Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татар шагыйре

Татар шагыйре


    Дусларың белән бүлеш:


     Муса Җәлил иҗатының тел-стиль үзенчәлекләре

    Эчтәлек

    Кереш
    Беренче бүлек. Муса Җәлил иҗатының тел үзенчәлекләре
    1. Муса Җәлилнең гомуми иҗади үзенчәлекләре
    2. Әдәби әсәрнең образлылык системасында лексик чаралар
    3. Эпитетлар, чагыштырулар, метафоралар
    4. Башка лексик чаралар
    Икенче бүлек. Муса Җәлил шигырьләрендә поэтик синтаксис алымнары
    1. Әдәби әсәр телен анализлаганда синтаксик поэтиканың теоретик үзенчәлекләре
    2. Кабатлаулар
    3. Башка синтаксик поэтика чаралары
    Йомгаклау
    Кулланылган әдәбият

    Кереш

    Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Үзенең шигъри мирасыннан тыш, М. Җәлил язмышы белән безгә батырлык һәм героизм үрнәге дә калдырган.
    Безгә килеп җиткән шигырьләрнең 66 исемдәге, ягъни өчтән ике өлеше, концентрацион лагербда түгел, Моабит төрмәсендә, үлемгә хөкем ителгәннән соң, туры мәгънәсендә «палач балтасына башны тоткан килеш» язылганнар. Бу факт үзе генә дә Мусаны бөтен дөнья халкы алдында тиңдәшсез батыр итеп таныта.
    Шуңа күрә бу шигырьләр фашизмны гаепләү документлары булып кына калмыйлар, алар шул ук вакытта кешенең саф намусын һәм мораль бөеклеген раслаучы документлар булып, татар шагыйренең сәяси җитлегүенә аттестат булып торалар.
    Муса Җәлил теле үзенчәлекләренә игътибар итүчеләр күп булды. Муса Җәлил иҗаты еш кына сугыш чоры поэзиясе эчендә, аның батырлыгы, тантаналыгы тикшерелде
    Шагыйрьнең теле үзенчәлекле, һәм мин хезмәтемдә М. Җәлил шигырьләре поэтикасын булдыручы тел чараларын ачыклауны максат итеп куйдык.
    Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны алдыбызга куйдык:
    – сайланган әсәрләрдә сүзләрнең образлылыгын барлыкка китерүче тел чараларын барлау;
    – тропларның кайсы төрен М. Җәлил үзенең әсәрләрендә бигрәк тә яратып куллануын ачыклау;
    – хикәяләрнең синтаксик төзелеше һәм шигъри поэтикасы арасындагы мөмкинлекләрне билгеләү.
    Хезмәтнең теоретик өлешен хәл иткәндә Ф.С. Сафиуллина, З. Кашшаф, Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков, Л.Г. Габдрахманова һ.б. галимнәрнең хезмәтләренә таяндык.
    Ф.С. Сафиуллина татар теленең сүз тәртибен тикшерә, һәм инверсия, хиазма, синтаксик параллелизм кебек чараларны күбрәк лингвистик яктан карый.
    Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков исә шул ук күренешләрне анализлаганда, кубрәк стилистикага игътибар итәләр.
    Без шулай ук Л.Г. Габдрахманованың «Такташның шигъри теле» исемле хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Бу хезмәттә шигърияткә карата металогик алымнар үрнәкләренә таяндык.
    Безнең тарафтан Муса Җәлилнең күп кенә шигырьләре анализланды. Алар төрле елларга караган шигырьләре
    Муса Җәлил тел Һәм стиль ягыннан татар әдәбиятын баетып, аның мөмкинлекләрен киңәйтеп, яшь авторларга үрнәк булып торуы бәхәссез. Ул – татар шигъриятенә халык ритмикасын кертүче, яңа үзенчәлекле чаралар өстәп керүче.
    Г. Кашшаф әйтүенчә, «гражданнар сугышы утында чыныккан, төзелеш елларында үзенең иҗади сәләтен җәеп күрсәтә алган совет кешесенең бөек сынау елларында, Ватанга куркыныч килгән чакта, күрелмәгән көч белән көрәшүен, тыныч вакытта 30-40 еллык хезмәт китерә торган уңышны бик кыска вакытта яулап алуын шагыйрь үзенең каны белән язылган шигырьләрендә сурәтли» .
    Хезмәт керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора.
    Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәм мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәм кулланылган чыганаклар күрсәтелә.
    Беренче бүлектә Муса Җәлил иҗатында лексик чаралар анализлана (эпитет, метафора, гипербола һ.б.).
    Икенче бүлек әдипнең хикәяләрендәге поэтик синтаксисына багышланган (инверсия, кабатлау, анафора, антитеза, синтаксик параллелизм һ.б.)
    Йомгаклауда хезмәтнең төп нәтиҗәләре билгеләнгән, тема өстендә эшләү перспективалар күрсәтелгән.

    Муса Җәлил иҗатының тел үзенчәлекләре

    1. Муса Җәлил иҗатының гомуми үзенчәлекләре
    Муса Җәлил иҗатының гомуми үзенчәлекләрен билгеләп китмичә булмый, чөнки ул аның тел-стиленә хас булган үзенчәлекләрне аңларга ярдләм итә.
    Моабит дәфтәрләрендә лирик герой аеруча зур урын алып тора. Муса Җәлилнең лирик герое авыр дәһшәт турында сөйләгәндә, реаль җитдилектән аерылмый, сентиментализмга бирелми, герой үзен кызгандырмый, ул укучының күңелен нечкәртүгә каршы.
    Ул үзенең шигырьләрендә фашизмның яшәргә хакы юк, ул барлык тереклеккә һәм барлык табигатькә дошман, дигән фәлсәфи карашны художество образлары аша сурәтли. Совет кешесе, лирик герой аңа каршы изге көрәш алып бара, ләкин үзе бик авыр хәлдә кала, дошман аны юк итәргә уйлый, дошман аның ихтыярый көчен суырып алырга һәм күндәм бер хайван итеп калдырырга тырыша, ниһаять, дошман аны юк итәргә, башын чабып өзәргә җыена.
    Лирик герой бу фаҗиганең агымына бирелеп, пессимизмга төшми, киресенчә, гаять аек фәлсәфәне байрак итеп күтәрә. Аның фәлсәфи карашы дошманнан чирканып карарга куша, аңардан көчлерәк итеп сиздерә.
    Шуңа күрә лирик герой мелодраматизмнан читтә йөри. Ул кызганыч хәлдә түгел, киресенчә:
    Шигырь булып чыга үч ялкыны
    Яраланган лачын йөрәктән.
    («Кичер, илем!»)
    Шушы уңайдан Муса Җәлилнең яшьлек турындагы фәлсәфи фикерләрен күзәтү игътибарга лаеклы. «Корыч» шигыре тулысынча шул карашны яктырта. Үзенең яшьлегенә эндәшеп, шагыйрь болай яза:
    Сандугачлы алсу таңда түгел,
    Син давыллы төндә кабындың.
    Җиңеп алган чиккә сине канлы
    Байрак итеп кадап калдырдым.
    («Корыч»)
    Шундый ук хисләр «Дуска» исемле шигырендә дә чагыла:
    «Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
    Халкың белән бергә хис итү.
    («Дуска»)
    Кешенең гомере бер генә, ләкин безнең лирик герой яшьлек юлын көрәш белән бизәп узган, әгәр аңа шул кыска юлны яңадан йөз кат кабатларга туры килсә, ул аның барысын да бары тик көрәш өчен, халык бәхетен яулап алу өчен багышлар иде. Менә шушында аның оптимистик карашы, яшәү мәгънәсен аңлавы чагыла.
    Муса Җәлилнең лирик герое, беренче чиратта, эчке сыйфатлары белән бай һәм матур. Хәтта шагыйрь өчен герой үзенең кырык ямаулы киеме белән дә матур:
    «Киемем минем кырык ямаулы да,
    Күңелем саф аның каравы.
    Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең
    Җитмеш җиде төрле ямавы.
    («Ике йөзле кешегә»)
    Герой үзенең яра җөйләребелән, сугышта агызган каннары белән, гарипләнгән кыяфәте белән матур һәм сөйкемле, чөнки ул намуслы кеше:
    Кайттым, дускай, сиңа! Аяксыз дип,
    Каршы ала мине көрсенеп,
    Намус бөтен, йөрәк керсез кайтты,
    Шул түгелме иң чын кешелек?!
    («Аяксыз»)
    Үзенең лирик героен ачыклау максаты, үзенең фашизмга каршы шигырьләренең тәэсирен арттыру өчен Муса Җәлил төрле чаралар куллана.

    2. Әдәби әсәрнең образлылык ситемасында лексик чаралар
    Сүзләрнең образлылыгын барлыкка китерә торган берничә төрле стилистик алым бар: метафора, метонимия, симфора, гипербола, ирония, литота, метафорик эпитет, аллегория; алар рәтенә тагын образлы метафорик чагыштыру да керә. Бу чараларның барысын бергә троплар дип йөртеләр; башкача – күчерелмә мәгънәдәге сүз яки әйтелмә.
    «Сүзләрне күчерелмә мәгънәдә – образлы итеп куллану металогик алым дип йөртелә (грекча meta – «аркылы», logos – “сүз”)” .
    Муса Җәлил шигырьләрендәге металогик алымнарын караганда, без ике теоретик хезмәткә таяндык.
    Беренчедән, бу, әлбәттә, Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы» китабы. Бу әсбапта татар лексикасына карата гомуми үзенчәлекләр билгеләнгән Һәм без М. Җәлилнең тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә, бу китапны кырыйда калдыра алмыйбыз.
    Икенчедән, В.Х. Хаковның «Татар әдәби теле: Стилистика» исемле монографиясен кулландык, чөнки стилистик үзенчәлекләр бу китапта тел үзенчәлекләренә таянып күрсәтелгән.
    В.Х. Хаков стилистик алымнарны караганда, аларны төркемләгәндә, әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен анализларга да теоретик нигез сала. Үзенең китабында ул бөтен чараларны түбәндәгечә классификацияли:
    «Гомумән, стилистик алымнарны ике зур төркемгә аерып карарга мөмкин:
    I. Күчерелмә мәгънә белән бәйләнгән стилистик алымнар, сыйфат чаралары. Үз нәүбәтендә алар берничә төркемгә бүленәләр:
    1) метафорик төркем. Моңа, конкрет алганда, метафора, чагыштыру, тасвирый сыйфатлау, тасвирый билге (символ), сынландыру (җанландыру) Һ.б. алымнар керә.
    2) Метонимик төркем. Бу төрркемдә, нигездә, метонимия, синекдоха карала.
    Моннан тыш, аллегорияне, шуңа охшаш булган төрләрне, кеше исемнәрен башка сүзләр белән алмаштыру алымнарын үзенә бер төркем, ягъни катнаш төркем итеп алырга була.
    II. Мөнәсәбәте белдерү алымнары. Алар да берничә төркемгә бүленәләр:
    1) тәңгәллек мөнәсәбәтен белдерү. Бу төркемдә төп урынны синонимнар (мәгънәдәш сүзләр Һәм тезмәләр) алып тора. Шулай ук эвфемизмнар, перифразлар да шушы төркемдә карала.
    2) капма-каршылык мөнәсәбәтен белдерүче алымнар – антитеза, оксюморон, ирония чаралары.
    3) тигезсезлек мөнәсәбәте. Мондый мөнәсәбәт сөйләмдә градация, гипербола, литота алымнары аша тормышка ашырыла» .
    Сүзләрне күчерелмә мәгънәдә куллану (металогик алым) сөйләмнең тәэсир көчен арттыра.
    Метафора, чагыштыру Һәм эпитетларны карау алдыннан
    В.Х. Хаковның схемасын китерергә мөмкин, чөнки чагыштыру, метафора Һәм эпитет – өчесе дә троплар төрләре буларак – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.
    В.Х. Хаков тарафыннан түбәндәге схема тәкъдим ителә: “упкын кебек уй – чагыштыру, упкын – метафора, упкын уй – эпитет” .

    3. Метафоралар, чагыштырулар һәм эпитетлар
    Метафоралар, билгеле булганча, шигырьләргә бизәкләр кертәләр, аның аһәңен һәм тәэсирен көчәйтәләр. Әйтелгәнчә, алар чагыштырулардан барлыкка килеп, сүзгә өстәмә мәгънә төсмере бирәләр.
    Муса Җәлил иҗатында метафоралар аеруча зур роль уйныйлар. Аларны берничә төргә бүлеп була. Беренчедән, бу традицион метафоралар. Алар я халык җырларыннан алынган, я – икенче мисалда – шәрыкъ әдәбияте традицияләренә карыйлар. Мисаллар:
    «Карашларың ут икән,
    Җирдә тинең юк икән,
    Гыйшкың агу, ук икән,
    Сизмәдем...
    Сизмәдем» (22) .
    Икенчесе: «Беләм сине,
    Синең күз укларың
    Кәгазь юлларына тегелгән» (75).
    Соңгы мисалда күз уклары киңәйтелгән метафора әверелеп яңа фикер тудыра.
    Җанландыру ысулы Муса Җәлил иҗатында төрле очракларда кулланып килә. Беренчедән, әлбәттә табигать куренешләренә карата. Мәсәлән:
    «Ләйсән яңгыр килеп кулын сузды,
    Йөзгә кунды эре тамчылар» (81).
    Әмма еш кына җанландыру ысулы метафораның бер төре буларак башка табигать күренешләренә генә карата кулланмый. Бу чара башка урыннарда да һәм башка гыйбарәләргә карата та файдалана. Әйтик, моңа түбәндәге мисалларны китереп була:
    «Агып килә бәйрәм шатланып.
    Килә... Сабан, сука, тырмалардан
    Коралланган эшнең гаскәре» (19);
    «Еллар, еллар...
    Сезнең һәркайсыгыз
    Сыйлап үтте минем битемне» (90).
    Җанландыруны кулланганда, Муса Җәлил еш кына окказиональ мисалларны да куллана:
    «Җил иуемне чиште,
    Кар каймагын
    Күкрәгемә сылап җибәрде» (88).
    Җанландыру ысулы Муса Җәлил тарафыннан шулай ук ирония ягъни мәзәкле күренешне тасвирлаганда да кулланыш таба. Мәсәлән:
    «Кояш, малай
    Бик төз атучы икән,
    Нурын төртте
    Туры йөрәккә» (75).
    Чагыштырулар шул ук метафоралар функциясен үтәп киләләр, әмма алар кебек, -тай һәм башка чаралар ярдәмендә ясалалар. Мәсәлән, түбәндәге мисалда чагыштыру әйтерсең фигыль формасы ярдәмендә барлыкка килә:
    «Кар –
    Әйтерсең, ап-ак кәгазь,
    Теләсәң шигырь,
    Теләсәң җыр яз» (94).
    «Туптай тулы аның баласы,
    Яшен төсле көләч карашы...
    Син сөй аны, Майнур,
    Син көл аңа,
    Син куандыр йөрәк парасын» (59)
    «Кайчак очрыйм аның әнкәсенә,
    Җыелышларда, райком, клубта.
    Ул ут төсле балкый,
    Ул яшендәй
    Канатлана эшкә, иреккә» (59)
    Берничә чагыштыру кабатланып килә, һәм шигырь юллары тиңдәшләнеп бер аһәңгә кереп моңга әвереләләр:
    «Кояш төсле сөеп карадың да,
    Яз чәчәге кебек йөрәгем
    Чыдамады, татлы нур эчкәндәй,
    Канатларын җәйде кинәнеп» (66).
    Эпитетлар Муса Җәлил иҗатында бик еш очрый. Ул аларның ярдәмендә, беренчедән, нинди дә булса вакыйгага яки күренешкә үзенең авторлык билгесен бирә. Ә икенчедән шигырьнең аһәңлеген үстерә, укучыга аның тәсирен көчәйтә. Мәсәлән:
    «Синме соң бу – бөек Маркс иле
    Һәм давыллы Шиллер ватаны?».
    Шулай итеп, йомгаклап, әйтеп була: Муса Җәлил шигырьләрендә эпитетлар, метафораларны киң куллана. Әмма аның иҗатына беренче чиратта метафоралар һәм чагыштырулар хас. Аеруча җанландыру ысулы киң кулланыш тапкан. Соңгысы шигъри юлларга автор лирикасының кичерешләрен тирәнрәк, төгәлрәк бирергә ярдәм итә.

    4. Башка лексик чаралар
    Башка лексик чараларга килгәндә, Муса Җәлил тарафыннан гипербола, төрле фразеологик әйтемнәр, гади сөйләм сүзләре кулланыла. Алар бөтенесе дә шигырьгә дулкынлану, тантаналылык бирергә булышалар. Мәсәлән, фразеологик берәмлекне автор түбәндәгечә куллана:
    «– Коммун, диләр.
    Улың коммун, диеп
    Ашыйлар бик колак итемне» (64).
    Гипербола лексик чара буларак шигырьнең сатиралыгын үстерүгә дә ярдәм итә ала. Әйтик:
    «Язгы карлар эреп аккан төсле,
    Кими бара Гитлер гаскәре.
    Кылтырана Гитлер,
    Күзләреннән
    Мөлдер-мөлдер тама яшьләре» (200). Бу өзектә фарс һәм ирония дә сизелә.
    Башка лексик чаралардан гади сөйләм алымнарын, гипербола кебек чараларны китереп була.


    Муса Җәлил шигырьләрендә поэтик синтаксис

    1. Синтаксик поэтиканың теоретик үзенчәлекләре

    Матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен арттыруда җөмлә төзелешендәге аерым үзенчәлекләр зур роль уйный.
    Әлбәттә, шигырь текстларындагы җөмлә төзелеше үзенчәлекләре прозадан шактый аерылып тора.
    Ф.С. Сафиуллина фикерләренә таянып, прозадагы түбәндәге чараларны санап китеп була: инверсия, хиазма, синтаксик параллелизм, композицион ялгау, күзаллауны белдерүче баш килеш, кабатлау, риторик сораулар, тиңдәш кисәкләр, атау җөмләләр һ.б.
    Матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен арттыруда җөмлә төзелешендәге аерым үзенчәлекләр зур роль уйный.
    Әлбәттә, шигырь текстларындагы җөмлә төзелеше үзенчәлекләре прозадан шактый аерылып тора.
    Ф.С. Сафиуллина фикерләренә таянып, прозадагы түбәндәге чараларны санап китеп була: инверсия, хиазма, синтаксик параллелизм, композицион ялгау, күзаллауны белдерүче баш килеш, кабатлау, риторик сораулар, тиңдәш кисәкләр, атау җөмләләр һ.б.
    Риторик сорау. Риторик сораулар поэтик чаралар буларак аеруча мөһим роль уйныйлар. Чөнки алар һәрвакыт телгә эмоциональлек өстиләр.
    Риторик сораулар шулай ук ике төрле булалар: раслау һәм инкарь. Х. Курбатов язуынча, «инкарьны белдерүче юк сүзе урынына тойгылы сөйләмдә сорау алмашлыгы килергә мөмкин. Мәсәлән: Синең бакчаң кая да, җимешең кая!» .
    Әлбәттә, риторик сораулар раслау да була алалар.
    Тагын бер чара булып инверсияне әйтеп китәргә кирәк. Бу чара Ф.С. Сафиуллина тарафыннан тирән өйрәнелгән. Инверсия – җөмләдә хәбәр иядән баштан килү.
    Әдәби текстта бик еш очрый торган яараларның берсе булып эллипс килә. Эллипс – «сөйләм грамматик яктан бер вакытта да тулы булмый, аның сүз сөрешеннән, вакыйгаларның барышыннан, кешенең килеш-килбәтеннән болай да аңлашырлык кисәкләре гадәттә төшереп калдырыла» .
    Эллипс күбрәк сөйләм стиленә хас. Әлбәттә, ул төрле геройларның диалогларында еш очрый.
    Эллипска әйтеп бетермәү чарасы да якын тора. Шул ук чакта әйтеп бетермәү эллипс чарасыннан аерылып тора. Еш кына әйтеп бетермәүне контексттан аңлап булмый. Бу чара төрле персонажларны харктерларга ярдәм итә.
    Синтаксик поэтикасы чараларына шулай ук тиңдәш кисәкләрне дә кертәләр. Әлбәттә, тиңдәш кисәкләр һәрвакыт синтаксик поэтика чарасы булып килмиләр. Алар эмоциональлекне ягъни сурәтләүне бизәкләгән очракларда гына поэтик чара дип саналалар.
    Х. Курбатов тарафыннан синтаксик стилистик чаралар санына аерым синтаксик фигуралар кертелә. Алар арасынада кабатлау алымын, градацияне, синтаксик параллелизмны, капма-каршы кую алымын (антитеза) һәм хиазмны кертәләр .
    Автор синтаксик фигуралар турында түбәндәгечә яза: «Гомумән, синтаксик фигуралар – алар сөйләмнең үзенә күрә бер музыкасы, үзенә күрә бер төрле аһәңе» .
    Шулай итеп, аерым синтаксик фигураларга билгеләмәләр биреп китик. Шулай, кабатлануның берничә төре була. Беренчедән, гади кабатлау.
    Гади кабатлау – бер үк сүзне яки фразаны бер үк җөмләдә яисә берничә җөмләдә бер-бер артлы яки төрле-төрле урында берничә тапкыр куллану. Кабатлау чарасы ешрак персонажларның диалогларында очрый. Муса Җәлил иҗатында ул аеруча еш очрый. Кабатлаулар авторга сөйләмне җанландырырга , персонажларны төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итәләр.
    Кабатлауның төре булып анафора һәм эпифора каралалар. Анафора – кабатлау һәр җөмлә башында килгән очраклар. Шигърияттә анафора һәр юлны башлап килгән очракларда еш очрый. Алар нинди дә булса фикерне көчәйтеп киләләр, шигырьгә тантаналык бирәләр.
    Эпифора дип исә кабатлау һәр җөмләнең ягъни шигърияттә юлның ахырында кабатлау санала. Эпифора анафорага карата сирәгрәк очрый, һәм текста ул шул ук рольне уйнап килә.
    «Градация – чагыштыру, эпитет, метафораларның һ.б. төрле тасвирлау чараларының бер-бер артлы көчәйтелүе яки киресенчә йомшартылуы» .
    Шул теоретик нигезләргә таянып безнең тарафтан Муса Җәлил иҗатына анализ ясалды.

    2. Кабатлаулар

    Гади кабатлау кулланганда, шагыйрь аларны нинди дә булса кичерешнең тәэсирен көчәйтеп, үткенәйтеп килә. Әйтик, түбәндәге мисалда рәхмәт сүзе кабатлана:
    «Сыйпап үтте синең карашың
    Йөрәгемнең тирән ярасын,
    Рәхмәт сиңа, рәхмәт,
    Сөеклем!..» (67).
    Шулай ук мөрәҗәгать итү сүзе кабатланып килә ала. Бу очракта шигырьнең эмоциональлеге күтәренке булып килә:
    «Дулкыннар, дулкыннар,
    Ник болай шаулыйсың?
    Ярларга сугылып,
    Сез нәрсә даулыйсыз?
    Дулкыннар, дулкыннар!» (104).
    Бу шигырьдә тагын бер кабатлау очрый:
    «Ул – минем шатлыгым,
    Ул – йөрәк ялкыным,
    Ул батыр, сөйкемле,
    Нәкъ сезнең шикелле,
    Дулкыннар, дулкыннар!» (105).
    Күргәнебезчә, монда дулкыннар, дулкыннар рефренына өстәлеп тагын бер кабатлау өстәлүе шигырьнең тәэсирен өстәмә көчәйтәләр, тирәнәйтәләр.
    Кабатлаулар лексик чаралар белән дә бергәләшеп килә ала. Мәсәлән, түбәндәге мисалда ул паронимия ысулы белән бергә килә:
    «Чылдыр
    Чылдыр...
    Җырдыр,
    Моңлы җырдыр?
    Аңламыйсың гынадыр син аны? (26-27)
    Кабатлауның бер төре булып анафора килә. Һәр юлны башлап бу чара шигырьдәге нинди дә булса фикерне көчәйтеп бара. Мәсәлән:
    «Шундый иркен тормышлы,
    Шундый киң һәм шундый нык,
    Шундый матур күренешле,
    Әллә ничә диңгезле,
    Әллә ничә урманлы,
    Шат кояшлы, көндезле,
    Тагын берәр ил бармы?» (149).
    Монда бер анафора икенче анафорага күчә. Ә икенче анфора тиңдәш кисәкләргә күчеп дүртьюллыкны үзенең кульминациясенә китерә.
    Шундый ук кабатлау чарасы тәэсирне юлдан-юлга көчәйтеп килә торган тагын мисаллар китереп була:
    «Син сөй аны, Майнур,
    Син көл аңа,
    Син куандыр йөрәк парасын» (59)
    Муса Җәлил иҗатында эпифора мисалларын да китереп була. Әйтик:
    «Карашларың ут икән,
    Җирдә тинең юк икән,
    Гыйшкың агу, ук икән,
    Сизмәдем...
    Сизмәдем» (22).
    Кабатлаулар Муса Җәлил шигъри теленә хас күренеш. Алар ярдәмендә автор үзенең фикерләрен тирәнәйтеп бирә. Икенчедән, кабатлаулар башка образлылык ясау ысуллары белән бергә, шигырьләренә аһәңлелек өсти.

    3. Башка синтаксик поэтика чаралары

    Кабатлаулар ягъни тиңдәш кисәкләр юлдан-юал көчәеп килгән күренешне гадәти градация ысулы дип саныйлар. Әйтик, градация еш кына анафора белән бергәләшеп килә. Шулай:
    «Ник килдең син матур төнне куып,
    Ник урладың минем аемны?!
    Ник тиз үтте шулай бу серле төн,
    Нигә шулай иртә атты таң?!» (116).
    Бу очракта сорай алмашлыгы кабатланып килә, һәм шулай автор үзенең риторик сорауларын бер җепкә элеп фикерен һәм кичерешләрен тирәнәйтә. Шул ук максат белән башка очракта Муса Җәлил зат алмашлыгын куллана:
    «Синең караш җылы яңгыр төсле,
    Синең караш кояш шикелле,
    Синең караш минем йөрәгемә
    Ал чәчәкле язлар китерде» (122).
    Башка чаралардан шагыйрь синтаксик параллелизм куллана. Мәсәлән: «
    Халык углы – минем кардәшләрем ул,
    Халык – эшче, минем күңелем – җаным ул,
    Халыкка нур чәчеп, ак юлга атлау!
    Минем бит иң олуг идеалларым ул!» (18)
    Әйтеп бетермәү чарасы шулай ук урын таба:
    «Бозлар ага...» (19)
    Башка чаралардан еш куллана торган риторик сорауларны әйтеп китеп була:
    «Көләргәме...
    Юк...
    Еларга!..» (49).
    Өстәп, тагын антитеза кебек ысулга да мисал китереп була:
    «Яшел кигән ялан уң якта,
    Чуар, бөдрә таллар сул якта» (61).
    Күргәнебезчә, Муса Җәлил тарафыннан төрле синтаксик поэтика чаралары кулланыла. Аларның төп үзенчәлеге шунда, ки: бөтен поэтик чаралар да бер максатка ирешү өчен кулланган. Алар лирик шигырьләрдә авторның кичерешләрен тирәнлеген тасвирларга ярдәм итәләр, ә башка шигырьләрендә юлларга тантаналы яңгыраш өстиләр.

    Йомгаклау

    Тәлгать Галиуллин әйтүенчә, «М. Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Вакыт аның ил киләчәге, халык язмышы, вәхшилек һәм кешелеклелек, яшәү һәм үлем турындагы тынгысыз уйлануларын, керсез йөрәк канына манчып, шигъри сурәткә күчерү могҗизасына ия шагыйрь икәнен исбатлады. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора» .
    Муса Җәлил – замана шәхесе, Ватан сугышы фронтларында яраланган, кырык үлемне башыннан кичергән совет солдаты. Шул ук вакытта аның үткәне бик матур һәм күңелле. Күңелле яңа көн тууга, аларның «азактан берсе дә булмаган шикелле тоела».
    Аһ, ләкин онтылмый
    Гомергә, гомергә
    Электә татыган
    Шатлыклар, рәхәтләр, –
    дип сөйли Җәлил. Шатлык, бәлки, күп булмагандыр, рәхәт минутлар да санаулы булырга мөмкин.
    Монда шагыйрьнең патриотизмы үткән шатлыкларны сурәтләүдә билгеләнә. Бу геройның үзенчәлеге дә шунда һәм аның батырлык адымнары да шуңа нигезләнә: ул – кайгыны җиңеп шатлыкка, рәхәткә бара торган кеше.
    Шагыйрьнең эпитет, метафоралар белән эш итүен, киң эчтәлекне кыска итеп әйтә алуын сокланмыйча сөйләргә мөмкин түгел.
    Хезмәтебезнең максаты итеп Муса Җәлил шигъриятендә тел-стиль үзенчәлекләрен анализлауга багышланган. Бу максатка ирешү өчен без металогик алым терминын ачыклап, төрле теоретик хезмәтләргә таяндык. Шулай ук безнең тарафтан синтаксик поэтикага багышланган хезмәтләр каралды.
    Шуннан соң, шул теоретик нигездә Муса Җәлил шигырьләрен һәм поэмаларын анлизладык. Нәтиҗә итеп түбәндәге фикерләрне әйтеп китәргә була:
    1. Тел Һәм стиль өлкәсендә Муса Җәлил еш җанландыру, чагыштыру, метафора һ.б. ысулларны куллана. Алар табигатькә, хис, уй-кичерешләргә һәм башка темаларга карата кулланыла. Ләкин аның җанландыруы тантаналыгы, киңлеге белән аерылып тора.
    2. Тел өлкәсендә Муса Җәлил еш гади сөйләм сүзләрне куллана. Бу чара ярдәмендә ул текстка үзенчәлекле экспрессивлык Һәм эмоциональлек кертә.
    3. Муса Җәлил поэзиясенә киң чагыштырулар хас. Ул аларны шигырьләр буена да куллана. Чагыштырулар белән бергә М. Җәлил юллары метафораларга Һәм эпитетларга бай. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр.
    4. Табигатькә багышланган лирик шигырьләрдә төрле тел чаралары аеруча күп. Алар авторның аңа гына хас булган үзенчәлеген билгеләп үтәләр. Хәтта геройның хәлен яки эчке дөньясын тасвирлаганда да М. Җәлил табигатьне сурәтләп үтә. Безнең фикеребезчә, бу табигатьне идеаллаштырып, аның мәңгелегенә соклану караш белән бәйле.
    5. Муса Җәлил стиленә бай поэтик синтаксик алымнары булуы белән аерылып тора. Беренче чиратта, бу инверсия ысулын төрле максатлар белән куллануы. Аның шигырьләрендә теоретик хезмәтләрдә саналып киткән бөтен чаралар да кулланган дип әйтергә хакыбыз бар.
    6. Башка чаралардан, М. Җәлил синтаксик параллелизм, композицион ялгау, хәтта аның шигъриятенә хас булмаган ирония ысулларын да куллана.

    Кулланылган әдәбият
    Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 93 б.
    Габдрахманова Л.Г. Такташның шигъри теле. – Казан: Фикер, 2002. – 128 б.
    Галиуллин Т., Гафиятуллина Н. Керсез йөрәк монологы //Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 5-20.
    Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 271 б.
    Җәлил М. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1960. – 551 б.
    Кашшаф Г. Муса Җәлил, тормыш һәм иҗаты турында очерклар. – Казан: Матур әдәбият редакциясе, 1957. – 380 б.
    Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап (очерклар). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968. – 152 б.
    Мустафин Р. Муса Джалиль. Жизнь и творчество (довоенный период). – Казань: Татарское книжное издательство, 1986. – 383 с.
    Розенталь Д.Э. Практическая стилистика русского языка. – М.: Высшая школа, 1987. – 399 с.
    Сафиуллина Ф.С. Татар телендә сүз тәртибе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1974. – 152 б.
    Хаков В.Х. Стилистика Һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 234 б.
    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.
    Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 475 б.
    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. IV том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 544 б.
    Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.

    Чыганак: Казан Дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика