Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татарстан язучысы

Татарстан язучысы


    Дусларың белән бүлеш:


     ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ МЕТАЛОГИК АЛЫМ


    Эчтәлек

    Кереш
    БЕРЕНЧЕ БүЛЕК. ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ МЕТАЛОГИК АЛЫМ
    1. Эпитетлар
    2. Чагыштырулар
    3. Метафоралар
    4. Гиперболалар
    5. Башка чаралар
    ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ ПОЭТИК СИНТАКСИС
    1. Поэтик синтаксисында инверсия алымы
    2. Поэтик синтаксисында башка чаралар
    Йомгаклау
    Кулланылган әдәбият

    КЕРЕШ
    Әмирхан Еники теленә игътибар итүчеләр күп булса да, аның хикәяләренә аерым алып, тел үзенчәлекләрен тикшергән аерым хезмәтләр юк. Әмирхан Еники иҗаты күбрәк аның герой концепциясе (Р.Г. Салихов) һәм идеялары яктан өйрәнелде. Ә аның тел һәм стиль үзенчәлекләре әлегә тирән өйрәнелмәгән.
    Әмирхан Еники хикәяләрен аерым алып өйрәнүчеләр юк. Болардан безнең хезмәтебезнең актуальлеге билгеләнә. Без хезмәтебездә Ә. Еники хикәяләренең поэтикасын булдыручы тел чараларын ачыклауны максат итеп куйдык.
    Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны алдыбызга куйдык:
    – сайланган әсәрләрдә сүзләрнең образлылыгын барлыкка китерүче тел чараларын барлау;
    – тропларның кайсы төрен Ә. Еники үзенең әсәрләрендә бигрәк тә яратып куллануын ачыклау;
    – хикәяләрнең синтаксик төзелеше һәм поэтикасы арасындагы мөмкинлекләрне билгеләү.
    Хезмәтнең теоретик өлешен хәл иткәндә Ф.С. Сафиуллина, С.Ш. Поварисов, Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков, Л.Г. Габдрахманова һ.б. галимнәрнең хезмәтләренә таяндык.
    Ф.С. Сафиуллина татар теленең сүз тәртибен тикшерә, һәм инверсия, хиазма, синтаксик параллелизм кебек чараларны күбрәк лингвистик яктан карый.
    Х.Р. Курбатов, В.Х. Хаков исә шул ук күренешләрне анализлаганда, кубрәк стилистикага игътибар итәләр.
    Без шулай ук Л.Г. Габдрахманованың «Такташның шигъри теле» исемле хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. Бу хезмәттә шигърияткә карата металогик алымнар үрнәкләренә таяндык.
    Шушы хезмәтләрдәге санап киткән чаралар куллану ягыннан безнең тарафтан Әмирхан Еникинең уннан артык хикәясе анализланды. Алар арасында: «Бала» (1941), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Кем җырлады?» (1956), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Ќиз кыңгырау» (1966), «Мәчет җылый» (1967), «Бүрек... түгәрәк була» (1976), «Интервью» (1977), «Тынычлану» (1978).
    Әмирхан Еники тел һәм стиль ягыннан татар әдәбиятын баетып, аның мөмкинлекләрен киңәйтеп, яшь авторларга үрнәк булып торуы бәхәссез. «Татар әдәбияты тарихы» авторлары әйтүенчә, «Әмирхан Еники теле музыкальлек, гаҗәп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармония белән җәлеп итә. Аның күп хикәяләре моңсулык белән өретелгән: «бу яктан бөтенләй диярлек сизелмәслек моң, әбиләр чуагының зәңгәр күген ураган көмеш пәрәвез җепләре кебек, ул хикәяләүнең буеннан-буена сузылып бара» .
    Хезмәт керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора.
    Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәм мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәм кулланылган чыганаклар күрсәтелә.
    Беренче бүлектә Әмирхан Еникинең хикәяләрендә металогик алымнар анализлана.
    Икенче бүлек әдипнең хикәяләрендәге поэтик синтаксисына багышланган
    Йомгаклауда хезмәтнең төп нәтиҗәләре билгеләнгән, тема өстендә эшләү перспективалар күрсәтелгән.

    ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ МЕТАЛОГИК АЛЫМ

    Сүзләрнең образлылыгын барлыкка китерә торган берничә төрле стилистик алым бар: метафора, метонимия, симфора, гипербола, ирония, литота, метафорик эпитет, аллегория; алар рәтенә тагын образлы метафорик чагыштыру да керә. Бу чараларның барысын бергә троплар дип йөртеләр; башкача – күчерелмә мәгънәдәге сүз яки әйтелмә.
    «Сүзләрне күчерелмә мәгънәдә – образлы итеп куллану металогик алым дип йөртелә (грекча meta – «аркылы», logos – “сүз”)” .
    Әмирхан Еники хикәяләрендәге металогик алымнарын караганда, без ике теоретик хезмәткә таяндык.
    Беренчедән, бу, әлбәттә, Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы» китабы. Бу әсбапта татар лексикасына карата гомуми үзенчәлекләр билгеләнгән һәм без Ә. Еникинең тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә, бу китапны кырыйда калдыра алмыйбыз.
    Икенчедән, В.Х. Хаковның «Татар әдәби теле: Стилистика» исемле монографиясен кулландык, чөнки стилистик үзенчәлекләр бу китапта тел үзенчәлекләренә таянып күрсәтелгән.
    В.Х. Хаков стилистик алымнарны караганда, аларны төркемләгәндә, әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен анализларга да теоретик нигез сала. Œзенең китабында ул бөтен чараларны түбәндәгечә классификацияли:
    «Гомумән, стилистик алымнарны ике зур төркемгә аерып карарга мөмкин:
    I. Күчерелмә мәгънә белән бәйләнгән стилистик алымнар, сыйфат чаралары. Œз нәүбәтендә алар берничә төркемгә бүленәләр:
    1) метафорик төркем. Моңа, конкрет алганда, метафора, чагыштыру, тасвирый сыйфатлау, тасвирый билге (символ), сынландыру (җанландыру) һ.б. алымнар керә.
    2) Метонимик төркем. Бу төрркемдә, нигездә, метонимия, синекдоха карала.
    Моннан тыш, аллегорияне, шуңа охшаш булган төрләрне, кеше исемнәрен башка сүзләр белән алмаштыру алымнарын үзенә бер төркем, ягъни катнаш төркем итеп алырга була.
    II. Мөнәсәбәте белдерү алымнары. Алар да берничә төркемгә бүленәләр:
    1) тәңгәллек мөнәсәбәтен белдерү. Бу төркемдә төп урынны синонимнар (мәгънәдәш сүзләр һәм тезмәләр) алып тора. Шулай ук эвфемизмнар, перифразлар да шушы төркемдә карала.
    2) капма-каршылык мөнәсәбәтен белдерүче алымнар – антитеза, оксюморон, ирония чаралары.
    3) тигезсезлек мөнәсәбәте. Мондый мөнәсәбәт сөйләмдә градация, гипербола, литота алымнары аша тормышка ашырыла» .
    Сүзләрне күчерелмә мәгънәдә куллану (металогик алым) сөйләмнең тәэсир көчен арттыра.
    Метафора, чагыштыру һәм эпитетларны карау алдыннан
    В.Х. Хаковның схемасын китерергә мөмкин, чөнки чагыштыру, метафора һәм эпитет – өчесе дә троплар төрләре буларак – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.
    В.Х. Хаков тарафыннан түбәндәге схема тәкъдим ителә: “упкын кебек уй – чагыштыру, упкын – метафора, упкын уй – эпитет” .

    1. Эпитетлар
    Беренчедән, Әмирхан Еники хикәяләрендә аеруча еш очрый торган эпитетларга тукталып китәбез. Эпитет – кемгә яки нәрсәгә дә булса образлы (метафорик) билгеләмә. Сүз сәнгатендә эпитет ул – нәрсәгә дә булса охшатып яки ишарә итеп әйтелгән билгеләмә.
    «Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр» (Бала, 11);
    «Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә җиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп-ишелеп һавага күтәрелә, аннан артка таба кызу гына йөзеп китә, поезд өстендә һавада чак сизелерлек вак кына якты дулкыннар тирбәнеп кала» (Бер генә сәгатькә, 28).
    Беренче мисалда «көмеш ярфак» эпитеты поэтик югары стильдә шактый киң кулланышта йөрсә, икенчесендә дүрт сүздән торган образлы эпитет метафора һәм җанландыру кебек алымнарына да якын тора. Мондый очракларда алар укучыга бигрәк тә көчле тәэсир итәләр.
    Матур әдәбиятта шактый таралган эпитетлар Ә. Еники хикәяләрендә еш очрыйлар. Алар аның стиленә үзенчәлекле бизәк өстәп киләләр. Мәсәлән:
    «Бу тавышны ул (Мәрьям абыстай) салкын кан белән тыңлый алмый,бу тавыш аның йөрәгенә төшә, һәм ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен аера алмый» (Бер генә сәгатькә, 28).
    Ягъни: «– Әйе, әйе, кайтасың, обязательно кайтасың! Мәрьям түти, бәгырем, мәрҗән яшьләреңне юкка түкмә! Кайтам, ди, ишетәсеңме, кайтам, ди» (Бер генә сәгатькә, 38).
    Соңгы мисалда гади сөйләмдә кулланыла торган эпитетны күзәтеп була.
    Эпитетлар Әмирхан Еники текстларына аерым гүзәллек өстиләр. Аның эпитетлар кулланышы нигезендә прозаның чын матурлыгын аңларга мөмкин. Мәсәлән: “Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы” [«Бала», 12]. Яисә: “Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда ак маңгайлы тәбәнәк таулар өстенә килеп чыктылар” [«Туган туфрак», 156].


    2. Чагыштырулар
    Нинди дә булса бер әйберне яки күренешне икенче әйбер белән чагыштыру дип йөртелә. Чагыштыруның ике төрен аерып күрсәтергә мөмкин: гади чагыштыру һәм поэтик чагыштыру. Гади чагыштыру «кебек», «сыман» һ.б. сүзләр ягъни –дай/-дәй/-тай/-тәй кушымчалары ярдәмендә ясала. Поэтик чагыштыру бер-берсеннән ерак төшенчәләр охшашлыгына нигезләнә. Андый чагыштыруның бер кисәге метафорик мәгънәдә кулланыла.
    Поэтик чагыштыру алымына мисаллар еш персонажның эчке хисләрен төгәлрәк билгеләргә ярдәм итеп торалар. Әмирхан Еники хикәяләрендә дә моңа мисаллар шактый табып була:
    «Хәзер исә бу шатлык уйный башларга өлгермәгән музыканың кинәт өзелеп ыңгырашуы кебек, бу бәхет елмаерга өлгермәгән кояшның кара болыт артына яшеренүе кебек иде» (Бер генә сәгатькә, 33);
    «Яшьләре аның (Мәрьям абыстайның), ана йөрәгендә изге бер чишмә ачылган шикелле, туктаусыз агалар» (Бер генә сәгатькә, 38); ягъни:
    “Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым, читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы?..” [«Ќиз кыңгырау», 291].
    Еш кына Ә. Еники поэтик чагыштыруларны персонажлар теленә дә кертә. Бу очракта алар шулай ук фикернең төгәллеген ачыкларга ярдәм итәләр:
    «Гомәр аракыны алды.
    – Мин дә шулай дим, Шәрифулла абзый. Сугышкан кадәр сугышасы калмады. Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез» (Бер генә сәгатькә, 38).
    Чагыштырулар шулай ук табигатьне, тирә-юньне тасвирлаганда да кулланылалар:
    «Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә» (Матурлык, 218); ягъни:
    «Бөтен станциясендә никбер генә тычкан уты җемелдәсен – әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара» (Кем җырлады?, 115); һәм:
    “Іәм әнә шул таулар, кырлар, авыллар аша ниндидер бер пәһләванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганалар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр...” [«Туган туфрак», 164].
    Чагыштыру алымы кешегә портрет биргәндә яисә аның хисләрен сурәтләгәндә аеруча тәэсирне көчләтү максаты белән кулланышы күзәтелә. Ә. Еники бу очракта аеруча олуг осталыгын күрсәтә. Мәсәлән:
    «– Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән сыгылып терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр» (Кем җырлады?, 118); ягъни:
    «Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар...» (Кем җырлады?, 119).
    Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. Мәсәлән:
    “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде” [«Матурлык», 216].
    Кайбер очракларда Ә. Еники гади сөйләмдә киң кулланышта йөргән чагыштыруларны да куллана. Әлбәттә, бу сатирик хикәяләргә хас. Мәсәлән:
    Яңа бистәнең тын, буш урамнары буйлап атлаган чакта мин үземнең нык ачыккан һәм эттәй ватылган булуымны тойдым” [«Мәчет җылый», 434].

    3. Метафоралар
    Метафора – кыскартылган чагыштыру. Чөнки анда чагыштырыласы әйбер яки күренеш үзе әйтелми, бары тик чагыштырылу объекты гына күрсәтелә. Метафораның мәгънәсе – күчерелмә мәгънә – контекстта ачыкланып килә. Монда «кебек», «сыман» һ.б. сүзләр кулланмый.
    Метафоралар текстка аеруча образлык өстиләр. Безнең тарафтан анализланган Ә. Еники текстларында метафора шактый күп. Алар төрле функцияләрне үтиләр, ләкин бөтенесе дә алар сүзнең күчерелмә мәгънәсе ярдәмендә барлыкка килүләре сәбәбеннән, автор яки персонаж телләрен образлык, гүзәллек белән тулыландыралар. Әйтик: “Әйтерсең, бу һич йомылмас ямьле-моңсу күз аның шәрәләнеп каман бердәнбер күңел көзгесе!” [«Матурлык», 282]; яисә хикәянең исеме – “Мәчет җылый”.
    Кыскартылган чагыштырулар шигърияттә ешрак очрый. Проза әсәрләрендә исә окказиональ метафоралар сирәгрәк, ләкин кулланышта ишетелеп беленгәннәре күп очрый. Әмирхан Еники хикәяләре монда чыгарма булып тормыйлар:
    «Ләкин башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлар аңа атасы йорты кебек үк үтә таныш, аеруча якын иде» (Бер генә сәгатькә, 40).
    Нинди дә кешегә билгеләмә биргәндә, язучы, гадәти, эпитетлар куллана, ләкин шур аергычны төгәлрәк тасвирлау табыр өчен, еш кына таралган аергыч эчендә метафора кулланылуы мөмкин. Бу Ә. Еники хикәяләрендә гадәти күренеш. Мәсәлән:
    «Тик ул (Клара) үзе тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык-иркәләү сүзләре чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән үк танып алды» (Туган туфрак, 142).
    Без анализлаган текстларда әлегә үзенең образлылыгын югалтмаган, ләкин матур әдәбият телендә кулланышта йөри торган метафоралар күзәтелде. Әйтик:
    «Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара» (Бала, 13).
    Монда «җылы дулкын булып хис» метафора алымы булып тора, һәм ул Зарифның күңел торышын тирәнрәк тасвирларга булыша.
    Әйбер яки күренешне асыл исемен (атамасын) берничә сүз белән тасвирлап әйтү перифраза дип атала. Перифразада нинди дә булса әйбернең яки күренешнең атамасын турыдан-туры әйтергә теләмәү ниятеннән көндәлек сөйләшү телендә дә очрап куя, ә көтелмәгәнчә һәм тәэсирле яңгыраганнары поэтик сөйләмне аеруча көчәйтә.

    4. Гипербола
    Гипербола теге яки бу күренешнең яисә әйбернең көчен ягъни үзенчәлеген гадәттән тыш зурайтып, күпертеп күрсәтү.
    Әлбәттә, гипербола алымы ешрак персонаж телләрендә, гади сөйләмдә очрый. Шуңа күрә ул халык авыз иҗатына күбрәк хас күренеш. Ләкин аз күләм дә булса да, матур әдәбиятта ул шулай ук очрый. Ә. Еники иҗаты чыгарма булып тормый. Мәсәлән:
    «Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә» (Кем җырлады?, 115); ягъни: «Ләкин бу хәл озакка бармый,тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына» (Шунда ук, 116).
    Гипербола алымы автор телендә булганда, нинди дә булса сыйфатның аеруча көчле булганын билгели. Гадәти, шунда язучы киң таралган арттыруларны куллана. Мәсәлән, гади сөйләмдә «яртысын ашаганнар» кебек әйтемнәр билгеле, төгәл 50 % дигәнне аңлатмыйлар. Мондый әйтемнәрне шулай ук гипербола күренеше дип карарга мөмкин. Ә. Еники хикәяләрендә дә моңа мисаллар табып була:
    «Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән» (Матурлык, 219); яисә:
    «үз гомерендә бер тапкыр, Радикка уебер-уникеме яшь чагында, бик ачуы килгәч, аның яңагына шәп кенә бер челтерәткән иде, анда да әнисе малаен кочаклап ярты көн үкерде, ә ул үзе шул эче өчен үкенеп бетә алмыйча күпме газапланып йөрде» (Тынычлану, 371-372).
    Литота гиперболаның киресе булган алымы. Литота бик нык кечерәйтү алымы.

    5. Башка чаралар
    Җанландыру – табигать күренешләрен, хайван яки кош-кортларны һәм абстракт төшенчәләрне җанлы итеп сурәтләү, аларны сөйли яки уйлый торган итеп күрсәтү. «Татар филологиясендә бу стилистик алымны «сынландыру» дип тә атыйлар» .
    Әмирхан Еники хикәяләрендә җанландыру аеруча еш очрый торган алым булып тора. Беренчедән, әдип бу алымны табигатьне сурәтләгәндә куллана:
    «Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын» (Бала, 11).
    Ләкин җанландыру алымы табигатьне тасвирлаганда гына түгел, ә башка әйберләрне образлы сурәтләү мисаллары да шактый күп.
    Ќанландыру дәрәҗәсен Әмирхан Еники кеше характерының нечкә үзенчәлекләрен билгеләүгә кадәр китерә ала: “Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята” [Ќиз кыңгырау», 268].
    Кайчак җанландыру, авторның эчке дөньясын тасвирлау максаты нигезендә, диалог, аралашу нигезендә бирелә: “Ә агым су ага, миңа “әйдә” дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага. Мин ихтыярсыз аңа ияреп киттем” [Ќиз кыңгырау», 269].
    Нәтиҗә итеп, сынландыру һәм җанландыру ысулы Әмирхан Еники иҗатында еш очраганын һәм күбесенчә табигатькә багышланганын әйтеп китеп була.

    Тагын бер металогик алым булып ирония да санала. Ирония – тропның аерым формасы, ул – әдәплеккә төрелгән көлү.
    Әмирхан Еники иронияне төрле лексик чаралар ярдәмендә хәл итә. Монда алынмалар да, гади сөйләм сүзләре дә кулланыла. Мисаллар:
    “Кыскасы, менә шул. Эчкечелеккә каршы законны бозмыйбыз, финпланны да үтибез. Барысы да в ажуре...” [“Интервью”, 367]; яисә: “Нишләргә соң, ә? Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры!” [«Мәчет җылый», 428]; “– Их, парин! – диде абзый, чын-чыннан ачынып” [«Мәчет җылый», 430].
    Китерелгән ике соңгы мисалда рус алынмалары татар гади сөйләм теленә якынлаштырып бирелгәннәр. Бу иронияне көчлерәк тоярга ярдәм итә, әлбәттә.
    Гади сөйләм шулай ук еш кына иронияне белдереп килә ала. Бу очракта Әмирхан Еники стиле Гыйләҗев, Юзеев стильләренә охшаш булып тора. Мәсәлән:
    «... Аннары ул мондый татулык урнашкан чакларда үзеннән шактый яшь, чибәр, әмма еш кына кәҗәләнергә ярата торган Рәмзиясен иркәли дә, сөя дә ала» [«Мәчет җылый», 370]; “– Ќитәр, малай актыгы! – диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып, – күземә күренмә, эзең булмасын монда!” [“Тынычлану”, 373]; “Борын башына йөз грамм, шуның белән вәссәлам!” [«Интервью», 366].

    ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ ПОЭТИК СИНТАКСИС

    1. Поэтик синтаксисында инверсия алымы
    Матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен арттыруда җөмлә төзелешендәге аерым үзенчәлекләр зур роль уйный.
    Әлбәттә, шигырь текстларындагы җөмлә төзелеше үзенчәлекләре прозадан шактый аерылып тора.
    Ф.С. Сафиуллина фикерләренә таянып, прозадагы түбәндәге чараларны санап китеп була: инверсия, хиазма, синтаксик параллелизм,композицион ялгак, күзаллауны белдерүче баш килеш, кабатлау, риторик сораулар, тиңдәш кисәкләр, атау җөмләләр һ.б.

    Беренчедән, бу инверсияле (кире тәртиптәге) җөмләләр. Бу күренешне инверсия дип атыйлар.
    Мәсәлән: «Кайчакта Клара, артык түзә алмыйча, бабасының сүзен дә бүлә иде: «Куй инде, бабакай, мактама инде син иске авылны. Йә, сезнең шул Каракошыгызда элек мәктәп булганмы, клуб, радио, электр булганмы?» (Туган туфрак, 138-139).
    Монда прозада очрый торган җөмлә башындагы позициясендә фигыль формалары очравы аеруча киң кулланыла. Ф.С. Сафиуллина моның түбәндәге функцияләрен әйтеп китә:
    «1) Көчле теләкне белдерә торган – асы, иде формасындагы фигыль. Ах, беләсе иде шул бергә укыган иптәшләр кайда икән хәзер (Г. Әпсәләмов). <...> Күргәнебезчә, бу – эмоциягә бай бер составлы җөмләләр» .
    Ләкин, безнең анализлаган материалда бу формалар һәрвакыт теләкне генә түгел, ә эмоциональ тасвирлауны да билгеләргә ярдәм итә. Мәсәлән:
    «Әнә шундый сәер генә, серле генә һәм сөйкемле генә бер егет иде безнең Бәдретдин шәриктәшебез!» (Матурлык, 218).
    Әмма, башка урыннарда бу форма нәкъ көчле хыялны, теләкне сурәтләргә ярдам итәләр. Мәсәлән:
    «Игеннәр ни хәлдә икән, ялан-кырлар, болыннар? Терлекләр дә интегә торгандыр... Чакырып китерәсе иде шифалы яңгырларны... Юк шул әле, юк кешедә андый кодрәт!» (Тынычлану, 379).
    Бу формага мәгънәсе ягыннан шулай ук ер әле кебек формада якын тора. Чагыштырыгыз: Барасы иде болыннарга, эчәсе иде салкын чишмә суларын! Барырмын әле боланнарга, эчәрмен әле салкын чишмә суларын! Икенче очракта ният тә белдерелә.
    Ә. Еники хикәяләрендә икенче формадагы мисаллар шактый еш очрый. Мәсәлән: «Мут күз! Шәһәр кызының кулларын үзенчә кызгана торгандыр инде. Тукта, күрсәтер әле аңа үзенең кулларын!» (Туган туфрак, 165).

    «2) Катгый зарурилыкны белдерүче хәбәрләр. Алар күбесенчә, кирәк, ярый сүзләренең раслау һәм инкарь формаларыннан гыйбарәт» .
    Мәсәлән: «Юк, болай ярамый, килешми, оят!.. Онытырга кирәк бу кысыр хәсрәтне, күңелдән йолкып ялырга кирәк бу мәгънәсез яну-көюләрне...» (Тынычлану, 375);
    «Ярар микән соң, җиңгәчәй, мин бит әле бик яшь, малай гына» (Җиз кыңгырау, 286).
    Бу мисаллар кирәкле сүзне җөмлә башына куеп, аларны билгеләп, зарурлыгын ачыклыйлар. Язучы бу чара ярдәмендә персонажларның эмоциональлеген билгели.

    «3) үтенечне, боеруны, әмерне белдерүче хәбәрләр: Орынмагыз миңа! (И. Гази)».
    Мисаллар: «Килеп җитүенә, мине тотарга теләгәндәй кулын сузып:
    – Әйдәгез инде, әйдәгез җизни янына, сезне көтәләр, – диде ул, кабатланып» (Җиз кыңгырау, 286).

    «4) Предметны ачыклап килгән исем хәбәрләргә басым ясалганда».
    Мәсәлән: «Хәер, аны шагыйрьләрнең дә мактап җарлаганнары юк әле. Авыл кешесенең үзе өчен генә кадерле ул... бәрәңге!» (Туган туфрак, 160).
    «Кызны ярату, кызны теләү генә микәнни ул? Кыз үзе дә шулай егетне яратырга теләп тора микәнни?.. Бары шул гынамы ул мәхәббәт?..» (Җиз кыңгырау, 277).
    Кайчак әйтелгән чара нинди дә булса абзац, текст өлешен тәмамлап куйганда кулланыла. Шул чакта төп теманы билгеләгән исем җөмләнең ахырына куела, һәм логик яктан йомгаклап куюны билгели. Әйтик:
    «Туй белән бергә кемнеңдер яшьлеге китте... Тагын кемнәргә насыйп булыр икән бу кыңгырау тавышлары?!» (Җиз кыңгырау, 296).
    Исемне җөмлә ахырына куеп аны билгеләү – Ә. Еники прозасы өчен хас күренеш. Ул аны төрле очракларда да куллана. Мәсәлән, «Тынычлану» хикәясендә кызу җәйне тасвирлаганда, ул шул ук чарага мөрәҗәгать итә:
    «Бер кат җәймә генә ябынып ятсаң да йоклап китә алмыйча азапланып бетәсең, мендәреңнең салкынчырак җирен эзләп, аны кат-кат әйләндергә мәҗбүр буласың. Кышкы суыктан да аакерәк икән ул бөркү эсселек!..» (Тынычлану, 368).
    Кайбер очракларда язучы бу чараны персонажлар теленә дә кертә:
    «Рәхмәй абыйсы, артына борылып аңа, бөтен бите-күзе белән дигәндәй, елмаеп карады.
    – Һәй, Клара, Клара! Син икәнсең инде ул Клара, ә?» (Туган туфрак, 141).

    2. Поэтик синтаксисның башка чаралары

    Поэтик синтаксисның инверсиядән тыш, башка чараларына килгәндә, хиазма, синтаксик параллелизм, композицион ялгау, анафора, эпифора, хәбәрнең постпозициясе, күзаллауны белдерүче баш килеш кебек алымнарны әйтеп китәргә кирәк.
    Прозаик әсәрләргә килгәндә, бу очракта анафора һәм эпифора кебек күренешләр, әлбәттә, тикшерелми, чөнки алар шигърият стиленә хас. Хәтта Әмирхан Еники прозасының аерым лирик хикәяләрендә бу чараларны күзәтеп була.
    Безнең фикеребезчә, «Кем җырлады?» хикәясендә абзацларның бер үк сүзләрдән, бер үк ритмикадан башлануы нәкъ анафора күреншә якынлаша. Шулай:
    «... Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша... <...>
    Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. <...>
    Һәм егетнең күз алдына үзенең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. <...>
    Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса... <...>
    Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек...» («Кем җырлады?», 117-118).
    Кабатланып бара торган «һәм» сүзе текстның ритмикасын берләштереп, аның тәэсир көчен тирәнәйтеп, арттырып килә.

    «Хиазма. Янәшә килгән ике җөмлә интонацион яктан бергә берләшеп, беренче җөмләдә ия – хәбәр, икенчесендә – хәбәр – ия тәртибе булган хәлдә үзенчәлекле стилистик чара барлыкка китерәләр» . Ләкин хиазма күбрәк шигърият ритмикасына хас. Прозада ул эмоциональлекне белдереп, персонажларны характерлаганда кулланыла.

    «Синтаксик параллелизм. Янәшә килгән берничә конструкциянең төзелеше охшаш, җөмлә кисәкләре саны бер үк төрле, һәр конструкциядәге җөмлә кисәкләре бер үк тәртиптә һәм бер үк мәгънә мөнәсәбәтендә булалар» .
    Мәсәлән: «Ә давыл артыннан килгән бәрәкәтле яңгыр тәүлек буена бер әкренәеп, бер шәбәеп туры гына яуды да яуды. Көчле җилдән бүлмәнең урам тәрәзәсе ачылып калган иде, өйгә яңгыр шавы белән бергә дымлы салкынча һава тулды. Гасыйм Сәләхович шул рәхәт җиләстә тынычланып ял иткәндәй, үзенең креслосында, башын игән килеш, берьялгызы тып-тын гына утыра бирде» (Тынычлану, 397).
    Китерелгән мисалда, төп геройның үлүен табигатьтәге барган күренешләргә параллель баруын, һәм шуңа күрә Гасыйм Сәләховичның тынычлануын көчлерәк тәэсир белән тасвирларга ярдәм итә.
    Тагын бер мисалда Ә. Еники синтаксик параллелизм ярдәмендә чынбарлыкның гадәти булуын тасвирлый.
    «Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады» (Бала, 15).

    «Композицион ялгау. Яңа җөмләнең башында алдангы җөмләнең яисә юлның (шигърияттә) ахырында кулланылган сүз килә» .
    Проза әсәрендә бу чара текстка аеруча эмоциональлек бирә. Шигърияттәге кебек үк композицион ялгау төгәл булмаса да, аның тәэсире бик көчле. Әмирхан Еники бу алымны лирик хикәяләрендә оста куллана. Мәсәлән:
    «Хәер, кем җырласа да, барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры...» (Кем җырлады?, 117).
    Проза әсәрендә төрле текстларны соңгы сүз генә түгел, ә ике җөмләдә башында яисә уртасында килгән сүзләр дә шул ук рольне уйный алалар. Мәсәлән:
    «Нишләп курыксын, нишләтә ала ул аны? Берни дә эшләтә алмый, билгеле! Һәм берни дә эшләтә алмавын Гасыйм Сәләхович үзе дә бик яхшы белә иде» (Тынычлану, 371).

    «Күзалауны белдерүче баш килеш. Мәсәлән: Татарстан! Нинди матур ил син!» .
    Бу алым эмоциональлекне билгеләп килгәне мәгълүм. Әмирхан Еники тарафыннан бу чара төрле очракларда кулланыла. Мәсәлән, китерелгән мисалда, ул эндәшү сүзенә якын, ләкин, бу нәкъ күззаллауны белдерүче исемне билгели.
    «Камилә дә каенесе белән ике куллап күреште. Ул чак ишетерлек итеп:
    – Гомәр! – диде дә соңра: – Исән кешеләр бер кайталар! – дип үксеп елап та җибәрде» (Бер генә сәгатькә, 31).
    Күзаллауны белдрүче исем урынына атау җөмлә дә килә ала. Бу очракта бу чара текстлы көчле экспрессивлык бирә. Мәсәлән:
    «Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры... Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!» (Кем җырлады?, 117).
    Бу чарага якын булып
    Әмирхан Еники әсәрләрендә аеруча зур урынны атау һәм тиңдәш кисәкле җөмләләр зур урын алып торалар. Алар шулай ук текстның тәэсирен көчләтәләр.
    Мәсәлән, «Тынычлану» хикәясенең беренче һәм икенче бүлекләре «... Көне...» дигән атау җөмләдән башланалар. Бу шигърияттәге анафораны хәтерләтә:
    «... Көне... Иртәнге сәгатьтән үк бөркү эсселек үзен шулчаклы сиздерә дә башлар икән? Гаҗәп!» (Тынычлану, 368);
    «... Көне... Булыр икән бу хәтле дә теңкәгә тигән эсселек!» (Шунда ук, 379).
    Монда Ә. Еники атау җомләләр ярдәмендә әсәрнең туктаусызлыгын, вакыт эченнән бер күренешне генә тасвилавын билгеләп тора.

    Тиңдәш кисәкләргә түбәндәге мисалларны китереп була:
    «Урам күпере... басу юлы... иген кыры... Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар... Быел нинди мул уңыш иде!..» (Бала, 12).
    Ә монда атау сүзтезмәләр табигатьнең чиксезлеген билгеләп китәләр.

    Кабатлаулар
    Тиңдәш кисәкләргә шулай ук кабатлау алымын да әйтеп китәргә кирәк. Кабатлау чарасы еш кына поэтик синтаксис алымы итеп карала ала, чөнки ул шулай ук текстның тәэсир көчен арттыру максаты белән кулланыла.
    Ә. Еники хикәяләрендә кабатлау, гадәти, персонажларның эмоциональлеген ачыклау өчен кулланыла. Мәсәлән:
    «Галимҗан абзый, әйтергә сүз таба алмаган шикелле:
    – Азрак, улым, азрак, азрак, – дип мыгырданып куйды. Соңра исенә төшкәндәй: – Син, Гомәр, булмаса, иртәгә икенче поезд белән китәрсең, – диде» (Бер генә сәгатькә, 32).
    Кабатлау нинди дә булса геройның уйлынышын тасвирлаганда да кулланыла:
    «Аның да шулай көтмәгәндә кайтып керүенә ышанасы килде, һәм Камилә ятса да, торса да, өзелеп сагынган Фатихын ничек каршы алуы, нинди сый-хөрмәт күрсәтүе, нинди назлар белән куштанланып сөюе турында уйлаудан тыела алмый иде» (Бер генә сәгатькә, 45).
    Кабатлаулар Әмирхан Еники иҗатында бик зур урын алып торалар. Аның лирик хикәяләрендә алар геройның хисен ачыкларга ярдәм итәләр. Мәсәлән, «Кем җырлады?» хикәясендә татар егетенең үлемен тасвирлаганда, ул сүзләрнең көчен, тәэсирен арттыру максаты белән нәкъ кабатлаулар һәм парлы сүзләр куллана:
    «Юк, юк, бүтән аерулы юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. <...> Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар...» (Кем җырлады?, 119).
    Шундый ук эмоциональ финал «Матурлык» хикәясендә дә күзәтелә. Һәм шунда Әмирхан Еники тагын кабатлауларны куллана:
    «Дөнья киң, киң, киң, әләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!.. Берни эшли алмыйм үзем белән: самовар артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килә дә эчемнән тагын үкси башлыйм... Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!» (Матурлык, 225).

    ЙОМГАКЛАУ

    Хезмәтебезнең максаты итеп Әмирхан Еники хикәяләрендә металогик алымын анализлауга багышланган. Бу максатка ирешү өчен без металогик алым терминын ачыклап, төрле теоретик хезмәтләргә таяндык.
    Шуннан соң, шул теоретик нигездә Ә. Еники хикәяләрен анлизладык. Нәтиҗә итеп түбәндәге фикерләрне әйтеп китәргә була:
    1. Тел һәм стиль өлкәсендә Әмирхан Еники еш җанландыру ысулын куллана. Бу, беренче чиратта, табигатькә карата кулланыла. Ләкин аның җанландыруы фәлсәфчелеге, космизмы белән аерылып тора. Хәтта кайбер мисалларда ул табигать белән диалогларга керә.
    2. Тел өлкәсендә Ә. Еники еш кабатлау һәм парлы сүзләр куллана. Бу чара ярдәмендә ул текстка үзенчәлекле экспрессивлык һәм эмоциональлек кертә. Ләкин кайбер әсәрләрдә – аеруча сатирик хикәяләрдә – кабатлау һәм парлы сүзләр иронияне билгеләргә ярдәм итәләр.
    3. Әмирхан Еники прозасына киң чагыштырулар хас. Ул аларны фәлсәфи карашларын тирәнәйтеп һәм аңлаешлы итеп бирү өчен куллана. Чагыштырулар белән бергә Ә. Еники текстлары метафораларга һәм эпитетларга бай. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр.
    4. Гади сөйләм һәм рус алынмалары ярдәмендә Ә. Еники нечкә ирониягә ирешә. Күбесенчә алар нинди дә булса персонажның телендә кулланыла.
    5. Табигатькә багышланган лирик монологлар аеруча күп. Алар авторның аңа гына хас булган үзенчәлеген билгеләп үтәләр. Хәтта геройның хәлен яки эчке дөньясын тасвирлаганда да Ә. Еники табигатьне сурәтләп үтә. Безнең фикеребезчә, бу табигатьне идеаллаштырып, аның мәңгелегенә соклану караш белән бәйле.
    6. Әмирхан Еники стиленә бай поэтик синтаксик алымнары булуы белән аерылып тора. Беренче чиратта, бу инверсия ысулын төрле максатлар белән куллануы. Аның хикәяләрендә теоретик хезмәтләрдә саналып кеиткән бөтен чаралар да кулланган дип әйтергә хакыбыз бар.
    7. Башка чаралардан, Ә. Еники синтаксик параллелизм, композицион ялгау, хәтта шигърияткә хас булган анафора ысулларын да куллана.
    «Татар әдәбияты тарихы»нда Әмирхан Еники иҗатын гомумән билгеләгәндә, болай дип языла: «Гомумән алганда, аны милли әдәбиятның иллюстрациядән проблемага, реалистик характерларга, фәлсәфи гомумиләштерүләргә күчешендә әйдәп баручы булды, дип бәяләргә мөмкин» . Һәм шунда ук: «Автор милли мәсьәләгә, татар мәгарифен тернәкләндерү проблемаларына җитди игътибар бирә. Сөйләшүләрдән әдип бик мөһим нәтиҗәләр ясый. Художество әсәрләре кебек, язучының бу китабы да төгәл, сурәтле, җанлы телдә хикәя ителгән, ул кызыксынып бер сулышта укыла. Асылда ул пәйгамбәр сүзе кебек кабул ителә» , – дип билгеләнә.

    КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
    Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997. – 128 б.
    Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 93 б.
    Габдрахманова Л.Г. Такташның шигъри теле. – Казан: Фикер, 2002. – 128 б.
    Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. I том. – Казан: Раннур, 2000. – 476 б.
    Сафиуллина Ф.С. Татар телендә сүз тәртибе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1974. – 152 б.
    Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
    Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 234 б.
    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.
    Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 475 б.
    Салихов Р.Г. Концепция героя в татарском литературоведении / Автореферат на соикс. учен. ст. докт. филол. наук. – Казань, 1999. – 58 с.
    Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б. 

    Чыганак: Казан дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика