Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татарча мистика

Татарча мистика


    Дусларың белән бүлеш:


    Убырлар уянган чак

    Җәйге каникулларга авылга ялга кайткан үсмер егет Илһам көтелмәгән хәлгә юлыга.

    Авыл танымаслык булып үзгәргән. Кешеләр элекке шикелле бер-берсенә кереп хәл белешми, хәтта урамга да сирәк чыгалар. Авылда коточкыч хәбәр йөри:”Авылга убырлар ияләшкән!” Моны дәлилләргә теләп алар буып ташланган сыер-сарыкларны китерәләр. Бераздан: “Яшь кызларның муенында да теш эзләренә охшаш җәрәхәтләр пәйда була икән” – дигән хәбәр тарала.

    Хәтта Илһамның дәү әнисе яшәгән йортның күршесенә дә убыр ияләшкән, дип сөйлиләр. Анда вакыт-вакыт өй кыегыннан коточкыч улау тавышы ишетелә.

    Моңа ышанырга теләмәгән Илһам, авылдагы дус егете белән әлеге имеш-мимешләрнең сәбәбен тикшерергә була. Башта алар күрше йортның чарлагын актаралар. Кешеләрне куркыткан улауның сәбәпчесе гадидән дә гади шешә булып чыга. Сарыкларны бүре буганлыгы ачыклана…

    Мондый ачышлардан канатланган егетләр куркуны оныта. Әмма базга бәрәңге алып менергә төшкән дәү әниләренең үле гәүдәсен табуга, алардагы күтәренкелек шундук юкка чыга. Ә иң сәере – дәү әниләрен кабат тере килеш күрү…

    Бераздан авылдагы имеш-мимешләрнең ялган түгеллеге ачыклана. Чынлап та убырлар ияләшкән. алай гына да түгел, Алар инде тоташ авылны үзләренеке итәргә өлгергән.

    Илһам бу авылдан тиз генә ычкынырга тели. Әмма күрше авылларда да шундый ук хәл икәнлеген күрә. Шәһәрләрдә дә. Бөтен дөнья — убырлар хакимлегендә.

    Исән калганнарның да күбесе кыргыйлык чигендә. Алар белән гомерне саклау инстинкты идарә итә — әхлак, иман, намус төшенчәләре юкка чыккан – алар бернинди ерткычлыктан да чирканмыйлар.

    Илһам һәм аның дуслары берьюлы ике фронтта көрәшергә мәҗбүр. Убырлар һәм кешелеген җуйган кыргыйлар белән…

    Убырлар уянган чак - китап кибетендә


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика