Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Татарский триллер

Татарский триллер


    Дусларың белән бүлеш:


    Китап

    Кыскача эчтәлеге болай:

    Уянганда ук Ләйлә ниндидер якты хисләр белән, үзен бик яхшы һәм көчле итеп тоеп уяна. Аягына басуга ук иңенә назлы бәрхәт халат ябыла, аякларына йомшак башмак киелә…

    Ваннага килеп керү белән бүлмә эче хуш исләр белән тула, якты моң агыла башлый. Стеналар бер мизгелгә генә сыекланып ала да анда сафтан саф сулы елга хасил була. Елга ярындагы талларда кошлар сайрый, яфракларны җиңелчә генә тибрәндереп ягымлы җил исә. Ләйлә суга керү турында уйлауга ук өстендәге киемнәре юкка чыга һәм ул аяк астындагы кайнар комга басып елгага атлый.

    Әмма елганың дулкыннары гади түгел. Алар хатынның аркаларына, ботларына, бөтен тәненә әйтеп аңлатып булмаслык рәхәтлек биреп массаж ясыйлар. Беркадәр шулай яткач, ул рәхәтлеккә түзәлмичә суга чума. Саф чиста су. Кояш нурында төрле төсләргә кереп, мәрҗендәй ялтырап китүче эреле ваклы гүзәл балыклар, әллә нинди сихри үсемлекләр…

    Әкияткә тиң тормышта оҗмах рәхәтлекләрендә яшәүче Ләйлә белән Илдарның бер кайгысы да булмас кебек. Әмма көтмәгәндә Илдар, яшь галим, эш кабинетындагы шкафтан бер карышка ике карыш зурлыгындагы төргәк табып ала. Ул аны бармаклары белән уалап карый:“Кәгазь. Әлбәттә, борынгы әйбер. Хәзерге заманда кәгазьне каян табарга мөмкин, ди…”

    Кәгазь турында Илдарның профессор Рамил Әхмәтовичтан ишеткәне бар. Борынгы заман кешеләре кәгазьне чамасыз күп кулланган, Хәтта туалет хаҗәтләрендә дә кәгазь белән файдаланганнар һәм шул ук кәгазь акча буларак та хезмәт иткән.

    Әлеге табыш кәгазьдән ясалган. Һәм аның тышына зур алтынсыман  хәрефләр белән “КИТАП” дип язганнар. Әйтерсең, нәшер итүчеләр бу язманың берничә гасырдан соң табылачагын, ә ул чорда инде “Китап” дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгачагын алдан белеп эш йөрткәннәр. Киләчәк буын кешеләре: “Бу нәрсә икән соң?” – дип аптырап тормасын өчен аның тышына зур хәрефләр белән “Китап” дип язып куйганнар.

    Шушы Китап Илдарның тормышка күзен ача. Ул уйланырга, моңа кадәр игътибар бирмәгән нәрсәләрне күрергә өйрәнә. Һәм тормышның асылына төшенә. Ләкин чынбарлык башта тоелганча әкияти булып чыкмый һәм оҗмахтан бик тә ерак тора.

    Ул үзенең зомби икәнен аңлый… Сөйгәненең дә…

    "Китап" романы кибеттә


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика