Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Язучылар берлеге

Язучылар берлеге


    Дусларың белән бүлеш:


    Татарстан Республикасының язучылар берлеге Адресы: Мөштәри урамы, 14 йорт, Казан шәһәре, Татарстан, 420012 Телефоны: (843) 236-97-71 Электрон почтасы: sprt@tatar.ru Рәсми сайты: sptatar.ru

     Гомәр Бәшировның «Намус» романының русчага тәрҗемәсендә фразеологизмнар саклану

    Эчтәлек

    КЕРЕШ
    ХХ гасыр татар әдәбиятының тарихында Гомәр Бәширов иҗаты зур урын алып тора. Аның әсәрләре дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән. Аның иҗаты үзенчәлекле, һәм әсәрләренең үзенчәлекләрен, мәгънәви төсмерләрен, лексик байлыгын һәм тел гүзәллеген башка халыкларга җиткерү җиңел түгел. Нәкъ Гомәр Бәшировның прозасы тәрҗемәдә күп төсмерләрен, матурлыгын югалтадыр. Аеруча аның геройлары теле һәм фразеологик берәмлекләре тәрҗемәчеләр өчен зур авырлыклар тудырадыр.
    Хезмәтнең төп максаты булып – Гомәр Бәшировның «Намус» романының рус теленә тәрҗемәсендә фразеологик берәмлекләр саклану булып тора. Бу максатка ирешү өчен безгә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә туры килде.
    Беренчедән, татар лексикасындагы фразеологик берәмлекләрнең аңлатмасын һәм классификациясен анализлау. Фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү юллары билгеләнде. Бу теоретик материалны анализлаганда, безнең тарафтан төп кулланма булып Г.Х. Әхәтовның татар теленең лексикасы китабы алынды.
    Икенчедән, Гомәр Бәшировның романында шул фразеологик берәмлекләрне табып, аларны төркемләү.
    Өченчедән, фразеологизмнарны тәржмәләрендә уңышлы һәм уңыщсыз мисалларны анализлау.
    Чыганаклардан без Гомәр Бәшировның «Намус» романын, аның Р. Фаизова тәрҗемәсен, әдип турындагы Г. Ахуновның сүзләрен алдык. Теоретик материалда Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы» китабына таяндык.
    Мондый хезмәтләрнең актуальлеге, зарурлыгы бәхәссез. Ике якын яши торган халыкның хезмәтлләре һәм матур әдәби энҗеләре югары рәвештә тәрҗемә ителергә тиешле. Моның өчен тәрҗемә проблемалары һәрвакыт күтәрелергә тиеш. Чөнки тәрҗемә процессы – бик авыр җади процесс кына түгел, ул фәнни хезмәткә дә охшаган. Анысына калса, ул лингвистик фәнни хезмәт кенә түгел, ә этнографик, фольклористик һәм бик башка өлкәләрне белү һәм аңлауны таләп итә.
    Ә тәрҗемәнең лингвистик, тел проблемалар кайтканда, аларның иң катлаулыларының берсе булып фразеологизмнар тора. Фразеологизмнар халыкның фикерләү ысулын, уйлау үзенчәлеген, гореф-гадәтен белдерә, ул телнең матурлыгын, телнең экспрессивлыгын арттыра. Һәм, әлбәттә, тәрҗемәче фразеологик берәмлекләр белән шактый сак булып, аларны ихтирам итеп, саклап эш итәргә тиеш.
    Бер борынгы инглиз шагыйре болай дигән: «Сүзләрне түгел, ә иҗади көчне һәм рухны тәрҗемә итәргә кирәк» . Менә
    Хезмәт керештән, төп өлешнең өч бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора.
    Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәм мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәм кулланылган чыганаклар күрсәтелә.
    Беренче бүлек әдибебез Гомәр Бәширов иҗатына һәм аның танылган «Намус» романының эчтәлегенә, әдәби үзенчәлекләренә багышланган.
    Икенче бүлектә фразеологик берәмлекләрне тәрҗемә итүнең теоретик мәсьәләләре ачылып килә. Бу проблеманы анализлаганда, без Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы» китабына таяндык.
    Өченче бүлектә «Намус» романының тәрҗемәсендә фразеологизмнарның саклану һәм сакланмыйча калган очраклары китерелгән, аларга кыскача анализ бирелгән.
    Йомгаклауда тема өстендә эшләү нәтиҗәләре бирелә, һәм аерым тәкъдимнәр китерелә.

    ГОМӘР БӘШИРОВ ИҖАТЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ ҺӘМ АНДА «НАМУС» РОМАНЫНЫҢ УРЫНЫ

    Гомәр Бәширов иҗаты татар әдәбияты һәм прозасы тарихында зур урын алып торганы бәхәссез. Үзенең иҗаты белән ул егерменче гасыр прозасында утызынчы елгы вакыйгалардан башлап соңгы унъеллыкка кадәр иҗат итеп килә. Рус прозасында Лев Толстой унтугызынчы гасырны үзенең иҗатында сурәтләгән кебек, татар прозасында Гомәр Бәширов шул урынны алып тора.
    Гомәр Бәширов татар әдәбиятына гаҗәеп үзенчәлекле байлык алып килгән әдип. Үз юлы, үз яңгыравы булган язучы. Аның теле, стиле турында күп кенә тәнкыйтьчеләр һәм татар теле белгечләре әйтеп килгәннәр. Алар арасында танылган язучыбыз Гариф Ахунов: «Татар әдәби теленең барлык нечкәлек-төсмерләрен биш бармагы кебек белгән, халкыбызның мең еллык культура тарихын һәм фольклорын җентекләп өйрәнгән, илебез халыкларының, бигрәк тә бөек рус халкының культура байлыгын үзенә үрнәк итеп алган бу әдипнең әсәрләре зур эрудиция, киң колач, психологик тирәнлек белән язылган» , – дип яза Гомәр Бәшировның дүрт томлык әсәрләре җыентыгының кереш сүзендә.
    Гомәр Бәшировның теле татар культурасына сеңеп кергән, хәтта диктант җыентыкларында, синтаксис буенча күнегүләрдә, төрле әсбапларда аның җөмләләре бик зур урын алып тора.
    Гомәр Бәширов үзе дә татар теленең иң үзенчәлекле стилисты, һәм башка яшь язучыларга да ул телгә зур җаваплылык белән килүләрен таләп итә.
    «Минзәлә ягында яшәгән Рәкыйп Шәйхетдиновның газетада басылган «Көтүче» исемле бәләкәй генә парчасына карата Гомәр ага «Үсү юлы» альманахында унбиш битлек мәкалә язып чыкты. Бу мәкалә язучының хезмәтенә җаваплы карарга, халыкның тел байлыгыннан туктаусыз өйрәнергә чакыра иде. Ул яшьләрнең барысы өчен дә сабак алырдай гыйбрәтле мәкалә иде» , – дип исенә төшерә Гариф Ахунов шул ук кереш сүзендә.
    Гомәр Бәшировның иҗатында күп кенә бөек, татар классикасына кергән әсәрләр бар. Әйтик, «Туган ягым – яшел бишек» романы, «Сиваш» повесте.
    Ләкин «Намус» романы Бәшировның иҗатында аеруча урын алып тора. Бу әсәрнең язмышы бәхетле, ул тиз басылып, тиз арада танылырга өлгерә.
    Шулай, «Намус» романын Гомәр Бәширов Бөек Ватан сугыш елларында яза башлый. Роман беренче мәртәбә «Совет әдәбияты» журналында 1948 нче елның 1-6 саннарында дөнья күрә. Шул ук елның ахырында роман аерым китап булып та басылып чыга. 1949 нчы роман Н. Чертова тәрҗемәсендә русча да басылып чыга. 1950 нче елда романны «Дружба народов» журналы бастыра. 1953 нче елдан бирле роман һәрвакыт Р. Фәизова тәрҗемәсендә чыгып килә.
    «Намус» романы оригинал телендә, безнең мәгълүматлар буенча, биш тапкыр, кимендә 50 000 данә булып басылса, русчага тәрҗемәсе кимендә ун тапкыр басыла, һәм аның гомуми тиражы 80 000 данә тәшкил итә. Шулай итеп, «Намус» романының тәрҗемәсе оригиналына карата да күбрәк укучыга барып җиткән.
    1951 нче елда «Намус» романы өчен Гомәр Бәширов СССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Бу зур вакыйгадан соң «Намус» романы союздаш һәм кайбер автономияле республикалары халыклары телләренә дә тәрҗемә ителә.
    Уңайдан шуны да әйтеп китәргә кирәктер: күп кенә СССР халыклары телләренә тәрҗемә турыдан-туры оригинал түгел, ә рус текстыннан тәрҗемә ителүе булгандыр, дип уйлыйбыз. Мәсәлән, белорус, украин, молдаван телләренә. Бу очракта икеле тәрҗемә булудан, Гомәр Бәшировның әсәре танымаслык үзгәргән дә, дип уйлыйбыз.
    Шул ук 1951 нче елда роман инглиз, немец, француз, испан һ.б. телләрдә чыга торган «Совет әдәбияты альманахы»нда басылып чыга.
    Аның тәрҗемә язмышы моның белән тәмамланмый. Аерым китап булып «Намус» романы албан, болгар, вьетнам, кытай (өч тапкыр), немец (ике тапкыр), поляк, румын, словак, чех (ике тапкыр), һинд телләрендә нәшер ителә. Һәм безнең фикеребезчә, бу тәрҗемәләрдә рус тәрҗемәсе шулай ук үзенең ролен уйнагандыр.
    Шуңа күрә, рус теленә романның ни дәрәҗәдә тәрҗемә ителүен объектив карау бик тә кирәкле дип табабыз. Бигрәк тә монда фразеологик берәмлекләрнең, әйтемнәрнең, татар халкының гореф-гадәт җирләренә караган урыннарына игътибар итүне әһәмиятле дип саныйбыз.
    Гомәр Бәшировның теле турында күп һәм матур сүзләр әйтелде. Ләкин, кайчак шул татар теленең байлыгы дөнья күләмендә күренмичә, билгеләнмичә кала. Моның сәбәбе тәрҗемәләрдәдер. Татар әдипләренең телен башка халыкларга дөрес җиткерү, аның байлыгын, татар халкының искиткеч матур әйтемнәрен һәм идиомалар башка халыкларга да ишеттерү тәрҗемәче алдында зур бурыч булып тора.
    Шуңа күрә безнең хезмәтебез, үзенең кече күләменә карамастан, бу проблемага үзенең өлешен кертер дип уйлап калабыз.

    ФРАЗЕОЛОГИМЗНАРНЫ ТӘРҖЕМӘ ИТҮНЕҢ ТЕОРЕТИК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

    Татар теленең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Ул кеше сөйләмен баетуда, үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә художестволы әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуды әһәмиятле роль уйный.
    Фразеологиядәк оста файдалана белү – язучы-художник әсәренең уңышлы һәм отышлы ягы: автор образларны, вакыйгаларны сиземлерәк итеп сурәтли, аларга үзенчәлекле төс кертә, әсәр теленең халыкчанлыгын, гадилеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итә.
    Танылган татар лексика белгече һәм лексика буенча әсбаплар авторы Г.Х. Әхәтов бөтен фразеологик әйтелмәләрне берничә төргә төркемли: «Татар телендәге фразеологик әйтелмәләрне ике төркемгә бүләргә мөмкин: 1) идиомалар, 2) фразеологик тезмәләр» .
    Идиомага Г.Х. Әхәтов түбәндәге аңлатма бирә: «... нинди дә булса бер телгә хас булган һәм икенче телгә сүзгә-сүз тәрҗемә ителми торган сөйләм әйләнмәсе; үткен, төгәл, сәнгатьле әйтем, сөйләм» . Башкача: Структураларын үзгәртмичә саклый һәм күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла торган фразеологик әйтелмәләр идиома дип атала.
    Идиомаларны тагын ике төркемгә бүлеп була: факультатив идиомалар һәм даими идиомалар.
    Нинди дә булса идиома контекстка бәйле булса, аны факультатив идиома дип атыйлар. Мәсәлән, «эреп төште» сүзтезмәсе очраклы гына идиома була ала, чөнки ул үзенең туры мәгънәсендә дә еш очрый: Түбәдән боз эреп төште.
    Икенче төр идиомалар контекстка бәйле түгел. Алар теләсә кайсы контекстта идиома булып торалар: кылны кырыкка яру, арага кыл сыймау, арт сабагын укыту, түбәсе күккә тию, күлен күккә очыру, баш вату .
    Фразеологик тезмәләрне шулай ук ике төркемгә бүләргә мөмкин: фразеологик штамплар һәм фразеологик берәмлекләр.
    «Фразеологизм штамплар, башлыча, сөйләүченең сөйләмгә төрлечә мөнәсәбәтен чагылдыралар: шуның белән бергә (вместе с тем), бер-бер артлы (один за другим), озын сүзнең кыскасы (короче говоря) һ.б.» .
    Фразеологик берәмлекләрнең кулланышы чикләнгән була. Г.Х. Әхәтов фикере буенча, «алар гадәттә башта кулланылган контекстыннан аерылып, үз алдына мөстәкыйль рәвештә күп куллану нәтиҗәсендә барлыкка килә. Аларны гадәттә бер телдән икенче телгә тәрҗемә итеп булмый. Мәсәлән, ай тотылу, күңел болгану, эч пошу, йөрәк яну, таң ату...» .
    Аерым Г.Х. Әхәтов шулай ук фразеологик терминнар һәм фразеологик атамаларны билгеләп үтә. Аның фикеренчә, «фразеологик терминнарга яки фразеологик атамаларга, башлыча, иҗтимагый-политик һәм социаль-экономик характердагы терминнар керә: халыклар дуслыгы, совет патриотизмы <...>, Югары Совет, Фәннәр Академиясе, Америка Кушма Штатлары ...» .
    Фразеологик терминнар һәм фразеологик атамаларны без үзебез темага карата анализламадык, чөнки алар матур әдәбиятны тәрҗемә итү өлкәсендә иҗади авырлыклар тудырмый һәм тәрҗемә хезмәте түгел, ә күбрәк сәяси-иҗтимагый тормыш өлкәсенә карый.
    Г.Х. Әхәтов фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүнең дүрт төп юлын таба.
    1) Калькалаштырып тәрҗемә итү яки мәгънәләре белән тәңгәл килгән фразеологик тезмәләрне файдалану: баш вату – ломать голову, борын күтәрү һ.б. Калькалаштырып тәрҗемә итү юлы татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә зур урын алып тора. Моның төп сәбәбе татарлар яши торган җирдә билингвизм булуы татар яки рус фразеологизмнарны ике халык арасындада интернациональ фразеологизмнар хәленә китерүдер. Бу күренеш Р. Аюпова тарафыннан тирән тикшерелгән .
    2) Ярымкалька юлы белән тәрҗемә итү: Күздән югалу – скрыться с глаз, күз алу – отрывать глаз, борын төбендә – под носом.
    Тәрҗемәнең бу юлын без аерып тормадык, чөнки алар үзләренең бөтен үзенчәлекләре белән дә калькалаштыру ысулына керделәр.
    3) Тәрҗемә итүче телдән параллель фразеологик әйтелмәләр эзләү: Син безнең бөтен өметебезне кисмәкче, ике кулсыз итмәкче буласыңмыни – Хочешь свести на нет всю нашу работу (Г. Бәширов).
    4) Аңлатып бирү юлы белән тәрҗемә итү: тел-теш тидерерлек түгел – нельзя обижаться, тел бистәсе – болтушка, күз сөртеп алу – поглядывать.

    «НАМУС» РОМАНЫНЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР САКЛАНУ-САКЛАНМАУ МИСАЛЛАРЫ

    Безнең тарафтан «Намус» романында табылган бөтен фактологик материалны өч зур төркемгә бүлдек: 1) калькалыштарып тәрҗемә ителгән мисаллар; 2) тәрҗемә итүче телдән параллель фразеологик әйтелмәләр эзләү һәм 3) аңлату бирү юлы белән тәрҗемә итү. Бу өч төркемгә капма-каршы итеп, безнең очракта, тагын бер төркемне билгеләп була. Бу – фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемәдә төшереп калдыру. Өченче төркемнән бу үзенең экспрессивлыгын югалтуны, хәтта мәгънә төсмерен дә төшереп калдыру дигән сүз. Безнең темага карата, дүртенче төркем фразеологизмнарның тулысынча сакланмау диюе.
    Бу төркемнәрне без Г.Х. Әхәтов хезмәтенә нигезләнеп бүлдек.

    Калькалаштырып тәрҗемә ителгән мисаллар
    Калькалаштыру русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә итүчеләр арасында нигәдер аеруча дан яулап алган. Бу ысулның үзенчәлеге итеп, аның ике бик якын яшәүче телләр арасында сизелмәвен әйтеп китәргә кирәктер. Еш кына ике телне дә белүче кешеләр (билингвлар) рус фразеологизмнын татарчага калькалаштыралар, һәм бу күренештә нинди дә булса хата сизмиләр. Бу күренеш Р. Аюпова тарафыннан тикшерелгән (Кулланылган әдәбиятны карагыз).
    Гомәр Бәшировның «Намус» романында да татарчадан русчага калькалаштырылган фразеологизмнар шактый. Ләкин алар арасында уңышлыраклары һәм уңышсызлары бар. Кайбер фразеологизмнар бөтен татар һәм бу җирдәге русларның тел очында булуы сәбәпле уңышлы калькалар дип атарга мөмкин. Ә кайбер үзенчәлекле, яисә Гомәр Бәшировка хас булган, җирле фразеологизмнарны калкалаштыру уңышлы нәтиҗәгә кичектә китерә алмый. Уңышсыз калькаларның мисалы: «Төрле якка өләшә башлагач, берәр чырадан да бик күп китә ул» (Коли даже по лучине начну раздавать, и то от дома ничего не останется) [73; 47] . Бу мисалда Чыра-чыра тарату урынына чыраны «лучина» белән тәрҗемә итү, әлбәттә, хата булып тора. Рус телендә Каждому (раздавать) по камушку кебек идиома еш кулланыла, һәм бу очракта параллель фразеологизм уңышлырак булыр иде.
    Уңышсыз калька итеп мәгънәсен һәм телнең гүзәллеген бозып бетерә торган мисаллар да очрый. Мәсәлән: «Дуңгыз тиресеннән тегеп бирми хәлем юк...» (Остается одно – сшить сорванцу штаны из свиной кожи) [51; 28]. Бу мисалда татарлардагы дуңгыз тиресе (ешрак, киергә ярамаслык мәгънәсендә) руслардагы «свиная кожа»га ничектә туры килә алмый. Яки: «Менә урман күчтәнәченнән авыз ит. Борындык кызлары биргәннәр иде» (Попробуй лесных орешков! Это мне бурундукские девушки дали) [57; 33] кебек мисалда тәрҗемәче, беренчедән китерелгән вариант урынына бурундучки угостили яисә дочери бурундука угостили кебек вариантлар китерсә бер хәл. Ләкин, икенчедән, тәрҗемәче татар халыкта таралган куян күчтәнәче, төлке күчтәнәче һ.б. кебек таралган фразеологик әйтемнәрне калькалаштыру телнең үзенчәлеген юкка чыгара.
    Кайчак тәрҗемәчегә калькалаштыру иҗади эш сыман күренә. Мәсәлән, түбәндәге мисалда ул болай тәрҗемә итә: «Инде кем, Сәйфулла туган, әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга дигәндәй, иртәгәге көнне кайгыртмаганга күрә әнә шулай кырла калды безнең былтыргы игеннәр» (Ну, знаешь ли, Сайфулла, как говорится, ткнешь в глаз – глаз выдавишь, слово скажешь – спор вызовешь. Уж на то пошло – выскажу я тебе всю правду. Не думали мы до сих пор о завтрашнем дне, вот и оставили хлеб на поле» [31; 13]. Чыннан да, тәрҗемәче тарафыннан рус телендә үзенчәлекле әйтем барлыкка килгән.
    Кайвакыт калькалаштыру уңышлы булып та чыга. Мәсәлән: «Әй, Шәмси абый, мыегыңның салынып төшкәнен күргәч үк өметемне өздем ие аны...» (Эх, Шамси-абы, знать, сегодня недаром у тебя усы обвисли. Я, как глянула, сразу всякую надежду потеряла) [24; 7]. Бу очракта «мыекны асылындыру» дигән фразеологизм «моңсулану», «кайгыру» мәгънәсендә тора. Тәрҗемәче моны калькалаштыра, ләкин рус телендә «нос повесил» дигән фразеологизм урынына «усы повисли» дигән туры мәгънәле, ләкин стиль ягыннан контекстка туры килә торган сүзтезмә китергән.
    Кайчак калькалаштыру бердәнбер чара булып тора. Бу очракта, безнең фикеребезчә, тәрҗемәче калька ясап астөшермә, яисә җәяләр эчендә татар халкында шундый әйтем, фразеологизм барлыгын белдерергә тиеш. Мәсәлән: «Әйтәләр бит: аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, диләр» (Недаром говорят: оставшего и медведь задерет, и волк загрызет) [231; 163].
    Калькалаштыру тәрҗемәдә һәрчак уңышлы дип табылмады, ләкин татар теле белән рус теле араларында шуның кадәр билингвизм күренеше таралган, хәтта еш кына бу калькаларны укучы сизмичән дә кала. Шуңа күрә калькаларны куллануы мөмкин, ләкин аларны бик уйланып, ике телнең дә фразеологик үзенчәлекләренә төшенеп кенә кулланганда кирәкле нәтиҗәгә килеп була.

    Тәрҗемә итүче телдән параллель фразеологик әйтелмәләр эзләү
    Кайчак татар фразеологизмы белән рус фразеологизмы арасында бернинди дә аерма булмый. Әлбәттә, телләрнең берсендә бу алынма фразеологик берәмлек булып тора, ләкин кайсы телдә ул оригиналь, ә кайсында алынма икәнен белү бүгенге көндә бик авыр. Мондый очракларда тәрҗемәчегә кыенлык тумый. Мәсәлән: «Нәфисә, акыллым, – диде, – бер генә сүз әйтергә телем әйләнми...» (Язык у меня не поворачивается, Нэфисэ... милая... – сказала она) [120; 85].
    Рус телендә параллель фразеологизм тапкан очраклар күп булмаса да, алар очрый. Бу фразеологизмнар, гадәттә, бер-берсенә мәгънәләре ягыннан якын булалар, һәм еш бер компоненты белән генә аерылып торалар. Мәсәлән: «Картлар әйтә: юрганыңа карап аягың суз, ди. Шулаймы?» (Старики говорят: «По одежке протягивай ножки» [30; 12].
    Әлбәттә, тәрҗемә итә торган телдә оригинальтелендәге фразеологизмга якын эквивалент табылса, бу тәрҗемә өчен зур уңыш. Мондый мисалларда татар теленең стиль үзенчәлекләре дә, гүзәллеге дә сакланып килә. Мәсәлән: «Үткәндәге – сүткән, өстенә үлән үскән» (Что было, то прошло, быльем поросло, да травой заросло) [179; 132].
    Ләкин бу ысулны кулланганда да хаталар табарга мөмкин. Мәсәлән: «Алар булдырмастай кешеләр түгел, теләгән чагында ут уйната торган халыклар» (... если хотят, то у них под руками горит...) [93; 62]. Бу мисалда, әлбәттә, тәрҗемәче «дело в руках горит» дигән рус фразеологизмын кулланмакчы булгандыр, ләкин фразеологизм – ул таркалмый торган берәмлек, һәм аны тарката башласаң, аның аерым компонентлары туры мәгънәне белдерә башлый. Шуңа күрә, бу очрактагы хата, тәрҗемәченең рус фразеологизмын дөрес кулланмау дәрәҗәсендә туган.
    Кайчак урыс теленнән татар теленә калькалаштырып кергән фразеологизмнар да очрый. Әлбәттә, бу очракларда тәрҗемәчегә шулай убернинди дә кыенлыклар тумый. Чөнки ул рус фразеологизмын «өенә» генә кайтара. Мәсәлән: «Дисвительни, минем дә гаеп бар монда, иптәшләр, бар! Махы биргән мин, мәсьәләне, стал-быт, кабыргасы белән куймаган!» (Действительно, моя вина здесь есть, товарищи! Дал я маху – вопроса, сал-быть, ребром не поставил!) [78; 51].
    Тәрҗемәче шулак кайбер очракларда калькалаштыру белән параллель фразеологизм эзләүне бутый. Һәм бу очракларда үзенчәлекле (әлбәттә, рус телендә булмаган фразеологизмнар туу ихтимал) мисаллар барлыкка килә. Мәсәлән: «Җитмәгәннән нишлисең? Башны ташка орып булмый ла, – диде» (Ну что поделаешь, если семян недостает? – отозвался устало Зэйнэпбану, крупная широколицая девушка. – Не биться же головой о камень!» [33-34; 15]. Бу мисалда рус телендәге «Биться головой о стену» турында сүз барганы күренә, ләкин тәрҗемәче татар телендә «таш»ны күргәч, «стена»ны «таш»ка әверелдергән, һәм нәтиҗәдә булмаган рус теленә карата булмаган фразеологизм туган – «биться головой о камень».

    Аңлату юлы белән тәрҗемә итү
    Аңлату юлы белән дә шактый фразеологик әйләнмәләр тәрҗемә ителгән. Бу ысул, әлбәттә, оригиналь текстның бөтен бизәкләрен, бөтен стиль үзенчәлекләрен бирергә тулы мөмкинлек бирми, һәм бу чара башка ысулларның мөмкинлекләрен сынап карагач кына кулланыла торгандыр. Ләкин, икенче яктан, аңлату юлы белән фразеологизмның төп мәгънәсен, яисә төгәлрәк тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә.
    «Намус» романы тәрҗемәсендә кулланылганда, бу ысулның уңышлы һәм уңышсыз очраклары да очрый. Без, мәсәлән, түбәндәге мисалларны уңышлылардан саныйбыз: «Һи, тел бистәсе, һи, ерык авыз! Телеңә салынып утырган буласың шунда...» (Ох, и болтушка же! Ох, и болтушка! Только и знаешь молоть языком!» [23; 6]; «Соңгы минутларында ниләр уйлады икән? Күңелендә берәр төен калмадымы микән?» (Что он думал в последние минуты? Не унес ли в сердце упрека?) [132; 92].
    Китерелгән мисалларда эзли торгач, нинди дә булса экспрессив тәрҗемә сүзе табылган. «Болтушка» сүзе «тел бистәсе» сүзенә эмоциональ яктан шактый туры тора. «Күңелдә төен»енә «упрек в сердце» алай ук якын булмаса да, җөмләнең стилистик яңгырашын билгеләп тора. Шуңа күрә без бу мисалларны уңышлы дип саныйбыз.
    Ә түбәндәге китерелгән мисалларда фразеологизмнарны аңлатып килгәндә, тәрҗемәнең экспрессивлыгы югала. Мәсәлән: «Әй, Булмады ла бу! Зиһенем чуалган, башым каткан, әйдә, укыганын алла кабул итсен инде...» (Все перепуталось в голове – и мысли, и молитвы. Да примет аллах прочитанное) [55;31]; яки: «Үтенечеңне җиргә салмам, вакыты җитү белән китәрсең...» (Твою просьбу исполню. Придет время, поедешь на фронт) [153; 108]. Бу мисалларда телнең матурлыгы, бизәкләре югалганы сизелә.
    Кайчак тәрҗемәче тарафыннан бер хәйләкәрлек табыла. Моның турында да әйтеп китмичән булмый. Үзенчәлекле мәгънәле фразеологизм очраганда, тәрҗемәче аны калькалаштырыла, ләкин кальканың рус стилендә каты һәм ягымсыз булуын күреп, аның алдында «как говорится» һ.б. шундый кереш җөмләләр кыстыра. Мәсәлән: «Ул акчаны җиңел тапты, ягымлы теле белән сөйкемлелеге, оста гармунчы дигән даны аны тормыш юлыннан, җил-яңгыр тидермичә, тирбәтеп кенә алып бара иде» (Деньги доставались ему легко, и шел он по жизни, не ведал, как говорится, ни дождичка, ни бури) [155; 111]; Сукыр тавык юлга чыкса, буран булыр, дигәннәр, колхозыбыз болай да егылыр-егылмас кына бара, каш ясыйбыз дип, күзне чыгармык» (Говорили раньше, слепая курица в путь отправится, обязательно буран будет. Колхоз наш того и гляди рассыплется... Как бы мы, желая бровь подсурмить, глаз не вышибли...) [71; 44].

    Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемәдә тулысынча төшереп калдыру
    «Намус» романы тәрҗемәсендә еш кына фразеологизмнарны тулысынча төшереп калдыру күренеше күзәтелә. Бу очракларда тәрҗемә үзенең стиль бизәкләрен югалтып, хәтта автор әйтәсе фикерне дә үзгәртә. Мәсәлән: «Ә кояш әнә кайда әле! Һи, кояш әле, кояш җәһәннәмнең теге кырыенда әле!..» (А солнце вон где!) [228; 161]. Рус телендәге тәрҗемәдән кояшның кайда икәнен белеп булмый, чөнки «әле» сүзе шулай ук тәрҗемәдән төшеп калган.
    Нинди дә булса геройның эчке хисләрен бирүче фразеологизмнар төшеп калган очракта шулай ук мәгънә үзгәрүе мөмкин. Чагыштырыгыз: «Сәйфи, кашын җимереп, кулын селтәде дә, акрын гына өенә кереп китте» (Сайфи огорченно махнул рукой и зашагал к дому) [64; 34]; «Бар, Гөлзәбәр, туган, бар! – диде. – Ак юл сиңа!» (Иди, Гюльзабар, родная, иди!) [166; 117]. Соңгы мисалда җөмләнең мәгънәсе үзгәргәне сизелеп тора, чөнки рус телендәге «иди» куалап чыгарганда да, куалап җибәргәндә дә һәм нейтраль стильдә дә кулланыла. Ләкин монда контектс буенча «доброго пути» котлаганы күренеп тора.
    Еш кына рус тәрҗемәсендә зур кисәкләрдә төшереп калдырылган, хәтта геройның кичерешләрен, аның фразеологимзнар, метафоралар белән тулып торган эчке хисләрен сурәтләү югалган. Әлбәттә, мондый очракларны без зур кимчелек дип күрәбез, чөнки алар чын мәгънәдәге романның иҗади көчен, рухын юкка чыгаралар. Мәсәлән, түбәндәге кисәкләр рус тәрҗемәсендә юк: «Ул шулай дөнья артыннан үләрен белми чабып та бәхетен куып җитә алмый, маңгаендагы җыерчыклары белән бергә,эч пошуы да арта, кайчакларны бик күңелсезләнеп тә куйгалый иде» [74]; «Чулпан»ның битенә кызыллык китермик дисәгез, эшегезне бүген үк күрсәтегез!» (Давай покажем себя!) [117; 82].

    Күргәнебезчә, дүрт ысуллардан иң уңышлы дип без рус телендә параллель фразеологизм табу тора. Ләкин бу ысул белән кулланыр өчен рус фразеологимзнар системасына сизгер булырга кирәк, татар теленнән калька ясап һәм аны рус әйтеме дип белдерү тәрҗемәче өчен зур хата. Ул беренчедән рус укучысы өчен хезмәт итә, һәм шуңа күрә рус укучысының «биться головой о камень»ны аңламавын сизергә тиеш.
    Тагын фразеологизмны аңлатып бирү ысулы да еш кына уңышлы була. Һәм бу очракта да тәрҗемәче стильнең үзенчәлекләрен, аның рухын, экспрессив төсмерләрен чит укучыга тапшыра беләргә мәҗбүр.
    Безнең фикеребезчә, фразеологизмнарны төшереп калдыру, аларны сакландырмау дөрес түгел. Фразеологизмнар – телнең бизәкләре, алар халык иҗаты, аларда бик нечкә мәгънә төсмерләре, аеруча эмоциональлек яшеренгән.

    ЙОМГАКЛАУ

    Гомәр Бәширов татар әдәбиятында гына түгел, СССР дәүләтенең, бүгенгечә, СНГ халыклары әдәбиятында да эз калдырган. Хәтта аның әсәрләре башка Европа һәм Азия телләренә тәрҗемә ителгән.
    Тәрҗемә итүдән еруча зур урын авторның кулланган троплары һәм фразеологимзнары зур урын алып тора. Алар оригиналь әсәрнең стиль үзенчәлекләрен, мәгъңә төсмерләрен үткетрәк аңларга мөмкинлек бирә.
    Гомәр Бәшировның күп телләргә тәрҗемә ителгән «Намус» романында күп фразеологик әйтелмәләр очрый. Рус теленә тәрҗемәсендә бу әйтелмәләр дүрт төрле бирелгәннәр: 1) Калькалаштырып тәрҗемә ителгән мисаллар; 2) Тәрҗемә итүче телдән параллель фразеологик әйтелмәләр эзләү; 3) Аңлату юлы белән тәрҗемә итү; 4) Фразеологик әйтелмәләрне тәрҗемәдә тулысынча төшереп калдыру.
    Безнең тарафтан Гомәр Бәшировның «Намус» романыннан җитмештән артык фразеологик әйтелмәләр анализланды. Дүрт әйтелеп киткән чаралардан иң еш очраганы калькалаштырып тәрҗемә итү дип табылды. Бу ысулда, безнең фикеребезчә, бик еш төрле хаталар очрый. Калькалаштырганда, тәрҗемәче яисә рус теленә хас булмаган яңа фразеологик берәмлек уйлап чыгара, яисә фразеологизмның мәгънәсен үзгәртә.
    Ләкин калькалаштыру һәрвакыт уңышсыз чара дип санарга ярамый. Аеруча татар теленнән рус теленә яки рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә, рус-татар икетеллелеген массакүләм рәвешендә таралуы турында онытырга кирәкми. Бу күренеш бигрәк тә рус теленнән татар теленә тәрҗемә иткәндә калькаларга «яшел урам» ача. Ә менә, безнең очрактагы кебек, татар теленнән рус теленә тәрҗемә иткәндә, калькалаштыру проблемасы башкача күренә.
    Кызганычка каршы, рус телендә параллель фразеологимзнар табып тәрҗемә итү ысулы «Намус» романы тәрҗемәсендә сирәк очрый. Алтмышка якын фразеологизмнан бише генә шул ысул белән тәрҗемә ителгән.
    Фразеолгизмнарны аңлатып тәрҗемә итү чарасы ешрак очрый, ләкин үзенең мөмкинлекләрен ачыкламый. Безнең материалда ике генә мисалны без уңышлы дип таптык.
    Кызганычка каршы, «Намус» романы тәрҗемәсендә бик күп фразеологимзнар сакланмаган. Алар тәрҗемәдән төшереп кенә калдырылганнар. Бу күренешне без тискәре дип табабыз, чөнки фразеологимз берәмлекләр бөтен телләрнең дә бизәкләре.

    КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
    Абдуллина Р.С. Стилистика һґм сөйлґм культурасы мґсьґлґлґре. – Яр Чаллы, 1997. – 128 б.
    Ахунов Г. Туган як һәм гүзәллек җырчысы // Бәширов Г. Әсәрләр. Дүрт томда. Том 1. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – Б. 5-18.
    Аюпова Р.А. Влияние регионального билингвизма на процесс перевода ФЕ с иностранного языка и на фразеологический фонд двух взаимодествующих языков // Сопоставительная филология и полилингвизм. Материалы Всероссийской научно-практической конференции (Казань, 29-31 октября 2002 года). – Казань: РИЦ «Школа», 2002. – С. 266-268.
    Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 93 б.
    Байрамова Л.К. Фразеология произведений В.И. Ленина и принципы ее перевода (по материалам перевода на татарский язык). – Казань, 1982. – 104 с.
    Баширов Г.Б. Честь. Авторизованный перевод с татарского языка Р. Фаизовой. – Казань: Татарское книжное издательство, 1972. – 328 с.
    Бәширов Г. Әсәрләр. Дүрт томда. Том 1. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 458 б.
    Бельгер Г. Камни преткновения //Художественный перевод: проблемы и суждения. Сборник статей. – М.: Известия, 1986. – С. 58-75.
    Художественный перевод: проблемы и суждения. Сборник статей / Составитель Л.А. Аннинский. – М.: Известия, 1986. – 576 с.
    Юсупов Р.А. Тәрҗемә теориясенә кереш. – Казан, 1972. – 88 б.
    Юсупов Р. А. Тґрҗемґ һґм тел культурасы. – Казан: Татар кит. нґшр. – 1973. – 128 б. 

    Чыганак: Казан дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика