Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татар хикәяләре

Татар хикәяләре


    Дусларың белән бүлеш:


    Татар хикәяләре турында

    Татар хикәяләре Еники, Фатих Хөсниләр заманыннан ук үзенең бөтенлеген, матурлыгын саклап килгән жанр. Хикәя язуга авторлар да бик җитди карыйлар, чөнки язманың һәр бите, һәр юлы укучының күз алдыңда; биредә, роман яисә повестьтагы кебек, «әсәремнең башында нәрсә яздым икән?» дип уйлап утырасы юк. Шаяртам, билгеле, шулай да жанрның кыскалыгы осталык таләп иткәне аңлашыла. Татар хикәяләре өлкәсенең соңгы еллардагы уңышлары санның да, сыйфатның да артуы белән куандыра, минемчә. Талантлы хикәя осталары үсеп чыкты, яңа исемнәр барлыкка килде, китап киштәләре яңа хикәя китаплары белән баеды. Алар арасыннан аерым бер исемне атау кыен, чөнки бер авторның тел матурлыгы күңелгә хуш килсә, икенчесенең конфликт барлыкка китерү һәм чишү осталыгы, өченчесенең баш әйләндерерлек композицион төзелеш коруы гаҗәпкә калдыра... Үзем бик яратып укыган берничә авторны әйтеп үтәсем килә. Г. Гыйльмановны без зуррак жанр остасы буларак кабул итәргә өйрәнгәнбез, тик аның хикәяләре дә («Ана сүзе», «Әрем исе», «Күңел күзең күрәме?», «Гомер эзләү» һ. б.) һәр яктан күңелне кузгатырлык. Рәмзия Габделхакова хикәяләре көчле лиризм белән сугарылганнар. Бер караганда, тормышта һәркөн кабатлана торган гади ситуацияләр, тик шулар арасына Рәмзия ханымның гына күзенә күренгән бик нечкә төсмерләр килеп керә дә, күңелне чеметеп ала... Камил Кәримовның әле жиңелчә юмор белән сугарылган, әле йөрәкне сыздырырлык моңсулык өртелгән татар хикәяләре хәтергә уелып кала.
    Ә менә «Сары йортлар сере» белән татар прозасына бәреп кергән Марат Кәбировны мин «виртуаль язучы» дияр идем. Бүгенге яшьләрне китап укытып карале син! Кем әйтмешли, тау Мөхәммәд янына килергә теләмәсә, Мөхәммәд тау янына барыр ди. Бөтендөнья интернет челтәре аша ниндидер бер итальян яки бразилияле белән «Unrea Tounament» уены уйнап яткан татар малае Марат Кәбиров сайтына эләгә һәм «maratkabirov.com»да эленгән романнарның исемнәреннән генә дә («Параллель дөнья», «Чиксез табут», «Хөрмәтле мәет әфәнде», «Бердәнбер һәм кабатланмас», «Убырлар уянган чакта») башы әйләнеп китә! Болар барысы да татар телендә ич! Рей Бредбэриларың бер якта торсын! Укыган өчен акча түлисе бар анысы, шулай да, нихәл итәсен, «нык үскән капитализм» заманында яшибез бит... Рухи ризыкны бушка бирмиләр... Романнарына караганда, Марат Кәбировның хикәяләре миңа күбрәк ошый. Проблеманы куя белү, чишә белү, психологизм, конфликт барлыкка китерә белү осталыгы белән ошыйлар.
    2. Безнең дөнья ихтыяҗ кануннары буенча яши, моны хәтта коммунизм классиклары да кире кага алмадылар. Ихтыяҗ—без яшәгән заманның да төп кагыйдәләренең берсе. Ихтыяҗ булса, әсәрләр укыла, ихтыяҗ булмаса—укылмый. Ә ихтыяҗны булдыру өчен һаман да шул заманнан артта калмаска кирәк. Хәзерге заман кешеләрен нәрсә кызыксындыра? Нәрсә турында укырга телиләр алар? Дөнья халыклары «Код да Винчи»ны укыйлар икән, димәк, татар халкының да шуны алыштыра алырдай әсәре булырга тиеш. Марат Кәбиров, бу яктан караганда, яңа тип язучы буларак, җилнең каян искәнен яхшы чамалый. Әдәбият—хис дөньясы. Көчләп яраттырып булмаган кебек, укырга теләмәгән китабын кешедән көчләп укытып булмый. Темаларның саегуы да, бәлки, шуңа бәйледер. Безгә үзгәртеп кору чоры алып килгән рухи ярлылыктан чыгу өчен әле тагы күп еллар кирәк булыр...
    Прозаның, димәк, хикәянең дә төп кимчелеге итеп, тел ярлылыгын күрсәтәләр, хәзерге проза әсәрләре сөйләп бирүгә корылган, диләр. Анысы шулай, ләкин хикәянең нәрсә икәнен аңлаткан әдәби сүзлекләрнең барысында да хикәя «сөйләп бирүгә корылган кече эпик жанр» дип күрсәтелә! Димәк, телибезме, теләмибезме, сөйләп бирергә туры килә. Ә. Еники, Ф. Хөсни хикәяләре дә сөйләп бирүгә корылганнар. Тик тел аерыла шул. Марат Кәбировның хикәясендә өч сүздән торган җөмләләр саны егермегә җитсә, Ә. Еникинең хәтта саф диалогка корылган «Яшьлек хатасы» хикәясендә дә уннан артмый. Мин Марат Кәбиров хикәяләренең теле ярлы дип әйтергә теләмим, киресенчә, урыны-урыны белән ул искиткеч сурәтләү осталыгы күрсәтә. Аның хикәяләренең теле сюжетка, ягъни автор барлыкка китергән вәзгыятьнең киеренкелегенә бәйле. Гомумән, теләсә кайсы әсәрнең тел төзелеше сюжетка тыгыз бәйләнә. Шулай да матур әдәбият теленең югары формасы (классик татар әдәби теле) бетүгә таба баруы һәркемгә билгеле, минемчә. Дөньяда хөкем иткән прагматиклык әдәбиятка, сәнгатькә күчә. Бәлки, бу вакытлы күренештер. Бәлки, йөз-ике йөз елдан соң әдәбият-сәнгать үзенең тәхетенә яңадан утырыр. Тарихта Яңарыш чоры (Ренессанс) булган бит!
    Прагматиклык язучының тормышына да тамыр җәйде. Урта яшьләрдәге профессиональ язучыларыбыз (ягъни, өйдә утырып, бары иҗат эше белән генә шөгыльләнә торган язучы) юк икәне беркемгә дә сер түгел. Мондый хезмәт белән гаиләне туендырып булмый. Димәк, эш эзләргә туры килә. Гадәттә күпчелек язучыларыбыз—журналистлар, редакция хезмәткәрләре. Газета-журнал өчен языла торган мәкаләләрнең теле матур әдәбият әсәрләре теленнән аерылырга тиеш, әлбәттә, ләкин аларны бер үк кеше яза бит! Шул рәвешле, публицистика жанры матур әдәбиятка үтеп керә һәм тел фәкыйрьлеген китереп чыгара...
    3. Яшьләрне укытырга, өйрәтергә кирәк, минемчә. Тукай әйтмешли, «Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.» Хәзерге язучылар үзләренә тиң алмаш әзерләү турында уйланырга тиеш. Кызыклы әңгәмәләр, дәресләр, кичәләр оештыру мөмкин ич! Безнең яшьләр үзләре башлап йөриләр, аларны бары кузгатып җибәрергә генә кирәк! Секциянең күптән түгел булып узган бер утырышында классикларыбызның тавышы-киңәшләре язылган тасманы бергәләшеп тыңладык. Күңелләргә искиткеч тәэсир итә! Язучылар берлегенең яшьләр катнашында үтә торган утырышларында шундый язмаларны тыңлау гадәткә керсә яхшы булыр иде.
    Әлбәттә, кызыксындыру чаралары да булырга тиеш. Русларда әдәби иҗат кешеләренә генә бирелә торган уналты премия бар, кайберләренең күләме өч миллилион ярым сумга җитә диләр. Бездә дә премияләр аз түгел, тик алар аерым номинацияләрне күздә тотып бирелсә (әйтик, иң матур телле яисә иң кызыклы композицияле әсәр), файдалырак булыр иде, минемчә.
    Әйтергә теләгән соңгы сүзем шул: хикәя жанрын үстерүнең иң кулай юлы— язарга, язарга һәм язарга!
    Халисә Ширмән,
    язучы, әдәбият белгече
    Татар хикәяләре турында сөйләшүдән ("Казан утлары" журналы)

    Марат Кәбиров хикәяләре


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика