Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татар шагыйрләре

Татар шагыйрләре


    Дусларың белән бүлеш:


    Р. Әхмәтҗановның «Бишташ» поэмасында таш образы

    Эчтәлек
    Кереш
    Беренче бœлек. Р. Әхмәтҗан иќатының гомуми үзенчәлекләре
    Икенче бүлек. Р. Әхмәтҗан «Бишташ» поэмасында таш образы үзенчәлекләре
    Йомгак
    Кулланылган әдәбият

    Кереш

    Мәгълүм булганча, Таш образ-символы әдәбиятта киң таралган. Моны дәлилләр өчен Библияне генә искә төшерергә була: таш – гөнаһлы кешеләрне үтерү коралы да, Вавилон кору материалы да. Ташларны вату, ыргыту «кара замана»ны, ә ташларны җыю чоры «якты чорны» белдерә.
    Хезмәтебездә без Р. Әхмәтҗанның «Бишташ» поэмасында таш образының бирелешен тикшердек.
    ХХ йөз ахыры татар әдәбияты өчен, татар халкы өчен күренмәгән үсеш алу чоры. Әллә кайдан алынган сыман милләт көче, милләт талантлары. Бу кыска дәвер арасында йөзләгән талантлы әсәр язылды, дистәләгән әдип тере классик булып китте. Бу милли күтәренке бөтен өлкәләрдә дә чагыла. Ләкин шигърияттә аны еруча югары дәрәҗәләргә менгәне бөтенебезгә дә мәгълүм.
    Бу үсеш ХХ гасыр башы шигъриятенә охшаш. Шуңа күрә, безнең чорга түбәндәге сүзләр килешеп тора: «ХХ йөз башы лирикасында эмоциональ һәм логик ситуацияләр бик тә төрлеләнде һәм катлауланды. Бу хәл шәхеснең, лирик геройның характеры белән бәйләнгән иде. Бу чорда лирика инде иҗтимагый-тарихи процесска актив тартылган драматик һәм трагик шәхеснең уй-кичерешләрендәге катлаулыкны чагылдыру юлына басты» , – дип тасвирлый лирик ур чордагы шәгьриятне Г. Халит.
    Рәшит Әхмәтҗан бүгенге татар әдәбиятында аеруча үзенчәлекле һәм мөһим урынны алып тора. Аның иҗаты киңлеге, тел-стиль, образлылыгы, рухи көче белән билгеләнә.

    Рәшит Әхмәтҗан иҗатының гомуми үзенчәлекләре

    Р. Әхмәтҗанов шигъриятебезгә язгы яңарыштай яңа сулыш өргән шагыйрьләр алтмышынчы елларны әдәбиятка тулы бер буын, көчле төркем белән килеп керә. Бу төркемдә Р. Харис, Р. Мингалим, Р. Гатауллин, Г. Рәхим, Р. Фәйзуллин кебекләр. Нәкъ шул авторлар белән бергә Р. Әхмәтҗан 60 нчы елларда килгән яңа демократик хәрәкәткә иярә.
    Т. Галиуллин әйтүенчә, «ХХ гасырның соңгы чиреге татар поэзиясе һәм эчтәлеге, һәм тышкы рәвеше, сурәтләү чаралары җәһетеннән башка чорларны кабатламыйча, табигый булган буыннар алышынуын башыннан кичереп, үсешен дәвам иткән» .
    Бүгенге иҗтимагый-әдәби тормыш һәм лирик, һәм эпик әсәрләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача. Эзләнүләрнең төрле юнәлешләрдә баруы – шуның ачык бер мисалы. Безнең көннәр татар поэзиясе аерым шәхеснең һәм бөтен җәмгыятьнең рухи тәҗрибәсен тулырак ачуга, галәм белән табигать, хыял белән чынлык арасындагы якынлыкны бөтен тулылыгында аңларга омтылышы белән көчле, – дип язалар «Татар әдәбияты тарихы» авторлары .
    Әлбәттә, безнең дәвердәге яңа ачылышлар, яңа темалар һәм яңа символ-образлар китерүдә Р. Әхмәтҗанның урынын билгеләп китәргә кирәк.
    Рәшит Хәлиф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 нче апрелендә Татарстанның Баулы районы Татар кандызы авылында туган. Авыл мәктәбендә 7 класс белем алганнан соң, 1957-1958 нче елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый. Аны тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендә төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961-1964 нче елларда армиядә хезмәт итә. Хезмәтен, тәмамлап кайткач, Казан Дәүләт университетына укырга керә. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген 1969 нче елда тәмамлап чыкканнан соң, Татар Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор (1969-1974 нче елларда), аннары «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталырында әдәби хезмәткәр булып эшли.
    1980 нче елдан Р. Әхмәтҗанов – «Казан утлары» журналы бүлек мөхәррире.
    1970 нче елда шагыйрь СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.
    Рәшит Әхмәтҗанның 10 артык китабы басылып чыкты. Зур иҗади хыяллар белән янып яшәгән шагыйрьне рәхимсез үлем 1995 нче елның 5 гыйнварендә безнең арадан алып китте, – дип яза Марсель Гали .
    Р. Әхмәтҗанның иҗаты күпкырлы. Аның иҗатында тарихи поэмалар да, җырлар да, лирик шигырьләр дә бар. Әйтик, ерак дәвердә туып, безнең чорда да нәфислеген, сафлыгын югалтмаган халык җыры, халык моңы белән соклана, шуннан ямь, илһам ала.
    «Татар халкының җыр мирасы күп төсле бизәкләрдән тукылган моңлы, шигъри бер дөнья булып күз алдына килә» . Чыннан да, «җырның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм гамьгә, дәрткә бай тылсымлы музыкасы халыкның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да, бүгенге көннәр аһәңе дә тирән булып уелган» .
    Әмма Р. Әхмәтҗанның төп сыйфатлары булып аның үзенчәлекле фәлсәфәсен билгеләргә кирә. Т. Галиуллин аның шигъриятен түбәндәгечә билгели: «Рәшит Әхмәтҗанов лиризм белән моңсу, заман сынын эчке уйлану рухы белән кушып, шәхеснең кичерешләр дөньясын сурәтләү чаралары ярдәмендә сынландыра. Үз чоры татар поэзиясенең үзәк юлыннан атлаучы шагыйрь Халык тарихы, Милләт, Тел язмышы, Тукай шәхесе турында уйлана, шул төшенчәләрне шигърият чыганаклары итеп калкыта:
    Тарихымны таптап китә алсам,
    Табаннарым канар шикелле» .
    Аның тагын бер темасы булып Туган як темасы да чагылуын әйтергә кирәк. Монда Р. Әхмәтҗанов туган ил чишмәсенең бер тамчы суына чит-ят диңгезне бирергә риза: «Диңгез бирәм – чишмәдәге бер тамчыга» («Ярларыңны ташлап киттем...»). Күргәнебезчә, шагыйрьнең иҗатына аеруча көчле чагыштырулар, үзенчәлекле образлар хас.
    Шул үзенчәлекләрне без аның «Бишташ» поэмасындагы таш образын анализлау нигезендә тикшерәбез.


    Рәшит Әхмәтҗанның «Бишташ» поэмасында таш образ-символик үзенчәлекләре

    Шигърият, беренче чиратта, лирик, шәхеснең уй-кичерешләре тәэсир итә торган әдәбият. Ләкин шигьриятнең үсеше һәм булмаган дәрәҗәгә күтәрелеше белән бергә татар әдәбиятында аның сыйфатый үзгәрешләре дә чагыла. Бу шигъриятдә бөтен яктан да сизелеп тора: яңа лирик герой, шигырьнең формаларында, образлык системасында, тел чараларында.
    Гомумән, «Бишташ» поэмасы үзенең композицион үзенчәлекләре белән аерылып тора. Ул җиде бүлектән тора. Аерым «Поэмага чакыру» һәм «Поэма белән саубуллашу» бүлекләре һәм биш ташка багышланган бүлекләр. Мондый композиция шагыйрьгә поэманы җыентыкка охшатып, тирән фәлсәфи идеяләр сурәтләргә ярдәм итә.
    Поэманың беренче бүлегенә эпиграф Кол Галидан алынган:
    Таш батмыйча,
    Су өстендә йөзеп йөрде... [317] .
    Бу эпиграф таш образының татар шигъриятендә әллә кайчан борынгыдан килгәнен билгели.
    Образлык системасын төзегәндә шигърияттә традицион символлар да, яңа образ да кулланыла. Р. Әхмәтҗанның поэмасында таш образы, беренче чиратта, халык аваз иҗатындагы еш очрый торган мәгънәне белдереп килә. Бу – поэмадагы беренче таш.
    Таш образы татар халык иҗатында да еш очрый. Ул башка символлар белән беррәттән тора: чәчәк, алма, каен, җиләк, тал, гөл, бакча, камыш; таң, чишмә, томан, кояш, ай, болыт, җил, агымсу, карурман, биек тау, олы юл, сәхра һ.б. кебек.
    Алар традицион булган мәгънәләр алып килә. Мәсәлән, искиткеч күп җырлар тукымасына кергән бу традицион образ – моңлы тавышлы бер кош та, бәхет, мәхәббәт, сафлык, моңаю, сөйгән яр символы да. Җил – һава дулкыннары хәрәкәтен генә түгел, лирик геройның күңел дулкыннары хәрәкәтен – кайгы агышын, гомер үтүен гәүдәләндерүче образ да.
    Ә таш – дошманлык, беренче сугыш коралы булып сурәтләнгән.
    Беренче таш бүлеге нәкъ шундый юллардан башлана:
    Бу таш... болгар бабам торган йортның
    Нигезеннән купкан, күрәсең.
    Мин абындым аңа. [322].
    Беренче таш символы, кеүргәнебезчә, күршегә каршы чыгуны белдереп килә:
    Әгәр аны бәрсәм мин күршемә,
    Бу аланнан качып китәр бит.
    Ризыклары калыр иде аның... [323].
    Шулай итеп кешенең таш белән танышуы башлана. Бу – каты һәм куркыныч матдә:
    Ул тоткандай, ташны кулга алдым:
    Бәр – ватылмый,
    Яндыр, янмый ул.
    Киткәннәрне җибәрмичә, гүя,
    Килгәннәрнең җанын барлый ул [323].
    Шулай итеп, таш образы аша Р. Әхмәтҗан кешелек җәмгыятенең башланып китүен, аның кыргый булган чагыннан китүен белдерә.
    Шулай шагыйрь кешенең таш белән танышуын белдереп икенче ташка күчә. Икенче таш – ямь башкару ташы, шигырьләр уеп язылган таш. Бу таш аша автор Кол Гали белән очрый. Монда таш образы аша Р. Әхмәтҗан кешенең җаны, хәтере, гүзәллекне белүне белдереп килә.
    Икенче таш беренче ташка карата көчлерәк, ул үзенең рухы, үзенең матурлыкны сурәтләве белән көчлерәк:
    Җиргә бәрдем: чәчеделәр таштан
    Гасырлар һәм еллар...
    Бу – туган җир ташы!.. Сөенечтән
    Беренче таш елар [330].
    Икенче таш – гүзәллек, матурлык символы гына түгел. Ул – буыннар аралашу, кешеләрнең хәтере символы.
    Бүгенге гамь... ямь иңәчәк ташка,
    Күз нурыма гына төренсен.
    Терелтүнең тылсымнарын монда
    Миннән башка тагын кем белсен? [331].
    Өченче таш – дару, ул кешене дәвалый да, җан чирләренә дә сафлык китерүче. Чөнки таштан нур да, яшьлек тә, сәламәтлек тә алып була:
    – Нурларымны, – дигән, –
    Кеше күреп алсын [333],
    һәм түбәндәрәк:
    Илләреңа иңеп,
    Яшәртер ул сине:
    Җан теләгән яшьтә
    Яшәтер ул сине... [334].
    Өченче таш – сәер таш. Ул шул ук чакта мәңгелекне дә символлаштыра, елан образы белән берләшә. Ә мәгълүм булганча, елан бик катлаулы образ һәм символ. Бер яктан, елан – җәһәннәм җәнлеге, икенче яктан, ул – мәңгелек гомернең боҗрасы. Шулай итеп, өченче таш елан образына каршы куела: елан йота кояш нурын, ә өченче таш шуны яктыртып чыгарга омтыла.
    Әмма ташларның шагыйрьгә иң якыны – дүртенче таштыр. Дүртенче таш – хезмәт ташы. Монда кеше эшләре белән соклану, ташның мәңгелеге кеше хезмәтендә булганы билгеләнә:
    Иелдем дә кулга алдым аны,
    Җаным җәйли торган җәйләүдән.
    Тау булгандыр, бәлки... нәни генә
    Тылсымлы бер ташка әйләнгән [338].
    Кеше исә тауларны ватып, меңләгән еллар эшен тиз вакыт арада башкара һәм ташларны үзенә буйсындыра. Дүртенче таш бүлеге – кеше хезмәте гимн булып яңгырый:
    Әйтеп бирәм:
    – Кешедәге көчне
    Куркаклыгың белән каплама, –
    Хәрәкәттә генә саклана ул,
    Ул – мәңгелек тере тантана! [340].
    Дүртенче ташның икенче өзегендә лирик мотивлар өстенлек ала. Монда автор үзенең хезмәт көннәрен, бергә эшләүче төзүчеләрне искә ала. Адаш абый образы – таш көчен җиңгән кеше символы. Адаш – баш һәм таш кебек сүзләр белән яңгырашта тора. Һәм Р. Әхмәтҗанов шуннан аеруча көчле аһәңлелек таба:
    Әле кичә генә Адаш абый:
    – Сөйләт, – диде, – серен ташларның.
    Алар белә, белә күптән, – диде, –
    Ни күргәнен безнең башларның [341].
    Дүртенче таш образы – җылылык, кешеләргә бер-берсенең якынлыгын белдерә. Кешеләр бергәләшеп, дусларча җыелып хезмәткә чакыручы таш ул:
    Үзеңнеке булгач, таш та җылы,
    Кулың тунган – җылыт әле, – ди.
    Хәйләкәр ул абый, ташлар аша
    Минем ятим җанны иркәли [341].
    Бишенче таш образ-символы – иреклек, кешелеклелекне белдерә. Бу таш образы безне бүгенге көнгә алып килеп, үзен беренче ташка капма-каршы куя. Беренче таш – корал, бишенче таш – иреклек:
    Җан – азатлык таҗы!
    Өйләребез –
    Намустай ак Чупай ташыннан.
    – Күрче, – диде, – таш гасырдан алып
    Бар гүзәллек монда ташылган [345].
    Таш – киләчәкне җиңү, киләчәктә кешенең Гамәлләрне буйсындыру образы:
    Җидегәннәргә менеп җитәрсез бит,
    Таш өстенә болай таш өеп... [345].
    Бишенче ташта шулай ук Р. Әхмәтҗанга аеруча хас булган Туган як образы чагыла. Бу очракта автор бу таш белән турыдан-туры әңгәмәгә керә:
    Туган җир – ташлар бакчасы.
    Бу ташым – яшен ташы.
    Бишенче ташым! Әйдә, бер
    Сөйләшик кара-каршы, – ди шагыйрь [349].
    Бу диалог – поэманың кульминациясе, чөнки бишенче таш – шагыйрь ташы. Бу бүлекнең эпиграф итеп шагыйрь үзенең юлларын китерә. Бу юллар эпиграфта да һәм бүлекнең эчендә дә кабатланып, бу өзекне җырга, гимнга якынлата:
    Әйдә таш, безнең кулга күч:
    Үлемгә бәрсәң генә –
    Сөрмә була алачаксың
    Шагыйрьләр каләменә [344, 349].
    Бу юлларда поэмадагы таш образының кеше белән бергә булуы, һәм ташның мәгънәсе кешенең үзеннән торуы фикере ачылып килә. Моның турында М. Гали болай ди: «Үзәктәге каһарман – ташчы кешеләргә оя кора, аның кулында кеше җылытучы таш. Ә шагыйрь күңелендә – тарих. Ул җылы таш рухын аңлап, дәверләр буйлап сәяхәт итә. Таш – дошманга ыргытыласы корал да, дус каберенә куеласы истәлек тә, бизәнү әйбере дә. Кеше кулында таш көчле дә, көчсез дә икән әле» .
    «Поэма белән саубуллашу» бүлегендә шагыйрь таш символын Яшәү белән берләштерә. Таш – җансыз, әмма кеше аңа үзенең җанын кертә, һәм ташлар җылына. Салкын җан кешегә таш каткан балчык кына, ә җылы җанга, шигъри рухка ул – җанлы образ:
    Җан – синеке, Яшәү!
    Сабый чактан
    Таш өстендә чәчәк булырга
    Өйрәттең дә... чиксезлегең хәзер
    Ни хыялга сыймый, ни уйга [354].
    Ялкау кеше өчен таш – комачаулый торган бернәрсә генә, ә хезмәт кешесенә ул – дөньяны гүзәлләү өчен яралган корал.
    Ә иң мөһиме, кешенең дөньяга карашы. Бу очракта таш – бөтен дөнья, без яшәгән даирә образы. Автор шул җансыз даирәне кеше йөрәгенә, җанына каршы куя. Чөнки кеше шул даирә эчендә генә яши ала, һәм ул үзенең рухи көче белән җансыз ташларны эретергә, аларга җан кертергә тиешлеген раслый:
    Күктән безне ай-йолдызлар күзли:
    Һәрбер йөрәк – сихри бур учак!..
    Раслый алам: алар җылысында
    Таш агач та яфрак ярачак [355].
    Соңгы бүлекне автор үзенең лиризмы белән чолгап ала. Монда төп герой – Шагыйрь. Бу герой ташка үзен каршы куя, таш образы аша уй-хисләрен ачыклый:
    Ташлар булып суга батмадым мин, –
    Ага-ага кайттым яңадан:
    Ташлар булып җирдә катмадым мин,
    Каным саркып торгач ярадан [355].
    Шагыйрьнең иҗаты да таштан килеп чыккан. Монда аллегория чынбарлыкка да килеп тоташа, чөнки бу Әлмәт поэмасы, ә Р. Әхмәтҗан нәкъ шунда ташчы булып хезмәт иткән:
    Ә җырларым минем – каным тамган
    Таш өстеннән җыйган табышлар [355].
    Таш – кешеләр каны, үткән вакыйгаларның истәлеге. Поэма барышында автор һәрчак таш образында шул күргән хәсрәтләрне дә күзәтә. Поэма эчтәлеге белән нәкъ шулай төзелгән дә: Әлмәт белән исәнләшү, ташчы булып эшләгән җирен күру авторны лирик уйлануларга китерә. Ул «Поэмага чакыру» бүлегендә үзенең балачагын да искә ала, үзенең тормыш юлларын да чагылдыра:
    ... Утырам ташлар өстендә.
    Күздә яшь яңа кипкән.
    Күлмәкне,
    Ашар икмәкне
    Сугышлар талап киткән.
    Шатлыгым – «бишташ» уены.
    Ә кайгым – ачлык, ачлык [320].
    Башка урында да Р. Әхмәтҗан ташны хәсрәт, үлгәннәрнең кайгылары белән тиңли:
    Таш – авырлык. Икмәк түгел –
    Бирә алмыйм беркемгә дә.
    Йортлар салам суешлардан
    Исән калган тереләргә [318].
    Аеруча таш хәсрәт, кайгы мәгънәсендә авторның лирик уйланышларында чагыла:
    Урманнан чыкканчы, кайгы
    Таш булып калган катып...
    Ташлар өстендә утыра
    Балачак чәчәк атып [320].
    Таш тормыш авырлыкларын белдерә. Ташлар күп, ә кеше бер генә. Ташлар баса, әмма шул авырлылар кешене кеше итеп, аны көчле итә:
    Авырлыктан яңарда гел
    Каныбыз һәм аңыбыз.
    Тик шулай кочаклый алды
    Бу дөньяны җаныбыз [321].
    Поэманың соңгы юллары таш образы халыкка, Туган ил образына барып тоташа. Монда шулай ук аллегорик образ сурәтләнгән. Таш – дөнья, мәңгелек, тынычлык. Таш таулар –җиңелмәс таулар. Алар үзенең зурлыгы һәм күккә күтәрелеп торулары белән кеше җанын да киңәйтәләр. Таш таулар – дөньяның нигезе. Әмма халык, Туган ил – шулай ук дөньяның нигезе. Шулай итеп, кеше өчен дөньяның ике нигезе булырга тиеш: ташлар – мәңгелек, тынычлык, киңлек; Туган җире, халкы – рухи көч, җылылык.
    Поэманың соңгы юллары, безнең фикеребезчә, нәкъ шуны аңлатып киләләр:
    Ташлы таулар югарыдан торып,
    Индерәләр җанга зурлыкны.
    Халкым башы түгел,
    хәтта җирнең
    Ташы күтәралмый хурлыкны.
    Икенче яктан, шагыйрь өчен ташлар – хәтер. Алар кешеләргә охшаш. Әмма ташларда үткәннәрнең тормыш юллары, уй-фикерләре калган. Шуңа күрә алар төрле булалар, берләре – тылсымлы, гүзәл, икенчеләре – эш яраксыз нәрсәләр, өченчеләре – хезмәт өчен яралганнар. Моның турында Р. Әхмәтҗан әле «Поэмага чакыру» бүлегендә үк тукталып китә:
    Менә монысы – монсыз башка
    Якын барып бәрәсе таш,
    Ә монысы – оятсызның
    Алларына куясы аш.
    Ә болары куркак башын
    Яуда саклап калган ташлар... [318].

    Шулай итеп, «Бишташ» поэмасында автор таш образын төрлечә бирә. Бер яктан, таш – авырлык, җансыз корал. Шул ук вакытта алар кешене чыныгайту өчен яралганнар. Алар тормыш авырлыклары.
    Икенче яктан, ташлар – хәтер, үткән заманаларның тамгалары. Һәм ташлар аша без тарихны күзәтәбез. Шул ук чакта алар безгә хезмәттә, киләчәктә Галәмне җиңү өчен бирелгән нәрсәләр.
    Өченчедән, таш – бөтен җансыз табигатьне белдерә. Таш образы бу очракта символ буларак кабул ителә. Монда ул җанлы кешегә капма-каршы куела. Ташлар кешеләр кебек төрле булалар, һәм ташның нинди булуы кешедән генә тора.

    Йомгак

    Р. Әхмәтҗан татар әдәбиятында үзенең урынын алды инде. Ул – үтеп бара торган чорның җырчысы. Алтмышынчы еллардан башлап туксанынчы еллар уртасына кадәр зур үзгәрешләрне күзәтүче бу шагыйрь үзенең фәлсәфи иҗатына сыйдыра. Аның кинәт безнең арадан китеп баруы татар шигърияте өчен яман хәл. Әмма, М. Гали әйтүенчә, «бер уй тынычландыра: аның иҗаты үзеннән башка да ятим була алмый икән. Актык сулышынача гомерен шигърияткә багышлаган шәхесләр сирәк була. Р. Әхмәтҗан мөгтәбәр сирәкләрнең берсе иде» .
    «Бишташ» поэмасы – үзенчәлекле әсәр. Ул үзенең композицион төзелеше белән дә, фәлсәфи фикерләре белән дә аерылып тора. Бер яктан, аның образлары һәм теле гади, икенче яктан, поэмада тирән фәлсәфи фикерләр, киң караш тупланган. Шул ук М. Гали әйтүенчә, «югары кимәлдә, шигъри куәт белән язылган бу поэма телнең тәмен белеп, игътибарлы укуны сорый. Сәләтле укучы аны аңлап, яратыр, дип уйлыйм» , – ди тәнъкыйтьче.
    Безнең тарафтан Р. Әхмәтҗанның «Бишташ» поэмасында таш образы үзенчәлекләре анализланды. Тикшерү нигезендә без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

    Беренчедән, таш – авырлык, җансыз корал. Алар кешене сыныйлар. Алар тормыш авырлыклары. Шул авырлыкларны җиңү образы нәкъ ташларда билгеләнә.
    Икенчедән, ташлар – хәтер, үткән заманаларның тамгалары. Алар дус каберләрендә дә, төрле һәйкәлләрдә дә, биналарда да чагыла. Шулай ук алар борынгы шигырьләрне саклап калучылар.
    Өченчедән, таш – хезмәт нигезе. Бу – поэмадагы дүртенче таш. Үзенең тормышы, хезмәте белән кеше ташка җылысын бирә, шуның аша киләчәккә, яңа буыннарга үзенең билгесен калдыра.
    Дүртенчедән, таш бөтен җансыз табигатьне белдерә, символ буларак сурәтләнә. Бу очракта ул җанлы кешегә капма-каршы куела. Ташлар кешеләр кебек төрле булалар, һәм ташның нинди булуы кешедән генә тора.
    Бишенчедән, таш – Туган як, халык образы. Монда да ул символик рәвештә бирелгән. Автор, бер яктан, таш тауларның зурлыгы белән соклана, ә шунда ук, кеше җанын киңрәк дип саный, чөнки аның Туган ягы, хәтере, халкы, туган теле бар.

    Кулланылган әдәбият
    Әõмәдуллин А. Офыклар киңәéгәндә: әäәáи тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002. – 240 б.
    Әхмәтҗанов Р. Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 1998. – 416 б.
    Гали М. Тәңренең тамгасы белән //Әхмәтҗанов Р. Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Рухият, 1998. – Б. 5-36.
    Галиуллин Т. Шигърият офыклары // Татар шигърияте: 1980-2000 еллар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 4-30 б.
    Мусин Ф. Көмеш көзге: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 256 б.
    Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – 480 б.
    Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
    Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1988. – Б. 5.
    Татар шигърияте: 1980-2000 еллар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 352 б.
    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.
    Халит Г. Яңа гасыр поэзиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 168 б.

    Чыганак: Казан Дәүләт Университеты



книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика