Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татар халык язучылары

Татар халык язучылары


    Дусларың белән бүлеш:


    Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исемлеге


    1958 ел
     
    Яруллин Фәрит Заһидулла улы — композитор ("Шүрәле" балеты өчен).
    Җиһанов Нәҗип Гаяз улы — композитор ("Җәлил" операсы өчен).
    Фәйзуллин Әхмәт Сафа улы (Әхмәт Фәйзи) — язучы ("Тукай" романы өчен).
    Сарымсаков Ширияздан Мөхәммәтҗан улы — режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның "Җилкәнсезләр" пьесасын куйган өчен).
    Тумашев Әнәс Ибраһим улы — рәссам (К. Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклен бизәгәне өчен).
    Әбҗәлилов Хәлил Гали улы — артист ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен).  
    Колбарисов Фатих Әкрам улы — артист ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Батырҗан роле).
    Хәйруллина Асия Хәсән кызы — артистка ("Җилкәнсезләр" спектаклендә Рокыя роле).
    Фәттахов Лотфулла Әбделмән улы — рәссам ("Татар халык әкиятләре"китабына (русча) иллюстрацияләр ясаганы өчен).
    Якупов Харис Габдрахман улы — рәссам ("Татар халык әкиятләре" китабына иллюстрацияләр ясаган өчен).
    Даутов Нияз Курамша улы — режиссер-сәхнәгә куючы (М. Җәлил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында "Алтынчәч" һәм "Евгений Онегин" операларын сәхнәгә куйган өчен).  
     
    1959 ел
     
    Әпсәләмов Габдрахман Сафа улы — язучы ("Сүнмәс утлар" романы өчен).
    Провоторов Николай Сергей улы — артист (Казанда В. И. Качалов исемендәге театрда куелган "Третья патетическая" спектаклендә Ленин образын иҗат иткән өчен).
    Мозаффаров Мансур Әхмәт улы — композитор (Г. Тукай һәм М.Вахитов истәлекләренә багышланган симфоник поэмалар өчен).
    Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы — композитор ("Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда" һ. б. җырлары, романслары өчен).
    Насретдинов Фәхри Хөсәен улы — җырчы (актив концерт эшчәнлеге һәм совет композиторлары әсәрләрен пропагандалаганы өчен).
     
    1960 ел
     
    Хәкимов Сибгат Таҗи улы (Сибгат Хәким) — шагыйрь ("По зову Ленина" (русча), "Җил исми, яфрак селкенми" исемле шигырь җыентыклары өчен).
    Бурлай Алексеей Петр улы — рәссам ("Беренче нефть" картинасы өчен).
    Вахитов Габделхәй Каюм улы (Хәй Вахит) — драматург (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Беренче мәхәббәт" драмасы өчен).
    Бикчәнтәев Рәфкать Әхмәтҗан улы — режиссер ("Беренче мәхәббәт" драмасын сәхнәгә куйганы өчен).
    Өметбаев Сабир Гаделҗан улы — режиссер (Минзәлә Татар дәүләт театрында "Язылмаган законнар" һәм "Тамырлар" спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен).
    Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын актив пропагандалаганы өчен).

    1961—1965 елларда Г. Тукай исемендәге премияләр бирелми.
     
    1966 ел
     
    Туфан Хәсән Фәхри улы (Хәсән Туфан) — шагыйрь ("Сайланма әсәрләр" китабы өчен).
    Фәйзи Җәүдәт Харис улы (Җәүдәт Фәйзи) — композитор (яңа җырлар циклы өчен).
     
    1967 ел
     
    Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) — сынчы, скульптор (татар мәдәнияте эшлеклеләре: Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Г. Ибраһимов һ. б. ның скульптур портретлары өчен).
    Ходжаев Ташходжа Омар улы — режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ч. Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклен сәхнәгә куйганы өчен).
    Гельмс Эрнест Брун улы — театр рәссамы (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Гүзәлем Әсәл" спектаклен бизәгәне өчен).
    Гәрәева Наилә Хәким кызы — актриса ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Әсәл роле өчен).
    Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы — артист ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Байтимер роле өчен).
    Әсфәндиярова Шәхсәнәм Ибраһимбәк кызы — актриса ("Гүзәлем Әсәл" спектаклеңдә Хәдичә роле өчен).
    Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы — артист ("Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Ильяс роле өчен).
     
    1968 ел
     
    Исәнбәт Нәкый Сираҗи улы (Нәкый Исәнбәт) — галим, язучы, фольклорчы ("Татар халык мәкальләре" дигән өч томлы хезмәте өчен).
    Хәбибуллин Заһит Вәли улы — композитор ("Казах кызы сөйгәнем", "Солдат җыры", "Бормалы су" һ. б. җырлар циклы өчен).
     
    1969 ел
     
    Миңгазиев Ибраһим Зариф улы (Ибраһим Гази) — язучы ("Онытылмас еллар" роман-трилогиясе өчен).
    Арсланов Айрат Гәрәй улы — артист, нәфис сүз остасы ("Туган ягым — Татарстан" дигән һ. б. әдәби концерт программалары өчен).
     
    1970 ел
     
    Ключарев Александр Сергеевич — композитор ("Канатлы яшьлек" исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен).
    Шакиров Илһам Гыйльметдин улы — җырчы (1968—1969 еллардагы концерт программалары, татар халык җырларын һәм композиторларының әсәрләрен пропагандалавы өчен).
     
    1971 ел
     
    Сәлимҗанов Марсель Хәким улы — режиссер (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның — "Американ", "Сүнгән йолдызлар", Г. Ибраһимов әсәре буенча "Тирән тамырлар" спектакльләрен уңышлы куйганы өчен).
    Кузнецов Николай Дмитрий улы — рәссам (индустриаль пейзаж рәсемнәре өчен).
     
    1972 ел
     
    Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) — язучы ("Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китап).
    Һидиятуллин Шәүкәт Галимулла улы (Шәүкәт Галиев) — шагыйрь ("Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр", "Котбетдин мәргән", "Шәвәли", "Тәмле йорт", "Кызык" һ. б. китаплары өчен).

    1973 ел
     
    Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) — язучы ("Чикләвек төше" повесте, "Хәзинә" романы өчен).
    Бакиров Әнвәр Закир улы — композитор ("Су анасы" балеты өчен).
    Смирнов Игорь Валентин улы — балетмейстер (М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган "Су анасы" балеты һәм либреттосы өчен).  
    Фазлуллин Хәсби Вәли улы — дирижер (Ә. Бакировның "Су анасы" балетын куюда музыкаль җитәкчелеге өчен).  
    Садыйков Ревдар Фәиз улы — балет артисты ("Су анасы" балетында Алмай роле).
     
    1974 ел
     
    Әмиров Мирсәяф Мәсәлим улы (Мирсәй Әмир) — язучы ("Агыйдел"пьесасы өчен).
    Юзиев Нил Гафур улы — әдәбият галиме, тәнкыйтьче ("Шигырь гармониясе", "Хәзерге татар поэтикасы" дигән китаплары өчен).
     
    1975 елда Г. Тукай исемендәге премияләр бирелми.
     
    1976 ел
     
    Вәлиев Диас Назыйх улы — драматург ("Дарю тебе жизнь" (русча) пьесасы өчен).
    Шабаев Марс Садри улы — шагыйрь ("Җикән камыш", "Онытма", "Сине эзлим" дигән китаплары өчен).
    Тумашев Равил Рәхим улы — режиссер (Татар дәүләт күчмә театрында И. Юзеев пьесасы буенча "Сандугачлар килгән безгә", Т. Миңнуллин пьесасы буенча "Үзебез сайлаган язмыш", А. Гыйләҗев пьесасы буенча "Көнбагышлар" спектакльләрен куйганы өчен).
     
    1977 ел
     
    Афзалов Гамил Гыймазетдин улы (Гамил Афзал) — шагыйрь ("Айлы кичләр'' шигырьләр җыентыгы, "Борылам да карыйм" дигән шигырьләр циклы өчен).
    Хәкимова Ирина Шәриф кызы — балерина ("Шүрәле" балетында — Сөембикә, "Су анасы" балетында — Сәрви, "Аккош күле" балетында Одетта-Одиллия партияләрен башкарганы өчен).
    Беспалов Виктор Иванович — кинорежиссер (телевидение өчен "Кырлай", "Татар гармуннары", "Н. Җиһанов музыкасы" дигән музыкаль фильмнар өчен).
     
    1978 ел
     
    Фәйзуллин Равил Габдрахман улы — шагыйрь ("Шигырьләр һәм поэмалар" китабы).
    Лывин Сергей Осипович — рәссам (В. И. Ленинга һәм Г. Тукайга багышланган картиналар сериясе өчен).
     
    1979 ел
     
    Миңнуллин Туфан Габдулла улы — драматург ("Ай булмаса, йолдыз бар" драмасы өчен).
    Хөсәенов Гали Кәрим улы — режиссер (Әлмәт драма театрында "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклен куйганы өчен).
    Кузаева Дамира Нәжмиҗан кызы — артистка ("Ай булмаса, йолдыз бар"спектаклендә Мәдинә роле).
    Ибраһимов Ренат Ислам улы — җырчы (1976—1978 еллардагы концерт программалары өчен).
     
    1980 ел
     
    Юзеев Илдар Гафур улы — шагыйрь ("Таш диварлар авазы", "Өзелмәс кыллар" поэмалары өчен).
    Маликов Васил Малик улы — сынчы, скульптор, ("Чекист Голубятников", "Соңгысы", "М. Җәлил" дигән скульптуралар өчен).
     
    1981 ел
     
    Рәсүлов Атилла Кадыйр улы (Атилла Расих) — язучы ("Язгы авазлар", "Ике буйдак", "Сынау" трилогиясе һәм "Ямашев" романы өчен).
    Кузин Евгений Андриян улы — артист (В. И. Качалов исемендәге театрда "Большевиклар", "Астория" кунакханәсе" һ. б. спектакльләрдә төп рольләрне башкаруы өчен).
    Федотов Юрий Степан улы — артист (В. И. Качалов исемендәге театрда "Большевиклар", "Астория" кунакханә се" һ. б. спектакльләрдә төп рольне баш карганы өчен).
    Бакулин Герман Алексей улы — архитектор (Казанда Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмә залын проектлау һәм төзү).
    Зәкиев Әуфар Зәки улы — инженер-төзүче (шул ук бинаны төзү).
    Парамонов Игорь Петр улы — инженер-төзүче (шул бинаны төзү).
    Фәйзуллин Әнәс Нурулла улы — бинаны эшкәртү-бизәкләү остасы (шул ук бинаны төзү).
    Хисаметдинова Сания Шәкүр кызы — бинаны эшкәртү-бизәкләү  остасы (шул ук бинаны төзү).  
     
    1982 ел
     
    Нуруллин Ибраһим Зиннәт улы — язучы ("Тукай" ("Атаклы кешеләр тормышы" сериясеннән) һәм "Габдулла Тукай" дигән китаплары өчен).
     
    1983 ел
     
    Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы — язучы ("Җомга көн кич белән", "Әтәч менгән киртәгә" повестьлары өчен).
    Еникеев Ренат Әхмәт улы — композитор ("Муса Җәлил истәлегенә" дигән вокаль-симфоник поэмасы һәм соңгы еллардагы әсәрләре).
     
    1984 ел
     
    Еникеев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники) — язучы (повестьлары һәм хикәяләре өчен).
    Мулюков Бату Гатаулла улы — композитор ("Кара йөзләр" операсы авторы).
    Родионов Григорий Василий улы (Гәрәй Рәхим) — шагыйрь ("Кара йөзләр" операсы либреттосы авторы).
    Сөнгатуллина Зилә Даян кызы — опера жырчысы ("Кара йөзләр" операсында Галимә партиясен башкарганы өчен).
    Бигичев Хәйдәр Аббас улы — опера җырчысы ("Кара йөзләр" операсында Закир партиясе).
    Васильев Владимир Михаил улы — дирижер (М. Җәлил исемендәге Татар дәүдәт опера һәм балет театрында куелган "Кара йөзләр" операсы дирижеры).
     
    1985 ел
     
    Арсланов Нури Газиз улы — шагыйрь ("Иделем — илем" исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен).
    Нигьмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәт җан улы — музыка белгече ("Татар халык җырлары" һәм "Идел буе татарларының халык җырлары" һ. б. хезмәтләре өчен).
     
    1986 ел
     
    Камалов Хисам Нуретдин улы (Хисам Камал) — язучы ("Һәркемнең гомере бер генә", "Безне өйдә көтәләр" китаплары).
    Куделькин Виктор Иванович — рәссам (Татарстанның хезмәт алдынгыларына, мәдәният эшлеклеләренә багышланган күп сандагы картиналары өчен).
     
    1987 ел
     
    Зарипов Марсель Харис улы — язучы ("Поступь моей республики" һәм "Выгодный оборот" дигән (русча) очерклары, матур әдәбият теле белән язылган публицистик китаплары өчен).
    Хаҗиәхмәтов Тавил Гыйният улы — рәссам (1981—1985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәгән өчен).
     
    1988 ел
     
    Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы — язучы ("Язгы аҗаган" романы өчен).
    Әхмәтов Фасил Әхмәтгали улы — композитор (соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм "Мин гармун булыр идем" дигән җырлар җыентыгы өчен).
     
    1989 ел
     
    Надиров Илбарис Нурислам улы — фольклорчы, авторлар коллективы җитәкчесе ("Татар халык иҗаты" дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен).
    Шул ук унике томлы фәнни хезмәт өчен фольклорчылардан: Әхмәтова Флора Ваһап кызы, Җамалетдинов Ленар Шәйхи улы, Мәхмүтов Хуҗи Әхмәт улы, Ярмөхәммәтов Хәмит Хөснетдин улына (Хәмит Ярми; үлгәннән соң).
    Вәлиуллин Хөснулла Вәлиулла улы — композитор ("Самат" операсы, соңгы еллардагы җырлары тупланган "Ел артыннан ел" дигән җыентыгы өчен).
     
    1990 ел
     
    Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы — язучы ("Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен).
    Садыйкова Сара Гариф кызы — композитор (үлгәннән соң; җырлары өчен).
    Салахов Ибраһим Низами улы — язучы ("Колыма хикәяләре" романы өчен).
     
    1991 ел
     
    Кәримуллин Әбрар Гыйбадулла улы — галим ("У истоков татарской книги" ("От начала возникновения до 60-х годов XIX века"), "Татарская книга пореформенной России", “Татарская книга XX века” дигән трилогиясе өчен).
    Зәйнашева Гөлшат Хисам кызы — шагыйрә ("Илле җыр" китабы өчен).
    Монасыйпов Алмаз Закир улы — композитор ("Муса Җәлил" дигән симфония-поэма, "Тукай ритмнарыңда" исемле вокаль-симфоник поэма, Салих Сәйдәшевкә багышланган симфония-поэма өчен).
     
    1992 ел
     
    Афзалова Әлфия Афзал кызы —Татар дәүләт филармониясе җырчысы (1989—1991 елларындагы концерт программасы өчен).
    Әгъләметдинов Мөдәррис Зөфәр улы (Мөдәррис Әгьләмов) — шагыйрь ("Киләчәккә кайту", "Мин әйттем" дигән китаплары өчен).
    Липкин Семен Израилевич — шагыйрь (татар халык эпосы "Идегәй"нең һәм татар поэзиясе классиклары әсәрләренең тәрҗемәсе өчен).
    Шәрәфиев Равил Шиһабетдин улы — артист (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иҗат иткән күп кенә образлар (Хуҗа Насретдин, Кочкорбаев, Робинзон, доктор Ламбарди, Ислам өчен).
     
    1993 ел
     
    Мөхөммәдиев Ринат Сафа улы — язучы ("Сират күпере" романы өчен).
    Фәтхетдинов Әхсән Сәрим улы — ("Ияләр" дигән художество әсәрләре циклы өчен).
     
    1994 ел
     
    Зарипов Илдар Касыйм улы — рәссам ("Буяуларда — халык моңнары" дигән сериядәге картиналары өчен).
    Мансуров Фуат Шакир улы — дирижер (Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991—1993 еллардагы концерт программасы өчен).
    Фәттахов Нурихан Садрилмән улы (Нурихан Фәттах) — язучы ("Сызгыра торган уклар" роман-трилогиясе өчен).
     
    1995 ел
     
    Яруллин Фәнис Гатаулла улы — язучы ("Җан авазы" китабы өчен).
     
    1996 ел
     
    Бәширов Гомәр Бәшир улы — язучы ("И язмыш, язмыш" китабы өчен).
    Кудашева Фәридә Яһүд кызы — җырчы (Татар халык җырларын һәм Г. Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарганы өчен).
     
    1997 ел
     
    Абзгильдин Абрек Әмир улы — рәссам ("Г. Тукай", "Дәрдмәнд", "Урманче" триптихы әсәрләре сериясе өчен).
    Ганиева Венера Әхәт кызы — җырчы (Дж. Вердиның "Риголетто" операсында Джильда, Дж. Россининың "Сивилья чәчтарашы" операсында Розина, Н. Җиһановның "Алтынчәч" операсында Алтынчәч партияләрен башкарганы өчен).
    Ренат Харис (Харисов Ренат Мәгъсүм улы) — шагыйрь ("Хисемнең җисеме" дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен).  
     
    1998 ел
     
    Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы — шагыйрь ("Күчтәнәч" дигән балалар китабы өчен).
    Т. Миңнуллин пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган "Хушыгыз!" (Т.Миңнуллин пьесасы) спектакле өчен:
    Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы – режиссер;
    Ихсанова Нәҗибә Гимай кызы – актриса (Миләүшә роле өчен);
    Дунаев Николай Иван улы (Наил Дунай) – артист (Нурислам роле өчен);  
    Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы – артист (Галимулла роле өчен).
     
    1999 ел
     
    Баянов Әхсән Фәтхелбаян улы — язучы ("Уралган ай" китабы өчен).
    Луппов Анатолий Борис улы — композитор ("Тапшырылмаган хатлар" монооперасы, кыллы оркестр өчен язылган "Кара урман" исемле җиденче симфониясе өчен).
     
    2000 ел
     
    В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театры иҗат төркеменә:
    Славутский Александр Яков улы — режиссер куючы;
    Патраков Александр Михаил улы — рәссам-куючы;
    Галицкий Михаил Олег улы — артист, төп рольдә уйнаучы ("Түбәдәге скрипкачы" спектакле өчен).
    Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы — артист (Г. Тукай әсәрләреннән төзелгән "Сөй гомерне, сөй халыкны" һәм "Өзелгән өмет" концерт программасы өчен).
    Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт) — шагыйрь ("Ике урман арасы" һәм "Йөрәгемне былбыл чакты" шигырь китаплары өчен).
    Шәйдуллин Шамил Мортаза улы — рәссам ("Яңа Сабантуй" картиналар циклы өчен).
     
    2001 ел
     
    Әхмәтҗанов Роберт Вәли улы — шагыйрь ("Тургай тәрәзәсе" һәм "Кичке кошлар" китаплары өчен).
    Шутиков Анатолий Иван улы — дирижер (ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестрының 1995-1999 ел концерт программалары өчен).
     
    2002 ел
     
    ТР Дәүләт кыллы квартеты ("Квартетная музыка Татарстана", "Татарские старинные мелодии", "Мировая квартетная классика" концерт программалары өчен):
    Монасыйпов Шамил Хәмит улы – музыкант;
    Зарипов Марат Нәби улы – музыкант;
    Монасыйпов Камил Хәмит – музыкант;
    Әсәдуллин Альберт Әхәт улы – музыкант.
    Зәнкиев Якуб Камали улы — язучы ("Иртеш таңнары" романы өчен).
    Рафиков Искәндәр Вәлиулла улы — рәссам (Картиналарда татар хатын-кыз образлары сериясен тудырган өчен).
     
    2003 ел
     
    Абязов Рөстәм Юныс улы — дирижер, башкаручы (күпсанлы концерт программалары өчен).
    Хәбибуллин Мөсәгыйть Мөдәррис улы — язучы ("Кубрат хан" китабы өчен).
     
    2004 ел
     
    Юнысов Миргазиян Закир улы — язучы ("Альбатрос язмышы" дигән китабы өчен).
     
    2005 ел
     
    Гыймаев Зөфәр Фоат улы — рәссам (ТР ның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре портретлары өчен).
    Рөстәм Мингалим (Мингалимов Рөстәм Гали улы) — шагыйрь ("Дәрт чүлмәге" шигъри җыентыгы өчен).
    Шәрифуллин Шамил Камил улы — композитор ("Мөнәҗәтләр", "Авыл көйләре" хор концертлары өчен).

    2006 ел

    Батуллин Роберт Мөхлис улына (Рабит Батулла) – язучы ("Сөембикә" тарихи әсәре, "Кылдан нечкә, кылычтан үткен", "Яралы бүре" әсәрләре өчен).
    Галиев Марсель Баян улы – шагыйрь ("Гомер бизмәне", "Кайту" шигырь җыентыклары, "Догалы еллар" нәфис-публицистик әсәрләр җыентыгы өчен).
    Мостафин Рафаэль Әхмәт улы - язучы ("Өзелгән җыр эзеннән" ("По следам оборванной песни") китабы өчен).
    Бохараев Равил Рәис улы - язучы, шагыйрь ("Очсыз-кырыйсыз поезд" ("Бесконечный поезд"), "Казан карлары" ("Казанские снега") китаплары өчен).
    Батыркаева Луиза Миңнегали кызы (Батыр Болгари) - композитор (патриотик һәм гражданлык лирикасы белән сугарылган югары художестволы җырлар циклы, тарихи тематикадагы җырлар циклы өчен ("Кайту", "Су буеннан әнкәй кайтып килә", "Мин сине шундый сагындым", "Ак яулыклы әнием"...)).
    Индюхов Николай Петрович - рәссам (Татарстан Республикасының лирик пейзажлар сериясе өчен ("Каенкай" ("Березка"), "Кибән" ("Стожок"), "Ындыр табагында" ("На току"), "Соңгы кар" ("Последний снег"), "Җылы көн" ("Теплый день"), "Тузганаклар" ("Одуванчики"), "Зәңгәр март" ("Синий март"), "Шаян март" ("Веселый март"), "Болытлы көн" ("Облачный день"), "Кыр чәчәкләре" ("Полевые цветы"), "Сукмак" ("Тропинка"), "Апрель", "Буранда" ("Снегопад")...)).
    Халиков Фиринат Гаптухай улы - рәссам ("Мәңгелек Казан" тарихи картиналар сериясе өчен (1995-2003 еллар)).

    2007 ел

    Вәлиев Разил Исмәгыйль улы – шагыйрь (“Иске сәгать дөрес йөри” дигән проза әсәрләре җыентыгы һәм “Ядкарь” җырлар китабы өчен).
    Кәлимуллин Рәшит Фәһим улы - композитор ( «Тукая моңнары», «Казанны сагыну» концерт-поэмасы һәм соңгы еллардагы симфоник иҗаты өчен).
    Авторлар төркеме:
    Нигъмәтуллина Рада Хөсәен кызы - сынчы,
    Рогожина Изабелла Виктор кызы - сынчы,
    Нигъмәтуллина Марина Виктор кызы - сынчы (“Тукайга мәхәббәт белән” дигән скульптор эшләр сериясе өчен).

    2008 ел

    Гатауллин Рәдиф Кәшфулла улы – шагыйрь (“Газәлләр”, “Мәңгелек сусау” китаплары өчен).
    Фәтхетдинов Салават Зәки улы – җырчы (соңгы еллардагы концерт программалары һәм “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкаруы өчен),
    Андреев Роберт Егор улы, Рәкыйпов Роберт Җиһангир улы (үлгәннән соң) - җыр авторлары (“Мин яратам сине, Татарстан” җыры өчен).
    Аршинов Виктор Петр улы - рәссам (“Тукайны укыганда” һәм М.Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләр буенча эшләнгән “Соңгы җыр” графика серияләре өчен).
    М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры иҗат төркеме "Шагыйрь мәхәббәте" операсы өчен:
    Ахиярова Резеда Зәки кызы  – композитор,
    Әхәди Әхмәт Эльтифат улы - баш партияне башкаручы,
    Соболев Виктов Евгений улы – дирижер,
    Михаил Панджавидзе – режиссер (“Шагыйрь мәхәббәте” операсы өчен)

    2009 ел

    Мансуров Зиннур Мөҗип улы - шагыйрь ("Җәрәхәтле йөрәк җылырак" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел) һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" китабы өчен ("Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел).
    Муллашев Камил Вәлиәхмәт улы - рәссам ( "Сөембикә-ханбикә", "Евразия яки Кыпчак кызы", "Сабантуй", "Ватан турында уйланулар", "Итил башлангычында" циклы һәм "Ханбикә Сөембикә" скульптурасы проекты эскизы өчен).
    Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме "Телсез күке" спектакле өчен:
    Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы (Зөлфәт Хәким) - язучы-драматург,
    Скоморохов Сергей Геннадий улы - рәссам-куючы,
    Хәсәнов Рим Мәхмүт улы - композитор,
    Төхвәтуллин Рамил Чыңгыз улы - артист ("Телсез күке" театраль романы буенча спектакль сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен).
    В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеме "Вишневый сад" спектакле өчен:
    Романова (Славутская) Светлана Геннадий кызы – артистка;
    Прытков Геннадий Николай улы – артист (классик рус драматургиясе өлкәсендә А.Чехов пьесасы буенча "Вишневый сад" спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен)

    2010 ел

    Зәйдулла Ркаил Рафаил улы – язучы (“Мәгәрә: Шигырьләр, поэмалар”, “Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” китаплары өчен)
    Садриев Фоат Миннәхмәт улы – язучы (2001–2007 елларда басылган “Бәхетсезләр бәхете” трилогисе өчен).
    Федотов Владимир Сергей улы – баянчы (1995–2009 елларда концерт программаларын югары сәнгати төзегәне һәм башкарганы өчен).
    Миңнуллина Асия Миңневәли кызы – сынчы (танылган актер В.Качаловка һәйкәл, шулай ук Казанда Хәйриячегә һәйкәл сыннарын ясаган өчен).
    Ханов Илдар Мәнсәви улы – сынчы (Татарстанның шәһәр һәм районнарында сын, монументаль–декоратив композицияләр иҗат иткән өчен).
     
    2011 ел

    Шаһиморатова Альбина Әнвәр кызы – җырчы (Көнбатыш Ауропа һәм рус композиторларының вокал партияләрен, татар композиторлары җырларын һәм романсларын, татар халык җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы өчен).
    Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы (Лена Шагыйрьҗан) – шагыйрә («Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышланмалар» җыентыклары өчен).
    Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы һәм Килдебәкова Мария Семен кызы – рәссамнар (Татарстан Республикасының җәмәгать биналары интерьеры һәм экстерьеры өчен бергәләп иҗат иткән монументаль һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм полотнолар сериясе: «Идел», «Татарстан» кунакханә комплексларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм башкаларда «мозаика» һәм «сграфитто» монументаль әсәрләре; «Сәйяр труппасы» гобеленнары, «Су анасы», «Сак-Сок», «Шүрәле» халык әкиятләре мотивлары буенча» триптихы; татар халкы мәдәниятенә һәм тарихына багышланган «Кукмара итекләре», «Шагыйрәләр», «Хаҗилар», «Кайту», «Биюче дәрвиш» һәм башка картиналар сериясе өчен).
    Ибраһимов Илфак Мирзамөхәммәт улы (Мөхәммәт Мирза) – шагыйрь («Киек каз юлында», «Тере су» (2007) китаплары һәм «Адәм баласы» шигырьләр циклы («Адәм баласы» китабында) өчен).

    2012 ел

    2012 елда бары бер генә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылды – аңа Казан Кремлендә төзелгән Кол Шәриф мәчете (2005 елның июнендә ачылды) архитекторлары иҗат төркеме лаек булды. Алар арасында – Зөфәр Галиуллин, Андрей Головин, Альбина Даишева, Рөстәм Зәбиров, Зөфәр Садыйков, Искәндәр Сәйфуллин, Айвар Саттаров һәм Сергей Шәкүров.
     
    2013 ел

    Айдаров Ильяс Сәяр улы – рәссам (2005–2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сынлы сәнгать әсәрләре циклын иҗат иткәне һәм Г.Тукайның Уральскидагы, Казандагы музейларында тематик күргәзмәләр оештырганы өчен).
    Бикчурова Нәбира Минәхмәт кызы (Нәбирә Гыйматдинова) – язучы ("Мәхәббәттә гөнаһ бар" (Татар китап нәшрияты, 2008 ел), "Синдә минем хакым бар" (Татар китап нәшрияты, 2011ел) китаплары һәм "Хатыннар сагышы" (Казан, "Идел-Пресс", 2010 ел) әсәре өчен).
    Гайнуллина Алсу Әскәр кызы – Г.Камал исемендәне Татар дәүләт академия театры артисткасы (сәхнә образлары иҗат иткән өчен: Г.Хугаевның “Кара чикмән” әсәрендә Буретта, М.Гыйләҗев, Р.Хәмитнең “Курчак туе”нда Наташа, З.Зәйнуллинның “41 нче ел хатыннары”нда Гайшә).
    Кузьминых Софья Даниловна – рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы (Г.Тукай истәлегенә багышлап, күн мозаикасы техникасында башкарылган әсәрләр циклы өчен).
    Тимербулатов Шамил Харрис улы – композитор (“Җиңүнең хатын-кыз йөзе” Бишенче симфониясе өчен).
     
    2014 ел

    Имамов Вахит Шәех улы – язучы ("Утлы дала" ике томлы тарихи романы (Казан, Татар китап нәшрияты, 2012 ел) өчен).
    Попов Владимир Александрович – рәссам-каллиграф (Каллиграфик серияләр композициясе: «Тугра-шамаиль-память. Шигаб Ад-Дин Марджани – выдающийся ученый-историк, философ» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Баки Урманче» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память. Ильдару Ханову» (2013 ел), «Тугра-шамаиль-память-древо жизни. Шакирджан сын Ахмеджана Тагиров» (2013 ел.) һ.б. әсәрләре өчен).


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика