Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татарстан язучылары

Татарстан язучылары


    Дусларың белән бүлеш:


     Гариф Ахунов иҗатында шәхес һәм җәмгыять язмышы

    («Ардуан батыр» һәм «Идел кызы» романнары нигезендә)

    КЕРЕШ
    Бу хезмәт Гариф Ахуновны тарихи романнарындагы шәхес һәм җәмгыять проблемаларын анализлауга багышланган. Китерелгән хезмәтнең әйтелгән төп максаты булып тора.
    Төп максатка ирешœ өчен безнең тарафытан тœбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:
    – Гариф Ахуновның тормыш һәм иҗат юлы өйрәнелде;
    – татар әдәбият тәнкыйтендә Гариф Ахуновның әйтеп киткән проблемага карата төрле карашлар анализланды;
    – Гариф Ахуновның тарихи романнары герой һәм җәмгыять проблемаларына карата өйрәнелде.
    Теманың актуальлеге бәхәссез. Гариф Ахунов иҗаты кайберәүләре тарафыннан социалистик реализм методына буйсынып, үзенең психологик һәм «герой концепциясен» югалта, дигән фикерләр бар. Мәсәлән, бу фикер Р.Г. Салиховның авторефератында чагыла. Әлбәттә, татар әдәбияты тарихында аеруча үзенчәлекле урын алып торучы Г. Ахунов иҗаты мондый классификациягә килешми. Аның иҗаты – бигрәк тә тарихи-революцион романнары – бүгенге көндә яңача каралырга һәм анализланырга тиеш. Ул чорның үзенчәлекләрен объектив билгеләп, аңа төгәл анализ бирү – әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан әһәмиятле бурыч булып кала.

    Хезмәтнең актуальлегенә тагын бер дәлил булып Гариф Ахуновның ХХ гасыр татар әдәбиятында аеруча зур һәм œзенчәлекле урын алып торуын әйтеп була. Ул нәкъ ярты гасыр татар әдәбиятының классигы һәм социалистик реализм агышында аеруча мөһим урын алып торды.
    Гариф Ахунов хезмәтен анализлаганда, без, әлбәттә, аның яңа басылган биштомлык сайланма әсәрләре җыентыгына таяндык. Тәнкыйть хезмәтләрдән, Х. Хәйри һәм Ф. Галимуллин һәм кайбер башка тәнкыйтьчеләргә һәм әдәбият белгечләренә мөрәҗәгать иттек.

    Гариф Ахуновның иҗади үзенчәлекләре

    Хәсән Хәйри Гариф Ахуновның иҗади үзенчәлекләренә аның тормыш юлы үзенчәлекләре йогынты ясаганын билгеләп үтә: «Аның иҗат юлы Бөек Ватан сугышыннан соңгы сәләтле яшьләребез өчен бик характерлы. Сугышның авыр елларына туры килгән балачак, яшьлек хатирәләре, тирән эз калган кичерешләр...» .
    Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов Татарстан Республикасының Арча районы Үчиле авылында 1925 нче елның 18 сентябрендә туган. Аның балачагы авылда, гади крестьян гаиләсендә үтә һәм ул яшьли атасыннан ятим кала. Аның әтисен кулаклар үтерә, һәм бу фаҗигә булачак язучының күңелендә гомергә онытылмаслык булып кала.
    1947 нче елда Гариф Ахунов Арча педагогия училищесын тәмамлый, әдәбиятка мәхәббәте шунда уяна. Аның ул еллардагы тормышы, омтылышлары, хыяллары «Без бит Арча яклары» (1979) дигән китапта бирелгән автобиографик хикәяләрендә дә яхшы чагылган.
    Әдәбиятка мәхәббәте, әдәбият белән мавыгу Гариф Ахуновны Казанга тарта, белемен арттыру теләген тудыра. 1947 нче елда ул инде Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының студенты һәм ул аны 1952 нче елда уңышлы тәмамлый.
    Аның беренче зур әсәре «Яшьлек яме» повесте (1953) студентларның тормышына, яшьләрнең тормыш сынавон ничек үтүенә багышланган. Х. Хәйри әйтүенчә, «бу – беренче сынау, беренче тәҗрибә булса да, ул яшь әдипнең сәләт көчен, күзәтүчәнлеген, обрах-характерлар үзенчәлекләрен якынлап тоеп сурәтли белүен күрсәтте» .
    Шул «Яшьлек яме» повестыннан соң Гариф Ахунов бөтен күңеле белән әдәби иҗат эшенә, журналистикага бирелә. Ул инде «Совет әдәбияты» (соңрак – «Казан утлары») журналында әдәби сотрудник, аннары проза бүлеге мөдире, соңгарак җаваплы секретарь була.
    «Совет Татарстаны язучылары» белешмәдә Гариф Ахуновның административ һәм җәмгыяви хезмәте билгеләнеп китә. Бу – шулай ук әдипнең иҗатына аеруча йогынты ясый. Бу йогынты Ахуновның әсәрләрендә чагыла: «Административ һәм җәмәгать эшләре белән даими мәшгуль булуына карамастан, Гариф Ахунов үзенең иҗат активлыгын киметми. Ўитмешенче еллар дәвамында аның бер-бер артлы «И кадерле туган як» (1968-1970) исемле публицистик китабы, «Чикләвек төше» (1974), «Ардуан батыр» (1975), «Олы язга сәяхәт» (1974), «Без бит Арча яклары» (1978), «Йолдызлар калка» (1979) кебек повестьлары иҗат ителә» .
    Тормыш юлы Гариф Ахуновны Татарстан нефте үзәге Әлмәткә китерә. Республикабызның бу төбәгендә «нефтьчеләр арасында үткән еллар (1956-1968) аның иҗаты өчен хәлиткеч еллар, иҗади җитегез еллары» булып тора.
    1968 нче елда Гариф Ахунов Татарстан Язучылар союзының җаваплы секретаре, аннары «Казан утлары» журналының баш редакторы булып эшли.
    Күргәнебезчә, әдип актив җәмгыяви тормыш алып бара. Бераз соңрак, совет әдәбиятын үстерү юлындагы актив эшләре өчен Г. Ахунов РСФСРның атказанган культура эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлмәт нефтьчеләре аңа Әлмәт Почетлы нефтьчесе дигән югары исем бирәләр.
    Ә 1973 нче елда «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төше» повесте өчен ул Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
    Шуңа карамастан, Гариф Ахуновның әдәби һәм тәнкыйти мирасы бик зур. Әбрар Кәримуллин тарафыннан җыйналган исемлек утыз биткә якын. Г. Ахунов әдәби әсәрләрдән тыш, бик күп очерклар һәм тәнкыйти мәкаләләр яза. Кыска хикәяләр дә аның иҗатында үз урынын алып тора.
    Әле 1951 нче елда әдип тарафыннан «Галләм сорау бирә» исемле хикәя языла һәм вакытлы матбугат битләрендә басыла. Шул ук елны «Якты мисал» исемле Гомәр Бәшировның «Намус» романына багышланган тәнкыйти мәкалә дөнья күрә.
    Шулай итеп, Гариф Ахуновның төп иҗади үзенчәлеге итеп, аның күпкырлы әдәби мирасын да, җамгыяви тормышта активлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.
    Х.Хәйри фикере буенча, «хикәя, очерк һәм повесть жанрларында ул үзен иркен сизә, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсе дә, драматургия дә аңа ят түгел. Ул төрле тармакта эшләргә сәләтле һәм моны бөтен актив эшчәнлеге белән раслап килә. Шулай да ул үзен нигездә проза остасы итеп, аның иң авыр өлкәсендә – роман жанрында гаять үзенчәлекле каләме беләң сәләтле романчы итеп танытты. Киң эпик колачлы тарихи роман иҗат итү юлында да беренче кыю адымнарын ясады» .

    Гариф Ахунов иҗатында тарихи-революцион романнар

    Җитмешенче елларда Г. Ахунов революция еллары, гражданлык сугышы һәм 20-30 нчы еллар вакыйгалары, чын тарихи шәхесләре белән кызыксыну теләген, яңа иҗади омтылыш-эзләнүләр тудыра. Беренче булып «Ардуан батыр» (1972-1973) повесте була.
    Тарихи-революцион романнары әдәби тәнкыйтьтә зур урын алып тора. Бу безнең тарафтан еш кына цитата итеп алынган Хәсән Хәйри һәм Фоат Галимуллин гына түгел. Бу әсәрләр турында Мөхәммәт Мәһдиев тә, Гомәр Бәширов та һәм танылган тәнкыйтьчеләребез аерым мәкаләләр һәм үзләренең фикерләрен әйтеп китәләр.
    «Ардуан батыр» – тарихи-документаль повесть. Бу –утызынчы елларда Березники химкомбинатын төзү тарихына караган әсәр. Яңа төзелештә халык батырлыгы, бөек идеал белән рухланып яшәүче кешеләрнең яңа дөнья, яңа җәмгыять коручыларның искитәрлек эшләре. Х. Хәйри әйтүенчә, «хезмәт батырына һәйкәл! Яңа тормыш төзүче кешегә һәйкәл! Андый батырларның тарихи нигезләре, шәхси психологик нигезләре ул көндә генә тумаган, аның милли-тарихи, иҗтимагый тамырлары тирәнрәк» .
    Нәкъ шул психологик үзенчәлекләрне сурәтләү, аларның торышын, яшәвен, аерым уңай булган геройлар аша Гариф Ахунов үзенең максаты итеп күрә.
    Бүгенге көндә әдәбиятыбызда уңай геройлар, кызганычка каршы, сирәк очрыйлар. Гариф Ахунов нәкъ шундый геройларны сурәтләүдә аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Үзенең геройлары аша ул шәхесләрнең үсешләрен, киләчәккә омтылышларын билгели. «Сугышка кадәр, бигрәк тә беренче бишьеллыклар дәверендә гигант төзелешләрдә катнашучы татар халкының батыр уллары һәм кызлары турында уйлану, әдәбиятта аны чагылдыру бездә соңгы вакытта бик үк игътибар ителми башлаганда, Гариф Ахуновның мондый әсәре дөньяга чыгуы үзе бер яңа вакыйга булды» .
    Ә 1978 нче елда әдипнең тарихи-революцион темага багышланган «Идел кызы» исемле яңа романы басылып чыга. Зур эпик әсәрнең – трилогиянең беренче китабы булган бу романда автор, катлаулы тормыш юлы үткән төп образларының язмышлары аша, 1900-1930 нчы еллар эчендә Урта Иделдә барган зур тарихи вакыйгаларның һәм ижтимагый-социаль процессның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра.
    «Идел кызы» романы асылында хезмәт халкының азатлык, яңа ирекле тормыш төзү өчен көрәш, большевиклар җитәкчелегендә искечә караңгы коллык дөньясын җимереп, якты тормыш төзү өчен көрәш идеясе белән сугарылган» .
    Хәсән Хәйри фикеренә кушылып, әсәрнең төп рухын, эчке сюжет хәрәкәтен һәм крестьяннар проблемасын революция билгели, дип тә әйтергә мөмкин.
    Төп геройлар булып романда Габбас мулла һәм аның кызы – «Идел кызы» торалар. Аларның арасындагы конфликт – иҗтимагый-социаль конфликт.
    Шул ук Хәсән Хәйри әйтүенчә, «бу тарихи-революцион роман үзәгендә, һичшиксез, трагик язмышлы Габбас мулла образы тора» .
    Тәнкыйтьче Габбас образында аеруча тукталып китә. Аның фикере буенча, «язучы Габбасны кызгына да кебек, ләкин аны кызганырлык үз чорының алдынгы бер кешесе – герое итеп яки революция корбаны итеп уйларга һичбер нигез юк. XIX гасырдагы халыкка мәгърифәт таратучы кайбер прогрессив муллалар белән чагыштыру да урынсыз булыр иде. Габбас мулланың фаҗигале халыкның килешмәүчән, алусыз көрәш елларында бөтенләй пассив, ихтыярсыз, рухи буш бер кеше булуында; халык ихтыяҗы көрәшеннән читтә, «изге» бер бәндә булып калырга тырышуында, көрәш утында янучы туган-кардәшләренә янучы туган-кардәшләренә тискәре мөнәсәбәттә булуында бигрәк тә ачык аңлашыла» , – дип билгели бу геройны Х. Хәйри.
    Гомумән, шәхес проблема түбәндәрәк Идел кызы образы нигезендә каралачак. Монда соң тәнкыйтьченең тагын бер фикерен билгеләп китәргә мөмкин. Чыннан да, «Идел кызы» романында автор тарихи шәхес образларын үзәккә алып киң планда сурәтләү бурычын әлегә куймаган. Мулланур Вахитов, Шәймәрдән Ибраһимов һәм башка тарихи шәхесләр эпизодик рәвештә генә күренеп калалар.
    Автор фикере буенча, «Идел кызы» эпопея булып, анда тарихи шәхесләр соңрак сәхнәгә чыгарга тиешләрдер. Ләкин аерым шәхесләр Г. Ахуновның әсәрләрендә һәрвакыт иҗтимагый-сәяси фонын билгелиләр. Беренче чиратта, аның әсәрләрендә җәмгыяви проблемаларны сурәтләү.
    «Тарихи чор, халыкның героик көрәшенә караган онытылмаслык дәвер һәм шул дәвернең батырлары эпопеяны тудыралар, дөресрәге – шул дәвернең рухын, кешеләрен эпопея авторы сәньгатьчә сурәтләп ачып бирә, яңадан терелтә. Гариф Ахунов та, минемчә, «Идел кызы» белән шушы юлда беренче кыю адымын ясады һәм ул ярты юлда туктап калмас, дип ышанабыз» , – дип тәмамлый Х. Хәйри.


    КУЛЛЫНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
    Әшрәфҗанов Х.Ә. Язучы һәм тарих: Татар тарихи романы œсешенә бер караш. – Уфа: Китап, 1998. – 112 б.
    Галимуллин Ф. Идел җырчысы: Гариф Ахунов иҗат портреты // Казан утлары, 1980, №8. – Б. 152-164.
    Ганиева Ф. Тарихи романда вакыйгалар һәм халыклар бирелеше. – Казан: Казан дәœләт педагогика ун-ты, 1984.
    Кәримуллин Ә. Гариф Ахуновның әсәрләренең хронологик күрсәткече һәм аның турында әдәбият // Ахунов Г. Әсәрләр. Дүрт томда. Том IV. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981. – Б. 451-485.
    Метод, стиль, жанр (җыентык). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 224 б.
    Салихов Р.Г. Концепция героя в татарском литературоведении / Автореферат на соикс. учен. ст. докт. филол. наук. – Казань, 1999. – 58 с.
    Совет Татарстаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. – 640 б.
    Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
    Хәйри Х. Гариф Ахунов // Ахунов Г. Әсәрләр. Дүрт томда. Том I. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981. – Б. 5-24.

    Чыганак: Казан Дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика