Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Шагыйрьләр

Шагыйрьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Тукай, Дәрдемәнд, С. Рәмиев иҗатларында образлы фикерләү үзенчәлекләре 

    Эчтәлек
    Кереш
    Беренче бүлек. Хх йөз башы шигърияте (гомуми мәгълүмат)
    Икенче бүлек. Тукай, Дәрдемәнд, С. Рәмиев иҗатларында образлы фикерләве татар әдәбият тәнкыйтендә
    Өченче бүлек. Тукай, Дәрдемәнд, С. Рәмиев иҗатларында образлы фикерләү үзенчәлекләре (чагыштырма анализ)
    Йомгаклау
    Кулланылган әдәбият

    КЕРЕШ
    Хезмәтнең төп максаты булып Г. Тукай, С. Рәмиев һәм Дәрдемәнднең иҗатлары мисалларында ХХ йөз башы шигъриятендә образлы фикерләү үзенчәлекләрен анализлау.
    Бу максатка ирешү өчен безнең тарафтан түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә тиуры килде:
    – татар әдәбияты тәнкыйте тарихында Габдулла Тукайга, Сәгыйть Рәмиевкә һәм Дәрдемәндкә карата фикерләрне анализлап, андагы шагыйрьләрнең үзенчәлекләре турындагы мәгълүматларны системага китерү;
    – атап үткән шагырьләрнең иҗат юлларын һәм фәлсәфи карашларын анализлау;
    – ХХ йөз башындагы әдәбиятында образлы фикерләү үзенчәлекләрен билгеләү;
    – шул үзенчәлекләрне Г. Тукай, С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд иҗатларыннан мисаллар белән исбатлау.
    Хезмәтнең актуальлеге бәхәссез. ХХ йөз башы әдәбияты күп дистә еллар сыйнфый караш белән анализланды. Күп кенә әдипләр яки әдәби тәнкыйтнең кырыенда калдырылып бардылар, яисә тискәре рәвештә генә анализландылар. Бүгенге көн яңа таләпләр куя. ХХ йөз башы әдәбиятына тулы, дөрес, объектив билге бирмичә, яңача татар әдәбиятының тарихын язу зур кыенлыклар тудыра.
    Безнең темага карата өч танылган тәнкыйтьче фикерләре әһәмиятле. Бу – И. Нуруллин, Х. Госман, Г.Халит һәм С. Хәкимнең аерым фикерләре. И. Нуруллин – ХХ йөз башындагы әдәбияты белгече төп игътибарын Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури кебек әдипләргә ишарә итә, һәм шунлыктан Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд кебек реализмга тартылмаган шагыйрьләр турында кыскача яза. Аның фикере, сыйнфый караш белән чорналган булганлыктан, С.Рәмиев һәм Дәрдемәнд кебек әдипләргә карашы тар, һәм тәнкыйтьче аның бөтен үзенчәлекләрен карап үтми. Сәгыйть Рәмиевкә багышланган Ш. Садретдинов монографиясен билгеләп китергә кирәк. Кызганычка каршы, бу чорга багышланган мондый тулы монографияләр татар әдәбият тәнькыйтендә күп түгел.
    Бу хезмәт керештән, өч бүлектән, йомгаклаудан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
    Беренче бүлек ХХ йөз башы әдәбиятының гомуми үзенчәлекләрен күрсәтүгә багышланган. Икенче бүлектә Г. Тукай, С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд иҗатларына татар әдәбият тәнкыйтендә билгеләре анализлана. Ә өченче бүлек шул шагыйрьләрнең иҗатында образлы фикерләү үзенчәлекләре каралып үтә.
    Йомгаклауда хезмәтнең нәтиҗәләре һәм киләчәктә тема өстендә эшләү кирәклеге раслана.

    ХХ ЙӨЗ БАШЫ ШИГЪРИЯТЕ
    (ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ)

    ХХ йөз башы татар әдәбияты өчен, татар халкы өчен күренмәгән үсеш алу чоры. Әллә кайдан алынган сыман милләт көче, милләт талантлары. Бу кыска дәвер арасында йөзләгән талантлы әсәр язылды, дистәләгән әдип тере классик булып китте. Бу милли күтәренке бөтен өлкәләрдә дә чагыла. Ләкин шигърияттә аны еруча югары дәрәҗәләргә менгәне бөтенебезгә дә мәгълүм.
    «1905-1907 нче елларда иң беренче нәүбәттә поэзиянең кинәт күрәрелеп китүе очраклы булмады, әлбәттә, – дип тасвирлый бу чорны Г. Халит. – Моның беренче сәбәбе – гасырлар буенча көйрәп килгән шигъри традицияләрнең яшәүченлегендә, икенчесе – милли әдәбиятны буып торган киртәләрнең бер өлеше революция нәтиҗәсендә җимерелеп, вакытлы матбугат дөньясына ишек ачылу да, акыл һәм хис ирегенә сусауның, ашкынуның куәт алуында иде» .
    Бу шигърият күрәтерелешендә аеруча мөһим рольләрне уйнаучылар булып Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев һәм Дәрдемәнд булдылар. Әлбәттә, алардан башка Мәҗит Гафури кебек тагын олуг әдипләр дә чорның үзенчәлекләрен ачыкладылар, ләкин нәкъ шушы өч шагыйрь татар шигьриятенең өч агымын билгеләделәр. «ХХ йөз башы татар поэзиясендә дә талант колачлары, дөньяны шигъри чагылдыру мөмкинләре төрле дәрәҗәдәге шагыйрьләр иҗат итте. Шулар арасыннан, әйтик, Тукай, Дәрдмәнд һәм Рәмиев кебек, үз чорында ук һәм аннан соң да татар поэзиясенең бик үзенчәлелкле талантлары булып саналган вәкилләрен чагыштырып карасак, югарыда әйтелгән хакыйкатьнең тагын бер мисалын табарбыз».
    Шигърият, беренче чиратта, лирик, шәхеснең уй-кичерешләре тәэсир итә торган әдәбият. Ләкин шигьриятнең үсеше һәм булмаган дәрәҗәгә күтәрелеше белән бергә татар әдәбиятында аның сыйфатый үзгәрешләре дә чагыла. Бу шигъриятдә бөтен яктан да сизелеп тора: яңа лирик герой, шигырьнең формаларында, образлык системасында, тел чараларында.
    «ХХ йөз башы лирикасында эмоциональ һәм логик ситуацияләр бик тә төрлеләнде һәм катлауланды. Бу хәл шәхеснең, лирик геройның характеры белән бәйләнгән иде. Бу чорда лирика инде иҗтимагый-тарихи процесска актив тартылган драматик һәм трагик шәхеснең уй-кичерешләрендәге катлаулыкны чагылдыру юлына басты» , – дип тасвирлый лирик ур чордагы шәгьриятне Г. Халит.
    Әйтеп киткән үзгәрешләр шулай ук С. Рәмиев һәм Г. Тукай иҗатында ачык чагылган.
    Бераздан соң, әдәби тәнкыйтьтә һәм тарихчылар тарафыннан «реакция еллары» дип аталган дәвердә бу сыйфатый үзгәрешләр тагын да тирәнәя бара. Шул ук Г. Халит яза: «Реакция чорындагы татар поэзиясендә кешегә мөнәсәбәт мәсьәләсе гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм каршылыклы төс алды. Бу – безнең шагыйрь һәм әдипләр башыннан кичкән хәл генә түгел иде. Алар яшәгән чорда кешегә гуманистик һәм антигуманистик карашлар аерата кискенләште. <...> Ил һәм халык өстенә килгән фаҗигане гомумән кешенең үз гаебе иттереп карау, гомумән кешене хөкем итү модага керде, ягъни бу инде тарихи барышны сыйнфый көрәш ноктасыннан бәяләүдән читтә тору дигән сүз иде» .
    «Яңа революция күтәрелеш елларында инде бу реакцион романтизмның баш күтәрүдән тыш, «саф сәнгать» теориясен пропагандалау, Көнбатыш Европа һәм рус декадентлыгы белән кызыксыну, аның турында мәгълүматлар бирү белән очрашабыз. «Шура» журналының 1912 нче елгы 23 нче санында түбәндәге игълан басылган: «Ачлык патша. Заманымыз декадентлык заманыдыр, декадент бина гүзәл, декадент җиһаз мөгътәбәр, декадент рәсем хуш вә декадент әдәбият назирсыз. Әлхасил, һәр нәрсә декадент булганга, халыкымыз әдәбиятта декадентлык илә аз булса да танышсын өчен, язган әсәрләрендә декадентлыгы иләп мәшһүр вә мәгърүф булган Леонид Андреевның китабы басылып чыгып сатыла башлады» .
    Һәм түбәндәрәк: «Сугыш елларында инде вак ермаклар кушылып, шактый киң декадентлык агымы барлыкка килде. Бу урында Г. Сәгъдинең «Символимз турында» исемле китабын искә алу файдалы булыр, – дип яза И. Нуруллин, – <...> аларны <Дәрдемәнд белән Сәгыйть Рәмиевне> Г. Сәгъди «баш» символистлар дип саный, һәм, табигый, иҗатларына киңрәк тукталып китә. <...> Шуның өстенә менә Г. Сәгъдинең үк сүзләре: «Татар әдәбиятында 1914 нче елга керү белән символимз җәелеп, көч алып китте һәм Февраль революциясенә кадәр шул көчендә дәвам итте» .
    Габдулла Тукай. Габдулла Тукайның иҗат юлын һәм гомуми үзенчәлекләрен тасвирлау хезмәтнең күләме мөмкинлек бирми, ләкин аның иҗатын бер генә сүз белән реалистык караш, дип әйтеп китәргә кирәк. Калган фикерләр С. Рәмиев һәм Дәрдемәнднең үзенчәлекләре белән чагыштырганда күзәтелеп тора.
    Сәгыйть Рәмиев. «Сәгыйть Рамиев – романтик шәгыйрь. ХХ йөз башы татар әдәбиятында романтизм агымының барлыкка килүе аның иҗаты эшчәнлеге белән бәйләнгән», – дип яза Ш. Садретдинов үзенең монографиясендә, һәм дәвам итеп: «Сәгыйть Рәмиевнең романтизмы – һичшиксез, прогрессив, революцион романтизм» ди. Шул фикерен ул мисаллар белән исбатлап килә: «Сәгыйть Рәмиевның башлангыч иҗаты мәгърифәтчелектән үсеп чыкты. <...> Мәгърифәтчеләрнең шәхес азатлыгы идеяләрен бик нык үстереп, гади кешенең үзен чиксез югарылыкка күтәрде. «Мин» минем өчен алла, – ди Сәгыйть Рәмиев, яисә:
    Утта янсам, суга батсам,
    Тартып алган аллам да – син! («Син»)» .
    Дәрдемәнд (Закир Рәмиев). Дәрдемәнднең «дөньяга карашы – идеалистик. Бу хәл аның күп кенә шигырьләренең фәлсәфи нигезен билгели. Дәрдемәндчә, материалистик дөнья ахырында икенче бер дөнья бар – ул мәңгелек. Ә яшәмәктә булган дөнья – фани, барыбер бетәчәк» .
    Дәрдемәнд үз заманында шигърият техникасының остазы итеп билгеләнә, һәм әсәрләренең аһәңлеге, моңы белән аерылып тора. Мәсәлән, М. Гайнуллин китергән икеюллык шигырендә соклану сизелә: «Дәрдемәнд үз шигыртләренең техникасы өстендә эшләгәндә, аларны яшьләргә өлге-күтәргеч дәрәҗәсенә җитәрлек булуларын да күздә тота. Мәсәлән:
    Язу язган егетләргә бөгенге,
    Язу үлчәү өчен булсын өленге, –
    дигән ике юллы строфаның үзеннән генә дә күп нәрсә аңларга мөмкин! Тартык һәм сузык авазларның тәңгәл рәвештә кабатланып килүе, шигырь юлларының бертөсле башлануы һәм, ниһаять, шигырь юлларының бөтен иҗекләре тулы яңгырашта булган рифмадаш сүзләргә бетүе – болар барысы да әсәрнең художество эшләнеш камилләштерүгә буйсындырылганнар» .
    Шул ук Гайнуллин иҗат портретлары китабында «Дәрдемәнд үзенең бөек революциягә булган мөнәсәбәтен, гомумән, шул еллардагы кичерешләрен белдереп шигырьләр дә язып куйган. Ул аларда:
    Куанды ил, канат какты мәләкләр (фәрештәләр),
    Шашып, аң-таң булып, шайтан төкерде!..
    җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
    Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
    җиһан тормыш туен иткән чагында,
    Синең урының үлекләр аймагында, –
    кебек строфалары белән ул капитализм урынына яңә, яшь тормыш килүен танырга мәҗбүр була» , – дип яза.

    ТУКАЙ, ДӘРДЕМӘНД, С. РӘМИЕВ ИҗАТЛАРЫНДА ОБРАЗЛЫ ФИКЕРЛӘВЕ ТАТАР ӘДӘБИЯТ ТӘНКЫЙТЕНДӘ

    Шагырьләрнең чынбарлыкны сурәтләү үзенчәлекләре
    «Сәгыйть Рәмиев 1906 ел уртасында, революциянең нәкъ кызган бер чорында язылган «Бер телен, эзлә юлын...» дигән нәсерендә халык тормышының һәм язмышының искиткеч көчле тасвиры бирелүенә генә игътибар итсә тә, демократик әдәбиятның, шул җөмләдән поэзиянең дә, хезмәт иясе кешесе дучар ителгән тормышка, иҗтимагый-политик чынбарлыкка тирән үтеп керү сәләте никадәр үскәнлеген күрербез:
    Тор, уян, тирә-ягың кан булган,
    Бел телен, эзлә юлын: нидән бу болай булган?
    Тукай:
    Ач-ялангач мужикларга
    Кайда ирек, кайда җир? –
    ...
    Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең;
    Күрсәт җирең? Кайда? Бир!» .
    Дәрдемәнд чынбарлыктан соңрак иҗатында бөтенләй кача, ә Сәгыйть Рамиевнең иҗаты пессимизмлыктан башка үзгәрешсез кала – ул романтизм агымыннан чыга алмый. Ә Тукай, Ш. Сиразетдинов әйтмешли, «халык белән бергә кайгыра, бергә шатлана, ул гомумән халыктан аерылгысыз... <...> Сәгыйть Рамиев поэзиясенең романтик лирик герое исә үзен чолгап алган тирәлектән «халык»тан аерылып, күтәрелеп тора, үзен феодаль-буржуаз җәмгыятькә кискен каршы куя» .

    Шагыйрьләрнең иҗатында лирик герой
    «Дәрдмәнд һәм Рәмиев лирик геройлары, Тукайныкы белән чагыштырганда, эчке яктан артык катлаулы түгел. Алар үзләренең характерлы берничә индивидуаль сызыклары белән аерылып тора.
    Дәрдмәнднең тормышка һәм тарихта мөнәсәбәте нигезендә фәлсәфә-фаталистик караш, космик пессимизм аның бөтен иҗатын сугара, аның уй-кичерешләрен башлыча «язмыш» фәлсәфәсеннән ерак китми һәм шуның яки бу төстәге шигъри гәүдәләнеше булыбрак тоела.
    Рәмиев исә явыз чынбарлыкка каршы үзенең бунтын, протестын, ләгънәт һәм нәфрәтен белдерүгә басым ясый.
    Инде Тукай шигъри дөньясындагы, лирик героендагы «җан диалектикасы»на килсәк, монда уй-кичерешләр колачының, чынбарлыкка мөнәсәбәтнең киң һәм тирән эчтәлекле булуын күрербез. Аның лирик герое туктаусыз хәрәкәт итә, эзләнә, психологик күтәрелү һәм төшүләрне кичерә. Тукай поэзиясендә эмоциональ һәм логик ситуацияләрнең бәйләнеше һәм динамикасы аерата көчле, киеренке. Бу сыйфат, билгеле, аның барыннан да элек реалистик талантыннан аерылгысыз иде» .

    Шагыйрьләрнең образлык системасында символлар
    «Революция һәм азатлык идеалының символ образы таң ату, кояш чыгу сурәтендә гәүдәләнде:
    җитәр, йокламыйк һаман –
    Таңнар атты, бәдәвам. – Тукай «Иттифак хакында» 1905 ел» .
    И. Нуруллин Дәрдемәндне һәрчак Сәгыйть Рәмиев һәм Габдулла Тукай белән чагыштыра, һәм шул чагыштырудан үзенчәлекле нәтиҗә ясый: «Ачык булса кирәк, Дәрдемәнд тә, Тукай кебек үк, кораб, көймә образында милләтне күздә тота. Дөрес, Тукай, демократик шагыйрь буларак, милләт дигәннән һәрвакыт беренче чиратта халыкны, хезмәт ияләрен аңлый иде. Либераль фикерле Дәрдемәнднең күз карашы күбрәк милли буржуазиягә төбәлә иде. Ләкин аның да «милләте» буржуазия белән генә чикләнми торган иде» .
    Соңыннан тәнкыйтьче болай фикерли: «җыеп әйткәндә, «Кораб» шигырендә Дәрдемәнд татар милләтен һәм аның «каймагы» булган либераль буржуазиянең тормыш диңгезендә җилкән кичереп йөзә алмаганлыгын, дәрәҗәсенә лаеклы мәртәбәгә күтәрелә алмаганлыгына ачына...» .

    Шагыйрьләрнең тел үзенчәлекләре
    «Тукайның 1905 нче елдан башланган беренче чор иҗаты шулай ук чуар иде әле. Биредә катнаш тел белән «югары стильдә» язылган мәдхия һәм газлләр дә, борынгы шигъри әсәрләр үлчәвенә салынган татарча шигырьләр дә, сатира һәм тәрҗемә дә бар» .
    «Рәмиевтә дә, Дәрдмәндтә дә Көнчыгыш поэзиясеннән килә торган пантеизм идеяләренең үзенчәлекле чагылышы, заман рухында яңартылып кабатлануы, һичшиксез, көчле генә. Әгәр дә Рәмиев, кешене аллалаштыруга басым ясап, шәхесне идеаллаштырса, Дәрдмәнд исә тарих белән табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрне фатальләштерде, кешене шул фаталь көчнең, язмышның, тәкъдирнең корбаны итеп аңлады» . Шул Шәрыкъ шигъриятендә, һәм язмышны идеальләштерү, тәнкыйтьче фикере буенча, символизм һәм моңсу романтизмга алып килә.

    ТУКАЙ, ДӘРДЕМӘНД, С. РӘМИЕВ ИҗАТЛАРЫНДА ОБРАЗЛЫ ФИКЕРЛӘҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
    (ЧАГЫШТЫРМА АНАЛИЗ)

    Өч танылган шагыйребез иҗатларында, билгеләп үткәнчә, караган чорның шигъриятенең үзенчәлекләрен чагылдырып була. Конкрет мисалларга килгәндә, без аларны төрле яклардан карарга мәҗбүр булдык. Безнең тарафтан түбәндәге темаларга образлы фикерләү үзенчәлекләре тавирланды:
    – социаль тормышны сурәтләү үзенчәлекләре;
    – лирик геройны сурәтләү үзенчәлекләре;
    – табигатьне тасвирлау үзенчәлекләре;
    – символлар системасы үзенчәлекләре;
    – тел үзенчәлекләре.

    1. Социаль тормышны сурәтләү дигәндә без, беренче чиратта, шагыйрьләрнең сәяси-иҗтимагый карашларын, аларның җәмгыятькә карата фикерләрен образлы рәвештә билгеләп үтүләрен күздә тоттык. Бу теманы без ике чорга бүлергә мәжбүр булдык, чөнки бөтен өч шагыйрьнеңне дә иҗатында революцион күтәрелеш чоры һәм реакция еллары дәвере билгеләнеп торалар.
    Беренче чорда Тукайның җәмгыяви мәсьәләләргә багышланган багышланган әсәрләре шактый күп. Ләкин без аның тәйкыйтьчеләр белән дә билгеләп үтелгән «Милләтчеләр» шигырен әйтеп үтер идек. Чөнки монда аның С. Рәмиевнең «Таң вакыты» һәм Дәрдемәнднең «Кораб» шигырьләренә карата ниндидер аһәңлеге сизелә. Әсәрнең өчесе дә халык, җәмгыять тормышын ачыклыйлар, өчесендә дә эмоциональ көч хисе сизелә. Өчесендә дә татар милләтенең язмышы турында уйлар бар. Тукай аны образлы «көймә» белән чагыштыра:
    «Көймә бата; йота торган балык өчен
    Фида булган, мөрәүвәтле бер җан кирәк» .
    Шул ук образ Дәрдемәндә дә яңгырый:
    «Шаулый диңгез...
    җил өрәдер...
    җилкәнеп киргән кораб!» .
    Бу ике образ турында бик күп язылды (карагыз И. Нуруллин; Дәрдемәнд Агарган кыл – Р. Харисның кереш сүзе; Г. Халит), ләкин китерелгән сүзләрдә дә аларның якынлыг күренеп тора. Бәлки, безнең фикеребезчә, Дәрдемәнд образы символга әйләнеп (абстрактлашып) бөтен кешелек җәмгыятен истә тотадыр. Ләкин, бу чорга һәм безнең темага карата, икесендә дә романтик һәм символистик чагыштыру сизелә.
    Сәгыйть Рәмиевнең исә бу күтәренке хис символлары катлаулы булмаса да, экспрессив яктан шигырьләре көчлерәк:
    «Бетерләр микән татарлар,
    Алла, ди-ди?
    Әллә беләр микән хаталарын
    бер алда?» .
    Бу юлларда ачыктан-ачкы җәмгыяви проблеманы кую С. Рәмиевнең романтизмына хас күренеш.
    Шулай итеп, беренче чорда өч шагыйрьнең дә җәмгыятькә ачкы караш, үлем белән гомер проблемаларын торгызуга карамастан, ниндидер оптимизм сизелеп тора. Бу чорның лейтмотиивы итеп «Тән ата, эшлик туганнар» исемле Сәгыйть Рәмиевнең шигырен китереп була:
    «Таң атадыр, иптәшләр!
    Эшләргә хәзерләнегез!
    Бездән куәтле эшләр
    Тели хәзер илебез...».
    Икенче чорда җәмгыятькә карата шагыйрьләрнең образлы фикерләве шактый аерыла. Дәрдемәнд иҗатыннан социаль тормыш проблемалары бөтенләй югала, Тукайның исә, киресенчә, һәр шигыреньдә нинди дә булса җәмгыяви проблема чагылып килә. Бу чорда аның публицистикага, халыкка, демократик лагерендә якын булуы мәгълүм. Мисал итеп «Золым», «Авыл халкына ни җитми?», «Олуг юбилей илә халык өмитләре» исемле әсәрләрендә һәрберсендә социаль проблема кую, аны образлау фикерләү бар. Күбесенчә, Тукайның фикерләве реализмга, хәтта публицистика якын. Шагыйрьнең пессимизмы да реалистик сүрәтләр белән чагылып килә.
    Сәгыйть Рәмиев иҗатында романтизмга хас образлы фикерләү калып бара. Мисал өчен «Минем төн» исемле шигырен китереп була. Аның исеме дә «Таң вакыты»на капмы-каршы тора. Аның пессимизмлыгы романтик төсләрдә сурәтләнә:
    «Караңгы һәм таңы ерак...
    ... Нурсыз ул, нурсыз йолдызлар да,
    Хәят беткән, җаны юк танның да,
    Торам да карыйм, юк, таң атмый...».
    Социаль тормышны сурәтләү темасында икенче чорда анализланган шагыйрьләрнең арасында шактый аермалар туа. Дәрдемәнд «саф сәнгать» өлкәсенә якынлаша, һәм шуңа күрә җәмгыяви проблемаларны читкә калдыра, С. Рәмиев аларны башка төстә, ләкин шул ук романтизм иҗат методы эчендә хәл итә, ә Г. Тукай бу чорда тулысынча реалистик образлы фикерләү ысулына кереп китә.

    2. Лирик геройны сурәтләгәндә, әлбәттә, шагыйрьнең фәлсәфи карашлары чагыла. Габдулла Тукайның лирик герое турында күп язылган. Шагыйрьнең әсәрләрендә лирик герой зур урын алып тора. Хәтта «Шүрәле» кебек әкияттә дә үзенең образын чагылдыра. Бу рус әдәбиятының 19 йөз традицияләре (әйтик, Пушкин) йогынтысы гына түгел, ә үзенчәлекле образлы фикерләү. Шуңа күрә «Пушкин вә мин» кебек шигырь Тукай иҗатында очраклы түгел:
    «Хәзрәти Пушкин авылда язды үзенең «Евгениен»,
    Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен» .
    Укучы белән турыдан-туры сөйләшү, аңа мөрәҗәгать итү, үзенең эчке дөньясын гына түгел, сәяси карашларын да ачыклау – болар бөтенесе Тукайга хас. Мәсәлән, «Үз-үземә» исемле шигырендә ул:
    «Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
    Күрергә җанлылык вактын татарның.
    Татар бәхете өчен мин җан атармын:
    Татар бит мин үземдә, чын татармын» .
    Үзенең иҗаты турында да Тукай шактый еш сөйли:
    «Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем,
    Яшьнәмим дә, күкрәмим дә, утсыз инде күкрәгем!» .
    Бу бөтен мисаллар да дөньяга реалистик карашны билгели, һәм Тукайның лирик герое ачык, укучыларгы аңлаешлы. Шуңа күрә тәнкыйтьчеләр аның героен «халыкчан» дип билгелиләр.
    Сәгыйть Рамиевнең лирик герое томанлы, сәер. Бөтен дөньяны үз уй-кичерешләре аша үткәрү – романтизмга хас караш. Һәм бу Рәмиевтә ачык чагылган:
    «Мин!» димен мин, яшәсен, «мин»!
    «Мин» минемчөн алла ул,
    Рухым үлгәндә күренсә,
    Рухыма җан салган ул» .
    Бу мисал «Мин» исемле шигырьдән алынган, ләкин бөтен иҗатында да С. Рәмиев үз «мин»ен шул дәрәҗәдә образлы.
    Дәрдемәнд исә лирик геройга сирәгрәк мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында символик элементлар, романтик детальләр очрый, әмма ул үзенең «мин»ен укучыдан качырырга тырыша. Хәтта, Дәрдемәнднең тормыш юлында да, ул үзенең шагыйрь булуын яшерергә тырышкан. Ләкин бу шагыйребезнең дә иҗатында лирик герой сурәтләнгән. Ул – мәңгелек алдында чүп дәрәҗәсендә булган «вакыт колы». Бу карашта, әлбәттә, шәрыкъ шигъриятенең йогынтысы сизелеп тора. Мәсәлән, лирик герой түбәндәге китерелгән әсәрендә бар:
    «Янды Мәҗднүн, янды Фәрһад –
    Бер янып ат алдылар;
    Мин, гариб, мең кат янып та,
    Яндыга саналмадым...» .
    Йомгаклау әйткәндә, Тукайның лирик герое «халыкчан», ачык һәм тере кеше, Рәмиевнең герое романтизмга хас булган ниндидер серле шәхес, ә бәлки «демон»дыр. Ә Дәрдемәнднең лирик герое мәңгелек алдындагы кол гына, үзе әйтмешли – гариб.

    3. Табигать сүрәтләве. Бу образлау фикерләү үзенчәлекләре шагыйрьләрнең табигать сурәтләвендә дә күренеп тора. Тукайның мисалларын китереп торырга кирәкмәс тә иде, чөнки «Шүрәле» яки «Ел фасыллары» аның табигатьне реалистик күрсәтүне дәлилләп торалар. Ләкин Тукайның еш кына табигате чынбарлыкны, җәмгыяви мәсьәләләрне образларга булыша. Мәсәлән, аның «Суык» шигыйре:
    «Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык,
    Колакларда, борыннарда өрелә суык;
    җылы мичсез кибетләрдә сатучылар
    Малын сата, бии-бии кулын уып» .
    Бу юлларны С. Рәмиевнең «Авылы» белән чагыштырып карарга гына кирәк:
    «Нинди иркен, нинди рәхәт,
    Нинди бар җил гөл генә;
    Синдә төн дә юк, төнең дә
    Бер болытлы көн генә.
    ... Һәм гаҗиб бер яктылыкта
    җир көмеше төсле тора:
    Анда – урман һәм дә таулар,
    Монда кырлар яктыра» .
    Дәрдемәнднең табигать сүрәтләве – аңа өстәмә символистик мәгънәләр бирү, тирән фикерләр кушу. Чөнки табигать күренешләре шагыйрьнең иҗатында еш чагыла, ләкин алар нинди дә булса фәлсәфи фикерне раслау, исбатлау, бизәкләү һ.б. рольне үтиләр. Мәсәлән, «Кыш көннәре» шигырендә беренче караганда табигатьнең күренеше генә тасвирлана, ләкин монда «бәс» тә, «томан» да, «җил» дә, «кыш» та җанланган гына түгел, ә хәтта фәлсәфи мәгънә белән тулындырылган:
    «Картайды җиһан...
    Гөлләр дә бетте!
    Кичмәктә заман –
    Кышлар да җитте!
    җил генә яман,
    Сызгыра, өрәдер,
    Һәм күктә йөрәдер
    Бәс белән томан!»
    Күргәнчә, бу өч шагыйрьнең табигатьне сүрәтләу ысуллыра да аерылып тора.

    4. Тел үзенчәлекләре. Үзләренең сәяси-иҗтимагый карашлары белән аерылып торган шагыйрьләрнең охшаган яклары күбрәк хәтта, ләкин тел үзенчәлекләренә кадәр аермалар сизелә. Реализм агымына чумган Тукайның, әлбәттә, публицистикага якын булган стиле, гади сөйләм элементлары шактый:
    «Бар егетләр: бик тәкәббәрләрчә тоткан позасын,
    Чөнки дөнья бакчасының күргән ул тик розасын» .
    Тукайның шигырьләрендә рус әдәбият йогынтысы да сизелә, һәм кайчак халык такмаклары да ишетелә:
    «Кытайский әфлисүн
    Килә, диләр, яшнектә;
    Картайгачтын үкенерсең,
    Типтереп кал яшьлектә!» .
    Романтизмга хас булган образлылык, җанландыру, стильне бизәкләү һәм катлаулы метафоралар Сәгыйть Рәмиев иҗатына хас. Моңа күп мисаллар китереп булыр иде, ләкин хезмәтнең күләмен карап, без берсе белән генә чикләнәбез:
    «Пәрдә дә үзенә башка бер төс алган,
    Колагын уйнап торган көйгә салган,
    Стуллар, стеналар – барчасы да,
    Кеше төслүк, тәмле, тирән уйга калган» .
    Бу шигырьдә хәтта мебель җиһазлары да җанландырылган, уй-кичерешләргә баткан.
    Дәрдемәнднең тел үзенчәлекләрен санап китү генә кыен булыр. Сибгат Хәким әйткәненчә, ул «гариб» сүзен дә биш мәгънәдә куллана. Кайбер шигырьләре аның осталыгын аеруча билгеләп китәләр. Мәсәлән, Дәрдемәнднең осталыгы мәхәббәт һәм тормыш ярату символын фигыльләр белән генә сурәтләү аеруча сокландыра:
    «Көләрсең, көлдерер, шатландырырсың,
    Сөярсең, сөйгәнем, һәм сөйдерерсең» .
    Тел үзенчәлекләре өлкәсендә һәр шагыйрь татар шигъриятендә үзенең яңа сүзен әйткән. Алар ачып җибәргән иреклектә берничә елдан дистәләгән шагыйрь дөньяга килә. Такташ, Туфан, Хәкимнәр бу өч шагыйрьнең үзенчәлекләрен берләп, татар әдәбият яңа үстерешкә алып китәләр.

    ЙОМГАКЛАУ

    Бүгенге көнгә кайбер тәнкыйтьчеләребез, һәм советлар чорының «сыйнфый тәнкыйтеннән» «милләт мәнфәгатьләрен яклаучы тәнкыйтенә» чумалар.
    Шуңа күрә тәнкыйтьчеләрнең һәм әдәбият белгечләрнең зур бурычы булып Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Н. Думави кебек шагыйрьләребезнең иҗатына ирекле караш белән яңа хезмәтләр, эзләнүләр башкарырга вакыттыр. Чөнки бүгенге әсбапларда да совет чорына хас булган «сыйнфый рамка эчендә» карау сакланып килә. Бу шактый күп әдипләребезгә кагыла. Шуларның берсе – Дәрдемәнд.
    Анализлаган Тукай, Рәмиев һәм Дәрдемәнд иҗатларына килгәндә, алар өчесе дә татар әдәбиятына яңа битләр язып калдыручылар. Габдулла Тукай реализмны ныгытып, аңа ямь һәм күп елларга демократик яңгырашын биргән. Тел, образлы фикерләү өлкәсендә Тукай әдәби телне, фәлсәфи карашларны халык теленә, халык тәҗрибәсенә тартучы.
    Сәгыйть Рәмиев «әдәбиятыбыз тарихында, беренче булып, классик шигырьдән, көйләү шигыреннән сөйләм шигырен, трибуна шигырен үстереп чыгарды...» , – дип яза Ш. Садретдинов.
    Дәрдемәнд исә татар шигъриятендә аерым бер дәвер булып тора. Ул бик үзенчәлекле, һәм аны «шигырь техникасы остасы» дип атау, Дәрдемәнднең мыскыллау гына кебек ишетелә. Чөнки бу шагыйрь-философ дөньясына аерым-аерым кагылышлар гына булды.

    Дәрдемәнднең иҗаты «саф» символизм кысаларына кереп бетми, ләкин татар шигъриятендә ул ХХ йөз башы чорында символизм элементларын кулланучыларның берсе, һәм иң киң кулланычыдыр.
    Дәрдемәнднең символизм мәктәбенә керү бәхәссез, ләкин аның иҗатында Шәрыкъ әдәбияты йогынтысы да ачык сизелә. Менә шушы агымнарның синтезына замана каршылыкларын өстәсәк, нәтиҗәдә бер генә фикергә киләбез: Дәрдемәнднең иҗаты катлаулы, һәм аны бер генә әдәби агым эченә тулысынча кертеп булмый.
    Анализланган өч шагыйрь ХХ йөз башы әдәбиятында гына түгел, хәтта ХХ гасырның бөтен әдәбиятына нигез салганнар, һәм аларның аермаларына, тел үзенчәлекләренә карамастан, образлы фикерләү үзенчәлекләренә карамастан, өчесе дә татар әдәбиятында тарихында новаторлар һәм классиклар булып калганнар.

    КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
    Госман Х. Татар шигыре (тарихи күзәтү). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1964. – 156 б.
    Дәрдемәнд Агарган кыл. – Казан: Мәгариф, 1999. – 90 б.
    Дәрдемәнд // Гайнуллин М. Татар әдипләре (Иҗат портретлары). Нил Юзеев сүз башы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – Б. 156-171.
    Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) Исә җилләр. Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 256 б.
    Метод, стиль, жанр (җыентык). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 224 б.
    Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – 428 б.
    Рәмиев С. Сызла күнлем! – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2000. – 96 б.
    Садретдинов Ш. Сәгыйть Рәмиев иҗаты. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшрияты, 1973. – 161 б.
    Тукай Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968. – 512 б.
    Халит Г. Яңа гасыр поэзиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 168 б.
    Хәким С. Шагыйрь осталыгы // Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) Исә җилләр. Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – Б. 3-14.
    Чыганак: Казан Дәүләт Университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика