Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татарча электрон китапханә

Татарча электрон китапханә


    Дусларың белән бүлеш:


    Татарча электрон китапханә булдырырга тырышучылар үз вакытында бик күп булды. Татар телендәге беренче электрон текстлар Зөбәер Мифтахов оештырган tatarca-text.narod.ru сайтында барлыкка килде. Тагын берничә кеше үз сайты кысаларында татарча электрон китапханә оештырырга тырышып карады. Әмма боларның берсе дә тулы канлы китапханә булып эшләп китәлмәде. Моның ике сәбәбе бар иде. Беренчедән әсәрләрне цифрлаштыру (электрон форматка әйләндерү) зур көч, кыйммәтле җайланмалар таләп итә. Үз инициативасы белән татарча электрон китапханә ачкан кешеләрнең моның белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнерлек матди мөмкинлеге юк иде. Икенчедән, татар шрифтлары киң кулланышка кермәгән иде әле. Шуңа күрә, мондый китапханәләр бер компьютерда бик яхшы ачылса, икенчеләрендә хәрефләр урынына абракадабра чыгып йөдәтә һәм моны хәл итүнең җиңел юлы күренми иде.

    Беренче татарча электрон китапханә дип kitap.net.ru сайтын атарга мөмкин. Ул иң популяр һәм иң бай китапханә - әсәрләр саны ун меңгә якын, авторлары - алты йөздән узып китә. Һәм бу сайт авторлар, укучылар ярдәме белән тулылана бара. Кулланучылары да бик күп.

    Шулай ук Таткнигофонд һәм Татар иле (tatarile.org) проектларының электрон китапханәсе дә бар. Китапнетта әсәрләр гади веб бит рәвешендә булса, әлеге сайтлар үз укучыларына кәгазь китапны хәтерләткән әсәрләр тәкъдим итә. Бу җәһәттән аеруча Татар иле сәхифәсе игътибарга лаек.

    Болардан тыш та татарча электрон китапханә дип аталырлык эреле-ваклы бик күп проектлар бар. Аларның кайберләре аерым төркемнәргә багышланган, әйтик, балалар өчен, шигърият сөючеләр өчен, укытучылар өчен һ.б.

    Шул исәптән безнең сайтны да татарча электрон китапханә дип атарга мөмкин. Сез монда проза әсәрләрен дә, шигырьләр дә, юмористик хикәяләр дә, халык иҗаты җәүһәрләрен дә таба аласыз.


шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика