Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татар язучылары

Татар язучылары


    Дусларың белән бүлеш:


    Ә. Баяновның «Тау ягы повесте»ндә геройларның характерлары, конфликтлары


    Эчтәлек
    Кереш
    Беренче бүлек. Ә. Баяновның тормыш һәм иҗади юлы
    1.1. Ә. Баяновның тормыш юлы
    1.2. Ә. Баяновның прозасы үзенчәлекләре
    Икенче бүлек. «Тау ягы повесте»ндә төп геройлар һәм конфликтлар
    2.1. Әсәрнең эчтәлеге һәм композициясе үзенчәлекләре
    2.2. Әсәрдә геройлар һәм аларның үзенчәлекләре
    2.3. Әсәрдә төп конфликтлар
    Өченче бүлек. «Тау ягы повесте»ндә төп идеялары
    Дүртенче бүлек. «Тау ягы повесте»нең стиле һәм тел үзенчәлекләре
    Йомгаклау
    Кулланылган әдәбият


    КЕРЕШ

    Хезмәтнең төп максаты – Әхсән Баяновның «Тау ягы повесте» әсәрен анализлау, андагы образларны һәм конфликтларны ачыклау.
    Максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:
    – Әхсән Баяновның тормыш һәм иҗат юллары, аның үзенчәлекләре билгеләнде;
    – Ә. Баяновның татар әдәбиятындагы урыны тасвирланды;
    – «Тау ягы повесте»нең төрле яклап үзенчәлекләре анализланды.
    Әхсән Баянов 60-80 нче еллардагы татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора. Аның әсәрләре психологизм, романтика белән аерылып тора. Өстәмә, тәнкыйтьчеләр аның повестларын фәлсәфи һәм интеллектуаль прозасы, дип тә атыйлар.
    Бу тема сайлау сәбәбе шунда: безнең фикеребезчә, Әхсән Баянов иҗатына безнең әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан игътибар бик зур түгел. Моның турында Ә. Еники да әйтеп китә .
    Икенчедән, «Тау ягы повесте» Әхсән Баянов иҗатын анализлаганда бик сирәк күренә. Күбрәк, аның «Ут һәм су» романы, «Яшьлегемне эзлим» повестены игътибар бирелә. Безнең тарафтан каралган әсәр Әхсән Баянов иҗатында ничектер төшереп калдырылган әсәр сыман тоела.
    Бу хезмәттә без Әхсән Баянов иҗатына аеруча зур игътибар белән караган Ф. Галимуллин һәм Ә. Еники мәкаләләрен кулландык.
    Хезмәт керештән, дүрт бүлектән, йомгаклаудан һәм кулланылган әдәбият исемлегән тора.
    Керештә хезмәтнең темасы, максаты, актуальлеге билгеләнгән.
    Беренче бүлек Әхсән Баяновның тормыш юлына һәм иҗади үзенчәлекләренә багышланган.
    Икенче бүлектә «Тау ягы повесте» әсәренең геройлары, конфликтлары, композиция үзенчәлекләре ачыклана.
    Өченче бүлектә кыскачы рәвештә каралган әсәрнең төп идеялары билгеләнгән.
    Дүртенче бүлек Әхсән Баяновның стиль һәм тел үзенчәлекләренә багышланган.
    Йомгаклауда хезмәтнең нәтиҗәләре бирелгән.

    Ә. БАЯНОВНЫҢ ТОРМЫШ ҺӘМ ИҖАДИ ЮЛЫ

    1.1. Ә. Баяновның тормыш юлы

    Әхсән Фәттәлбаян улы Баянов 1927 нче елның 8 декабрендә Башкортостан Республикасының Илеш районы Әләмән авылында туган.
    1951 нче елда киләчәк язучы Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 нчы елда аны тәмамлый һәм аннан соң байтак еллар журналистика өлкәсендә хезмәт итә.
    Әхсән Бәянов «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясе хәбәрчесе һәм аннары әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Соңрак «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре һәм баш редактор урынбасары вазифалраын башкара.
    Иҗади юлын ул шагыйрь буларак башлап җибәрә. Проза өлкәсенә Ә. Баянов 60 нчы еллардан актив катнаша башлый.

    1.2. Ә. Баяновның прозасы үзенчәлекләре

    Ф.Г. Галимуллин Әхсән Баяновның прозасын өч төркемгә бүлеп килә.
    Беренче төркемгә үзәк геройлары Әнис Бадигин булган «Яшьлегемне эзлим», «Дүрт монолог» һәм «Аязучан болытлы һава» повестьлары керә. Аларда сугыш алды елларыннан алып алтмышынчы елларга кадәр чордагыавыл кешеләре язмышын күзәтергә мөмкин.
    Әхсән Баяновның прозасындагы икенче төркем әсәрләренә «Тавыш – табигать бүлеге», «Аргы яр» һәм «Мәңгелек бәхәс» повестьлары тәшкил итә. Язучы биредә үз иҗатындагы яңа теманы – фән кешеләре тормышын, аларның характерларын, башкарган эшләренең әхлакый мәгънәсен ачуны максат итә.
    Бу әсәрләрне фәлсәфи караш аерып тора. Ф. Галимуллин фикере буенча, « ... фәлсәфилеккә омтылу – Әхсән Баяновның әсәрләренең мөһим үзенчәлекләреннән берсе» .
    Ә. Баянов үзенең фәлсәфчелеге турында әйтеп китә: «Фәлсәфә өстенлек иткән, әсәрнең характерын билгеләгән очраклар бездә әллә ни күп түгел, хәтта бик сирәк. Шуңа күрә бу төр әсәрләр аерым игътибарга мохтаҗ» .
    «Әхсән баянов прозасындагы өченче төркем әсәрләрдә – Түбән Кама ГЭСын һәм КамАЗ төзүчеләргә багышланган «Ут һәм су», «Таш китап» романнарында – язучы стилендәге фәлсәфи һәм романтик башлангыч яңа үсеш ала» .
    Шулай итеп, галим Әхсән Баянов прозасында өч төркем әсәрләр билгеләп үтә. Хезмәтебездә анализланган «Тау ягы повесте» әсәре, әлбәттә, беренче төркемгә карый. Ләкин бу әсәрдә икенче төркемгә хас булган фәлсәфә дә, һәм өченче төркемгә хас булган хезмәт романтикасы да билгеләнгән.
    Әхсән Баяновның иҗаты үзенчәлекләренә килгәндә, Ә. Еники һәм Ф. Галимуллин фикерләрен әйтеп китәргә була.
    «Җыеп кына әйткәндә, ул һичкемгә дә охшамаган бик үзенчәлекле, бик кызыклы язучы..., – яза аның турында танылган әдибебез Ә. Еники, һәм дәвам итә, – Авыр тормыш мәктәбен дә, югары белем мәктәбен дә үткәнгәдер, ахрысы, алар бик көчле егетләр булып чыктылар, һава җитмәгән әдәбиятка яңа сулыш өрделәр, аның эчтәлеген дә нык баеттылар» .
    «Гомумән алганда, Әхсән Баянов иҗаты 60-80 нче елларда татар әдәбиятында интеллектуальлеккә, фәлсәфи гомумиләштерүгә омтылуы белән аерылып тора. Нәкъ менә шушы елларда әдәбияттагы әлеге сыйфатлар югары бәяләнә башлады. Чөнки заманның үзендә интеллект табигый сыйфат югары сикереше кичерде. Димәк, кешеләрнең яңача уйлау, фикерләү биеклегенә күтәрелүе очраклы түгел иде. Әхсән Баянов иҗаты шул еллар таләбенә җавап рәвешендә үсеп китте һәм матур нәтиҗәләр бирде» .
    Әхсән Баяновның әсәрләре күп кенә рәвештә басылып чыктылар. Аның күбесе рус теленә тәрҗемә ителгән. 1993 нче елда Татарстан китап нәшриятында Ә. Баяновның икетомлы сайланма әсәрләре дөнья күрде.
    Хезмәтебездә каралган «Тау ягы повесте» берничә тапкыр бастырылып чыкты. Ул шулай ук рус теленә тәрҗемә ителгән, ул 1978 нче елда Мәскәү «Современник» нәшриятында дөнья күрде.
    Бүгенге көндә Әхсән Баянов классикка әверелде. Әмирхан Еники әйтүенчә, «әйе, ул да әлеге сугышан соңга көчле, яшь төркемнән иде. Хәзер инде аны да әдәбиятыбызның аксакалы дияргә була. Еллар... еллар... үттеләр дә киттеләр!» .

    «ТАУ ЯГЫ ПОВЕСТЕ»НДӘ ТӨП ИДЕЯ ҺӘМ КОНФЛИКТЛАР

    2.1. «Тау ягы повесте»нең сюжеты һәм композициясе үзенчәлекләре

    Повесть үзенең төзелеше һәм сюжеты белән аерылып тора. Эчтәлеге ягыннан әсәрнең барылышы, конфликтларның ачылышы бөтен повесть буйлап ачыкланып килә. Беренче битләрдән үк укытучыга ниндидер сер ачыкларга тәкъдим ителә. Тәбрик армия сафларында китеп, туган авылына кайтырга уйлый. Ләкин яшь егет әнисен дә, әтисен дә кемнәр булганын белми. Ул приютта үскән.
    Соңыннан автор аны әнисенең апасы Сөембикә апасы белән таныштыра. Шулай повестның төп герое Тәбрик Үсәнбай исемле авылга кайтып төшә.
    Монда ул Тугаш бабае, һәм Сөембикәнең Гөләндем исемле унҗиде яшьлек кызлары белән танышып берничә атна вакыт уздыра. Бөтен повесть шул атналар эчендә булган вакыйгалар турында сүз бара.
    Тәбрик үзенең чын әтисен кем икәнен, Фәрхетдинне кем икәнен, әнисе кем булганын ачыклый. Өстәмә ул авылга яхшы артезиан коен чистартырга булыша.
    Бөтенесен дә ачыклагач, Тәбрик шәһәргә укырга теләп китә. Әйтеп киткән геройлар һәм вакыйгалар әсәрнең эчтәлеген билгелиләр. Ләкин бу эчтәлектән тыш, төп геройның күңеле, хисләре үзгәрүләре, аның уй-фикерләренең тирәнәюе тасвирлана. Һәм, безнең фикеребезчә, төп эчтәлек нәкъ Тәбрикнең уй-фикерләренең агуында ачыкланып килә.
    Композициясе ягыннан әсәр шулай ук үзенчәлекле. Беренчедән, бөтен повесть берничә атна эченә кереп бетсә дә, монда бер буынның тулысынча язмышы тасвирлана. Биш бүлектән торган повестьның икенче бүлегендә сүз үткән замана турында бара. Ул чак турында Тәбриккә Сөембикә апасы сөйли. Калган бүлекләр хронологик яктан туры төзелештә торалар.
    Композициянең төп үзенчәлекләре булып түбәндәгеләр тора:
    1. Һәрбер бүлекне Ә. Баянов лирик керештән башлап җибәрә. Беренче бүлек, әйтик, табигатьнең гомуми матурлыкларын тасвирлаудан һәм фәлсәфи уйланышлардан башлана һәм шуннан соң гына бүлекнең исеме бирелә. Мәсәлән, өченче бүлек Үләмә елгасының серләре, матурлыгы белән сокланудан башлана: «Үләмә!
    Менә нинди гүзәл һәм серле икән бу Үләмә. <...> Елтыр күзле җәнлек шикелле кача-кача ага тар инеш. Юк, җәнлек шикелле түгел, чая кыз төсле бугай ул» .
    2. Әсәрнең башы әсәрнең ахырына барып тоташа. Бу цикллы композиция күбрәк лирик әсәрләргә һәм шигырьләргә хас. Ләкин зур повестьта бу үзенчәлек әсәрнең лирик булуын ачыклап тора. Әлбәттә, бу күренеш авторның шагыйрьлеген белдереп тора. Ф. Галимуллин әйтүенчә: «Әхсән Баянов шагыйрь булып килде, шагыйрь булып кала да. Шуңа күрә прозасы да шигърият белән өртелгән» .
    3. Тагын бер композицион үзенчәлеге булып повестьның лирик һәм фәлсәфи керешләре булып тора. Ә. Баянов геройларның уй-фикерләрен, хисләрен укучыдан яшерми, аларны ирекле рәвештә текстка кертә.

    2.2. Әсәрдә төп геройлар һәм аларның үзенчәлекләре

    Әсәрнең төп герое булып Тәрбик тора. Ул – яшь егет. Без аны көчле һәм чибәр егет икәнен белеп калабыз. Автор әсәрдә аның портретын бирми, һәм бу ягы белән Тәбрик романтик геройларга охшаш. Әсәр буе без аның уй-фикерләрен, хисләрен белеп торабыз.
    Тәбрик бөтен яктан да уңайлы герой, аның бер генә кимчелеге бар: ул яшь һәм кайчак үзен кулында тотып тора алмыйча, кычкырып яисә нинди дә булса авыр сүзләр әйтеп җибәрә.
    Повестьта барышында төп герой ничек тә булса үзгәрми, ул үзенең үткәнен генә белә һәм туган ягы белән яңача таныша. Без аны әсәрнең башында ук тулысынча булган һәм уңайлы яшь кеше икәнен беләбез. Аның нинди дә булса яңа ачылышларын автор билгесез заманда булган итеп яза: «Тора-бара үзе өчен бер нәрсәне ачыклады Тәбрик: бүгенге көн никадәр матур һәм мәгънәле, киләчәк көн никадәр якын мавыктыргыч тоелса да, кешегә алар гына җитми, аңа тагын үткән тормыш та кирәк, үзенең каян килеп чыкканын белү дә кирәк икән» . Китерелгән сүзләрдә Тәбрикнең уй-кичерешләре генә тасвирланмаган, хәтта монда бу геройда тупланган идея билгеләнгән. Яшь кеше яңа тормышка аяк баса, һәм киләчәккә атлар өчен, аның үзенең үткәнен, үзенең туган авылын яңадан күрергә кирәк.
    Укучыга әлегә нык рухлы кеше түгел, ә чайкала торган яшь кеше күрсәтелә. Тәбрик һәрчак үзенең фаҗигале язмышына селтәп, үзен бик бәхетсез итеп тоя. Кайбер сорауларына ул әлегә җавап таба алмый: «Ләкин Тәбрик нишли ала соң? Атасы да, анасы да табылмаган төшне туган җир, туган туфрак дип ничек атый алсын ул? Юк, аның туган җире юк, һәм Тәбрик моннан иртәгә үк башка җирләргә китәчәк» .
    Ләкин әсәрдә бик зур рольне уйнаучы Тугаш бабай Тәбрикнең рухый атасы булып тасвирлана. Тәбрик Тугаш бабайда олы ярдәмче, киңәшче таба.
    Аның белән беренче очрашуда ук, укучы аны уңай яктан тасвирлаганын сизә: «Була бит соңгы чиккә хәтле чиста, саф төс-кыяфәтләрен саклап калган сөйкемле картлар» , – ди автор. Тугаш бабай Тәбрикне дә һәм, аның аша, укучыны да тәрбияли. Аның сүзләре, аның хыяллары искедән килгән, буыннан килгән акыл. Әйтик, Тугаш бабай туган як табигате турында болай ди: «Кошыбыз – сандугач, чәчәгебез – гөлҗимеш...» . Бу сүзләрне үз ягының гүзәллеген, матурлыгын билгели.
    Тугаш бабай образында повестьта бөтен халыкның җыелма акылы, тыйнаклыгы, сабырлыгы, тырышлыгы, намуслыгы тупланган. Нәкъ шул образ авызыннан иң дөрес киңәшләр ишетә Тәбрик: «... үз исемемнән түгел, син яралган туфрак исеменнән сорыйм: синең алда бернинди гаебе юк аның, гафу ит син туган җиреңне. Туган җирең өчен син беркайчан да артык булмаган һәм хәзер дә артык түгел» .
    Төп герой булып торса да, әсәрнең төп проблемалары башка геройлар аша бирелә. Беренчедән, бу Фәрхетдин белән Мирсәет. Бу – тискәре образлар. Ләкин алар үзләренчә бер-берсенә охшамаганнар. Әсәрнең ахырында гына аларга Тугаш бабай уртак билгеләмә бирә: «– Син аңа нәрсә бирдең? Илме? Бирдеңме ил? Тел бирдеңме? Бирдеңме тел? Юк, син аңа тел дә, ил дә калдыра алмадың. Шуңа күрә, син ата түгел. Сез – нәсел крытучылар, ил корытучылар, өй яндыручылар. Ил коесына төшкән мәчеләр сез!» , – ди ул, Мирсәеткә мөрәҗәгать итеп.
    Тәбрик тә аларга һәрвакыт бер билгеләмә бирә: алар – куркаклар. Нәкъ куркаклыктан чыга аларның Көлемсәрне мыскыллау, балаларын үстерә алмау, авыр чакларда җебеп төшүләре. Бу фикер белән автор да ризадыр. Мәсәлән, Тәбрик Мирсәет атасы белән очрашудан соң, болай дип уйлый: «Үзе әйбәт, үзе куркак! Фәрхетдин шәфкатьсез куркак булса, монысы – нечкә күңелле куркак. Куркаклык! Менә нәрсә үтергән икән минем әниемне! Менә нәрсә!» .
    Фәрхетдин белән Мирсәет образлары катлаулы. Әйтик, Фәрхетдин үзенең тормышына (күрәсең, кызларына да) кул селтәгән булса, Мирсәет яңа тормыш корып җибәргән, аның сигез баласы бар. Ул яңа гаиләсе алдында җаваплы булып тора. Бәлки шуңа күрә ул повестьның ахырында Тәбрик янына килә һәм гафу үтенә. Аның «улым»дип дәшүе генә ни тора: «– Улым!..
    Нинди сүз! Улым! Йа хода, ишетер көн бар икән бу сүзне дә: ишетте бик Тәбрик, ишетте...» .
    Ә Фәрхетдин образы коточкыч тискәре һәм аны дәлилләү өчен автор аңа бер генә бәя бирә. Бу бәя аның белән эшләүче балта остасы авызыннан яңгырый: «– Аракыны качып эчмәсен тагы, паразит, – дип, пычкыны ыргытты» .
    Башка геройларны алганда, үз вазифаларын үтәүче военком, колхоз председателе кебек кешеләр уңай яктан күрсәтелгәннәр. Бу образлар, безнең фикеребезчә, бераз схематик рәвештә бирелгәннәр.
    Аерым Тәбрик әнисе Көлемсәр образы карауга лаеклы. Бу – катлаулы, ана образы. Аның күзләрен автор туган як күзләре белән чагыштыра. Көлемсәр – халыкның түземлеге, ана образы. Автор Тәбрик аша аңа күп кенә сүзләр багышлый.
    Көлемсәр апасы – Сөембикә – образы шулай ук көчле. Сөембикә – тормыш авырлыкларына бирешелмәгән, үзенең бәхете өчен гомере буе көрәшкән ханым образын билгели. Аның үкенүләре, Көлемсәр улын үзенеке итеп күрә белү, намуслыгы укучы алдында үз исемен аклаган хатын килеп баса: «– Их, улым, улым, мин бит сине Закиров дигән фамилия белән сораштым, әниең исә минем исем белән яздырган икән, Тугашев дип» .
    «Тау ягы повесте» әсәрендә геройлар системасы гади һәм ачык. Монда геройлар романтизм әсәрендәге кебек я уңай, я тискәре булып күренәләр. Мирсәет белән Фәрхетдин геройлары гына ниндидер үзгәрештә бирелгәннәр. Яшь Фәрхетдин безгә сөйкемле, бераз генә куркак егет булып күренә. Сугыштан соң ул дөнья күреп кайткан, әсирлекнең ачысын белгән кеше, һәм әлегә без аны кызганабыз. Аның Көлемсәр белән сөйләшүләре әлегә җылы һәм ягымлы: «– Көлемсәр, җаным, бәгырем, үлмик, икебез дә үлмик. Әйдә кайт өеңә, өең көтә, авылың, болының, кырларың, юлларың... яшьлегең...», – ди ул. Ә соңыннан Тәбрик Фәрхетдин турында: «Ничек шушы кешене әни ярата алды икән?» , дип әйтә.
    Үзләренең язмышлары турында Фәрхетдин дә, Мирсәет дә «бәхетсез» дигән сүз генә әйтә алалар. «Бер төрле телим, икенче төрле эшлим – гомер буе шулай...» , – ди Фәрхетдин.

    2.3. Әсәрдә төп конфликтлар
    «Тау ягы повесте»ндә төп конфликт, әлбәттә, Тәбрик һәм аның әнисен «үтергән» Фәрхетдин һәм Мирсәет әтисе арасында. Бу конфликт бөтен әсәргә җәелгән. Аның кульминацион очраклары өченче һәм дүртенче бүлекләрдә бирелгән.
    Өченче бүлектә Тәбрик Картапы авылына Фәрхетдин янына китә. Аларның очрашуы югары осталык белән тасвирланган. Нечкә психологизм, төгәл даирәне тасвирлау, Тәбрикнең хисләрен билгеләү – бөтенесе дә бу күренешне драматизмлы эпизодка әверелдерә. Тәбрик, әлбәттә, үз-үзенә ачулана, аның сүзләре җитешеп бетми, ул нәрсә әйтәргә белми. «Дөньяның якасыннан эләктереп, селкеп ташлыйсы иде дә, дөнья хәйләкәр: үзе күзгә күренмичә генә, каршыга Фәрхетдин абзыйларын гына китереп бастыра» , – ди автор Тәбрик тарафыннан. Ә Фәрхетдин үзеп акламакчы булып, гаеплеләрне эзли тора: «Кемне гаепләргә тиеш мин? Йә, әйт! Кемне?!», – дип кычкыра ул. Һәм табигать, әле генә якты һәм нурлы булган караңгылана. «Караңгы өй, буш өй эче шул вакытта Фәрхетдин абзый үксүе белән тулды» .
    Тәбрик белән Фәрхетдин конфликты шәхси каршы торудан намуслык, ватан ярату проблемаларына әверелә: «Булачак солдатның әниен кыйнап, куркытып, акырып, үлем чигенә җиткергәнсең һәм... әйе, әйе, үтерүчеләрнең берсе булып әверелгәнсең, ил гомерен дәвам итәсе ананы үтерү – илгә хыянәт! Хыянәт!..» , – дип йомгаклый очрашуны Тәбрик.
    Шул ук рәвештә дүртенче бүлектә Тәбрик белән әтисе очрашуы уза. Мирсәетнең аклануы хәйләкәрлерәк, ул үзен нечкә күңелле кеше итеп тота. «Ата-бабадан килгән гадәт инде ул – егет кеше ирдән кайткан хатынга өйләнсә, бу – егетнең кимлеге исәпләнә» . Бу сүзләрдә Мирсәет тарафыннан халыкның иске гореф-гадәтләрен саклавын билгеләп булган кебек, ләкин әсәр барышында укучыга гореф-гадәтләрне саклаучы булып Мирсәет түгел, ә Тугаш бабай китерелә.
    Мирсәет белән Тәбрик очрашу аеруча нечкә тасвирланган. Аның башында ук якларның уйлары билгеләнә, ачыклана: «– Ярый, яхшы, – син дә бар икән дөньяда.
    – Әйе, шул, бар... – «Әти» димәкче иде, әйтә алмады, кыенсынды...» .
    Ләкин әсәрдәге төп конфликтны без Тәбрикнең хисләрендә, уйларында, эчке дөньясында табабыз. Төп герой үзе дә аңламый: нигә аның Фәрхетдин һәм әтисе белән очрашасы килде? Нигә ул авылда су эшенә тотынды? Хәтта ул кая укырга барасын да белми. Һәм бу яшь егеттә кайнаган конфлитны хәл итүдә туган җире, Тугаш бабай булышырга тиештер. Нәкъ шул фикергә китерә повесть. Моның турында төп герой үзе дә уйлый: «Булачак солдатның әниен кыйнап, куркытып, акырып, үлем чигенә җиткергәнсең һәм... әйе, әйе, үтерүчеләрнең берсе булып әверелгәнсең, ил гомерен дәвам итәсе ананы үтерү – илгә хыянәт! Хыянәт!..».
    Ул үзенең теләкләрен, киләчәген бер ачык формулага китерә алмый. Кайчаке ул үзен кызгана, ә кайчак үзен йолдызларга менүче дип саный. Аның төп проблемасында үткәнне белеп-аңлау, киләчәккә үрелү һәм бүгенгедә намуслы яшәү тора.
    Шуңа күрә – йомгаклау әйтү – бу әсәрдә Тәбрик образы үзенчәлекле һәм бүгенге көннең геройларына охшаш: нәрсә теләгәне үзе аңламаучы һәм бөтен проблемаларын язмышка селтәүче яшь кеше.
    Ләкин, икенче яктан, Тәбрикнең киләчәге бар, һәм ул шул киләчәк проблемаларын әсәрдәге сыман җиңел генә хәл итә алмас. Шуңа карамастан повесть укучы күңелендә якты хис калдыра, укучыга өмет бирә.
    Әхсән Баянов иҗатының оптимистик тенденциясен үзе дә билгеләп үтә: «Гәрчә вакыты белән кемгәдер (фашизмны тудырган заманга, бозык шәхесләргә һ.б.) үпкә белдерелсә дә, алар үзәк тенденциягә әверелми, шагыйрь күбрәк тормышның матур яклары күңелдә якты эз калдырган сәхифәләре турында уйлана» .

    «ТАУ ЯГЫ ПОВЕСТЕ»НДӘ ТӨП ИДЕЯЛАР

    «Тау ягы повесте» әсәрендә без түбәндәге идеяларны билгеләп үттек:
    1. Тормышның олы юлына басучы яшь кешенең үзенең сукмагын дөрес сайлау идеясы. Бу тема һәм идея әсәрдә Тәбрик образы аша бирелгән. Әлбәттә, автор монда яшь чактан кыю һәм намуслы булырга чакыра гына түгел. Ул яшьлеккә хас булган максималистик карашларны да кичерергә әзер. Чөнки яшь чактагы хаталар, куркаклык, үзеңә таләпчән һәм башкалар өчен җаваплы булмау вакыты белән тормыш фаҗигасенә алып килә. Бу идеяга ияреп Тугаш бабай образында яшь буынга дөрес сабаклар бирү, аны дөрес тәрбияләү проблемасы да килеп тоташа.
    2. Туган якка мәхәббәт идеясы. Бөтен повесть эчтәлеге, сюжеты, лирик чагылулары бу идеяга буйсынып киләләр. Тәбрикнең Үзәнбай авылына кайтуы белән туган якның автор туган якның гүзәллеге белән соклана, горурлана башлый. Бөтен уңай образлар туган як белән чагыштырыла, шунда чагыла. Беренче чиратта, бу – Көлемсәр образы: «Туган җир балага ана күзләре белән карый – үз баласына ягымлы һәм назлы тойгыларын кичке утлар рәвешле итеп сөйли туган җир» . Икенчедән, Тугаш бабай образы. Аның чабыр бәйрәмен торгызу, табигать белән соклануы һәм туган як турында җырлар башкаруы – бөтенесе туган як турында. Аның сүзләре: «... үз исемемнән түгел, син яралган туфрак исеменнән сорыйм: синең алда бернинди гаебе юк аның, гафу ит син туган җиреңне. Туган җирең өчен син беркайчан да артык булмаган һәм хәзер дә артык түгел» .
    3. Принципиальлек һәм тәвәккәллек идеясы. Шәхес куркаклыктан күп кенә хаталар ясый һәм намусына каршы бара. Бу идея Фәрхетдин һәм Мирсәет образлары аша чагыла. Мондый кешеләр үзләренең хаталарын тормыш авырлыкларына селтиләр, үзләренең гаепләрен сизмәскә тырышалар. «– Кемне гаепләргә тиеш мин? Йә, әйт! Кемне?!» , – дип кычкыра Фәрхетдин Тәбриккә. Ә Мирсәет аңә «әти» дип дәшмәскә үтенә. Шул ике образ аша өстәмә аталык идеясы да бирелгән. Бала чын тәрбия бирү, ата була белү идеясы Тугаш бабай сүзләрендә билгеләнә: «– Син аңа нәрсә бирдең? Илме? Бирдеңме ил? Тел бирдеңме? Бирдеңме тел? Юк, син аңа тел дә, ил дә калдыра алмадың. Шуңа күрә, син ата түгел. Сез – нәсел крытучылар, ил корытучылар, өй яндыручылар. Ил коесына төшкән мәчеләр сез!» , – ди Тугаш бабай Мирсәеткә.
    4. Әмма әсәрнең төп идеяларның берсе булып патриотизм идеясы тора. Бу идея киң карала, хәтта Тәбрикнең әнисен эзләве дә яшь кешенең Ватанын эзләүгә охшаган. Ул әнисенең образында туган җирен тапмакчы, үзенең Ватанын тапмакчы була. «– Әнкә рухын рәнҗетү – тәүфыйксызлык. Сиңа гомер биргән җирең – туган анаң...» , – ди автор Тугаш бабай сүзләре белән.
    5. Тагын бер фәлсәфи идея булып – буыннарның бердәмлеге, һәр шәхеснең үткәне (хәтере) һәм киләчәге булырга тиешлеге идеясы. Әхсән Баянов моның турында үзе дә әйтеп китә: «Вакыт категориясен күз алдына аерым китерсәң, кеше аның өч үлчәвендә берьюлы яши: ул – үткәннең дәвамы, ул – бүгенге көн, ул – киләчәкнең башлануы. Аны бу бәйләнештән башка күз алдына китерү мөмкин түгел» .
    6. Туган як, Ватан образлары белән бергәләшеп якты чишмәләр, балачак образлары туа. Һәм шулар белән бергә һәр кеше якты балачак бәхетенә лаеклы идеясы ачыклана. Бу идеяны Әхсән Баянов шулай ук үзенең эсселарында билгели: «Балачак илемнең чишмәләренә ятып су эчәргә, мәгънәви кыйтгамның беренче утравында калган яланаяк эзләремне эзләргә мин авылыма еш кайта тордым» .

    «ТАУ ЯГЫ ПОВЕСТЕ»НЕҢ СТИЛЕ ҺӘМ ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    Әйтеп киткәнчә, Әхсән Баянов прозасы үзенчәлекле стиле белән аерылып тора. Аның үзенә хас ритмикасы, шигырьләргә хас композицион төзелеше бар. Стиль үзенчәлекләре, беренче чиратта, табигатьне тасвирлауда ачыклана. Бу очракта язучы укучыга мөрәҗәгать итеп, аңа «Син» дип дәшеп хәл итә. Мәсәлән: «Шул иркенлек, шул чиксезлеккә чык та:
    – Эһ-һе-һей! – дип елларга, заманнарга кычкыр.
    Һәм тыңла» .
    Табигатькә мөрәҗәгать иткәндә, язучы укучыны уйлануга, фәлсәфи фикерләргә тартырга тырыша: «Кичке тынлыкта син арыш басулары буйлап әйлән – ниндидер яшертен мәгънә тирән сулыш алып ята шунда...» .
    Повестьта табигатьне тасвирлаганда Ә. Баянов даими кыска номинатив җомләләр куллана. Алар ярдәмендә табигатьнең сабырлыгы, тынычлыгы, мәңгелеге ачыла. Мәсәлән: «Төн.
    Төн ашыга таңга.
    Төн ашыга очрашуга.
    Таң кочагына ташлана төн» .
    Әхсән Баяновның теле киң, таралган метафораларга бай. Бу җәенке чагыштырулар аның стиленә ниндидер романтик хис бирә. Шулай: «Шул котырган җилле төндә, шыксыз яланда ничек җылы тапканнар дисең! Әллә көзне җылытырлык ук мәхәббәт булдымы икән?» – ди Сөембикә Көлемсәр белән Мирсәет турында сүз алып барганда.
    Табигать тасвирлавы әсәрнең сюжетына, әсәрнең идеясына органик рәвештә өстәлеп килә. Бөтен лирик чыгымнар повестьның идеясын тагын да тирәнрәк сиаргә ярдәм итәләр: «Арыш өлгергән басуда, бакча яисә урман тынлыгында кемнәр генә мәхәббәт аңлашмаган, нинди генә кешеләр үзләренең иң эчкерәге өметләрен табигатьнең төс-буяулары белән бизәлмәгән... Эшләгән, сөйләшкән, көлгән, елаган, яраткан – яшәгән» .
    Тел чараларына килгәндә, Әхсән Баянов повестендә төрле эпитетлар да, метафоралар да күп. Аның прозасы, әйткәнебезчә, үзенең романтик хисе һәм бизәкле стиле белән аерылып тора. Башка чараларга карата, иң еш очрый торганнардан кабатлау очрый: «Ямь-яшел кырлар – игеннәр, игеннәр, бернинди утрау, бернинди кара нәрсә күрмәссең» . Яки тиңдәш кисәкләр: «Елгалар, басулар, бакчалар, авыллар – барысы да уч төбендәге шикелле» .

    ЙОМГАКЛАУ
    Әхсән Баянов иҗаты – 60-80 нче елларның заманасы тамгасы белән билгеләнгән. Шул чорның киләчәккә өметләнеп караган буынның хисләрен, күңелләрен, романтик хыялларын тасвирлаган язучы ул.
    Аның иҗатында «Тау ягы повесте» үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрдә авыл кешеләренең психолгиясе, аерым алган шәхеснең хисләре тасвирланган. Шуңа күрә, Ф. Галимуллин төркемләве буенча, бу әсәрне Ә. Баянов иҗатының беренче төркеменә кертеп була.
    «Тау ягы повесте» әсәренең төп идеялары булып патриотизм, туган якны ярату, намуслык, тәвәккәллек тәрбияләү һ.б. тора.
    Композиция ягыннан әсәр лирик прозага якынлаша. Һәр бүлек табигать белән сокланудан, лирик һәм фәлсәфи уйланышлардан башлана. Повестьның башында һәм ахырында шулай ук бер-берсе белән аһәңдәш лирик чыгымнар бирелгән.
    «Тау ягы повесте» үзенең аеруча стиле белән аерылып тора. Повесть шигырь сыман ритмика белән язылган. Биш бүлек җырның биш дүртьюллыгы сыман логик һәм композиция ягыннан бер-берсен өстәп, кушылып тезелгәннәр.
    Әсәрнең төп герое Тәбрик образы аша автор укучыны кыенлыклардан курыкмаска, язмышка һәм бәхетсезлеккә селтәмәскә, һәр кеше үз бәхетен үзе таба, үзе булдыра дигән фикер тәрбияли. Тәбрик олы юл тормышына басарга җыенган чакта үзе белән, ул үз-үзен аңларга тырыша.
    Аннан тыш, әсәрнең үзәгендә ата һәм Фәрхетдин белән Тәбрик арасындагы конфликт тора. Бу конфликт тирән һәм патриотизм темасына барып ялгана.
    Әхсән Баяновның стиле лирик прозага якынлаша. Аның стиле бизәкле, эпитет, метафора, җанландыру һәм башка тел чараларына бай. Язучының теленә ниндидер шигъри ритм, табигатьне тасвирлау һәм фәлсәфи уйланулар хас.

    КУЛЛЫНАЛГАН ӘДӘБИЯТ

    Баянов Ә. Заман сурәтләре: мәкаләләр. – Татарстан китап нәшрияты, 1985. – 272 б.
    Баянов Ә. Сайланма әсәрләр. Ике томда. I том. – Татарстан китап нәшрияты, 1993. – 480 б.
    Галимуллин Ф. Г. Әхсән Баянов // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2001. – Б. 200-216.
    Галимуллин Ф.Г. Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби мәкаләләр. – Татарстан китап нәшрияты, 1985. – 136 б.
    Еники Ә. Утлы күмер кебек // Баянов Ә. Сайланма әсәрләр. Ике томда. I том. – Татарстан китап нәшрияты, 1993. – Б. 477-479.
    Мусин Ф. Проза // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2001. – Б. 49-96.

    Чыганак: Казан Дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика