгәл:
    Исә җилләр, күчә комнар... бетә эз...
    Дәригъ (үкенеч, кызганыч), мәхзүн (моңлы, кайгылы) күңел, без дә бетәбез!!
    Димәк, тарихның җил-давыллары илләр һәм кешеләр язмышын таптап китә, мәңгелек комы белән күмә. Мондый карашта, әлбәттә, тарихи барышка өметсезлек, язмышка каршы тору мөмкин түгеллеген раслау юк дию читен. Тарихи-иҗтимагый оптимизмның, ягъни кешелек җәмгыяте үсешенә өмет белән карауның киресе булган космик пессимизмның бер гәүдәләнеше иде бу. Шулай булгач, ул караш демократик һәм революцион идеяләр белән сыеша алмый. Гомумән алганда, Дәрдемәнд фәлсәфәсенең асыл мәгънәсе – аерым кеше, милләт, ил язмышы гына түгел, ә бөтен кешелек язмышы тарихның мәрхәмәтсез стихиясе каршында көчсез диюдән гыйбарәт. Шуның аркасында шагыйрь шәхесне, аерым кешене шул стихия алдында бик кызганыч бер җан иясе итеп санарга мәҗбүр иде:
    Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан,
    Түгел бал корты мин чагып елаткан» .
    Дәрдемәнднең иҗатына киңрәк һәм тулырак караш кирәклеген шушы ике шигырь мисалында гына сизелеп тора.

    3. Татар әдәби тәнкыйтендә символимзга һәм Дәрдмәнд символизмына төрле карашлар

    И. Нуруллин – ХХ йөз башы әдәбият белгече буларак – безнең обзорда беренче булып тора. Ул «декадентлык (термин үзе «төшү, түбәнәю» мәгънәсендәге латин сүзеннән алынган) мәгълүм булганча, символизм, импрессионизм, футуризм, сюрреализм, кубизм кебек реализмга каршы юнәлтелгән агымнарны берләштерә торган катлаулы күренеш. Аның нигез ташы – буржуаз индивидуализм. Философия ягынна ул субъектив идеализмның төрле төрләренә таяна. Эстетик яктан исә иҗтимагый тормышка катнашмау, идеясезлекне (?! – ассызык безнеке) алга сөрә, «сәнгать өчен сәнгать» принципларын соңгы чигенә җиткерә» .
    Чорның бөтен каршылыкларын күрсәтеп, «сыйнфый рамка эчендә» карауны И. Нуруллин түбәндәгечә дәвам итә: «Яңа революцион күтәрелеш елларында инде бу реакцион романтизмның баш күтәрүеннән тыш, «саф сәнгать» теориясен пропагандалау, Көнбатыш Европа һәм рус декадентлыгы белән кызыксыну, аның турында мәгълүматлар бирү белән очрашабыз. «Шура» журналының 1912 нче елгы 23 нче санында түбәндәге игълан басылган: «Ачлык патша. Заманымыз декадентлык заманыдыр, декадент бина гүзәл, декадент җиһаз мөгътәбәр, декадент рәсем хуш вә декадент әдәбият назирсыз. Әлхасил, һәр нәрсә декадент булганга, халыкымыз әдәбиятта декадентлык илә аз булса да танышсын өчен, язган әсәрләрендә декадентлыгы илә мәшһүр вә мәгърүф булган Леонид Андреевның китабы басылып чыгып сатыла башлады» .
    Һәм түбәндәрәк: «Сугыш елларында инде вак ермаклар кушылып, шактый киң декадентлык агымы барлыкка килде. Бу урында Г. Сәгъдинең «Символимз турында» исемле китабын искә алу файдалы булыр, – дип яза И. Нуруллин, – <...> аларны <Дәрдемәнд белән Сәгыйть Рәмиевне> Г. Сәгъди «баш» символистлар дип саный, һәм, табигый, иҗатларына киңрәк тукталып китә. <...> Шуның өстенә менә Г. Сәгъдинең үз сүзләре: «Татар әдәбиятында 1914 нче елга керү белән символизм җәелеп, көч алып китте һәм Февраль революциясенә кадәр шул көчендә дәвам итте» .
    Дәрдемәнднең реакция дәверендәге (1910-1916 нчы еллар) иҗатына килгәндә, И. Нуруллин болай яза: «Реакция елларында Дәрдемәнд көнчыгыш суфи шигырьләренә хас мистика аңкытып торган, кайбер шигырьләреннән тыш, без инде декаданс дип әйтерлек күп нәрсә таба алмабыз» .
    Дәрдемәнднең символизмы турында иң киң әйтү Г.Халит тарафыннан булгандыр. Ул символизмны шулай ук «сәнгать – сәнгать өчен» принцибына таяну турында искә ала, һәм рус әдәбиятындагы символизм агымына кертелгән А. Блок иҗатын карап, мондый нәтиҗәгә килә: «Бу шагыйрьнең <Александ Блокның> тарихи барышка сизгерлеге һәм классик романтизм традицияләренә ышанычы көчле булу сәбәпле, аның иҗат методы да символизм кысаларында гына бикләнеп калмады. Димәк, А. Блокны да «саф» символизм вәкиле дип кенә карау дөрес булмаячак. Бу хакыйкать хәзерге рус әдәбият белемендә исбатланды инде.
    Әнә шундый мисалларны искә алсак, Дәрдемәнд һәм аның замандашлары иҗат иткән чорда әдәби методлары киштәләргә бүлеп кую бик үк җиңел түгеллеге, аларның бик үк «саф» (стериль) булмавы аңлашылыр. Шулай булгач, Дәрдемәнд поэзиясендә ниндидер төстә символизмга да, романтизмга да хас билгеләрнең булуына игътибар итүдә, әлбәттә, хаклык бар» .
    Г. Халит Дәрдемәнднең символизм кысаларына, яки нинди дә булса башка әдәби юнәлешкә тулысынча кертү дөрес булмавын исбатлый. Тәнкыйтьче шагыйрьнең иҗатында классик көнчыгыш шигъриятенең моңнары һәм көнбатыш классик романтизм йогынтысын таба. «Рәмиевтә дә, Дәрдмәндтә дә Көнчыгыш поэзиясеннән килә торган пантеизм идеяләренең үзенчәлекле чагылышы, заман рухында яңартылып кабатлануы, һичшиксез, көчле генә. Әгәр дә Рәмиев, кешене аллалаштыруга басым ясап, шәхесне идеаллаштырса, Дәрдмәнд исә тарих белән табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне фатальләштерде, кешене шул фаталь көчнең, язмышның, тәкъдирнең корбаны итеп аңлады» . Шул Шәрыкъ шигъриятендә, һәм язмышны идеальләштерү, тәнкыйтьче фикере буенча, символизм һәм моңсу романтизмга алып килә.
    «Бигеле булганча, – дәвам итә Г. Халит, – суфичылык поэзияне шартлы, күчерелмә мәгънә һәм сурәтләр, ишарәләр белән сугарып, аны турыдан-туры аңлау, хис итү объекты булудан ераклыштырылган «яшерелгән» лирика тудырды. Поэзия сәнгатьнең иң катлаулы һәм серле төре саналып, аңарда ишарә, киная, читләтеп әйтү, символика кебек алымнар мәҗбүри булырга тиеш дип каралды. Классик Көнчыгыш поэзиясендә символика һәм аллегория кебек сурәтләү чаралары тулып ята. Алар Дәрдмәндкә дә сизелерлек йогынты ясаганнар. Әлбәттә, шагыйрь мондый традицион шигъри чараларны кабатлап кына калмады, ә аларны заманга тапкыр үз идея-эстетик карашларына нисбәтен яңартты, үстерде, үз оригиналь сурәтләре системасын тудырды. Аның менә шул оригинальлегендә Көнчыгыш һәм Көнбатыш шигъри традицияләренең бик үзенчәлекле синтезы төп сыйфатлардан берсе булып ята, ахры» .
    Фәлсәфи карашлары да, эстетик тойгылары да Дәрдемәнднең Көнчыгыштан да, Көнбатыштан да алынгандыр. Кайсы йогынтысы көчлерәк булуын бик төгәл анализ аша гына билгеләп буладыр. Ләкин Г. Халит Шәрыкъ шигъриятенең Дәрдемәндкә йогынтысы көчлерәк булуын дәлилләргә тырыша. Шулай ул: «Дәрдмәнд поэзиясендә дә менә шул (Көнчыгыш классик поэзиясендә кебек үк) ике яклы фәлсәфә – язмыш алдында барсы да көчсез, әмма шулай да яшәүнең тәмен, рәхәтен белеп дөньядан китәргә кирәк, дигән фәлсәфә әледән-әле лейтмотив булып яңгырап тора иде. Дөрес, Дәрдмәнд фәлсәфәсе белән Хәйям фәлсәфәсе арасына тигезлек куярга ярамый. Дәрдмәнд фәлсәфәсенең тарихи-иҗтимагый йөге һәм сәбәпләре бөтенләй башка инде.

    4. Дәрдемәнд иҗатында суфичылык символизмы

    Бœгенге көндә суфичылыкка караш œзгәрде. Совет чорындагы суфичылыкны мөселман диненең бер фанатик ботагы итеп кенә каралган чаклар узып бара. Моның турында Ә. Сибгатуллина тœбәндәгечә яза: «Шул рәвешле асыл суфичылыкка пычраклык, бозыклык иярә. XIX гасыр азагы, ХХ гасыр башы шагыйрь-әдипләре тәнкыйть иткән «сорыкорт ишаннар», әлбәттә, әлеге ялган суфилар... Тукай Һәм аның чордашларының аерым шәхесләргә биргән œтергеч характеристикалары совет чорында атеистик максатларда бөтен мөселман дине Һәм суфичылыкка карата œрнәк тәнкыйть мисалы итеп кулланыла башлады. Бу сәбәптән дә суфичылыкка карата тискәре караш озак сакланып килде» .
    Ә. Сибгатуллина, Й. Миңнегулов Һәм башка әдәбиятчылар тарафыннан аерым суфичылыкка багышланган монографияләр басылып чыкты. Ләкин әйтеп киткән авторлар саф суфичылык шагыйрьләрен генә анализлыйлар. Бу – урта гасыр әдәбиятына карый. Ә суфичылыкның кœп кенә әдипләребезнең иҗатына йогынтысын тикшерœ алар тарафыннан читкә кала. Бу очракта А.М. Сәяпова хезмәте аерылып тора. Бу бœлектә без нәкъ аның монографиясенә таяндык.
    Дәрдемәнднең суфичылык элементлары рус символистларның әйтеп киткән эстетик формулаларына килешеп тора. Чагыштырыгыз: «Поэт должен стремиться изобразить путь восхождения в иные миры.
    Познание реалистов в эти миры не проникает. У них рассудочное, горизонтальное понимание мира. Так называемые причинные связи.
    У символистов происходит постижение мира иными, нерассудочными познаниями (по Блоку).
    Реалисты – наблюдатели.
    Символисты – мыслители (по Бальмонту).
    Символисты отрешаются от действительности, уходят в сферу идеального, только там можно постичь очевидную красоту. Философы так определяли эту «красоту»:
    - «мировая воля» у Артура Шопенгауэра;
    - «душа мира» у Владимира Соловьева.
    Само искусство запечатлевает моменты вдохновения (По Бальмонту)» .
    Іәм Дәрдемәнднең (А.М. Сәяпова фикере буенча):
    «Следует отметить, что в выражении своей эстетической философемы Дардменд испытывает суфийскую образную символику, которая, как отметила Н.И. Пригарина, в первую очередь, определяется ее соотнесенностью с каким-то иным планом бытия, «символ, указывающий на существование какой-то особой реальности, которая не имеет для свободного выражения «соразмерного кода» и передается через другое содержание...» .
    Ләкин рус символизмында «ут», «храм», «зират» Һ.б. образлар ешрак очрасалар, Дәрдемәнд иҗатында суфычылыкка хас булган «шәм», «кœбәләк» Һ.б. образлар кœбрәк очрый. «Хәят» шигыре мисалында, моның турында А.М. Сәяпова болай яза: «Свеча у Дардменда – источник любви – центральная доминанта философско-эстетической концепции поэта. В суфистической поэзии «свеча» – высшая божественная истина, а «мотылек» стремится к ее свету для того, чтобы, сгорев в пламени свечи, слиться с божеством и ощутить свое с ним единство...
    Облетая свечу, совершая обряд хождения вокруг предмета поклонения, бабочка Дардменда зажигает свет в своей душе, и, сгорев, уходит в небытие:
    Войди в рай любви, не входи в мир фана.
    Сила любви – огонь нирваны – «Дардменд» –
    Бабочка, летающая вокруг этого огня,
    Сгорев в пламени любви, она уйдет в вечность» .
    Іәм А.М. Сәяпова «Хәят» шигырен конкрет рәвештә анализлап, йомгаклый: «Образ огня и любви у Дардменда, как образ свечи у суфиев – главное звено в понимании движения мира» .
    Рус символистларыннан Дәрдемәннең тагын бер шактый зур аермасы бар. Бу – суфычылыктан килгән табигатькә мөнәсәбәт. Рус символистлары шулай ук табигатькә, аның мәңгелек символына, хәтта матурлыгына мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Владимир Соловьев кебекләре. Ләкин алар табигатьне иң югары гœзәллек, сафлык итеп карамыйлар. Дәрдемәнд иҗатында исә табигать аеруча зур урын алып тора. Бу, әлбәттә, суфичылык Һәм пантеизм традицияләренә ялгана. А.М. Сәяпова да бу œзенчәлеккә игътибар итә: «Дардменд средствами своего художественного языка, в котором налицо символика суфизма, рисует картину мироздания, в которой представлено абсолютное совершенство Природы-Бога, неразрывная связь с ним мира и особое место Человека – посредника между ними» .
    Суфичылык традицияләре татар шигъриятендә хәтта киң таралса да, «демократик» шагырьләре иҗатында (С. Рәмиев, М. Гафури Һ.б.) бу кœренеш юк дәрәҗәсендә. А.М. Сәяпова фикерләвенчә, «стоит сказать, что определение поэтического символа как знака некоей религиозно-философской истины, что характерно для некоторых произведений Дардменда, в общем не типично для татарской поэзии ХХ века» .
    Шуңа кœрә Дәрдемәнд иҗатында суфичылык символикасы кœп булу яңа сорау тудыра. Ни өчен кайбер әсәрләрендә Дәрдемәнд суфичылыкка мөрәҗәгать итә? Моны Шәрык шигърияте йогынтысы белән генә аңлатып буламы? Безнең фикеребезчә, монда Шәрык шигърияте йогынтысы белән бергә, Дәрдемәнднең иҗади методында да сәбәп бардыр. Чөнки суфичылык фәлсәфәсендә символлар зур урын алып торалар. Іәм әдипнең иҗади методы, дөньяга карашы суфичылык символларына туры килә.
    А.М. Сәяпова бу сорауга œзенчәлекле җавап таба. Ул Дәрдемәнне Сәгыйть Рамиев белән психологик яктан чагыштыра Һәм тœбәндәге нәтиҗәгә килә: «Тягу Дардменда к суфийскому простению образа-символа можно объяснить, на наш взгляд, помимо всего прочего, психологическим складом характера поэта. Если Сагит Рамиев – поэт пророчески экстравертного плана (тип наби – в восточном определении), то Дардменд – интровертного (тип вали). Дардменд из тех, кто знает цену молчанию» .


    ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. ДӘРДЕМӘНД ИҖАТЫНДА СИМВОЛИЗМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    1. Дәрдемәнднең фәлсәфи-символистик карашлары
    А.М. Сәяпованың монографиясендә Дәрдемәнднең символизм œзенчәлекләре фәлсәфи-эстетик яктан анализланган, шуңа кœрә бу хезмәт башка тәнкыйти хезмәтләрдән аерылып тора. Автор әдипнең символизм агымына керœен аксиома рәвешендә карый. Аның хезмәтендә Дәрдемәнднең романтизмга караган œзенчәлекләре берничек тә тикшерелми. Шулай ук, А.М. Сәяпова әдипнең җәмгыяви Һәм сәяси карашларына турында да өстен-өстен генә әйтеп китә.
    А.М. Сәяпованы Дәрдемәнднең иҗади психологиясе, иҗади процессның контексты, аның фикерләве œзенчәлекләре, фәлсәфи-эстетик карашлары кызыксындыра. Хәтта әдипнең символларын автор «фикерләœ чара»сы дип таба: «При этом, как пишет Ю.Г. Нигматуллина, «стремление поэта к предельно обобщенному показу исторической судьбы нации обусловлено мышлением образами-символами». Исследователь делает весьма ценное, на наш взгляд, замечание, что у Дардменда «символы оказываются исходным моментом мышления» .
    Бу фикер Ю.Г. Нигъмәтуллина цитатасында бирелœенә карамастан, автор œзе дә Дәрдемәнд иҗатын шул рәвештә анализлый.
    Дәрдемәнднең символлар системасын А.М. Сәяпова Сәгыйть Рәмиев иҗаты белән чагыштырып карый. Бу очракта Рәмиевнең образлары метафора кебек кенә карала, ә Дәрдемәнднең образлары символларга әверелә. Ләкин кайбер урыннарда А.М. Сәяпова Сәгыйть Рәмиев образларында символ дип атый. Хәтта бу атама Рәмиевнең иҗаты символизмга карый дигән сœз тœгел. Мәсәлән: «Таким образом, один и тот же мифологический древний образ прочитывается двумя поэтами одного времени совершенно по-разному. У Сагита Рамиева заря – символ веры в прекрасное будущее, у Дардменда – символ конца, предчувствий катастроф, вызывающий эсхаталогические настроения» .
    Шул ук чакта Дәрдемәнднең «таң» символы Һәрчакта да «куркыныч» тœгел. Кайбер шигырьләрендә әдипнең «таң»ы якты хисләр тудыра. Моңа А.М. Сәяпова да игътибар итә: «Следует заметить, что образ зари у Дардменда не всегда читается в контексте мрачных тяжелых мыслей. Есть стихотворения, в которых этот образ предстает как выражение жизнерадостного, целомудренного взгляда на жизнь:
    Чыкты кояш кызарып, нурлар очты,
    Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр œсте.
    Іава тынык, шылт итми... œләннәр-чык,
    Ќым-җымылдап уйныйдыр җирнең өсте» .
    А.М. Сәяпова Дәрдемәнднең символлар системасында мифологик œзенчәлекләрен билгеләп китә. Бу караш, безнең фикеребезчә, шагыйрьнең иҗатына яңа караш дип табыла. Чөнки Г. Халит Һәм башка хезмәтләрдә мондый фикер чагылмый. А. М. Сәяпова яза: «Таким образом, символы Дардменда («алтын-балчык», «карт-карчык») – это и образы, и мифологемы. Здесь миф – способ художественного повествования – организованная модель мира, основанная на мифологическом хронотопе. Для Дардменда характерно конструирование мифологии; при этом сознательное, неформальное, нетрадиционное использование мифа достигается прежде всего за счет экзистенциально-философского углубления развертываемых смыслов символа» .
    Мисал итеп, А.М. Сәяпова берничә символны тирән рәвештә анализлый. Без œзебезнең тарафтан, шул мисалларның өчесенә тукталабыз. Бу – «фани дөнья – мизгел», «кеше – ком бөртеге» Һәм «җил» символлары. Болар өчесе дә «Без» шигыреннән алынган. Нәкъ шул шигырьгә мөрәҗәгать итœ сәбәбе – бу шигырьгә хезмәтебездә башка тәнкыйтьчеләрнең анализы да китерелгән.
    «Фани дөнья» символы турында А.М. Сәяпова болай яза: «Так, в стихотворении «Без» мысль об изменчивости, скоротечности, бренности жизни, о том, что она для каждого, «кто вступил во вселенную» («Мөсафир, кем җиҺанга басты ботны»), кончается Ничто, проходит с первой строки стихотворения до последней. Словосочетание «дуют ветры» («исә җилләр») является символическим выражением этой мысли, обнаруживается в констатации этого движения к Ничто:
    Исә җилләр, кœчә комлар... бетә эз...
    Дәрийгъ, мәхзœн кœңел, без дә бетәбез» .
    Икенче символ шулай ук Дәрдемәнд иҗатына хас. Фани дөнья мизгел булып кœренгәч, бу дөньядагы кеше мәңгелек алдында ком бөртеге генә булып тора. Бу караш рус символизмына да, суфичылыкка да туры килеп тора. «Второй символический образ стихотворения «Без» тоже является существенным в философской мысли автора. Герменевтика этого образа тоже восходит к экзистенциальной транскрипции: «Мы – песчинка в земной жизни, время спалит наши надежды, сметет нас:
    Їеп чергән өмидне... төртте утны, –
    Йотып утларны китте... яна-яна...» .
    Ләкин, А.М. Сәяпова фикере буенча, Дәрдемәнд иҗатына бигрәк тә «җил» символы хас. «Ќил» образы рус символистлар арасында да, романтиклар арасында да киң таралган. Татар шигъриятендә Г. Тукай, С. Рәмиев әсәрләрендә, рус әдәбиятында танылган А. Блок «җиле».
    Ләкин Дәрдемәнд иҗатында «җил» символы кœпмәгънәле. Әйтик, «Без» шигырендә ул юкка, мәңгелеккә юңәлœне билгели. Ә башка шигырьләрдә ул капма-каршы мәгънәдә кулланыла. А.М. Сәяпова моның турында болай яза: «Если в рассматриваемом «Мы» («Без») образ ветра – открытый символ движения в Ничто, символ завершаемости всего в этой жизни этим Ничто, то в другом – «Дуют ветры в лугах» («Исәрме җил тугай буйлап») – этот образ не может уже читаться только в прямом его значении. За кажущимся выражением покоя и умиротворения по сути тоже – констатация состояния оцепенелого ужаса перед Ничто, перед вечной загадкой для человека, что есть суть бытия и небытия» .
    Ќил турында А.М. Сәяпова болай дип дәвам итә: «Символический образ ветра характерен для лирики Дардменда и в другом плане, в котором во взгляде на бытие не видение Ничто, а проявление светлой скорби («Ќылы Һава тынык...»; «Үлән өстенә сузылып яттым»)» .
    Іәм «җил» символына анализны тәмамлап, А.М. Сәяпова аны милли хистәге образ белән чагыштыра. Татар халык җырларында «җил» образы кœңелдәге чайкалуны, сагынуны, вакыт йөгерешен белдереп килә. Іәм А.М. Сәяпова моны төгәл чагылдыра: «Образ ветра в национальном самосознании изначально мифологизирован: он имеет определенный философский подтекст. Дардменд, опираясь на национальное мировоззрение, создает свою мифологему: ветер – экзистенциальный символ триединства во времени: прошлого, настоящего, будущего» .
    А.М. Сәяпова хезмәтендә, кœргәнебезчә, Дәрдемәнднең символистик œзенчәлекләре бөтенъяклап чагылдырылган. Іәм шушы хезмәткә таянып, без әдипнең символлар системасының œзенчәлекләрен билгели алабыз.



    2. Дәрдемәнднең иҗатында символизм үзенчәлекләре (мисаллар нигезендә)

    Кызганычка каршы, Дәрдемәнд иҗаты, билгеләп үткәнчә, тәнкыйтьтә киң каралмаган. Шул сәбәпле шигырьләре дә сирәк нәшер ителгән. Шагыйрьнең иҗат мирасы да зур түгел: мең юлдан бераз гына артык. Шуңа күрә без хезмәтебездә илледән артык гына шигырьне кулландык.
    Дәрдемәнднең бөтен иҗаты да символизмга тарта. Аның шигырьләрендә сәяси проблемалар каралмый (Тукайдагы кебек), чөнки ул шигъриятнең максатларын башкача аңлаган. Шул ук Тукай белән чагыштырганда, Дәрдемәнднең шигърияте Шәрыкъка карый, ә Тукайның төп укытучылары булып рус поэзиясенең классиклары булып тора. Шуңа күрә Габдулла Тукай иҗатында Пушкинның реализмы сизелсә, Дәрдемәнднең шигъри юлларында фарсы поэзиясенең матурлыгы, символлылыгы сизелә.
    Билгеле булганча, символизм дигән әдәби юнәлеш унтугызынчы гасырда барлыкка килгән дип санала. Франциядә Рембо, Верлен, рус әдәбяитында А. Белый, В. Брюсов һәм соңыннан А. Блок кебек шагыйрьләр бу юнәлешкә керәләр. Әлбәттә, беренче караганда ук шундый төрле шагыйрьл241;рне бер төркем туплау дөрес булмастыр. Шуңа күрә еш кына символистларны берничә төргә бүләләр. Мәсәлән, А. Блокны символист дип табу җиңел түгел, ә, әйтик, Саша Черный шигырьләрендә символлар төп рольне уйныйлар.
    Ләкин символизмның асыл сыйфатларына кереп китсәк, без бөтен бөек фарсы шигъриятен символистдар дип атарга мәҗбүр булабыз. Бу очракта өстәрәк китерелгән Г. Халит фикерләре дөрес булып чыга. Ләкин без үзебезнең тарафыбыздан Дәрдемәнднең символизм элементларын гамәлдә эзләргә мәҗбүри.
    Дәрдемәнд шигырьләрендә символик һәм аллегорик элементлары күп, ләкин алар еш кабатланалар һәм үзләренчә «эчке мәгънә» белүен сорыйлар.
    Алдан без ачык аллегорияләргә, аңлаешлы символларга тукталып китик. Мәсәлән, «Тал чыбык» шигырендә символик рәвештә качып бара торган тормышның матур мизгелләрен тоту, яшьлекнең аларга тартылу хисе көчле. Су монда – гүзәллек символын аңлата, ә тал чыбыгы шәкертләрне белдерә. Тал чыбыгы – ул табигать үсемлеге генә түгел, ул хәтта сабак биргәндә җәзалау коралы да. Бәлки, шагыйрь аны «чыбык» дип көлемсерәп атавында тагын бер «эчке мәгънә» яшеренгәндер?
    Бу шигырьдә «кача, көлә, чылтырый, кояш нурында җылтырый» торган гомер гүзәллегенә капма-каршы «тилмерә, борыла, кылтырый» торган кешенең ирексезлеге күрсәтелгән:
    «Япраккайларың кылтырый...
    Эчеп канасың килә!..
    Йөгрә-кача су чылтырый,
    Кояш нурында җылтырый –
    Һәм кача ул, һәм көлә» .
    Шундый ук аңлашыла торган символик аллегория «Яз чәчәге» шигырендә күренә. Умырзая образы – ул «сынган, бөгелгән яшьлек», ашыгып яшьлеген яндырган кеше сыман, умырзая да иртә картаеп, дөньяның гүзәллеген киметкән. Автор умырзаяны җанландырып, аңа диалог рәвешендә сорау бирә – бу романтизмга хас күренеш:
    «Ничөн бөктең, умырзая, билеңне?» .
    Үзенең фәлсәфә карашларын Дәрдемәнд гомернең тиз узуы белән бәйләгән. Шуңа күрә Вакыт һәм Язмыш образлары аның иҗатында бигрәк еш күренешләр. Аеруча түбәндәге икеюллыкта шул вакытның сурәте ачыкланган. Монда аһәңлек һәм фигыльләрнең грамматик формалары аша (билгесез киләчәк заман) һәм аларга сораусыз сорау кисәкчәсе (риторик рәвештә) ялгандырып бирү – гомернең вакытка буйсынуын, тәкъдирнең билгеле булмаганын белдерү:
    Исәрме яз җиләс җилләр,
    Килерме җәй – чәчеп гөлләр» .
    Мәхәббәт Дәрдемәнд иҗатында аеруча зур урын алып торганы мәгълүм. Ләкин шагыйрь мәхәббәтне хатын-кызга гына түгел, ә ешрак табигатьнең, фани дөньяның гүзәллегенә, нәфислегенә белдерә.
    Мәхәббәт – гомерне ярату, дөньяның гүзәллеген кабул итү символы. Бу символда Дәрдемәнднең мөселман буларак нинди дә булса эротик мизгелләр бирелмәгән (кайбер Шәрыкъ шигъриятенең тәрҗемәләреннән тыш), ә бит символистлар иҗатында мәхәббәт һәм эротика аеруча зур урын алып торган (рус символизмында Вл. Ходасевич, М. Кузмин иҗатына мөрәҗәгать итсәк, ә француз символизмында П. Верлен иҗатына).
    Дәрдемәнднең осталыгы мәхәббәт һәм тормыш ярату символын фигыльләр белән генә сурәтләү аеруча сокландыра:
    «Көләрсең, көлдерер, шатландырырсың,
    Сөярсең, сөйгәнем, һәм сөйдерерсең» .
    Бу шигырьдә «сөйгәнем» сүзе аеруча уңышлы кулланышта: аның асылы – үткән заманда яратканлыкны белдерү, һәм әдәби телдә исем, эндәшү сүз булып киткән. Бу очракта шагыйрь тарафыннан сүзне яңарту, аны башка символик ситемасына кайтару ысулы кулланылган.
    Еш кына Дәрдемәнд иҗатында аллегорик рәвештә фани дөнья белән мәңгелекнең капма-каршы тору билгеләнә:
    «Тәңрем! Диде – агачка табынды,
    Чәчәклек гөман кылды – чүплеккә абынды» .
    Әлбәттә, монда пессимизм түгел, ә теләк белән чынбарлык арасындагы каршылык мәңгелек һәм гүзәллек белән чынбарлык каршылыгы тасвирланган.
    Дәрдемәнднең иҗатында еш очрый торган символлар: яз, таң, җил. Һәрберсе күпмәгънәле икәнен аңлыйбыз, ләкин гомумән алганда аларның төрле мәгънәләре якын. Шулай, яз – башка шигъриятләрдә, татар поэзиясендә дә «яшьлек», «сафлык», «беренче сулыш» мәгънәләрендә тора; җил – беръяктан «давыл», икенче яктан «сафлык» мәгънәсендә йөри. Шулай, Дәрдемәнднең әсәрләрендә җил образы ешрак «сафлык», «чисталык», «яңалык»ны белдерә. Моны исбатлар өчен 10 сүздән торган шигарьне китерәбез:
    «Бу ул матур, бу ул күркәм.
    Бу ул,
    Бу ул – хуш исле яз!
    Бу ул – хуш исле таң җиле!» .
    Бөтен юлларның башында [у] авазы, ә ахырында иреннәр ачылып китеп [а] авазы, ә соңгы юлда җилләп җибәргән [и] авазы килүе очраклы гына түгелдер. Кызганычка каршы, татар теленең алфавиты алышынуы, бәлки, тагын ниндидер символиканы югалтырткандыр бу шигырьдә. Символизмны билгеләгәндә хәрефләрнең язылышы да мәгънәле булганы мәгълүм.
    Символизм иҗат методында төсләр зур урын алып торалар. Дәрдемәнд дә бу традицияне шигырьләре белән тасвирлый:
    Атларга печән,этләргә сөяк, малга җим булдым,
    Конча кем таландым, дидем аларга тәвәккәл.
    Керләнде чалмам, уңды бүркем, шапкам кызарды,
    Һәр төскә буяндым, дидем аллага тәвәккәл» .
    Кыскалык, лаконизмлык һәрбер сүзгә аерым символ бирергә омтылу максатын билгели. Моның турында М. Гайнуллин да әйтеп китә: «Дәрдемәнд аз сүзләр белән дә күп мәгънәләр бирергә омтыла. Аның шигырь юллары, хәтта аерым сүзләре дә ныклап уйлануны сорыйлар. Аңарда ике юлдан гына торган шигырьләр күп очрый. Беренче карауга мәгънәсез шикелле күренгән ул шигырьләр дә, чынлап уйлансаң, зур мәгънәгә ия булып торалар икән.
    Алар йә берәр психологик хәлне күрсәтү өчен:
    Табып ләззәт матур дөнья сүзеннән,
    Гомерләрдә җилем йөрдем эзеннән. –
    Яки берәр афоризм рәвешендә:
    Күңел һәр җирдлә гөл эзли,
    Кадәр һәр җирдә тикән төзли» .
    Беренче мисалда сүз – дөньяның тамгасы, адәмнең акыллык символы. Ул шулай матур була ала.
    Табигатьне аллегорик рәвештә сурәтләү бөтен шигырьгә җаенке символ булып тоела. Әлбәттә, мондый аллегорияләр романтизмга хас, ләкин классик романтизмның «зиратлары», «мәхәббәтләре»нә карата Дәрдемәнднең шигырьләре тирәнрәк фикер алып киләләр. Мәсәлән «Кыш көннәре» шигыре:
    «Картайды җиһан...
    Гөлләр дә бетте!
    Кичмәктә заман –
    Кышлар да җитте!
    Җил генә яман
    Сызгыра, өрәдер,
    Һәм күктә йөрәдер
    Бәс белән томан!»
    Бу шигырь рус әдәбиятындагы Фет, Тютчев шигъриятенә охшаган төсле, ләкин монда символик элементлар тирәнрәк бирелгән: җиһан картайды, кичмәктә заман, томан һәм бәс күктә йөриләр.
    Романтизмга тартылган мәңгелек символы да очрый шагыйрь иҗатында:
    «Күрәмсең бу кабер ташын?
    Башын игән, рөкүгъ иткән!
    Басып җиргә гару башын,
    Янә кемнәрне юк иткән?»
    Дәрдемәнднең иҗатында символизм мисаллары һәр шигырендә, һәр юлында диярлек. Бу катлаулы проблема – кайчак Шәрыкъ шигъриятенә хас булган – символиканы тулысынча тасвирлау хезмәтнең күләме дә һәм куелган максатлары да мөмкинлек бирми. Чөнки шагыйрьнең иҗатында символизм күренешен тулысынча исбатлап тасвирлау өчен аерым зур хезмәт кирәк.
    Безнең фикеребезчә, Дәрдемәнднең символизм мәктәбенә керү бәхәссез, ләкин шагыйрьнең күп кенә үзенчәлекләре шулай ук башка әдәби агымнарга да карый. Дәрдемәнд иҗатында классик романтизм элементлары да хәйран (бигрәк та, аның Пушкиннан тәрҗемәләрендә), һәм хәтта реализмга караган шигырьләре дә бар. Моңардан тыш, Дәрдемәнд иҗатында Шәрыкъ әдәбияты йогынтысы да ачык сизелә. Менә шушы агымнарның синтезына замана каршылыкларын өстәсәк, нәтиҗәдә бер генә фикергә киләбез: Дәрдемәнднең иҗаты катлаулы, һәм аны бер генә әдәби агым эченә тулысынча кертеп булмый.

    ЙОМГАКЛАУ

    Бүгенге көнгә кадәр күп кенә тәнкыйтьчеләр чорның чынбарлык якларына карарга ашыкмыйлар: ә бит ул заманда машиналар, поездлар, хәтта беренче кинофильмнар, фәндә бөек ачылышлар барлыкка килә. Дәрдемәнд һәм башка киң карашлы иҗади шәхесләр мәдәниятнең үлемен күрмәгәннәр микән, дип, уйлап карамыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә дә татар милләтеннән бөтен кешелек язмышына караучы шәхесләр булуы мөмкинлеген онытып җибәрәләр кайбер тәнкыйтьчеләребез, һәм советлар чорының «сыйнфый тәнкыйтеннән» «милләт мәнфәгатьләрен яклаучы тәнкыйтенә» чумалар.
    Шуңа күрә тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбият белгечләрнең зур бурычы булып Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Н. Думави кебек шагыйрьләребезнең иҗатына ирекле караш белән яңа хезмәтләр, эзләнүләр башкарырга вакыттыр. Чөнки бүгенге әсбапларда да совет чорына хас булган «сыйнфый рамка эчендә» карау сакланып килә. Бу шактый күп әдипләребезгә кагыла. Шуларның берсе – Дәрдемәнд.
    Соңгы уньеллыкта шагыйрьгә багышланган бер юка гына китапчык чыкты. Анысы да тулы җыентык түгел, ә кыскартылган мәктәп балалары өчен әсбап кына.
    Дәрдемәнд – татар шигъриятендә аерым бер дәвер булып тора. Ул бик үзенчәлекле, һәм аны «шигырь техникасы остасы» дип атау, Дәрдемәнднең мыскыллау гына кебек ишетелә. Чөнки бу шагыйрь-философ дөньясына аерым-аерым кагылышлар гына булды.

    Дәрдемәнднең иҗаты «саф» символизм кысаларына кереп бетми, ләкин татар шигъриятендә ул ХХ йөз башы чорында символизм элементларын кулланучыларның берсе, һәм иң киң кулланычы.
    Дәрдемәнд символизмына аерым œзенчәлекләр хас. Алары белән ул хәтта рус символистларыннан да аерылып тора. Беренче œзенчәлеге булып аның œзенә генә хас фәлсәфи системасы булу. Моның турында А.М. Сәяпова хезмәтендә дә әйтеп кителә. «Такое (т.е. по Андрею Белому) понимание символизма дает нам возможность прочтения слова Дардменда как в контексте философско-эстетической мысли своего времени, так и традиций, корнями своими восходящими к суфистическому символизму. Дардменд представляет суфизм в известной мере созвучным своей собственной философской системе» .
    Кайбер рус символистлары кебек œк, Дәрдемәнд мифологик элементларны аеруча еш куллана. Бу мифологик образлар шулай ук Дәрдемәнд иҗатында символлар дәрәҗәсенә кœтәреләләр. Шулай әдип кулланылган символларның мәгънәләрен ачыклый. А.М. Сәяпова әйткәнчә, «в поэзии Дардменда язык символов организует модель мира, зачастую основанную на мифологическом хронотопе. Для Дардменда как поэта-символиста характерно конструирование мифологии, в которой попытка сознательного, неформального, нетрадиционного использование мифа достигается за счет прежде всего экзистенциально-философской углубленности развертываемых смыслов символа» .
    Їченче œзенчәлеге итеп, Дәрдемәнднең кыскалыгын китереп була. Аның шигырьләре кыска гына тœгел, хәтта шагыйрьнең әйтмичә калуы белән бәйле. Кайчак нинди дә булса фикерне әйтмәве, укучы өчен бернинди сœз белән дә әйтеп булмый торган хис тудыручы пауза барлыкка килә. Бу кœренеш аерым символистлар иҗатына гына хас. Әйтик, аны сирәк кенә Валерий Брюсов иҗатында очратып була, ләкин аның шигъриятенә бу хас тœгел. Соңрак, әйтеп бетермәœ, паузалар ясау Анна Ахматова, Марина Цветаева кебек шагыйрьләр иҗатларында очрый. Моның турында А.М. Сәяпова да әйтеп китә: «Дардменд – один из тех немногих, кто в недосказанностях слышит больше смысла, чем в ясных и отчетливых, обязательных и доказательных учреждениях. Потому он немногословен до афористичности. Его слово не просто метафора, а символ, в транцендентальности своем восходящий к экзистенциальной сути» .
    Дœртенче œзенчәлеге булып, Дәрдемәнднең символлары арасында вакыт, мәңгелек Һәм суфичылыкка хас булган образлар еш очрый («кœбәләк», «шәм», «җил» Һ.б.). Бу œзенчәлек Дәрдемәндне рус символистларыннан аерып тора, чөнки Брюсов, Белый Һ.б. иҗатларында кœбесенчә Европадан килгән образлар очрый («зират», «ай» Һ.б.). «Вечность и время занимают доминирующее положение в поэтическом космосе Дердменда. Они являются основными понятиями мироздания, бытия в поэзии Дердменда, которые несут память о других представлениях, демонстрируя изменчивость и одновременно обнаруживая неизменяемую основу, формируя символическую модель мира» .
    Суфичылык Дәрдемәнднең иҗатында зур урын алып тора. Ләкин аның суфичылык символизмы œзенчәлекле.
    Ахырда Дәрдемәнднең иҗаты турында аның символизмы турындагы монография авторы А.М. Сәяпова сœзләрен китерергә була: «Дардменд – один из тех художественных мыслителей, кто, чувствуя человеческую бесонечность, выявлял глубинную основу человека. Сосредотачивание внимания к человеку, обнаружение ситуаций, определяемых как пограничные, открытие трагического в истории бытия дали ему понимание человека как явления гораздо большего и иного, чем все, что мы воспринимаем в нем, как законченное определение, выражающих его существо. Дардменд показал, что личность бесконечна. Эта ее суть обнаруживается в транцендентном, что составляет, как сказал Николай Бердяев, «необходимый фон нашего существования, атмосферу духовности, стихию, в которой мы существуем» .
    Дәрдемәнднең символизм мәктәбенә керү бәхәссез, ләкин шагыйрьнең күп кенә үзенчәлекләре шулай ук башка әдәби агымнарга да карый. Дәрдемәнд иҗатында романтизм элементлары да шактый, һәм хәтта реализмга һәм аерым очракта импрессионизмга караган шигырьләре дә бар. Моңардан тыш, Дәрдемәнд иҗатында Шәрыкъ әдәбияты йогынтысы да ачык сизелә. Менә шушы агымнарның синтезына замана каршылыкларын өстәсәк, нәтиҗәдә бер генә фикергә киләбез: Дәрдемәнднең иҗаты катлаулы, һәм аны бер генә әдәби агым эченә тулысынча кертеп булмый, дип саныйбыз.

    КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

    Аминева В.Р. Традиции "поэзии мысли" в татарской литературе начала ХХ века // Языковая семантика и образ мира. – Казань: «Мастер-Лайн», 2001. – С. 134-136.
    Амирханов р. У. Ислам в среднем поволжье: история и современность. Очерки. – Казань: Мастер лайн, 2001. – 460 с.
    Гайнуллин М. Иҗади портретлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – 210 б.
    Госман Х. Татар шигыре (тарихи күзәтү). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964. – 156 б.
    Воспоминания о серебряном веке / Сост. В. Крейд. – М.: Республика, 1993. – 563 с.
    Дәрдемәнд Агарган кыл. – Казан: Мәгариф, 1999. – 90 б.
    Дәрдемәнд // Гайнуллин М. Татар әдипләре (Иҗат портретлары). Нил Юзеев сүз башы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – Б. 156-171.
    Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) Исә җилләр. Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 256 б.
    Дәрдмәнд. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959. – 128 б.
    Метод, стиль, жанр (җыентык). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 224 б.
    Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – 428 б.
    Рәмиевләр / Төзүче М. Рәхимкулова. – Ырынбур: Яңа Вакыт, 1995. – 96 б.
    Русская поэзия 19 – начала 20 веков / П. Николаев, А. Овчаренко и др. – М.: Художественная литература, 1987. – 680 с.
    Сәяпова А.М. Поэзия Дардменда и символизм. – Казань: Казан. пед. ун-т, 1997. – 210 с.
    Сибгатуллина Ә. Суфичылык серләре (төрки-татар шигъриятендә дини-суфичылык символлар, образлар, атамалар). – Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1998. – 368 б.
    Халит Г. Яңа гасыр поэзиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 168 б.
    Харис Р. Дәрдемәнд // Дәрдемәнд. Агарган кыл. – Казан: Мәгариф, 1999. – Б. 9-15 (татар һәм рус телләрендә).
    Хәким С. Шагыйрь осталыгы // Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) Исә җилләр. Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – Б. 3-14.
    Хисамов Н. Дәрдемәнд поэзиясендә туган ил мотивы / Совет мәктәбе, 1969, №2. – Б. 26-29.
    Чыганак: Казан Дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика